5-10 нчы сыйныфларда еллык контроль эшл?р.(Рус м?кт?пл?рене? татар т?ркемн?ре ?чен)


8 нче сыйныфлар өчен еллык контроль диктант
Габдулла Тукай
Яз. Кояшлы көн. Казанда ел саен апрель ахырында шигырь бәйрәме үткәрелә. Ул Тукайның туган көнендә уздырыла. Бу көнне Тукай бүләге лауреатлары билгеле була. Тукай шигырьләре укыла, җырлар җырлана.
Тукай яшәгән Кырлай авылында да бу көнне зур бәйрәм итеп билгеләп үтәләр. Бу авыл Казаннан алтмыш чакрым ераклыкта урнашкан, һәм ул Арча районына керә.
Габдулла Тукай Кушлавыч авылында туа. Әмма яшьли әтисез һәм әнисез кала. Шуннан соң төрле кешеләрдә яши. Кечкенә Габдулла, ниһаять, Кырлайда яши башлый. Монда аның тормышы бәхетле була. Шушы матур авылда ул укырга, эшкә өйрәнә, халык бәйрәмнәренә йөри. Бу авылда һәрнәрсә Тукайны хәтерли кебек... Бер сукмак музейга алып килә.
Бирем.
Калын хәрефләр белән бирелгән җөмләне җөмлә кисәкләре ягыннан тикшер.
3нче җөмләдән әйтелеше язылышы белән туры килмәгән сүзләрне табып яз.
Соңгы җөмләдән юнәлеш килеше белән бәйләнгән сүзтезмәне табып яз.

7 нче сыйныфлар өчен еллык контроль диктант
Кояш эзләүче малай
Акмуен белән Равил – күптәнге дуслар. Иптәшкә акмуенның иярүенә Равил бик шатланды. Акмуен – акыллы эт. Аның белән кояш эзләп кенә түгел, Каф тавы артына да китәргә мөмкин.
Тар инешне Равил басмадан, ә Акмуен су аша йөзеп чыкты. Су буйлап сузылган авыл урамыннан соң дуслар Сары тауга күтәрелә башладылар. Язгы ташу сулары чокырлар ясаган. Сары тау артында Кызыл тау бар. Равил өлкәннәр күзенә чалынмаска тырышты. Шуңа күрә Равил Айбалык чокырындагы чишмә янына төшәргә булды.
Айбалыкның ярлары урыны-урыны белән сөзәк чирәм белән капланган. Кояш Зәңгәрәй тавы артында гына. Алар хәзер барып җитәчәкләр.
Бирем.
1 вариант. 4нче җөмләдән фигыльләрне табып, астына сызарга һәм бер фигыльгә морфологик анализ ясарга
2 вариант. 5нче җөмләдән фигыльләрне табып, астына сызарга һәм бер фигыльгә морфологик анализ ясарга
5 нче сыйныфлар өчен еллык контроль диктант
Апрель
Апрель – беренче чәчәкләр һәм карның соңгы ае. Төнлә катыра, көндезен җылыта. Кар астыннан гөрләвекләр җырлый. Кардан ачылган урыннарда тургайлар җырлый. Сыерчыклар кешеләр ясаган оя янына киләләр һәм туктаусыз сайрыйлар. Кара ялтырап торган каргалар үзләренең оялары янында мәш киләләр һәм калын тавыш белән каркылдыйлар.
Җил белән җылынган җир, беренче чәчәкләр, яфраклардан сагыз исләре килә. Аю да өненнән чыга.
Бирем.
Чәчәкләр, кардан, яфраклардан, исләре сүзләрен төзелеше ягыннан тикшерергә.
Сингармолнизм законына буйсынмаган 3 сүз язарга.
10 нчы сыйныфлар өчен еллык контроль диктант
Сабан туе
Татар халкының иң яраткан бәйрәме – Сабан туе. Ул, гадәттә, язгы өмәләр тәмамлангач, июнь аенда үткәрелә. Сабан туе Идел буенда яшәүче барлык милләтләрнең дә уртак бәйрәменә әйләнде. Анда татар халкы белән бергә башка халыклар да катнаша.
Сабан туенда иң зур ярыш – көрәш. Татар көрәшендә сөлге тотып көрәшәләр. Көрәшне малайлар башлап җибәрә. Аннары мәйданда, чиратлашып, яшүсмерләр, егетләр, урта яшьләрдәге ирләр көрәшә. Көрәштә батыр калучыга тәкә һәм кыйммәтле бүләк бирәләр.
Сабан туенда икенче зур ярыш – ат чабышы. Атлар 5-8 километр ераклыктан мәйданга чабып киләләр. Иң зур бүләкләрнең берсе ат чабышында җиңүчегә бирелә.
Мәйданда төрле халык уеннары – чүлмәк вату, капчык белән сугышу, капчык киеп йөгерү һәм спорт ярышлары уздырыла. Бәйрәмдә артистлар да чыгыш ясыйлар: җырлыйлар, бииләр, шигырь сөйлиләр. Балалар да күңел ачалар, төрле уеннарда катнашалар.
Сабан туе – шатлыклы һәм күңелле бәйрәм.
Бирем.
1 вариант. Ярыш сүзенә фонетик анализ ясарга.
2 вариант. Шигырь сүзенә фонетик анализ ясарга