Г.Ибра?имовны?”Кызыл ч?ч?кл?р” ?с?ренд? дуслык темасы


Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районы
Иске Шәйморза урта мәктәбе
Г.Ибраһимовның”Кызыл чәчәкләр”
әсәрендә дуслык темасы
(6 сыйныфта үткәрелгән катнаш дәрес)
Эшләде: югары категорияле татар теле
һәм әдәбияты укытучысы
Фатхуллина Миләүшә Җәмил кызы
2015 ел
Тема: Г.Ибраһимовның “Кызыл чәчәкләр”әсәрендә дуслык темасы
Максат:Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты буенча белемнәрен тикшерү; әсәргә анализ ясау;дуслык турында сөйләшү;диалогик һәм монологик сөйләм телләрен булдыру;сәнгатьле уку,уйлау сәләтен,активлыгынүстерү;әсәргә кызыксыну уяту,үзара дуслык хисе тәрбияләү;
Җиһаз: язучының портреты,китаплар,рефератлар,дуслык турында язылган мәкальләр,дәреслек;
Техник чаралар:проектор,компьютер,интерактив такта
Кулланылган структуралар:
- КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД
- КЛОК БАДДИС
- ФОЛОУЭ-ЗЕ-ЛИДЕР
Дәрес тибы: катнаш дәрес
Дәрес барышы
I. Кереш
Оештыру моменты
Дәреснең максатын аңлату
Укучының әзерлеген тикшерү
Укытучы: Хәерле көн укучылар.Барыбыз өчен дә хәерле булсын,шатлык-куанычлар гына алып килсен бу көн.Шундый яхшы кәефләр белән дәресебезне башлыйбыз.(Бер укучы дәрескә соңга калып керә)
-Ландыш,нишләп соңга калдың?
- Апа минем башым авырта.
- Ярар.Әйдә урыныңа утыр
(укучылар анарга урынына утырырга булышалар,хәлен сорашалар)
Укытучы: укучылар,сез аңа карата нәрсә күрсәттегез,нәрсә эшләдегез?Мондый мөнәсәбәт кемнәр арасында гына була ала?
(укучыларның җаваплары тыңланыла)Без аңа булыштык,хәлен сораштык.
Мондый мөнәсәбәт дуслар арасында гына була ала.Шулай, бик дөрес.Димәк, без бүген сезнең белән Дуслык турында сөйләшербез.Сорауларга җавапны Г.Ибраһимовның“Кызыл чәчәкләр” әсәреннән эзләрбез,табарбыз.
Нәрсә ул дуслык?Дуслык ул-...(укучыларның фикерләре) Слайд
Укучылар: 1) авыр минутларда кешене тыңлый белү;
2) кешене бөтен кичелекләре белән кабул итү;
3) һәрвакыт дөресен әйтү;
4) синең өчен иң кадерле вакытын да җәлләмәү;
Укытучы:Дөрес, мин җавапларыгыз белән килешәм.
II. Актуальләштерү
Укучылар, сез өегездә “Минем дустым”темасына инша язып килергә тиеш идегез.Әйдәгез,укып карыйк әле.(иншалар укыла)
Нәтиҗә ясала Дуслык кемнәр арасында булырга мөмкин соң?Ул ата-аналар б-н бала-р арасында,сыйныфташлар,бала- чагалар,үсмер егетләр,гаилә-р арасында.
Димәк,дуслык турында сөйләшүебезне әсәр өстендә дәвам итәбез.
Бүгенге темабызның исеме”Г.Ибраһимовның”Кызыл чәчәкләр”әсәрендә дуслык темасы”Слайд
Проблемалы сораулар: Слайд
Малайлар арасында нинди дуслык була?
Аларның хыяллары тормышка ашамы?
Биш малайның тормышы дуслыкмы?
Дәрес ахырында без шул сорауларга җавап табарга тиеш булабыз.
Укытучы: Укучылар, дәресне анализларга керешкәнче,язучы турында искә төшереп алыйк әле. КЛОК БАДДИС СТРУКТУРАСЫ ЯРДӘМЕНДӘ
Ул безнең”Язучыны таны” дип атала.(Һәр укучы алдына кәгазьләр куела.Алар анда сәгать ясыйлар.3-6-9-12 белән.Бер почмакка берничә язучының портреты,бер почмакка алар туган авыл исемнәре,бер почмакка язучыларның әсәрләре,бер почмакка ул язучы кайсы жанрда иҗат итә.Менә шундый язулар эленә.Сәг.3 тә бер пары,сәг.9 бер пары,һ.б.очраша.Укучылар белеп шул почмакка басарга тиеш булалар)
Кыскача гына биографиясен кайсыгыз сөйли(укучы сөйли)Слайд
Укытучы: язучылар,шагыйрьләр дуслык темасына бик күп язалар. Г.Ибраһимов күп әсәрләрендә дуслыкны чагылдыра.Мәсәлән,”Табигать балалары”,”Көтүчелер”,”Алмачуар”әсәрләрендә күрәбез.Аның исемен белмәгән ишетмәгән кеше юктыр.Ул талантлы,нечкә күңелле,миһербанлы язучы була.Аның турында татарлар гына түгел,башка милләт халкы да җылы сүзләр генә әйтәләр.Аларны укып китик әле. Слайд
1) Г.Ибраһимов минем остазым.Мин әдәбиятка аның сабагын укып,әсәрләрен өйрәнеп килдем. (башкорт халык шагыйре С.Кудаш)
2) Г.Ибраһимовны казакълар үз язучысы итеп исәплиләр,чөнки ул безнең халык тормышын шулай яратып яза. (казакъ язучысы С.Муканов)
3) Зур татар прозаигы,романчы Г.Ибраһимовның әсәрләре республикабыздагы киң катлау укучылар арасында зур уңыш казанды.Күпләр хәтта аны азәрбайҗан әдибе дип тә саныйлар. (азәрбайҗан әдибе Мәһди Хөсәенов)
Нәтиҗә.Димәк, монда төрле милләт халкының татулыгын,дуслыгын күрдек.
Алар бер-берсен беләләр,таныйлар,хәтта өйрәнәләр дә.Г.Ибраһимов турында да шундый матур,җылы сүзләр әйтеп калдырдылар.
Без сезнең белән”Кызыл чәчәкләр”әсәреннән өзекләр укыдык.Әйдәгез,әсәрне искә төшерик әле.(бер укучыдан эчтәлеген сөйләтү)
Әйдәгез, хәзер бер-берегезнең белемнәрен тикшереп алыгыз.
КУИЗ-КУИЗ-ТРЕЙД СТРУКТУРАСЫ (опраси и обменяйся)
Сораулар:
1)Кызыл чәчәкләр белән кызыл орлыклар арасында нинди бәйләнеш бар?
2)Биш малай ничек дуслашып китәләр?Солтан аларны ничек сурәтли?
3) Солтанның әтисе улының күңеленә нинди хыял орлыклары чәчә?
4) Дуслар Зәңгәр Чишмәдән ничек тарала башлыйлар?
(укучылар башта бер-берсенә сөйлиләр,аннары җавап бирәләр)
III.Физкультминутка Ял итәбез.Музыка уйный.
ФОЛОУЭ-ЗЕ-ЛИДЕР СТРУКТУРАСЫ (следущие за лидером)
Хәзер бер-берегезнең артына басыгыз.Беренче укучы нинди хәрәкәт ясый,калганнары шуны кабатлый.Барыгыз да шуны дәвам итә.(тыныш билгеләрен кабатлау)
Нәтиҗә ясау.Тыныш билгеләренең кирәклеге,әһәмияте турында аңлату.
Укытучы: дәресебезне дәвам итәбез.Әйе, алар дуслар.Әсәр башында без аларны шулай күрәбез.Бергә үсәләр,бергә балыкка,борчакка йөриләр.Алар арасында дуслык.Слайд
Р.Фәхреддин дуслык турында менә нәрсә дигән:”Дуслык-дәвам иткән вакытта гына ныгый бара”Сез моны ничек аңлыйсыз?Әсәрдә без моны ничек күрәбез? Бу биш малайны чын дуслар дип әйтеп буламы? (укучыларның җаваплары)
-алар уйнаган вакытта да,сугышканда да дуслар булып калалар;
-аларның дуслыклары үсеп егет булгач та дәвам итә,бер-берсенә булышалар;
-киләчәктә дус булып калырлар микән.Бусы билгесез,чөнки сугыш башлана. юллары аерыла.
-бу биш малайны дус дип әйтеп буламы икән.Мин аларның дуслыкларына шикләнәм.Миңа аларның балачактагы дуслыклары да ошап бетмәде;
Укытучы: рәхмәт укучылар,һәрберегезнең фикере белән дә килешәм.
IV.Белем һәм күнекмәләрне ныгыту
Укучылар алдына карточкалар куела.Анда фразалар язылган.Шуларны дәвам итәргә.Мәсәлән менә шундыйрак:
1) Дус-ул шундый...
2)Солтан миңа ошый,чөнки...
3) Әгәр мин Гали урынында булсам...
4) Аларның дуслыгы миңа ошый,чөнки...
V.Мөстәкыйль зш:
Дуслык турында мәкальләрне дәвам итәргә. Слайд
-Дуслык ашаганда беленми....
-Дуслыкны акчага...
-Дус кайгыда...
-Йөз сум акчаң булганчы....
Нәтиҗә ясала. Димәк,бүгенге дәрестә без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек инде?Дәрес башында куйган сорауларга җаваплар бирә алдыкмы?
1.Малайлар арасында нинди дуслык?
- Малайлар арасында чын дуслык.
2.Аларның хыяллары тормышка ашамы?
-Әйе, аларның хыяллары тормышка аша.Солтан йорт сала.Фазыйл укуын дәвам итә.һ.б.
3.Аларның тормышларын дуслык дип әйтеп буламы?
-Әйе,аларның тормышларын дуслык дип әйтеп була,чөнки алар үсеп җиткәч тә дус булып калалар.Ялларда очрашалар,төпле планнар коралар.Солтанга йорт салырга булышалар.
Укытучы: “Кызыл чәчәкләр”повестендә бергә уйнап үскән биш малайның тормышын,дуслыгын,аларның эш-шөгылләрен,холыкларын күрдек.Алар төрле гайләдә,төрле катламда тәрбияләнеп үскән малайлар.Әаларны дуслаштырган,берләштергән урын табигать кочагы.Әсәр дәвамында аларның дуслыклары сакланыр микән?Без бу сорауга җавапны киләсе дәресләрдә бирербез.Шуның белән дәресне тәмамлыйбыз.
Билгеләр куела.