План урока по татарской литературе на тему Жизнь и творчество Г. Ибрагимова (6 класс)


План урока:

Учитель татарского языка и литературы МБОУ СОШ с.Имянликулево Чекмагушевского района РБ Бигнова Айсылу Мадиховна
Тема: Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм иҗаты. “Кызыл чәчәкләр”әсәре.
Максат:
Дидактик: кызыксындыру чараларын кулланып, укучыларда Галимҗан Ибраһимов турында белемнәрне тирәнәйтү, аның иҗатына кызыксыну, мәхәббәт тәрбияләү,укучыларның белем дәрәҗәсен билгеләү.
Үстерешле: укучыларның танып - белү активлыгын үстерү.
Тәрбияви: укучыларда үзара хезмәттәшлек, ярдәмчеллек сыйфатлары тудыру.
Җиһазлау: язучы портреты, китаплар күргәзмәсе, ак битләр, презентация.
Техник чаралар: проектор, ноутбук, интерактив такта.
Дәрес барышы:
I.Психологик уңай халәт тудыру.
Хәерле көн балалар! Утырышыгыз. Ягез әле, берберебезгә елмаеп, бер-беребезгә уңышлар телик. Шундый матур көндә сезне күрүемә чиксез шатмын. Әнә шундый изге теләк-омтылышлар белән әдәбият дәресебезне башлап җибәрик әле.
II. Уку мәсьәләсен кую.(Бүгенге дәрестә үзләштерелергә тиешле белем, күнекмәләрне конкертлаштыру ситуациясе тудыру). “ Уел” көе уйнатыла. Шул көй барышында тактага эленгән плакатларны карау һәм нәтиҗә ясау.
Әхмәт Фәйзи " Каеннар сары иде " Казан шәһәре
Сәгыйть Рәмиев " Беренче театр" Уфа шәһәре
Хәсән Туфан " Уку" Оренбург төбәге Акман авылы
Галиәсгар Камал "Кызыл чәчәкләр" Иске Кармәт авылы
Галимҗан Ибраһимов " Тукай " Солтанморат авылы

-Нинди язучылар таныш? Бу әсәрләрне кем язган? Бу язучылар кайда туганнар? (Дөрес җавапларга сызык сыз). Нинди язучы, әсәр исеме калды. Шулай итеп бүгенге тема: Галимҗан Ибраһимовның " Кызыл чәчәкләр " әсәрен өйрәнү. Укучылар әле бик матур җыр яңгырый. Бу җыр татар һәм башкорт халыкларының язмышын чагылдырган борынгы җыр. Әлеге җыр безне бөек язмышларга да тоташтыра. Бүген без шундый бөек язмышларның берсе Галимҗан Ибраһимов иҗатына тукталырбыз. Дәфтәрләрне ачтык, бүгенге числоны, теманы язабыз. Укучылар әгәр исегездә булса 5 нче класста сез бу язучы белән таныштыгыз.( укучыларның җавабы).( Слайд)
III.Уку мәсьәләсен чишү.
1.Төркемнәрдә эш. Һәр төркем үзенә бирелгән язманы укып, калганнарны таныштыра.
1.төркем. Язучы, галим, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Гыйрфан улы Ибраһимов 1887 елның 12 нче мартында Башкортстанның Авыргазы районы Солтанморат авылында мулла гаиләсендә туа. Әтисе Гыйрфан, әнисе Хәсәнә.
Туган авылы бик матур урынга – су буенда урнашкан. Аның елгалары, тугайлары, урманы, таш-таулары теләсә кемнең күңелен үзенә җәлеп итәрлек. Солтанморат авылы урнашкан елга буе кечкенә Галимҗанның иң яраткан урыны була. Ул үзенең иптәшләре белән бергә шул елганың төрле урыннарында су коена, балык тота, яшел үләнле болыннарында уйный. Тау араларында, урманнарда йөрергә ярата.
Укытучы: Берничә сүз белән сез нәрсә ачыкладыгыз? (Туган ягы, гаиләсе), укучыларның сүзләрен йомгаклап туган авылы тасвирланган сурәтләр күрсәтелә.( Слайд )
2. төркем. Әти-әнисеннән укырга-язарга өйрәнгәннән соң Галимҗан ике кыш күрше авыл мәдрәсәсенә укырга йөри. Шул ук вакытта үз авылында өч сыйныфлы земство мәктәбендә русча башлангыч белем ала. 1898-1905 елларда Оренбургта Вәли мулла мәдрәсәсендә укый. Шәһәр китапханәсенә йөреп, үзлегеннән белемен күтәрә. 1906 елның көзендә Уфага килеп, “Галия” мәдрәсәсенә укырга керә. Берничә сүз белән сез нәрсә ачыкладыгыз?(укучыларның җавабы)
Йомгаклап: 1905 елгы инкыйлаб (революция) дулкыннары тәэсирендә, шәкертләр, иске тәртипләргә риза булмыйча баш күтәрәләр, һәм Галимҗан мәдрәсәдән куыла. Аның әдәби иҗат эшчәнлеге “Галия” мәдрәсәсе вакытында башлана. 1907 елда аның беренче хикәясе – "Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы" басылып чыга. HYPERLINK "https://tt.wikipedia.org/wiki/%C2%AB%D0%93%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D1%8F%C2%BB" \o "\«Галия\»"«Галия»дән киткәннән соң, Галимҗан Ибраһимов Әстерханда була, Урал якларына бара, казакъ далаларына китеп, балалар укыта башлый.
3.төркем. Г. Ибраһимов — татар әдипләреннән гаҗәеп бай әдәби һәм фәнни мирас калдырган шәхесләрнең берсе. Утыз еллык иҗат гомерендә ул егермеләп хикәя, өч повесть, дүрт роман, бер пьеса, аерым китап булып чыккан унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек бастырып чыгара. Ул балалар өчен бик күп әсәрләр язган. Галимҗан Ибраһимов балалар һәм яшүсмерләр өчен “Яз башы”, “Көтүчеләр”, “Карт ялчы”, “Алмачуар” һ.б. әсәрләрен иҗат итә. Берничә сүз белән сез нәрсә ачыкладыгыз? (укучыларның җавабы)
Слайдта китапларын карау.
Йомгаклап: Язучы каты авыруы сәбәпле, гомеренең соңгы ун елын  Ялтада  уздыра. Шуңа карамастан илдә барган бар вакыйгалар эчендә кайный. Шуңа аны революционер да дибез. Ялтада ул әдәби иҗат эшен дәвам иттерә.
Галимҗан Ибраһимов, татар халкының башка күп язучылары кебек үк, Сталин репрессияләренә эләгә. 1938 елда ул төрмә шифаханәсендә үлә. Вафатыннан соң аклана.  Г. Ибраһимов әсәрләре чит ил халыклары телләренә тәрҗемә ителде. Аның иҗаты казакъ, үзбәк, әзербайҗан, төрекмән, башкорт һ. б. әдәбиятлар үсешенә зур йогынты ясады. 
Укучылар бу ел, ягъни, 2017 ел нинди ел? (130 )
3. Укучылар сезнең кластер төзегәнегез бармы? (Слайд) Нәрсә соң ул кластер? “Кластер» сүзе бәйләм, тәлгәш дигәнне аңлата. Бу алымның асылы – булган белемнәрне системага салу. Кластер дәрес материалын график калыпка салуны күздә тота. Төп мәгънәне белдергән сүз уртага языла, аңардан төрле якка киткән уклар бу сүзне ачыклаучы башка сүз, сүзтезмәләр белән бәйли. Шулай итеп, бер сүзне, төшенчәне ачыклаучы бик күп мәгълүмат җыела. 
Галимҗан Ибраһимов
Әлеге эшебезне “кластер” ысулы кулланып йомгаклыйбыз. Чынлап та Г. Ибраһимовның исемен белмәгән, ишетмәгән кеше юктыр ул, мөгаен. Аның турында безнең күренекле галимнәребез, язучыларыбыз истәлекләр, очерклар язып калдырганнар. Хәзер мин сезгә берничә истәлек укып китәм әле. Алар аша язучының нинди кеше булганлыгын билгеләп буламы икән? Игътибар белән тыңлагыз әле!  Язучы турында кластер төзергә ярдәм итәр.
Слайд күрсәтү
1).«Ибраһимов!
Ул – гаҗәеп матур, нечкә тел маһиры, тормышның бөтен катламнарын тирәнтен өйрәнеп, белеп иҗат иткән чын реалистик әсәрләр – романнар, повестьлар, хикәяләр язган проза остасы, ул - әдәбият галиме, күренекле тәнкыйтьче, тарихчы һәм телче, педагог, күп яшьләрнең турыдан-туры дәрес биргән укытучысы; ул – журналист та, башлап йөрүче – оештыручы, җәмәгать эшлеклесе.» (Р.Гатауллин)
Шулай итеп кем соң Г. Ибраһимов? ( кластер төзү).
«Безнең Галимҗан бер татар халкының гына булмыйча, барлык шәрык халыкларының да зур язучысы.» (С.Вурун)( Самед- азербайҗан)
«Әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга тарала торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да – шуларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасында күкрәк киереп керә ала.» (П.С.Коган)
«Галимҗан минем беренче укытучым булды: өстәп әйтеп, ихтимал, бердәнбер укытучым булгандыр... Һәм мин Г.Ибраһимовның бер генә әсәрен дә укымый калмадым. Аның һәр сәхифәсе минем өчен бер ачыштай була иде.» (Б.Кербабаев)
Димәк, әлеге истәлекләр буенча без язучының нинди кеше икәнлеген билгели алабызмы? (Укымышлы, белемле, һ.б.) Әйе, алар аша әдибебезнең атаклы язучы, талантлы әдәбият галиме, татар тарихчысы булуы белән бергә, нечкә күңелле, миһербанлы, табигатьне яратучы шәхес булганын да белә алабыз.
Галимҗан Ибраһимовгалимостазукытучыдәреслек-ләр авторытарихчы тел белгечереволю-ционер язучысәнгать белгечепублицист-журналистәдәбият-чытәнкыйть-четәрҗемә-чедраматургдәүләт эшлекле-се
Ә хәзер Г.Ибраһимовның портретына игътибар итик. ( Слайд) Портрет аша язучының нинди характер үзенчәлекләрен билгели аласыз. (Укучы: Кырыс, күз карашы мәгънәле, һ.б.)
Әйе, укучылар, кырыс акыллы йөз, кискен сораулар белән төбәп караучы күзләр, күпне күргән, кичергән булуы турында сөйләүче йөз чалымнары, олылык, олпатлылык, азамат ирләрчә мәһабәтлелек, ныклык.
4.Укучылар, без сезнең белән тормыш юлыннан, истәлекләрдән, портреттан чыгып, язучы турында кыскача мәгълүмат ясадык һәм шуны әйтергә кирәк Г. Ибраһимов эшчәнлегенең күп якларын күрдек. Әдипнең бөтен тормышы, үзе әйткәнчә, соңгы көннәренә кадәр хезмәт белән үткән.
5.Укытучы: Күрәм, укучылар, аргансыз, хәзер бераз ял итеп алыйк. Барыбыз да бастык һәм минем арттан кабатлагыз.
Утырып арыдык,
Бераз ял итеп алыйк.
Кулларны билгә куеп,
Башларны чайкап алыйк.
Күзләр белән өскә,
Аска карыйк
Куллар янда, өстә, аста.
Урыннарга утырыйк.
6. Ә хәзер дәреслектә бирелгән әсәренә күчәбез.
Сүзлек белән эш. (слайд)
Әсәрне укыр алдыннан аңлашылмаган сүзләргә игътибар итик әле.
Үткенче мөсафир- үтеп баручы юлчы, юлаучы.
Мәхрүм -(мәхрүмлек) -Берәр нәрсәсе булмаган, өлешсез, буш калган [чын иректән без мәхрүм]
Мәрхүм -үлгән кеше
Шикаятьле- зарлы, ризасыз
- Әсәрне чылбыр рәвешендә укыйбыз.
V. Белемнәрне ныгыту.
1. Сорауларга җавап бирү.
1 сорау. Кызыл төс нәрсәне аңлата? Ул кайларда кулланыла?
( Халкыбыз азатлыгы һәм тыныч тормышта яшәү өчен тарихыбызда бик күп сугышлар булган.)
2 сорау. Башлам өлешендә чынлап та булган вакыйга тасвирланганмы, ничек уйлыйсыз?
мөстәкыйль эш
Герой
Сораулар Солтан Шаһбаз Гыйләҗи Фазыйл Гали
Бала чагында нинди һөнәре була?
Үскәч кем була?
Ахыргы язмышы. VI. Рефлексия.
1.Укучылар бүгенге дәрестә нинди яңа белемнәр үзләштердегез?
Мин өйрәндем...
Мин белдем...
Минем исемдә калды... (укучылар дәвам итә).
Ярдәмгә бу карточкадагы дата, сүзләр килә ала.
Солтанморат
1887-1938
“ Кызыл чәчәкләр”
130
Күпкырлы талант иясе
2. Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?
Укучылар, бүген бик тырышып эшләдегез,рәхмәт. Барыгызга да яхшы билгеләр куям. (Билгеләр кую.)
VII. Өйгә эш бирү.
1.I һәм VI бүлекләрне укып, эчтәлеген сөйләргә әзерләнергә.
2. Укылган бүлекләр буенча таблицаның 1 өлешен тутырырга
- Дәресебезне Г.Ибраһимовның тормыш иптәше Гөлсем Мөхәммәдованың сүзләре белән тәмамлыйсы килә: 
«Галимҗан – бала җанлы кеше иде... Моңа инаныр өчен аның әсәрләрен укып карау да җитә. Аларны бөек язучы һәм бала җанлы кеше язган. Ә бөек язучы – үз күңелендәге балалыкны җуймаган кеше ул».




Дәрестә кулланма материаллар:
1.Кластер өчен язулар:
Галимҗан Ибраһимов
язучы
галим
остаз
укытучы
тарихчы
тәнкыйтьче
тел белгече
әдәбиятчы
революционер
сәнгать белгече
дәүләт эшлеклесе
дәреслекләр авторы
публицист-журналист
тәрҗемәче
драматург
2.
Солтанморат
1887-1938
“ Кызыл чәчәкләр”
130
Күпкырлы талант иясе
2.Әхмәт Фәйзи " Каеннар сары иде " Казан шәһәре
Сәгыйть Рәмиев " Беренче театр" Уфа шәһәре
Хәсән Туфан " Уку" Оренбург  төбәге Акман авылы
Галиәсгар Камал "Кызыл чәчәкләр" Иске Кармәт авылы
Галимҗан Ибраһимов " Тукай " Солтанморат авылы
3.
Герой
Сораулар Солтан Шаһбаз Гыйләҗи Фазыйл Гали
Бала чагында нинди һөнәре була?
Үскәч кем була?
Ахыргы язмышы.