Кту ?д?бият д?ресе :Абдулла Алиш ?киятл?ре( 5класс)


Ибатова Сөмбел Рашат кызы
Азнакай шәһәре 4 нче лицееның
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема.Шифалы әкиятләр (Абдулла Алиш әкиятләре буенча класстан тыш уку дәресе).
Максат.1.Укучыларны А.Алиш әкиятләре, Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре белән тирәнрәк таныштыру.
2.Укучыларның мөстәкыйль анализлау күнекмәләрен,сөйләм телен, фикерләү дәрәҗәсен, игътибарлылыкларын, күзәтүчәнлекләрен үстерү.
3.Укучыларда китап укуга мәхәббәт, уку хезмәтенә җаваплылык хисе һәм әкият геройлары аша уңай сыйфатларга омтылу теләге тәрбияләү.
Дәрес барышы.
1.Оештыру.
-Исәнмесез, укучылар!
-Күңелле үтсен дәрес.
Сезнең белән яңа белем
Эзләр өчен әзер без.
-Рәхмәт, укучылар. Утырыгыз.
2.Уку мәсьәләсен кую.
-Укучылар, игътибар белән мине тыңлыйбыз. Хәзер мин сезгә бөек мәгърифәтчебез, мәшһүр галим, җәмәгать эшлеклесе Риза Фәхретдиннең бер нәсыйхәтен укыйм. Сезгә ул таныш,чөнки без аның нәсыйхәтләре белән һәр әдәбият дәресендә танышабыз. Ә хәзер слайдтан нәсыйхәтне укыйбыз (Слайд1):
“Гүзәл китаплар: тормышны күрсәтүче көзге, ялгызлыкта иптәш, авыр вакытларда ярдәмче, үткән заман хәлләрен сөйләп торучы, акыллы кешеләрнең акылларын безгә күрсәтүче, күп файдалы нәрсәләрдер. Китап уку кешенең йөзенә нур, күңеленә шатлык китерә. Шуның өчен китаплардан аерылмагыз.” Р.Фәхретдин.
-Р.Фәхретдин нәрсә әйтергә теләгән? Фикерләрегезне исбатлап әйтегез.(Төркемнәрдә тикшерәләр, укучыларның җаваплары)
-Әйе, китаплар турында нинди матур нәсыйхәт әйтеп калдырган безгә Р.Фәхретдин. Ул безгә китаплардан аерылмаска, һәрвакыт белем алырга омтылып яшәргә куша. Кызы Әсмага язган хатында да ул менә нинди киңәш бирә: “ Сөекле кызым Әсмага: Гыйлем өйрән, гыйлем изгегә тартыр, гыйлем булган кешедә зиһен артыр.(...)”Димәк, бүгенге дәресебез нәрсәгә багышлана инде? (Төркемнәрдә тикшерәләр, укучылар: “Китап уку, класстан тыш уку, белемгә омтылу.”)
- Ә сез нәрсәләр укып килдегез? Бер сүз белән әйтегез әле.(Әкиятләр)
- Әкият!.. Халык иҗатының бу гүзәл, тылсымлы җәүһәрләрен кемнәр генә тыңламаган да, кемнәр генә сөйләмәгән, кемнәр генә яратмаган икән?! Әкиятләрне аеруча балалар бик яратып укыйлар һәм тыңлыйлар. Тикмәгә генә бала:”Әни, әкият сөйлә”- дип йөдәтмидер. Ә сез бүгенгә нинди әкиятләр укып килдегез? Безгә төркем лидерлары җавап бирсеннәр әле. Һәр төркемгә А.Алишның бер әкиятен укып килергә кушылды.(I төркем- “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, II төркем- “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар”, III төркем- “Песи һәм күселәр”) (Слайд 3)
-Балалар өчен бик күп әкиятләр иҗат итеп, татар әдәбиятында әкиятләр остасы булып танылган А.Алишны белмәгән кеше юктыр. Һәм ничә буын аның шифалы әкиятләрен укып сабак ала, әдәпле булырга омтыла, файдалы киңәшләр ала. Без бүген шушы бәхетлеләр исәбендә. Димәк, дәресебезгә нинди уку мәсьәләсе куябыз? Нәрсә эшләргә тиешбез, нинди мәсьәләләр чишәргә тиешбез?
(Уку мәсьәләсе: Бүгенге дәресебездә А.Алишның әкиятләре белән танышу. Әкиятләрдәге геройларны күзәтү, язучының әйтергә теләгән фикерен ачыклау,шул фикерләрне Р.Фәхретдин нәсыйхәтләре, гыйбрәтле сүзләре белән бәйләп аңлату.)
-Яхшы, рәхмәт. Әйе, сез бүген А.Алишның иҗаты белән тирәнрәк танышырсыз. Геройларның эш-гамәлләрен күзәтерсез, анализларсыз, үзегезгә тормыш өчен кирәкле нәтиҗәләр ясарсыз.
3. Уку мәсьәләсен чишү. Төркемнәрдә эшләү.
-Ә хәзер уку мәсьәләсен чишә башлыйк, әкиятләр белән якыннанрак танышыйк. Һәр төркем үз әкиятен сөйләр. Калганнар игътибар белән тыңлап утырырлар, чөнки сорауларга җавап бирәчәксез. Iтөркемгә сүз бирелә.(Лидер:”Без А.Алишның “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык” әкиятен укыдык”.) 1укучы тулы эчтәлек сөйли.(Слайд4)
-Калган төркемнәрдәге укучылар игътибар белән тыңладылар микән? Iтөркем сорауларыгызны бирегез. (II һәм III төркем укучылары җавап бирә)
-Яхшы, укучылар. Бик кызыклы әкият белән таныштык. Ә нәрсә турында булды соң ул? 2-3 сүз белән әйтегез әле. (Мактану һәм тыйнаклык)
-Ә менә тормышта да шундый мактанчык кешеләрне очратканыгызбармы? Андыйларга сезнең мөнәсәбәтегез нинди? (...)
-Р.Фәхретдиннең нинди акыллы гыйбәрәсен бу әкият белән бәйләп була?
(1.“Бәрәкәтле адәм шул кешедер: сүзенә караганда эше күп вә тышына караганда эче яхшы”.2.”Күп фикерлә, аз сөйлә”Р.Фәхретдин)
-Бик яхшы, укучылар! Бу сүзләр әкияттәге кайсы геройга туры килә?(...)
-Сезгә сыерчык ошадымы? Аның нинди сыйфатларын үзегездә булдырыр идегез? (Тыйнак,эчкерсез, яхшы күңелле, ярдәмчел,акыллы)
-Димәк, мактанчык кешене беребез дә яратмыйбыз. Ул бары тик үзен генә ярата. Ә мин сезнең сыерчык кебек бик акыллы, яхшы күңелле булып үсүегезне телим. Ә хәзер II төркем укучылары әзерләп килгән әкиятне тыңлыйк.(Лидер:”Без А.Алишның “Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар” әкиятен укыдык”) 1укучы эчтәлекне сөйли.(Слайд5)
- Бик яхшы, безне бик кызыклы әкият белән таныштырдыгыз. Ә хәзер сорауларыгызны әзерләгез.(I һәм III төркем укучылары җавап бирәләр)
-Бу әкияткә дә нәтиҗә ясап куйыйк. Җирән кашка кем ул? (Ул атларны туплап йөртә, артыннан ияртә, көтүче хезмәтен үти. Арада иң сылу, иң җитез, иң йөгерек ат.)
-Иптәшләренә нинди файдалы киңәш бирә? (Аерылсагыз,айга җитмәссез, бүленсәгез, бүген бетәрсез, бергә йөрсәгез, рәхәт көн итәрсез)
-Әкият безне нәрсәгә өйрәтә? (Дус, тату, бердәм булырга)
-Бу әкиятнең асылын ачып бирердәй, Р.Фәхретдиннең нинди нәсыйхәтен таптыгыз?(“Тугрылык-максатка бара торган юлларның һәм кыскысы, һәм яхшысы”Р.Фәхретдин)
-Ә сезнең класста дуслык көчлеме, бу кайчан сизелә? (...)
- Әлбәттә, мәктәптә сезнең сыйныфны дус, татау, бердәм булган өчен яраталар, сезнең дуслыкны үрнәк итеп куялар. Һәрвакыт шундый булыгыз, Җирән кашканың киңәшләрен онытмагыз. Ә хәзер III төркем укучыларын тыңлыйк. Алар нинди әкият әзерләделәр икән? (Лидер:”Без А.Алишның “Песиләр һәм күселәр” әкиятен укыдык.) 1 укучы эчтәлек.(Слайд6)
-Яхшы. Ә хәзер сораулар.(I һәм II төркем укучылары җавап бирәләр)
-Бик яхшы, укучылар. Сез әкиятләрне кызыксынып укыгансыз, иптәшләрегезнең чыгышларын да бик игътибар белән тыңладыгыз. Бу әкият турында да сезнең фикерләр белән танышып китик әле. Песи баласы нинди сыйфатларга ия? (Кечкенә генә, шаян, бик матур, карап торырга батыр, әнисеннән курыкмыйча кала, әнисен тыңлый, акыллы, хәйләкәр)
-Әнисе баласына нинди киңәш бирә? (Дошманнарның төрлесе була,төрлечә һөҗүм кыла. Шуңа күрә аларга каршы төрле юллар белән көрәшергә кирәк)
-Бу әкият безне нәрсәгә өйрәтә? (...)
-Әйе, укучылар. Шушындый авыр, катлаулы заманнарда: тәртипсезлек, җинаятьчелек, наркомания һ.б. явыз “дошманнар” безгә һөҗүм иткәндә, сез акыллы булырга, песи баласы кебек кыю, хәйләкәр,тапкырлык белән җиңә белергә өйрәнергә тиешсез.
-Бу әкияткә Р.Фәхретдиннең нинди акыллы гыйбәрәсен мисал итеп китерерсез икән?(“Ныклык белән гайрәтне, шул ук вакытта, сабырлык белән акылны үземә юлдаш итәргә булдым”. Р.Фәхретдин)
(Билгеләр кую)
-Менә без һәр төркемнең әкияте белән таныштык. Хәзер мин сезгә халкыбызның мәшһүр галиме, мөгаллим, журналист, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тәҗрибә һәм хикмәт җимеше булган –гыйбрәтле сүзләре язылган слайд тәкъдим итәм.(Слайд7) Алар үзләре бик кечкенә булса да, күпьяклы, үзенчәлекле һәм хикмәтле. Һәр төркем үзенә туры килгәнен сайлап ала, мисаллар китереп аңлата.
1.”Гүзәл холык- әдәп,гыйффәт, сабырлык, түземлелектән гыйбәрәт.”
2.”Күңелен биреп сөйләмәгән сүз күңелгә салынмый.”
3.”Акыллы кеше алданмас та, алдамас та.”
4.”Артыгызда гүзәл бер исем калдырыр өчен тырышыгыз. Чөнки адәм баласы вафат булыр, ләкин гүзәл исеме вафат булмас, мәңге калыр.”
-Әйе, Р.фәхреддиннең хезмәтләре бүгенгесе көндә дә бик актуаль, ә алардагы гыйбрәтле сүзләр алтын бәһасына тиңләшерлек фикерләр булып кала бирәләр.
4.Рефлексия (йомгаклау).
-Бүгенге дәрестә үзегез өчен нинди файдалы киңәшләр алдыгыз?(...)
- Яхшы. Кайсы геройларга ошарга теләр идегез?
- Дәресебезнең темасын искә төшерик әле.(“Шифалы әкиятләр ”)
- Нигә шулай аталды икән?(...)
-Әйе, укучылар. Гаҗәеп матур шигъри телдә язылган бу әкиятләре аша А.Алиш балалаларны табигать дөньясы, җәнлекләр, кошлар белән аралаштыра, аларны хезмәтне яратырга, гаделлеккә, тыйнаклыкка, дуслыкка, татулыкка, кыюлыкка өнди. Баланың күңелен сафландыра, нурландыра торган фикерләрне әкият теленә сала. Дәвалый, күңелгә шифа бирә.
(Билгеләр кую)
5.Өй эше бирү.
-Дәресебез тәмам, өй эше “5”- үзегез әкият язып карагыз
“4”-А.Алишның берәр әкиятен сөйләргә өйрән
“3”- А.Алиш әкиятенә иллюстрация яса