Урок по татарскому языку на тему Лев Николаевич Толстой Арыслан ??м эт


Тема: Л.Н.Толстой «Арыслан һәм эт».
Максат: 1. Л. Н. Толстойның тормыш юлы, иҗаты турында кыскача мәгълүмат бирү; “Арыслан һәм эт” әсәре белән танышу, анализлау;
2. Фикерләрне эзлекле, ачык әйтә белү күнекмәсен үстерү;
3. Кешеләргә, хайваннарга карата шәфкатьлелек хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: слайдларДэрес барышы:
Оештыру моменты:
1) Дәресне Шәүкәт Галиев язган шигырь юллары белән башлап җибәрәбез:
Туган тел иң таталы тел,
Туган тел иң тәмле тел.
Тәмле дип телең йотма,
Туган телне онытма.
Утырыгыз.
2)-Бүген 21 ноябрь ( хор белән)
Сыйныфта бүген кем дежур?
Атнаның нинди көне?
Сыйныфта бүген кем юк?
Бүген көн нинди?
Яхшы, утыр.
2) Безнең бүген уку дәресе. Бик яхшы хикәя белән танышабыз. Дөрес, сәнгатьле итеп уку өстендә эшлибез. Җөмләләр төзибез.
Дәресне хайваннар һәм кешеләрнең аларга карата мөнәсәбәтләре темасы белән бәйләп алып барабыз.
II. Тел гимнастикасы:
Ә дөрес итеп уку һәм сөләү өчен авазларны дөрес әйтергә әзерләнәбез.
1) Иҗекләр өстендә эш:
Ка кә
Ку кү
Ко кө
Кы ке
Ки
(парлап укыйбыз, сузып укыйбыз,бер сулышта укыйбыз)
2) Шушы иҗекләр нинди кыргый һәм йорт хайваннарының исемендә бар.
Слайд№2
(куян, төлке, кәҗә, көчек, керпе)
Шушы сүзләр белән җөмләләр төзегез.
Менә бу җөмләне укып карыйк.
Слайд№3

Кара кәҗә кәбестә кимерә.
Бу җөмләне 3 тапкыр укыйбыз әкрен, тиз һәм бик тиз итеп.
Сорау җөмлә итеп укып карыйк.
Слайд№4

Кара кәҗә кәбестә кимерә?
Кара, кәҗә кәбестә кимерә.
Кара-кара –бу омоним сүзләр була.
Ә хәзер менә бу җөмләне укып карыйк.
Тактага плакат эленә.
Шәфкатьлелек бизи кешене.
Тәрҗемә итегез.( Мелосердие украшает человек)
Алган белемнәрне актуальләштерү:
Өй эшен тикшерү.
Алдагы дәрестә сезгә шәфкатьле кеше һәм шәфкатьсез кешеләр нинди була икәнен белеп килергә кушкан идем.
Шәфкатьле кеше Шәфкатьсез кеше
Яхшы кеше сугыша
Кешеләргә ярдәм итә дуслары аз
Дуслары күп ярдәм итми
Йорт хайваннрын ярата. Тәрбиясез, хайваннарны яратамый.
Уку чылар сезнең алда төрле сүзләр һәм сәзтезмәләр язылган карточкалар бар әйдәгез шуларны ике группага бүлеп карыйк әле.
Яхшы кеше.
Дуслары күп.
Йорт хайваннарын ярата.
Кешеләргә ярдәм итә.
Сугышырга ярата.
Тәрбиясез
Хайваннарны яратмый.
Ярдәм итми.
Менә сезнең нинди кеше буласыгыз килә?
-Әйе, әлбәттә, укучылар, шәфкатьле кеше булырга тырышырга кирәк.
Тәрбияле, олыларга карата хөрмәтле, хайваннарга карата мәрхәмәтле , әти-әниләргә ярдәмчел булырга кирәк.
Проблемалы сорау:
- Ә менә безнең бүген укыячак хикәядә кешеләр шәфкатьлеме, әллә шәфкатьсезме? Хикәяне игътибар белән укысак бу сорауга дәрес азагында җавап бирә алырбыз.
IV. Яңа тема
1)- Ә нинди хикәя укыячакны табышмакларның җавабын тапкач белерсез.
Слайд № 5

Җәнлекләр патшасы? (арыслан)
Кешенең дусты,
Йортның сакчысы? (эт)
Без бүген дәрестә “Арыслан һәм эт” исемле хикәя укыйбыз.
Сезнең бу әсәрне рус телендә укыганыгыз юкмы?
Кем язган бу хикәяне?
2) Автор турынд мәгълүмат
-Әйе, Лев Николаевич Толстой
- Ә Лев Николаевич Толстой рус язучысымы, әллә татар язучысымы?( Ул рус язучысы).
- Аның нинди хикәяләрен укыганыгыз бар?
( Война и мир, Филиппок, Три медведя)
Слайд №9

1828нче елны туган.
Слайд № 10
Ул балаларны бик яраткан.
Слайд №11
Якты аланда ( Ясная полянада) хәлсез гаиләдә үскән балалар өчен мәктәп ачкан.
Слайд №12
Аның хикәяләре күп телләргә тәрҗемә ителгән.
Менә укучылар, безнең китапханәдә Л.Н.Толстойның күп кенә китаплары бар, сез аларны алып укый аласыз.
Китапларны күрсәтү.
Слайд №13
Лев Николаевич Толстой
“Арыслан һәм эт”
(Булган хәл – Рассказ - быль)
Ничек аңлыйсыз рассказ – быль дигәнне. То-что было на самом деле.
Бу хикәядәге хәл Рәссәй җиреннән еракта урнашкан Лондон шәһәрендә зоопаркта булган. Бәлки бу хәлне Толстойга шул шәһәрдән килгән берәр моряк сөйләгәндер.
Укучылар сезнең зоопаркта булганыгыз бармы?
Анда нинди җәнлекләр күргәнегез бар?
(бүреләр, төлкеләр, тигрлар, арысланнар)
Ә безнең Башкортстан урманнарында нинди җәнлекләр яши?
(бүре, куян, керпе, төлке, аю)
Куян нәрсә ашый? ( Куян кишер ашый.)
Тиен нәрсә ашый? ( Тиен гөмбә һәм чикләвек ашый.)
Аю нәрсә ярата? (Аю бал ярата)
Ә арысланны Башкортстан урманында очратырга буламы?
Юк укучылар, дөрес.
Ә ул нәрсә ашый икән?
Ит ашый.
Менә элек кайбер илләрдә ерткыч хайваннарга хуҗасыз, өйсез этләрне һәм песиләрне дә биргәннәр икән.
Менә нинди хәл булган бервакыт, шуның турында безгә Л.Н.Толстой үзенең хикәясен язган.
Сүзлек эш:
Хикәяне укыганда бик күп яңа сүзләр очырар, шуларның кайберләрен языйк. Бу сүзләр хикәяне укыганда, җөмләләр төзегәндә безгә ярдәмгә килер.
Слайд№14
Читлек – клетка
Иснәде – понюхал
Бик (йозак) – замок
Җибәрмәде – не пустил
Кайгы – горе
( уку, күчереп язу, җөмләләр төзү.)
4) Ял минуты.
Күзләр өчен гимнастика.
5) Китап буенча эш.
Ачыгыз китапларны 30 нчы бит.
(Будем читать по абзацам и переводить главную мысль.)
Укытучы укуы.
Кайтаваз белән уку.
Чылбыр белән уку.
2 абз Илдар укый.
Алга табан үзегез укып бетерәсез һәм аңлагныгызны тәрҗемә итерсез.
6) Анализ
-Сезгә хикәя ошадымы?
-Кызганчмы әллә кызыклы хикәяме?
-Нәрсәне яки кемне кызгандыгыз?
(арысланны һәм этне бик кызгандык)
Хикәянең башын искә төшерик
(бер кешенең бик ерткыч хайваннар күрәсе килә. Ул этне алып зоопаркка китә һәм этне читлеккә арысланга ыргыталар.)
Бу кеше яхшы кешеме?
Ул хайваннарны яратамы?
Слайд№23
Рәсемгә карагыз. Бу рәсемгә туры килгән юлларны табып укыгыз.
Диалог төзү.
Әгәр арыслан белән эт сөйләшә белсә нәрсә турында сөйләшерләр иде. Парлап берегез эт берегез арыслан булып диалог төзегез.
Укучылар:
Исәнме, арыслан.
Исәнме, эт.
Арыслан мин синнән бик куркам.
Курыкма миннән эт.
Мин бик кечкенә, ә син шундый зур һәм көчле.
Ә синең дусларың бармы?
-Юк.
Әйдә дуслашыйк.
Әйдә .
(Ике укучының эшен тыңлау).
Слайд №24
Арыслан белән этнең дуслыгы кайда күренә?
( эт арысланга башын куеп йоклый, арыслан эткә ашамлыгын бүлеп бирә)
Арыслан белән эт дуслашкач күпме вакыт бергә яшиләр?
(бер ел )
Слайд№25
Менә бу рәсемгә карагыз әле.
Кем үзе генә сөйләп күрсәтә ала. Бу рәсемдә хикәянең кайсы вакыты төшерелгән.
V. Дәресне йомгаклау.1.Проблемалы сорауга кайту
Укучылар бу хикәядә кешеләр шәфкатьлеме, әллә шәфкатьсезме.
Ә арыслан белән эт нинди? (Алар әйбәтләр, дуслаша беләләләр.)
Без укучылар бу хикәядәге кешеләр кебек булмыйк. Йорт хайваннарын яратыйк. Дуслаша белик. Үзебезнең сыйныфташларга ярдәм итик . әгәр ялгыш кына берәр кеше белән ачуланышып йөрсәгез. Бүген барыгыз да: Әйдә алай ачуланышып йөрмик, дус яшик”- диегез.
2. Өй эше.
1. 30-32 нче битләрне укыгыз
2. Сүзләрне ятлагыз. Яңа сүзләр белән 3 җөмлә төзегез.
3. Сәмигуллин бу хикәянең азгын үзгәртеп язып кара.
3. Бәяләү.
Бик яхшы эшләдегез. Тырышп эшләүегез өчен рәхмәт.
Көндәлекләрегезгә билгеләр куябыз.