Изучение на уроках внеклассного чтения творчества местных поэтов и писателей.Р.Валиева.к 85 летия со дня рождения детской писательницы.


Якты ярда калган балачак.
( Балалар язучысы, Татарстанның, Рәсәй Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрә, балалар язучысы Резедә Вәлиеваның 85 яшенә карата үткәрелгән кичәгә кереш.)
Катнашалар:
Резидәнең үзе- усмер чагы,Фәнизә-әхтрәте,Мидхәт- классташ малайлары.
Вакыйга шагыйрәнең туган якларында бара. Сәхнә табигать күренешләре белән бизәлгән. Балалыкны хәтерләтә торган милли көебез яңгырый. Сәхнә уртасына чәчкәле зәңгәр күлмәктән Резидә йөгереп килеп чыга.
Резедә: Без – Фәнүзә, Мидхәт 8 нче классны тәмамладык.Тугызынчыга күчтек, Мидхәт,мин тик “5”легә генә тәмамладык. Хәзер урман, таулар безнеке.Әчебез дә таулар, урманнар гизеп йөрергә яратабыз.( Кайтаваз тавышы белән кычкыра,урман- таулар яңгырый.) Аууу...!Аууу...! (Сихерләнеп үз тавышын тыңлап тора.Шул чак аланга Фәнизә һәи Мидхәт килеп чыгалар.Ике әхирәт шатланышып, очрашалар, кочаклашалар.)
Мидхәт: Безне көтеп тә тормаган булган, йә инде, сине ниче кенә итеп тиргик икән?(Аңа Фәнизә дә кушыла.)
Фәнизә:Әйтмә дә, бездән алдан килеп, болыннан бөтен җиләкләрне җыеп бетерергә булдыңмы?
Резидә: Соң кара әле безнең якның гүзәллеген, әйтеп тә, сөйләп тә бетерерлек түгел! Авылыбызның бер ягыннан көмеш сулы чишмә чылтырап ага!
Фәнизә: Икенче ягында- куе урман,ак каеннар!
Мидхәт: Авылыбызның өченче ягында – текә кыялар, алар шундый биек, кайтаваз булып яңгырап торалар.
Резидә: Авылыбызның дүртенче ягында уйсулык,аланлык, чәчкәле ялан!
Бик хозур рәт-тәр тора чыршы-нарат,
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап...
Мидхәт: И Резидәкәй! Тукай сүзләре белән бигрәк матур итеп әйттең инде!
Фәнизә: Әйе шул, менә бу яланга ерактан карасаң, аллы- гөлле палас кебек күренә, ә якынрак килсәң, хуш исләрдән баш әйләнә, җиләк йлгерсә, ятып җыярлык була!
Резедә: Ә тирә як тып-тын,төрле төстәге чәчәкләр өстендә күбәләкләр иркәләнеп очып йөриләр. Беләсезме, Фәнизә, Мидхәт! Сезгә сер итеп кенә әйтәм: мин дә Тукай , Такташ кебек шагыйрь буласым, менә шундый гүзәллекне шигырь итеп язасым, җырлыйсым килә! Укып беткәч, мин Казанга барам, укып, шагыйрә булачакмын, хыялым- туган ягымның менә шушы гузәллеген җырым аша бөтен дөньяга җиткерәсем килә!( Р.Вәлиеваның хәзерге кәннәрдә иҗат иткән туган як турындагы шигырен укый.)
Мидхәт: ( Резидәнең кулларыннан ала.) Әлбәттә, Резедәкәй, җиткерерсең, синең һәр сүзеңнән шигьри моң гына агылып тора! (Шул чак ерактан күк күкрәгән тавыш ишетелә)
Фәнизә: Дусларым, карагыз әле, әнә Дүшәмбикә тавы артыннан яңгыр болыты күренә, әнә...әә... тегендә Салават күпере чыгып килә.
Резедә:Эх, яратам да соң кояшлы җылы язгы яңгырны! Әйдәгез әле Фәнизә, Мидхәт, шул Салават күперен, янына барып, тотып карыйк, аны көянтә итик тә, чишмәдән су алып кайтыйк!!! ( (Алар сәхнәгә ничек күңелле килеп керәләр, шул кәефтә чыгып китәләр, сәхнәдә яңгыр ява башлау күренеше булдырыла, музыка яңгырый, балалар зонтик тотып чыгып, Резедә Вәлиева сүзләренә “ЛӘЙСӘН ЯҢГЫР” җырын биеп башкаралар.)

Якташ шагыйрә, балалар язучысы Резедә Вәлиеваның 85 еллык юбилеена арналган иҗади кичә сценариесе.
( Кереш күренешеннән соң сәхнәгә кунак шагыйрә Резедә апа Вәлиева үзе чакырыла, аны балалар җитәкләп алып чыгалар, бизәлгән урынга алып барып утырталар, чәчкәләр тапшыралар.)
Алып баручы: