Внеклассное мероприятие по географии на тему Земля -наш общий дом


1. Хәерле иртә, кадерле укучылар, укытучылар, мәктәбебез хезмәткәрләре! Белгәнегезчә, бүген Җир шарында зур бәйрәм – Җир көне. Бәйрәм белән, сезнең барыгызны! Җир шарының барлык кешеләренә, тереклек ияләренә нык сәламәтлек, чиста һава, аяз күк йөзе телим.
Хөрмәтле дусларыбыз! Без сезгә “Җир-Әнкәбезнең сафлыгы” темасына әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итәбез. Бу чыгышыбыз сезне изге эшләргә чакырса иде.
2. Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы ул. Шуны искә алып 1992 елның 22 нче апреленнән алып бу көн - Бөтендөнья Җир көне дип исәпләнә.
Безнең планетабыз бик нык пычранган, без зур бер чүплектә яшәгән кебек, ләкин кешелек әле моны аңлап бетерә алмый. Без бүген Җирдә яшибез, ләкин киләчәк буыннар яши алырмы?
3. Без Җир планетабызның язмышына битараф түгел һәм аның әкияттәгедәй матур булып калуын телибез. Яхшылыкка, матурлыкка, күркәм киләчәккә омтылу теләге безне монда җыйды бүген.
№ 1. музыка
4. Табигатем, гүзәллекне синнән җыям.
Тынычланам, бәхетемне синдә тоям.
Үзем дә бит табигатьнең бер өлеше.
Күзләремдә күкләр төсе.
Иреннәрем – бакчадагы кызыл чия,
Керфекләрем – кара урман,
Үзем дә бит, Табигатем,
Синдә туган.
Музыканы туктатам.
5. (Бер уч туфрак алып) Безнең борынгы бабаларыбыз, башка җирләргә киткәндә, үзләре белән туган җир туфрагын алганнар һәм аны кадерләп саклаганнар. Алар җирне тере җан итеп санаганнар: зур киңлекләр – аның гәүдәсе, кыя-ташлар – аның сөякләре, су – каны, агач тамырлары сеңерләре, үләннәр – чәчләре, дип уйлаганнар. Кешеләр Җиргә сокланганнар, аңа табынганнар.
Җир шары макетын ...га бирә, 8 нче сыйныф укучылары чыга.
6. Кап-караңгы космик киңлекләрдә Ниндидер бер көчкә буйсынып 
     Меңнәрчә ел йөри планетабыз
     Иркен Галактика буйлатып
Әйләнә, тулгана зәңгәр шар
Билгеле бит аның кыйтгасы
 Яшәтә, сак кына иркәләп
Өстендә тереклек дөньясын.
№2 Земля в иллюминаторе... җыр
Земля в иллюминаторе, земля в иллюминаторе,Земля в иллюминаторе видна...Как сын грyстит о матери, как сын грyстит о матери,Грyстим мы о земле - она одна.А звезды тем не менее, а звезды тем не менее чyть ближе,Но все также холодны.И, как в часы затмения, и, как в часы затмения ждем светаИ земные видим сны.И снится нам не рокот космодрома,эта ледяная синева,А снится нам трава, трава y дома,Зеленая, зеленая трава.А мы летим орбитами,Пyтями неизбитыми,Прошив метеоритами простор.Оправдан риск и мyжество,Космическая мyзыкаВплывает в деловой наш разговор.В какой-то дымке матовой,Земля в иллюминаторе -Вечерне-ранняя зоря.А сын грyстит о матери,А сын грyстит о матери,Ждет сына мать, а сыновей - земля.И снится нам не рокот космодрома,эта ледяная синева,А снится нам трава, трава y дома,Зеленая, зеленая трава.
...шигырь сөйли. 1. Смотрю на глобус –
шар земной.
И вдруг вздохнул он,
как живой.
И шепчут мне материки:
«Ты береги нас, береги».
2.В тревоге рощи и леса.
Роса на травах,
как слеза.
И тихо просят родники:
«Ты береги нас,
береги».
3. Грустит глубокая река,
Свои теряя берега.
И слышу голос я реки:
«Ты береги нас,
береги».
4.Остановил олень свой бег:
«Будь Человеком,
человек.
В тебя мы верим - не солги,
Ты береги нас, береги».
5.Смотрю на глобус –
шар земной,
Такой прекрасный и родной,
И шепчут губы:
«Не солгу,
Я сберегу вас, сберегу...»

Укучы: Исәнме, Ак инеш!Аптырап калдың мәллә,Бу, дип, нинди кунаклар?Ярыңа утыртыргаАлып килдек куаклар.Юкса тирә-ягыңдаАгачлар бетеп бара,Сазлыклар кибеп бара,Сулыклар кимеп бара.Казларың бөтенләйгәОчып китсә, нишләрсең?Балыкларың диңгезгәКачып китсә, нишләрсең?Сандугачлар кунаргаЯшел талың калмаса,Керәшәле ярларгаак дулкының какмаса,Син дә кибеп бетәрсең,Кешегә үпкәләрсең.Ә син агарга тиеш,Ә син чабарга тиешСабантуйлар каршынаБары тик ап-ак килеш,Сандугачлы Ак инеш.
Укучы: Сандугач бизсә бакчамнан,
Ят күрсә җиремне торналар,
Нишләрмен кипсәләр күлләрем,
Корыса күңелле урманнар?
Тургайлар очмаса биектә,
Тозланса саф сулы чишмәләр,
Саекса илемдә чишмәләр,
Киләчәк буыннар нишләрләр?
Саф җилләр сыйпасын чәчемнән,
Саф һава аллатсын битемне.
Юлымда чирәмнәр үссенннәр,
Кешеләр, саклагыз җиремне!
Бәхетле бул, кешем, бәхетле бул!
Җир язмышы синең кулыңда.
Мәңге сүнмәс йолдыз булып,
Гөлләр үссен йөргән юлыңда. 
Күренеш
Гөлүс, монда кил, монда яхшырак чиртә!
Бераз тавышланмыйча гына тоталар.
Г.Әй, кичә моннан балыкны сөрәкә белән тотканнар.
Б.Алай тоткач, балыклар бу күлдә азаер микәнни?
Б.(Кармагын тартып чыгара да) Миңа бер нәни балык эләкте...
Г.Җибәрик без аны, үссен, яшәсен.
Б.Әһә, әһә, балык эләгәме шунда...Эх, качты бит, ә!
Г.Минекен тартып та алып булмый...
Галош?! Күлләр дә пычрана бара. Балыкларга ни кала?..

1. Төньяк балкышын күрергә,
Боланнарда җилдерергә.
Килегез безгә кунакка
 Кунакка - тундрага.
2.Бездәгедәй мәгърур матурлык 
Кайда бар тагын, кайда? 
Горур чыршы, карагайлар 
Үсә бары тик тайгада.
 
3.Яфраклар леперди, үзара серләшә, 
Гөлчәчәк, сөмбелләр үсәләр янәшә.
 Күбәләк, коңгызлар, сайраша кошчыклар 
-Бары тик, тик монда – 
Яфраклы агачлы урманда.
 
4. Алга, артка, уңга, сулга карасаң да –
Иксез-чиксез тигезлекләр җәйрәп ята.
Кылган шаулый, чү, син тыңла, 
Мең авазлы гүзәл җирем - бу бит дала.
 
5.Җилләр уйный, бөтерелә,
Акырын атлап дөя килә. 
Җиргә ятып агач үсә –
Кайнар комлы иркен чүлдә.
 
6.Гаҗәп төрле хайваннар һәм үсемлекләр 
Бу тирәдә күпләп - күпләп урнашканнар. 
Дымлы, җылы, эссе, рәхәт монда 
-Экваториаль урманнарда. 
 
Гүзәл, искиткеч матур шул безнең газиз туган җиребез. Шул матурлыкка, төрлелеккә куанып, шатланып яшик, кадерләрен белик. Ниндидер тавышлар ишетелә бугай, сез ишетәсезме?!
Әй, сез җир кешеләре! Ишетәсезме мине, мин Орион йолдызлыгыннан, сезгә эндәшәм, хәбәр җибәрәм... Җир елый.., ишетәсезме.., Җир планетасы елый..., Җирегезгә куркыныч яный... Сак булыгыз, җир кешеләре, сак булыгыз
  Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Челтерәп аккан чишмәләрем
Нигә кипкән?

Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Сандугачлы талкайларны
Кемнәр кискән?
....................................................................................
Табигатьне кемнәр шулай
Әрәм иткән?
Кешеләрдә миһербанлылык
Кая киткән?
Җир елый ишетәсезме?
Мин ишетәм!
Бу гүзәллек, бу Җир шары
Яшәр микән?
Ветер музыкасын куям
Җил:(ямьсез тавыш белән) Ха-ха-ха... Җиребез гүзәл, матур дисезме... мактанасызмы... Бу матурлыкны юкка чыгару минем өчен берни тормый... Чөнки минем көчемне арттыруда сез кешеләр үзегез үк миңа ярдәм итәсез, көч бирәсез... Ха-ха-ха...(чыга)
дождь и гром музыкасын куям Яңгыр Ә мин яңгыр, кислоталы яңгыр 
              Шифалыдыр дип, мине көтәсез...
          Тамчыларым тоташ агу гына минем
              Ә сез, шуны да бит белмисез... Ха-ха-ха...
Парник эффекты: Ә мин Җирне шундый-шундый яратам, туңа-өши күрмәсен тагын дип, аны җылы тун белән каплыйм, җылытам...("СО-2" дип язылган пленка белән җир шарын төреп куя да чыга.)

Әйтәләр безне явыз дип,
Син ышанма, ышанма! 
Пычраклыкны яратабыз 
Яшибез Җир шарында 
Ой-ля-ля, ой-ля-ля, 
Яшибез Җир шарында 
оп-ля...
бергә Кешеләр сез бит үзегез гаепле, ха-ха-ха.. үзегез гаепле.( чыгып китәләр)
... "Кызыл китап"алып чыга, аның белән бергә рәсемнәр алып укучылар чыга, алга басалар, Кара китап булып зөһрә чыга
Әйе, кешенең саксыз эш итүе, табигать законнарына каршы килүе нәтиҗәсендә бик күп, бик күп тереклек ияләре бетү, юкка чыгу алдында тора. Алар һәрберсе гүзәл җиребезнең бер өлеше, бер кисәкчеге бит. Җир йөзеннән тәмам юкка чыгып баручы үсемлекләр һәм хайваннарның Биектау районында да очрый торганнары бар, менә алар. Татарстан республикасы Конституциясенең 55 нче матдәсендә: “Табигатькә сакчыл караш – ТР ның һәр гражданины бурычы” диелә.
"Кара китап" керә: Ә күпме төр үсемлек һәм хайваннар турында "бар иделәр" диеп сөйлибез. Аларның юкка чыгуына чынлап та кешеләр сез үзегез гаепле бит. Барысы да кереп китәләр.
Саклагыз җир тереклеген, 
Табигатен саклагыз! 
Җирдә яшисегез килсә 
Кануннарны ятлагыз!
Саклагыз җирнең язларын-
Чәчәкле бәйләмнәрен. 
Балан, шомырт, сиреннәрен –
Җирнең гөл бәйләмнәренСаклагыз болын өстендә 
Язда тургай тавышын, 
Чуер ташлы, көмеш чыңлыСалкын чишмә агышынСаклагыз кырмыска күчен. 
Төклетураның йортын. 
Рузилә: Чәчәкләрне назлап очкан 
Нечкә билле бал кортынСаклагыз имәннәр җырын 
Урманнарның шаулавын 
Океаннарның, диңгезләрнең 
Тыныч кына сулавын.
Саклагыз Җирнең энҗедәй 
Ап-ак карлы кышларын. 
Кышларын да туган җирен 
Ташламаган кошларын.

6. Җиргә тама яңгыр, яшьләр,
Җиргә ява ак карлар.
Җирдә яши яше-карты,
Яшиләр җирдә парлар.
Җирдә шатлык, җирдә кайгы,
Җирдә тынычлык, сугыш.
Җирдә гөлләр, җирдә бомба –
Кысыла иркен сулыш.
№5 Тынычлык җыры, шарлар


Бара идем болын буйлап
Чәчәкләр өзә-өзә,
Кулымдагы такыяга
Чәчәкләр тезә-тезә.
Оча кошчык баш очымда,
Телгә килде ул кинәт.
Кызык булды миңа шунда:
Кош сөйләшә! – Ни хикмәт?!
“Ник өзәсең чәчәкләрне?
Әллә син күрмисеңме?
Чәчәкләр бит болын күзе,
Син шуны күрмисеңме?
Нинди рәхәт бирә җанга
Аларның матурлыгы!
Алар –Табигать-Ананың
Иң олы горурлыгы!

Чәчәкләрне беркайчан да
Өзмә син, сакла гына.
Һәрберсе өзә башласа,
Ни калыр Җир шарында?”
- Шулай диде дә бу кошчык
Очты урман ягына.
Ә мин карап басып калдым,
Урын тапмый җаныма.
Авыр булды миңа кинәт –
Кош бит әйтә дөресен.
Өзмәгез, матур гөлләргә
Бөтен дөнья күмелсен!


Су: Су - тереклек чыганагы. Безнең организмның 2/3 өлеше судан тора. Бөтен тәнгә туклыклы матдәләр таратучы кан составында да су бар. Галимнәр исәпләгән, һәр ел саен сулыкларга шулкадәр күп агулы матдәләр эләгә, алар белән 10 мең товар поездын тутырып булыр иде. Кешенең суга ихтыяҗы елдан-ел арта. Кул пычранса, су белән юарсың, су пычранса, ни белән юарсың? диелә татар халык мәкалендә.
Авылыбыз уртасыннан челтерәп чишмә ага. Кушучлап аның тәмле суын эчәбез. Балачактан ук күңелемә моңлы җыры белән кереп калган чишмәбезнең суы беркайчан да кипмәсен иде.
Һава: Елына атмосферага 5 млрд. тонна углекислый газ бүленеп чыга. Аның нәтиҗәсендә озон катламы юкара, озон тишекләре барлыкка килә. Бу тишекләр аша Җиргә Кояшның ультрашәмәхә нурлары омтыла. Кешеләрдә рак авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Кислород Җирдә тагын да ныграк кими, ә кара металлургия һәм химия промышленносте заводларыннан, котельныйлардан, транспоттан чыккан агулы газлар күбәя дә күбәя. Шуңа күрә завод-фабрика торбаларына төтен, көл, зарарлы газларны тоткарлаучы махсус җайланмалар куялар.
Туфрак. Туфрак бик акрын барлыкка килә. Аның өчен йөзләрчә, хәтта меңнәрчә еллар кирәк. Ә менә җимерү, бозу бик тиз. Соңгы 100 елда Җирдә ¼ өлеш уңдырышлы туфрак югалган.
Урман. Урман белән су - табигать күрке, дип әйтә халкыбыз. Урманнарны Җир планетасаның “үпкәсе” диләр.
а) Җир йөзендәге барлык урманнар ел саен 40 триллион т О2 бүлеп чыгара;
б) Дөньяда минут саен 2 га урман юкка чыга;
в) урманда ташлап калдырылган кәгазь 2 ел таркала, консерва банкасы- 90 ел, полиэтилин-200, пыяла кисәге1000 ел таркалмый ята;
Бер га чыршы урманы 32 т., нарат урманы-35, карама-43, ә имән урманы 54 т тузан йота ала.
Агач-куаклар тузан микъдарын-3, ә зарарлы газ һәм төтен күләмен 2 тапкырга киметә.
Урманга барган һәр кеше үзенең табигатьтә кунакта икәнен онытмасын иде!

2. Җирдә келәм, Ходай биргән
Нинди генә төсләр юк анда!
Ал, сары. Кызыл, зәңгәр –
Искитәрлек бит бар да...
Хәтфә келәм өстендә мин
Уйга калдым...
3.Тансык моңнар - кош-корт авазлары.
Бар табигать уйный моңлы сазын.
Кочагына алды камышлыклар
Сагынып кайткан үрдәк-казын.
4. Санап булмый Җирнең изгелеген.
Ул нарасый, садә, түзем.
Зиһеннәре томаланса кешелекнең
Һәм капланса әгәр күзе,
Күчәреннән чыгуы бар Җирнең.

5.Аек акыл кирәк җирдә шуңа...
...Һәр ел саен килсен язлар.
Үрдәкләрен көтсен камышлары,
Камышларын сагынып кайтсын казлар.
6. Яңгыр яусын энҗе бөртек булып.
Чәчсен нурын Кояш-асыл.
Йомшак басып хәтфә чирәмнәрдән
Килсен утызынчы гасыр!

Бүген – Җир көне. Бу көнне Рәсәй халкы тукыма кисәкләренә табигатьне сакларга кирәклеге турында язып, үзләренең имзаларын куйганнар. Җир флагы. Бу иң зур флаг, аның мәйданы 660 м².
Без – табигать балалары,
                        Кояш белән янабыз.
                        Бездән һәрчак риза булсын
                        Шул табигать анабыз. Катнашкан барлык укучылар чыга.
Җыр “Шушы яктан, шушы туфрактан без”.
Шушы яктан, шушы туфрактан без,Китә калсак үзебез бер якка.Таллар җырлап, чишмәләре чыңлап,Өянкеләр елап озата.Шушы яктан, шушы туфрактан безЧиткә йөрсәк шуңа күрәдер.Чишмә чыңлап, өянкеләр елап,Таңнар җырлап төшкә керәдер.Шушы якта безнең эзләр калсын,Мирас булып килер яшьләргә.Шушы яктан, шушы туфрактан безШул туфракта язсын яшәргә.