Конспект организованной деятельности на тему: Авылларны? милли биз?кл?ре


Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре 9нчы “Чыршыкай”балалар бакчасы
“Авылларның милли бизәкләре”
(мәктәпкә хәзерлек төркемендә үткәрелгән күңел ачу чарасы)

Тәрбиячеләр: Гимадиева Л.А.
Мингазева Г.С.

Нурлат шәһәре, 2016нче ел
Максат: туган җир, аның башкаласы, анда яшәүче төрле милләт халкы, аның үткәне, гореф-гадәтләре турында балаларның күзаллауларын киңәйтү, башка милләт кешеләренә карата дустанә мөнәсәбәтләр, ихтирам һәм хөрмәт хисе тәрбияләү.
Тәрбия бурычы: балаларда татар, рус, чуваш халык киемнәренә, гореф-гадәтләренә карата кызыксыну, ихтирам хисе тәрбияләү.
Үстерү бурычы: балаларны рус, чуваш киемнәре , милли уеннары, җыр-биюләре белән таныштыруны дәвам итү.
Белем бирү бурычы: туган ил, анда яшәүчеләр, аларның гореф-гадәтләре турында белемнәрне тирәнәйтү, үзара сорый-җавап бирә белергә өйрәтү.
Төп белем бирү өлкәсе: танып белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: социальләштерү, коммуникация, нәфис-нәфасәти, танып белү.
Методик алымнар һәм чаралар: бәйрәм мизгеле, сорау, аңлату, әңгәмә, күрсәтү, мөстәкыйль эш,
Җиһазлау: магнитофон, проектор, чуваш, рус, татар киемнәреннән киендерелгән кеше макетлары, шушы милләт халкының тормышын чагылдырган кирәк-яраклар.
Сүзлек өстендә эш: какошник, рубаха, сарафан, сапоги, кепе, йем, фуражка, камзул, түбәтәй, алъяпкыч, калфак, читек.
Алдан үткәрелгән эш: татар, рус, чуваш халык әкиятләрен уку, уеннарын уйнау, бизәкләр белән таныштыру,чуваш халык уены “Тили-рам”ны өйрәнү, җырлар, биюләр өйрәнү.
(милли киемнәр киенгән балалар керә).
Балалар: Исәнмесез, хәерле иртә, здравствуйте, доброе утро, әссаләмәгаләйкем, һаумыһыгыз, аваны сыва-и, умоещ, ыра кун, сәлам.
Тәрбияче: Хәерле көн балалар, исәнмесез кунаклар. Без бүген Туган ягыбыз һәм анда яшәүче кешеләр, аларның тарихы турында сөйләшербез. Әйтегез әле миңа, без нинди Республикада яшибез?
Балалар: Без Татарстан Республикасында яшибез.
Алып баручы: Татарстан Республикасының башкаласы нинди шәһәр?
Балалар: Казан шәһәре.
Тәрбияче: Татарстан Республикасының тагын нинди шәһәрләрен беләсез?
Балалар: Норлат, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Түбән Кама, Яр Чаллы, Яшел Үзән, Алабуга, Лениногорск, Чистай һ.б.
Тәрбияче: Сез нинди милләттән ?
Балалар: Без татар милләтеннән.
Тәрбияче: Без яшәгән Татарстан Республикасында татарлардан тыш тагын нинди милләт вәкилләре яши?
Балалар: татарлар, руслар, чувашлар, удмуртлар, башкортлар, марилар, үзбәкләр һ.б. яши.
Тәрбияче: Дөрес, бал-р, төрле милләт вәкилләре яши бездә. Һәр милләтнең үз тарихы, милли киемнәре, гореф-гадәтләре үзенчәлекле. Һәр милли тел, һәр халык – дәүләтнең кабатланмас бер бизәге, чәчәге. Димәк, Татарстан – дуслык иле, һәрбер милләт – аның гөле.Без дә бүген төрле милли киемнәр кидек. Алар белән якыннанрак танышыр өчен мин сезгә видео хат карап алырга тәкъдим итәм.
(видеоязма карау)
- Кадерле балалар, “Әбием сандыгы” бәйгесендә катнашкан өчен, сезне шәһәребезнең төбәкара музеена авыллар күргәзмәсенә, 21нче апрельдә, сишәмбе көнне сәгать 10га чакырабыз һәм чакыру билетлары җибәрәбез. Рәхмәт сезгә безнең белән элемтәдә торган өчен, тагын яңа иҗади эшләрегезне көтеп калабыз. Сау булыгыз.
( билетлар бирелә).
Тәрбияче: Нинди әйбәт яңалык, балалар, сез шатмы? Юлга чыгарга ризамы, әзерме сез?
Балалар: Әйе.
Тәрбияче: Икешәрләп тотынышыгыз һәм юлга кузгалыйк.
Мин шәһәр буйлап барам (атлыйлар)Барам мин кыю атлап.Янәшәмдә дусларым, (бер-берсенә күрсәтәләр)Аларга сузам кулым, (кулларын сузалар)Менә сиңа уң кулым, ( кул суза) Менә сиңа сул кулым.Бергә булыйк, дус булыйк, (кулларны үзәккә сузалар) Бергәләп алга барыйк.
Алып баручы: Музейга килеп җиттек, безне каршы алалар. Исәнмесез, безгә чакыру билеты җибәргән идегез, килдек, каршы алуыгыз өчен рәхмәт.
Музей хезмәткәре: Исәнмесез, “Туган ягым авыллары” күргәзмәсенә рәхим итегез.
Күргәзмәбезне рус авылы белән таныштырудан башлыйбыз. Рус өенең уртасында зур мич торган. Әйтегез әле ни өчен авылда мич кирәк?
Балалар: аш пешерер өчен, ипи пешерер өчен, киемнәр киптерер өчен.
Музей хезмәткәре: Дөрес әйтәсез, ләкин мич ашарга пешерү өчен генә түгел, салкын өйне җылытыр өчен, караңгы өйне яктыртыр өчен кирәк булган. Салкын кышкы айларда хуҗалар мич каршына утып ял иткәннәр, хуҗа талдан кәрҗин үргән, хуҗабикә йон эрләгән, оекбаш бәйләгән.
Элекке заманда руслар самовардан чәй эчәргә яратканнар, чәйне бал һәм шикәр белән эчкәннәр, бизәкле агач кашыклар белән мичтә пешкән ботка ашаганнар.
Алып баручы: әйе шул, бездә дә бар ул кашыклар һәм без аларда уйнап күрсәтербез.
(кашыкларда уйнау).
Музей хезмәткәре:Булдырдыгыз балалар.Ә хәзер рус халкының милли киемнәренә дә игътибар итегез. Ир-атлар озын күлмәк-рубаха чалбар өстеннән чыгарып кигәннәр, аны билбау белән бәйләгәннәр.
Чалбарлары озын, аскы өлеше тарайган итеп тегелгән. Аякларына чабата кигәннәр, соңрак итек- сапоги кигәннәр. Башларына җәйге баш киеме-фуражка киелә.
Хатын кызларның киеме эчке күлмәктән башлана, ул озын итеп тегелгән, өске яка өлеше төймә белән төймәләнгән һәм милли бизәк белән чигелгән.
Аның өстеннән баулы күлмәк-сарафан киелә. Башка какошник киелә.
Эльмира:На завалинках, в светелке, иль на бревнышках каких
Собирали посиделки пожилых и молодых.
При лучине ли сидели, иль под светлый небосвод-
Говорили, песни пели и водили хоровод.
Алып баручы: Без дә рус халкының күмәк биюен күрсәтәсебез.
Музей хезмәткәре: Чуваш авылына рәхим итегез. Авыл белән таныштыруны мин чуваш халык шагыйре П.Хузангай сүзләре белән башлыйсым килә.
Знаете ли вы страну такую,
Древнюю и вечно молодую,
Где, коль праздник – от души ликуют,
Где работа – гору дай любую…
Знаете ли вы такой народ,
У которого сто тысяч слов,
У которого сто тысяч песен
И сто тысяч вышивок цветёт?
Шигырьдә укылганча чуваш халкы эшли дә, җырлый да, меңләгән бизәк белән чигә дә белгән. Кечкенәдән кызларны чигү эшенә, ә малайларны кул эшенә өйрәтеп үстергәннәр.
Игътибар итегез, ирләр киндердән күлмәк кигәннәр, ул чигү яисә ябыштырылган рәсем белән бизәлгән-кепе дип аталган. Чалбар баштан ак төстә булган, аннан берничә төс катнашкан тукымадан тегелгән-йем дип аталган. Хатын –кызлар туника сыман күлмәк-кепе кигәннәр. Башларына ияк астыннан каптырыла, колакны томалый , арттан салынып тора торган баш киеме-хушпу кигәннәр. Аны төймә, бисер, көмеш акча белән бизәгәннәр.
Шулай киенеп тау итәгендә эштән соң төрле биюләр биегәннәр, җырлар җырлаганнар, хәрәкәтле уеннар уйнаганнар.
Алып баручы: “Кем кирәк?”(Тили-рам?) чуваш халык уены уйнала.
Түп-түп, түбәтәй, түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең менә кемдә тукталды.
Музей хезмәткәре: Татар авылына рәхим итегез. Мин сезне татар авылының көнкүреше белән таныштырып үтәрмен. Татар авылында да бик тырыш, уңган халык яшәгән, җәй көннәрендә төрле татар халык уеннары уйнаганнар, биюләр биегәннәр, җырлар җырлаганнар. Халык бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен күңелле итеп үткәргәннәр.
Татар халкының инди бәйрәмнәрен сез беләсез?
Балалар: Нәүрүз, Сөмбелә, Каз өмәсе, Корбан ашы, исем кушу, бәби чәе һәм башкалар.
Музей хезмәткәре: Ничек киенеп йөргәннәр? Хатын-кызлар нәрсә кигән? Ир-атлар нәрсә кигән?
Балалар: күлмәк, алъяпкыч, калфак, читек, түбәтәй, камзул.
(балалар шигырь укыйлар, түбәтәй, читек турында).
Музей хезмәткәре: Дөрес әйтәсез, шулай киенгәннәр, күлмәкләр һәм алъяпкычлары милли бизәкләр белән бизәлгән, түбәтәй белән калфак төсле җепләр белән чигелгән. Алар да кышкы көннәрне җеп эрләп, оек бәйләп үткәргәннәр, яшьләр кичке уеннарга чыкканнар, җырлар җырлаганнар, бию биегәннәр, уен уйнаганнар. Без дә татар халык уены “Зәңгәр чәчәк”не уйнап алыйк.
Алып баручы: Рәхмәт сезгә, күргәзмәгез ошады. Без үзебез өчен күп нәрсә алдык. Без сезгә бүләк итеп халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукай сүзләренә , Алмаз Монасыйпов көенә язылган “Туган авылым” җырын башкарабыз.
Музей хезмәткәре: Рәхмәт сезгә балалар, минем күңелемә хуш килдегез.
Сау булыгыз, тагын безгә кунакка килегез.
Алып баручы: Бүгенге күргәзмәдә үзегезнең тотышыгыз, куелган сорауларга җавап бирүегез, музыкаль өлешләрдә катнашуыгыз мине канәгатләндерде.
Ә сезгә күргәзмәдә нәрсә ошады?
(Балаларның җаваплары)
Тәрбияче: Кадерле балалар! Үз халкыбызның мәдәни мирасына, туган илгә, туган шәһәребезгә, гаиләребезгә, башка милләт вәкилләренә карата дустанә мөнәсәбәттә булып калуыгызны телибез. Сау булыгыз!