План-конспект «Т?сл?р» ?кияте


3 сыйныф (рус төркеме)
Тема: “Төсләр” әкиятен уку,ЛГКК
Максат: 1. “Төсләр” әкияте белән танышу, лексик-грамматик күнекмәләрне камилләштерү;
2. Логик фикерләүне, уйлау сәләтен, сөйләмне үстерү;
3. Һәр төснең матур булуын җиткерү.
Җиһазлау: дәреслек, карточкалар.
Кулланылган структуралар:
Клок Баддис;
Куиз-Куиз Трейд.
Раунд Робин.
Дәрес барышы.
Оештыру өлеше.
Хай Файв.
(Дежур укучы белән әңгәмә.)
Укучылар, тактага карыйк әле. Анда җөмләләр бирелгән, алар безгә теманы ачарга ярдәм итәр.
Урманда ал чәчәкләр үсә.
Елгада ак казлар йөзә.
Бабай сары шалкан ярата.
Кызыл Калфак әбисенә бара.
Зәңгәр күлдә ай коена.
Укучылар җөмләләрне укыгыз әле.Һәр җөмләдә нәрсә күрәсез?
Төс.
Дөрес! Бүген төсләр турында әкият укырбыз. Кайсы төснең иң матуры икәнен ачыкларбыз.
Актуальләштерү.
Өй эшен тикшерү. Клок Баддис.
Өй эшенә сүзләр өйрәнергә кушылган иде. Сәгать 3 кәбилгеләнгән партнерыгыз белән очрашасыз һәм сүзләрне бер-берегезгә сөйлисез. Аннры партнерыгызга билге куясыз.
Төп өлеш.
Дәреслегебезне ачабыз һәм әкиятне укуга керешәбез.
Укытучы укый. Эчтән укыйлар, чылбырлап уку.
Раунд Робин.
Обсуждаете о чем идет речь.
Отвечают ученики под №3.
Нинди төс матур (Нәтиҗә).
Физкультминут.
Укучылар, партада карточкалар ята. Карточкаларда җөмләләр.Шул җөмләләрне әкият эчтәлеге тәртибендә урнаштырыгыз.
Җөмләләр:
Төсләр бик дус, тату яшиләр.
Бер төс әйткән:
Әйтегез әле, кем матуррак?!
Төсләр әйтәләр:
Мин – иң матуры.
Юк, мин матуррак.
Сез барыгыз да матур, - дигән күбәләк.
(Читают ученики под №4)
Киләсе структура Куиз-Куиз Трэйд
Хәзер һәрберегез текст буенча бер сорау төзеп, кечкенә бөкләнгән кәгазь битенең тышына язасыз. Битнең эчке ягына шул сорауга җавабыгызны теркисез. Бер партнер янына барып шул сорвыгызны укыйсыз. Җавап ишеткәч, соау язылган битне алышасыз һәм башка партнер эзлисез.
Йомгаклау.
Дәрестә нәрсә турында сүз алып бардык?
Нинди төс иң матур төс?
Өй эше бирү.
Билгеләр кую.