Театрализованная постановка по обучению детей татарскому языку Шалкан


Сценарий: «Шалкан әкияте»
Максат:
1) Халыкпедагогикасынатаяныпбалаларгаәхлактәрбиясебирүнедәвамитү. Халыкавызиҗатыашабалалардахезмәтсөючәнлек, өлкәннәргәихтирам, ,шәфкатьлелек, инсафлылыккебекәхлакисыйфатлартәрбияләүнедәвамитү;
2) Балаларда, тугантелгәмәхәббәт, туганнарга, кардәш-ыруга, күрше-күләнгәхөрмәтһәмкайгыртучанмөнәсәбәттәрбияләү;
3) Шулайукбалалардаматурлыкнытоя, күрәбелүхисләретәрбияләүнедәвамитү, онытылыпбарганмирасыбызныяңарту;
Катнашалар: Әкиятче-тәрбияче, Әби, Бабай, Түгәрәк, Аю, Бүре, Куян, Төлке.
БарышыӘкиятче: -Исәнмесез,дусларым.?Мин Әкиятче буламӘкиятне бар да ярата,
Өлкәннәр һәм балалар.
Матур итеп сөйләсәң,
Бөтенесе тыңларлар.
- Карагызәле, нинди матур өй! Әйдәгез әле карыйк, кем яши икән анда?
Аудио (63 нчекисәк)
Бу өй матур,
Бу өй зур.
Монда яши бабай.
Мин бабай .Монда яши әби.
-Мин әби
Монда яши әти.
Мин әти
Монда яши Акбай.
Мин Акбай
Монда яши Мияу
Мин песиМонда яши тычкан.
Мин тычкан(-Әйе шул, әйе шул,
Бу өй матур, бу өй зур.
Әкиятче:
Шалкан чәчкән безнең бабайМайның нәкъ 15 ендә,
Уңыш алыргауйлаганКөзге көннең берсендә.
Бабай:
Ни хәл итим, көчем җитмиӘллә картлык килгәнме.
Әллә инде шалканым соңӨлгерептә җиткәнме?
Чыкмады соң шалканымАктарсам да балчыкны,
Чыгарырбыз бәлки икәү,
Чакырыйм әле карчыкныТот шушыннын арканны.
Чыгарыйкчы шалканны.
Әби:
Каты тотсам арканныАвырттырыр аркамны.
Бабай:
Карчык хәйлә тотма әле.
Тот җәтерәк арканны.
Әби:
Җыелышка барасым бар
Кайткач сыер савасым бар.
Аннан мичкә ягасым бар.
Ипи ,бәлеш саласым бар.
Тартсам тартырмын бабайСинеңчә булсын давай.
Әкиятче:
Әй тарталар, тарталарШабыр тиргә баталар.
Бабай:
Юк шул, карчык көч җитми.
Бигрәк хәлсез булдыкмы.
Әллә шалкан бик ныкмыЧакырыйк соң оныкны?
Онык:
Тала-тала
Ике беләгем
Курчагымнан аералар,
Шуңа яна йөрәгем.
Әби:
Тот шушыннын арканны.
Өчәү тартыйк арканны.
Әкиятче:
Әй тарталар, тарталарШабыр тиргә баталар.
Бик нык булса да аркан,
Һаман чыкмый шул шалкан.
Онык:
Бәлки Акбай булышырСөяк бирсәк тырышыр.
Акбай, Акбай кил әле.
Безнең хәлне күр әле.
Акбай:
Ничә ел өй саклыймынОтпуска да бирмисең.
Инде яшем дә шактыйПенсия түләмисең.
Китәрмен бер көн качып,
Калырсыз авыз ачыпТартырмын бер сарык суйсаң.
Алга майлы калҗа куйсаң.
Бабай:
Ярар инде суярбыз,
Алдыңа ук куярбыз.
Булма бу кадәр үҗәт.
Көчеңне күрсәт тизрәк.
Тот шушыннан арканныДүртәү тартыйк шалканны.
Әкиятче:
Әй тарталар, тарталарШабыр тиргә баталар.
Акбай:
Әллә килсенме икән, ПесиебезБарыбер тотмый өйдә күсе.
Тамак тук, өсте бөтенЙоклый ул көне –төне.
Песи: (мендәрбелән)
Нигә шулкадәр шаулыйсыз?
Йокларга ирек бирмисез.
Мин тавышта йоклый алмыймӘллә инде белмисез?
Мин бик матурМыраубайТырнакларым бораудай.
Бабай:
Тот шушыннанарканныБишәүтартыйкшалканны.
Әкиятче:
Әй тарталар, тарталарШабыр тиргә баталар.
Песи:
Сарай идән астындаЯши таныш тычканым.
Әллә әйтеп карыйм микәнШушы тычкан дуска мин.
Тычкан: (медаль тагыпчыга)
Хәлегез бик мөшкелмеМиңа ялыныч төштеме?
Минем өчен шалкан тартуЯрты минутлыкуен,
Тычкан халкы арасындаМин беренче чемпион.
Әкиятче:
Әй тарталар, тарталарШабыр тиргә баталар.
Бергә:
Өзелде шунда аркан
Ниһаять чыкты шалкан.
Җыр:
Бабай безне чакыргач,
Килдек шалкан тартыргаБергәләшеп эшләгәч,
Күңеллерәктә була.
Тарттык, тарттык шалканныЧыгардык без шалканны.
Бердәмлектә икән көч.
Шуны дуслар белегез.