Тест по татарскому языку на тему Исем (Существительное) (6 класс)


Исем темасын кабатлау.
Предметны белдерүче сүз төркеме:
а) исем;
б) сыйфат;
в) фигыль;
г) сан.

Исем түбәндәге сорауларга җавап бирә:
а) нишли? нишләде?
б) нинди? кайсы?
в) кем? нәрсә?
г) ничек? кайчан?

Ялгызлык исемнәрен тап.
а) урман, агач;
б) китап, дәфтәр;
в)Идел,Нократ;
г) казан, савыт.
Ясалма исем:
а) килеш кушымчасы ярдәмендә ясала;
б) сүз ясагыч кушымча ярдәмендә ясала;
в) тартым кушымчасы ярдәмендә ясала;
г) ике тамырдан ясала.
Тезмә исемнәр:
а) бер тамырдан тора;
б) алты тамырдан ясала;
в) ике яки өч тамырдан ясала;
г) кушымчалар ярдәмендә ясала.

Ике тамырдан ясалып, сызыкча аша язылучы сүз:
а) парлы;
б) кушымча;
в) тезмә;
г) кыскартылма.

Күплек сандагы исемнәргә:
а) -да, -дә, -та, -тә;
б) -лар, -ләр, -нар, -нәр;
в) -а, -ә, -ды, -де;
г) -ның, -нең кушымчалары ясала.

Татар телендә ничә килеш бар?
а) 5;
б) 9;
в) 6;
г) 7.
Иялек килешендәге сүзне тап:
а)куянга;
б) урманны;
в) китапның;
г) дәфтәрдән.

Исемнәр җөмләдә:
а) ия, тәмамлык;
б) хәбәр, аергыч;
в) аергыч, тәмамлык;
г) ия, хәбәр, тәмамлык, аергыч, хәл булып килә.
Предметның кайсы затка караганлыгы нинди кушымчалар белән белдерелә:
а) килеш кушымчалары;
б) тартым кушымчалары;
в) сүз ясагыч кушымчалар;
г) кушымчалар белән белдерелми.