«Кечкен? дусларыбыз» темасын кабатлау.


Дәреснең темасы: «Кечкенә дусларыбыз» темасын кабатлау.
Дәреснең тибы: ЛГКК
Дәреснең максатлары:
Балаларның тәрҗемә итү, сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү.
Сүзлек байлыгын үстерү.
тартым кушымчаларын гамәлдә куллану
мөстәкыйль һәм төркемнәрдә эшли белүләрен
үз-үзләренә бәя куя белү күнекмәләрен,
Хайваннарга мәхәббәт, ярдәм итү хисләрен тәрбияләү, төрле биремнәрне эшләгәндә укучыларның сәламәтлекләрен саклау өстендә эшләү.
“Кечкенә дуслар ” темасына караган лексиканы сөйләмдә куллану
Көтелгән нәтиҗә : “Кечкенә дусларыбыз” темасына караган сүзләрне һәм җөмлә калыпларын сөйләмдә куллануга ирешү
Җиһазлау: уенчык йорт хайваннары, рәсемнәр, маскалар.
ТСО: компьютер.
Дәрес барышы.

I.. Ориентлашу - мотивлаштыру этабы. (ОМЭ).
1. Исәнләшү.
-Хәерле иртә, миңа!
Хәерле иртә, сиңа!
Хәерле иртә, безгә!
Хәерле иртә, сезгә!
2. – Утырыгыз. Укучылар, сез дәрескә әзерме? (Әйе)
- Кәефләрегез ничек? (Яхшы)
- Кәефләрне тагын да күтәрер өчен, әйдәгез бер-беребезгә матур сүзләр
( комплиментлар) әйтәбез.
- Валерия,синең бантигың(күлмәгең,чәчең һ.б.) шундый матур!
- Рәхмәт.
3 . Актуальләштерү.
-Укучылар, карагыз әле бу нәрсә?
-Бу - авыл.
-Авылда кемнәр яши?
-Авылда әби белән бабай яшиләр.
-Әйдәгез әле, күзләребезне йомыйк һәм күз алдына китерик. Менә авыл. Авыл бик матур. Сул якта кечкенә елга ага.Уң якта зур агачлар үсә. Аяк астына карагыз әле, кечкенә песи йөри..
Тыңлагыз әле, нәрсәләр кычкыра анда? Тавышларыннан таныйк әле.
( Йорт хайваннары тавышларын тыңлыйлар һәм исемнәрен әйтәләр)
-Эт, песи, әтәч һ. б.
4. Ничек уйлыйсыз, дәрестә бүген нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез?
-Йорт хайваннары турында.
- Бүген авылга Алсу беренче тапкыр кунакка кайтты.Ул йорт хайваннарын белми дә, танымый да икән. Әйдәгез әле, Алсуны алар белән таныштырыйк, үзебез белгәннәрне аңа да өйрәтик. Сез алар турында нәрсәләр беләсез? Кыскача сөйләп китегез әле.
(Һәр партага берәр уенчык йорт хайваны куела. Балалар аларга характеристика бирәләр)
-Бу-эт. Ул кечкенә, матур. Аның исеме-Акбай. Акбай йортны саклый.
-Бу- сыер. Сыер зур. Ул сөт, май, катык бирә Һ. б.   
2. Белемнәрне адымлап үзләштерү этабы. (БҮЭ) .
1. Рәсемнәр белән эш. Бирелгән рәсемнәрдән артыгын табарга.
а) Ат, сыер, бүре, кәҗә ( рәсемнәре)
-Кайсы артык?
-Бүре.
-Ни өчен?
-Бүре урманда яши.
б) әтәч, дуңгыз, эт, төлке;
в) сыер, аю, сарык, песи.
2. Хәзер сезгә карточкалар таратам. Карточкаларда бирелгән җөмләләрдә сүзләр буталып беткәннәр.Сез парларда аларны дөресләп җөмләләр төзегез әле. Карандаш белән дөресләп тоташтырыгыз. (Парлашып эшлиләр)   
мөгезле       ат            сөт бирә
      йомшак      сыер         тычкан тота
      сакаллы      песи         йон бирә      
      җитез           эт           тиз чаба    
      тугры         кәҗә         өй саклый
( үзләренә билге куялар)
3. –Ә сезнең өйдә йорт хайваннары яшиме?
-Әйе, минем песием бар.
-Сез алар белән нишлисез?
-Уйныйбыз, аларны ашатабыз.
-Димәк, бергә уйнагач, алар белән безгә кемнәр була инде?
-Дуслар.
-Әйе, алар безнең кечкенә дусларыбыз. Әйдәгез алар турында дустыгыз белән сөйләшегез әле.
4. Диалогик сөйләм.
-Сәлам, Регина.
-Сәлам, Алеша.
-Синең кечкенә дустың бармы?
-Әйе, минем песием бар.
-Аның исеме ничек?
-Аның исеме Акмуен.
-Син аның белән нишлисең?
Мин аның белән уйныйм, аны ашатам.
( үзләренә билге куялар)
5. Физминут.
Минем бар бер маэмаем,
Кара борын Акбаем.
Күп йөгерә, күп өрә.
Күп сикерә, күп күрә.
Ак куянкай утырган,
Колакларын селкетә.
Менә шулай, менә шулай,
Колакларын селкетә.
6. -Укучылар, йорт хайваннары безгә үзләре яраткан азыкны күчтәнәч итеп җибәргәннәр. Хәзер шуларны карыйбыз һәм бу күчтәнәчне кайсы йорт хайваны җибәргәнен белербез.
-Бу нәрсә?
-Бу-сөяк.
-Аны нәрсә җибәргән?
-Аны эт җибәргән.
-Эт нәрсә ярата?
-Эт сөяк ярата.( кәбестә, кишер, сөт рәсемнәре)
7. Без узган дәресләрдә укыган әкияттә нинди йорт хайваннары катнашты?
-Эт, кәҗә, песи, әтәч.
-Алар нәрсә турында бәхәсләштеләр?
-Кайсы азык тәмлерәк булуы турында бәхәсләштеләр.
-Әйдәгез шул әкиятне сәхнәләштереп карыйбыз. (әкиятне сәхнәләштерәләр)
Алсуга йорт хайваннары да, авылда да бик ошады. Аның да үзенең кечкенә дусты булуын тели, ләкин кайсыйорт хайванын сайларга да белми. Сез аңа нинди киңәш бирер идегез?
III. Рефлексия.
-Димәк, нинди йорт хайваннарын беләбез?
( санап китәләр)
Алар кайда яшиләр?
-Алар авылда яшиләр.
Алар безгә нәрсәләр бирәләр, ничек хезмәт итәләр?
Сыер сөт бирә.
Песи тычкан тота.
Сарык йон бирә һ.б
(Үзләренең эшләрен бәялиләр)
V. Өй эше.
1.Үзеңнең кечкенә дустың турында хикәя язып килергә.
2.Йорт хайваннары темасына кроссворд төзергә.