Тест по татарскому языку


Тест. 1. Сыйфат лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә? а) эшне, хәрәкәтне; ә) предметның билгесен; б) предметны. 2. Көзге көн, кышкы буран, әдәби әсәр – нинди сыйфатлар? а) асыл сыйфатлар; ә) нисби сыйфатлар. 3. Кайсы төркемчәгә караган сыйфатлар дәрәҗә кушымчалары ала? а) нисби сыйфатлар; ә) асыл сыйфатла. 4. Кайсы сыйфат дәрәҗәсе өч төрле юл белән ясала? а) гади дәрәҗә; ә) чагыштыру дәрәҗәсе; б) артыклык дәрәҗәсе; в) кимлек дәрәҗәсе. 5. Түбәндәге сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди? Матур күлмәк, чибәр кыз, сылу каен, зифа буй, гүзәл күренеш. а) тамыр; ә) ясалма; б) саф кушма; в) парлы; г) тезмә.