Конспект урока по татарскому языку языку в 7 классе по теме Минем буш вакытым


Коммуникатив укыту технологиясе буенча дәрес планы,
7 нче сыйныф.
Төзүче: Насыйбуллина Дифинур Фәвәзис кызы,
Түбән Кама шәһәре
8 нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Дәрес темасы: Минем буш вакытым.
Дәрес тибы: ЛГКК
Дәреснең максатлары:
кирәкле килеш һәм тартым кушымчаларын дөрес файдаланып, үзеңнең буш вакытың турында сөйләргә өйрәнү; буш вакытны файдалы үткәрергә киңәш бирә белү;
парлап сөйләшү барышында, үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп ачыклау;
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
буш вакытны файдалы үткәрергә омтылыш тәрбияләү;
Дәресне җиһазлау: “Татар теле” дәреслеге, 56-57 нче битләр, кагыйдәләр таблицасы, слайдлар.
Дәрес барышы.
Дәрескә оештыру, уңай эмоциональ халәт булдыру.
- Исәнмесез, укучылар!
- Исәнмесез , укытучы апа!
- Хәерле көн сезгә!
- Сезгә дә хәерле көн!
- Бер-берегезнең кәефен сорашып алыгыз. (Укытучы үзе дә 2-3 укучының кәефен сорый).
II . Белем һәм күнекмәләрне актуальләштерү, яңа материалны кабул итүгә әзерлек.
Электрон тактадагы рәсемнәр белән эш (1нче слайд).


Рәсемнәргә карагыз һәм иптәшегез белән фикерләшегез әле, бу балалар нишлиләр? Сез үз фикерегезне 3-4 җөмлә белән яки микродиалоглар ярдәмендә белдерә аласыз. (Укучылар парларда эшлиләр)
Ягез, беренче рәсем буенча нәрсә әйтә аласыз?
Икенче рәсем буенча?
Ә өченче рәсем буенча ? (Һәр рәсем буенча 1-2 җавап тыңлана).
(Җавап үрнәкләре:
Әйтегез әле, сез кайчан кинога барасыз, урамда дусларыгыз белән уйныйсыз, Интернетта утырасыз?
Дәрестән соң, мәктәптән соң, кич, мәктәптән кайткач, өй эше эшләгәч.
Ә бу нинди вакыт? Если не помните по-татарски, можете говорить по-русски.
Это наше свободное время.
Ә татарча? Сүзлекләрдән файдаланырга мөмкин.
Свободное время - буш вакыт.
III. Дәреснең максатын, бурычларын билгеләү.
Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәбез?
Буш вакыт турында, буш вакытта нишлибез. (җаваплар рус телендә дә булырга мөмкин).
Без бүген татарча дөрес итеп, буш вакытыбыз, без буш вакытны ничек үткәрәбез, буш вакытта нәрсәләр эшләргә була, шул турыда сөйләргә өйрәнергә тиешбез.
IV. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру.
Кирәкле грамматик формаларны кабатлау, искә төшерү.
Ребята, чтобы хорошо поработать на уроке, нам надо будет вспомнить и повторить некоторые правила и поработать с таблицами.
Электрон тактадагы сүзтезмәләрне үрнәк буенча дәвам итегез.
(2 нче слайд)
Минем буш вакытым – мое свободное время
Синең ..
Аның ...
Безнең ...
Сезнең ...
Аларның ...
Апа.. ...
Андрей... ...
Наташа.. ...
Эш чылбырлап тикшерелә.
Сүзтезмәләрне тиешле формада куегыз, дәфтәргә языгыз (3нче слайд)
Т.к
нәрсәне? У.-в. к.
кайчан?
Буш вакыт Буш вакытым Буш вакытың Буш вакыты Ситуатив күнегүләр (укучылар таблицалардан файдаланып җавап бирәләр) .
Как ты скажешь, если у тебя есть свободное время? Если нет (мало, много, немного) свободного времени.
Спроси у своего друга, есть ли у него свободное время
Спроси у него, что он делает в свободное время.
Объясни другу, что у тебя сегодня нет свободного времени, как так тебе надо помочь маме.
Попроси друга, если у него есть свободное время, помочь тебе решить задачу.
Скажи, что у тебя мало свободного времени, потому что ты занимаешься спортом.
Сообщи друзьям, что у Андрея сегодня есть свободное время и он тоже с вами поиграет в хоккей.
Ты приглашаешь друга на каток. А он не может идти с тобой, потому что у него мало (нет) свободного времени. Какой разговор состоится между вами?
(Ситуатив күнегүләр өстендә эшләгәндә, укучыларның игътибарын һәрвакыт тиешле кушымчаларга юнәлдерергә кирәк. Ситуацияне чишкәндә кыенлык туса, укучы җөмләне башта русча вариантта әйтә ала).
Дәреслек белән эш.
Дәреслекләрне ачыгыз. 37 нче бит, 6 нчы күнегү. Биремне укыгыз, төркемнәрдә бергәләп сорауга җавап бирергә әзерләнегез.
Укучыларның җаваплары тыңлана.- бу сүзләрнең тамыры файда (польза), файдалы -полезно, полезный; файдасыз – бесполезно; файдалан- используй, пользуйся.
Как вы скажете, если вы свободное время проводите с пользой? А если бесполезно? Посоветуйте другу проводить время с пользой. Вспомните перевод слова проводить на татарский язык. Если забыли, пользуйтесь словарями. Запишите в свой словарь, сразу выделите основы глаголов
Үткәр/ергә – проводить
Уздыр/ырга - проводить
Бу сүзләр белән парларда буш вакыт турында микродиалоглар төзегез. Сез бу схемалардан да файдалана аласыз (4 нче слайд).
сорау - сообщение - вопрос
җавап - уточнение - ответ
ачыклау - ответ - выражение своего җавап. мнения, совет
Укучылар парларда эшлиләр, берничә вариант җавап тыңлана.
Вариантлар:
– Син буш вакытыңны ничек үткәрәсең?
Файдалы үткәрәм.
Буш вакытыңда син нишлисең?
Китаплар укыйм, музыка тыңлыйм.
- Мин буш вакытымда спорт белән шөгыльләнәм.
Димәк, син буш вакытыңны ничек үткәрәсең?
Файдалы үткәрәм.
– Син буш вакытыңда нишлисең?
Дусларым белән урамда йөрим.
Минемчә, син буш вакытыңны файдасыз үткәрәсең. Вакытны файдалы үткәрергә кирәк.
V. Алынган белемнәрне ныгыту һәм камилләштерү.
1. Дәреслек белән эш (7нче күнегү). Диалогны укыгыз, дәвам итегез, парларда сөйләшергә өйрәнегез.
Укучылар парларда сөйләшәләр, кайсы диалоглар ошавын билгелиләр.
Дәфтәрләрдә эш. Җөмләләрне язып бетерергә (5 нче слайд)
Минем буш вакытым аз, чөнки ...
Минем буш вакытым бар, шуңа күрә ...
Буш вакытым булса, мин ...
Минемчә, буш вакытны ...
VI. Дәресне йомгаклау.
Мы сегодня научились чему-нибудь новому? Нишләргә өйрәндек?
Буш вакытыбыз турында сөйләргә өйрәндек.
Әйдәгез, сөйләп карагыз әле. (1-2 укучының чыгышы).
Бу җөмләләрне дәвам итеп карагыз әле.
Мин буш вакытымны файдалы үткәрәм, чөнки мин ...
Мин буш вакытымны файдасыз үткәрәм, чөнки ...
VII. Өй эше бирү.
Буш вакыт турында сөйләргә өйрәнергә.
Таблицага 5әр мисал язарга.
Буш вакытны файдалы үткәрү
Буш вакытны файдасыз үткәрү

Минемчә, сез бүген дәрестә бик яхшы эшләдегез, теманы яхшы өйрәндегез, рәхмәт сезгә.
Я предлагаю вам, посоветовавшись в группах, поставить оценки за урок самим.