Зат алмашлыклары темасына татар теленн?н д?рес эшк?ртм?се.


Тема: Зат алмашлыклары.
3нче сыйныф.
Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.
Төзеде: Аксубай муниципаль районы 3нче гомуми урта белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Билалова Зилә Марс кызы
Максатлар: 1. Зат алмашлыклары буенча белемнәрне тирәнәйтү, килешләрдә төрләндерергә өйрәтү.
2. Зат алмашлыкларын сөйләмдә куллануны камилләштерү.
3. Укучылар арасында дустанә мөнәсәбәт тәрбияләү.
Дәрес төре: Катнаш
Җиһазлар: тест биремнәре, кроссворд, зат алмашлыклары турында мәглүмат чагылдырган таблицалар.
Структуралар: сималтинус релли тейбл, финк-райд- раунд робин, тейк оф- тач даун, токин мэт.
Дәрес барышы.
Вакыт Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге BBL принципларыФикерләү культурасын үстерү
(1 мин) 1. Оештыру өлеше
1мин -Исәнмесез, укучылар!
-Исәнмесез.
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн безгә,
Хәерле көн сезгә.
-Барыгызга да хәерле көн , утырыгыз.
Исәнләшү Укучының теләге, модуляция Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт
(9 мин) 2. Актуальләштерү
3 мин -Укучыларым, без дәрестә күп уйларга, тиз, җитез булырга, матур язарга һәм дөрес, тулы җөмләләр белән җавап бирергә тиеш.
Иң элек, баш миенә “һөҗүм” ясап алыйк.
Нинди сүз төркемнәрен беләсез?
Башка сүз төркемнәрен алыштырып килүче сүз төркеме.
Сөйләүче кешене белдерүче алмашлыклар.
Тыңлаучы кешеләрне белдерүче алмашлыклар.
Алар турында сүз барган кешеләрне яки предметларны белдерүче алмашлыклар.
Алда әйтеп үткән алмашлыкларны нинди исем белән атап йөртәбез? Укучылар җавабы Укучының теләге, төгәллек Вакыт, көтү, мөмкинлек
3 мин Өй эшен тикшерү.
-Өй эшен сималтинус релли тейбл структурасы белән тикшерәбез.
Хаталар таба алдыгызмы, кемнәрнең нинди тәкъдимнәре бар?
Укучылар әдәби әсәрләрдән зат алмашлыклары кергән җөмләләр күчереп язарга тиеш иделәр. Өйдә эшләгән эшләрен дәфтәрләрне җилкәдәш партнер белән алмашып тикшерәләр. Төгәллек Үзара хезмәттәшлек
3 мин Матур язу күнегүе.
-Балалар, бүгенге числоны һәм матур язу өчен бирелгән хәрефләрне, сүзләрне дәфтәрләргә язабыз.
Ң
Миңа, сиңа, аңа; безнең, сезнең, аларның. Эшне башкару Укучының теләге Модельләштерү
(30 мин) 3.Төп өлеш
5 мин -Укучылар, без нинди тема өстендә эшлибез әле?(...)
- Дөрес, алмашлык. Төгәлрәк әйтсәк, зат алмашлыклары. Хәзер кроссворд чишәбез. Алмашлык сүзе килеп чыгарлык итеп, шакмакларга түбәндәге табышмакларның җавапларын языгыз. Бу эшне финк- райд- рауд робин структурасы буенча башкарырбыз.
Табышмаклар
1.Түгәрәк, тик ай түгел, сары, тик кояш түгел.
2. “Алма” дисәң дә алалар, нәрсә соң ул балалар?
3. Гәүдәсе елгада, койрыгы кулда.
4. Барысын да ашатам, ә үземнең авызым юк.
5. Җир астында алтын казык, бик тәмле ул, ал син казып.
6. Һәрвакыт авыз эчендә, ә йотып булмый.
7. Озын, яшел түтәлдә, сары, тозлы – кисмәктә.
8. Көлтә-көлтә койрыгым, селки-селки барамын. Кетәкләргә кереп мин тавык-чеби аламын.

Җаваплар белән 3нче номерлы укучы таныштыра. Кроссворд чишү
8
3 5 6 1 2 4 7 а л м а ш л ы к
Төгәллек, модуляция Әйләнә-тирә, вакыт
3 мин -Укучылар, хәзер игътибарыгызны тактадагы сорау җөмләләргә юнәлтегез. Аларга җавапны зат алмашлыкларын кулланып бирергә кирәк булачак.
1. Кем 3 нче сыйныфта укый?
2. Кемнең кызыклы китабы бар?
3. “5”ле билгесен кемгә куйдылар?
4. Дәү әнисе кемне бик сагына?
5. Энем кемнән үрнәк ала?
6. Бу дәреслек кемдә бар?
-Сорауларга бик дөрес җавап бирдегез, хәзер әйтегез, биредәге билгеләнгән сүзләр сезгә танышмы?(...)
-Әйе, килеш сораулары. Алар сорау алмашлыклары буларак кулланылалар.
Сезгә шундый сорау: әгәр бөтен исемне дә алмашлыклар белән алыштырып сөйләшсәк, безнең сөйләм нинди булыр иде?(...)
Укучылар җавабы Укучының теләге, төгәллек Вакыт, көтү, мөмкинлек
3 мин Тейк оф-тач даун структурасы.
-Мин алмашлыклар укыйм, ә сез шулар арасында зат алмашлыкларын ишеткәндә басарга тиеш.
Кем, мин, син, күпме, шул, ул, теге, монда, алай, алар, ниндидер, барлык, без, бөтенебезгә, сез. Берни, шулай, бусы. Үтәү, сорауга җавап бирү Укучының теләге, төгәллек вакыт
4 мин -Хәзер зат алмашлыкларын килешләрдә төрләндерик. 1нче номерлы укучы килешләрне һәм сорауларын үйтә, ә калган өч укучы зат алмашлыкларын әлеге килешләрдә төрләндерә. Биремне эшләү. Зат алмашлыкларын килешләрдә төрләндерү. Укучының теләге, төгәллек Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт, вакыт, тел
7 мин Дәреслек белән эш.
212нче, 213нче күнегүләрне телдән эшләү.
214нче күнегүне язмача эшләү. Биремнәрне үтәү, дөрес, матур язу Аңлатып бирү. төгәллек вакыт
3 мин Тест эшләү.
5 мин -Токин мэт. Бирелгән кәгазь битендә зат алмашлыклары турында булган белемнәрегезне күрсәтегез.
4нче номерлы укучы презентацияли. Эшне башкару, токин мэтның презентациясе Кабатлау, нәтиҗә ясау Үзара хезмәттәшлек һәм мөнәсәбәт, әйләнә - тирә
(3 мин) 4. Рефлексия
3 мин -Укучылар, сезгә өч сорау: 1) бүгенге дәрескә кадәр алмашлыклар турында нәрсә белә идегез? (...) 2) Бүген нәрсә үзләштердегез? (...) 3) Нинди тәкъдимнәрегез бар?(...) Укучы җавабы Нәтиҗә ясау, кабатлау (консолидация) Көтү, турле фикерләргә игътибар бирү
(2 мин) 5. Йомгаклау
2 мин Өйгә эш бирү: 216нчы күнегү, 98нче бит; зат алмашлыкларын кулланып кечкенә хикәя язарга.
Билгеләр кую. Укучыларның үзбәяләре Укучы теләге тел