Татар теленн?н факультатив д?рес. 2 класс


Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
МБГБУ Пәрәү урта гомуми белем мәктәбе
Каралды:
Педагогик киңәшмә
Беркетмә №____
__________________ 2015 ел. Килешенде:
Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
___________ Бикмуллина Ф. Т.
___________________2015 ел Раслыйм:
Мәктәп директоры
___________________Хафизов Р.С.
Приказ № _____
____________________2015ел.
2 нче сыйныфта 2015-2016 нчы уку елына
Гарипова Рәдисә Вәлиулла кызының
“татар теле” предметы буенча“Кызыклы грамматика” факультатив дәресенең
(өстәмә сәгать)
ЭШ ПРОГРАММАСЫ
АҢЛАТМА ЯЗУЫ
Татар теленнән өстәмә белем бирүнең дәүләт стандарты - барлык төр белем бирү оешмалары өчен мәҗбүри саналган кагыйдәһәм таләпләрне үз эченә алган, укыту программаларының нигезен тәшкил иткән төп норматив-хокукый акт. Әлеге стандарт белем бирү процессының эчтәлеген яңарту, аның нәтиҗәләрен югары сыйфатлы итү максатын күздә тотып төзелгән. Стандарт кысаларыңда татар теленнән гомуми белем бирү программаларының структурасына куелган таләпләр укыту процесссында исәпкә алынырга тиешле төп моментларны берләштерә. Стандарт проекты белем бирү күләмен һәмдәрәҗәсен, татар теле буенча төзелгән программаларда татар теленең фундаменталь нигезен тәшкил иткән мәҗбүри белем бирү минимумында системалылыкка һәм бертөрлелеккә ирешү юлларын билгели. Татар теленнән белем бирүнең дәүләт стандартыТатарстан Республикасындагы дәүләт аккредитациясенә ия булган барлык дәүләти, муниципаль һәмдәүләти булмаган гомуми белем бирү учреждениеләре өчен мәҗбүри. Ул төзеләчәк программалар өчен җирлек булып тора.
Максат:кече яшьтәге мәктәп укучыларының татар теле фәне буенча белемнәрен киңәйтү, тирәнәйтү һәм ныгыту; укучыларны татар теленең кызыклы фән булуына төшендерү.
Бурычлар:
татар теленә уку фәне буларак кызыксыну үстерү;
татар теле грамматикасы буенча белем, күнекмәләр булдыру;
укучыларның сүзлек запасларын үстерү;
укучыларда татар теленә хөрмәт һәм ихтирам тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, телне, халыкның рухи мирасын өйрәнүгә кызыксыну уяту;
Предметны укыту программасына нигезләнеп үзләштерү нәтиҗәләре
Шәхескә юнәлтелгән УУГ (универсаль уку гамәлләре)
- үз эшчәнлегенең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру;
- үз мөмкинлекләреңне бәяләү, тормыш тәҗрибәсен куллану;
- дәрестә үзенең белем һәм күнекмәләрен куллану;
- үз фикереңне әйтә белү;
- иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;
Танып белү универсаль уку гамәлләре
үзенә кирәкле информацияне таба белү; анализлый һәм информацияне бәяли белү;
логик фикерләү чылбырын төзү;
тәкъдим ителгән план ярдәмендә предмет, күренешләрне сурәтләү;
тәҗрибә кулану аша нәтиҗә чыгару;
Регулятив (көйләгеч) универсаль уку гамәлләре-белгәнне һәм белмәгәнне аера белү;
-үз эшчәнлегеңне контрольгә алу, рәсемнәр ярдәмендә биремне үтәүнең дөреслеген тикшерү;
-эшләнәчәк эшкә мөстәкыйль максат куя белү;
-үз-үзеңне ихтыяр буенча көйләү;
-бәяләү нәтиҗәсен шартлы символик формада чагылдыру;
дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге, тормыштагы әһәмиятен ачыклау;
-үтәлгән эшнең сыйфатын һәм дәрәҗәсен билгеләү, уңышлылыгына бәя бирү;.
уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый һәм ул ситуациядән чыгу юлларын таба белү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре
тыңлаучыларга аңлаешлы сөйләм төзү;
күзаллау, фаразлау; логик фикер йөртү осталыгы; күршең белән хезмәттәшлек итү;
фикерләү сәләтен үстерү, карарлар кабул итү һәм аны тормышка ашыру; үз фикереңне тулы, төгәл һәм ачык, аңлаешлы итеп әйтү, аны яклау;
җитмәгән мәгълүматны башкалардан сорашып белү; иптәшеңнең үз-үзен тотышы белән идарә итү.
Укыту-тематик планы
№ Бүлек һәм темаларның аталышы Сәгатьләр саны
1 Авазлар һәм хәрефләр 15
2 Иҗекләр илендә 2
3 Сүзнең язылышы.. 17
Барлыгы 34 сәгатьЭчтәлек
Фонетика һәм орфоэпия
Авазлар һәм хәрефләр. Сузык һәм тартык авазлар. Авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы. Язуда сузык авазларны белдерә торган хәрефләр. Кеше исемнәрен, фамилияләрен, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән язу. Яңгырау һәм саңгырау тартыклар. Парлы һәм парсыз яңгырау-саңгырау тартыклар. Язуда тартык авазларны белдерә торган хәрефләр. Татар теленә хас үзенчәлекле авазлар. Е, ю, я хәрефләренең сүз башында һәм сузык авазлардан соң ике аваз белдергән очракларын танып белү һәм шул хәрефләр кергән сүзләрне дөрес уку, язу.
Иҗекләр илендә.
Сүзләрне иҗекләргә бүлү, аларны юлдан-юлга күчерү.
Сүзнең язылышы.
Бәйләнешле сөйләм.Сюжетлы рәсемнәр буенча бер темага берләштерелгән җөмләләр төзү һәм язуСиноним, антоним, омоним, тамырдаш сүзләр. Шигырь, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар ятлау.
Укучыларның белем, күнекмәләренә төп таләпләр
Укучылар белергә тиеш:
- татар теленең авазларын һәм хәрефләрен, аларның әйтелеш һәм язылыш үзенчәлекләрен аңлау;
- сузык һәм тартык авазларны;
- кеше исемнәрен, фамилияләрне, шәһәр, авыл, елга исемнәрен, хайван кушаматларын баш хәреф белән яза белү;
- э, е, о, ө, я, ю, в, к, г, й, н, ң, х, һ хәрефләре, ый, йо, йө кушылмалары булган сүзләрне дөрес язу;
- сүзләрне иҗекләргә бүлү;
- сүзлекләр белән эшли белү;
- табышмаклар,ребуслар,башваткычлар чишә белү.
УМК “Россия мәктәбе”
1. ”Балалар фольклоры һәм җырлы-сүзле йөз төрле уен”. (Җыеп төзүче һәм аңлатма мәкаләләр бирүче Н.Исәнбәт). – Казан: Тат. кит. нәшр., 1984.
2. Ә.И.Латыйпова. “Башны уйлатыйк, сүзләр уйнатыйк”. Казан.”Мастер Лайн” нәшрияты.1993.
3. К.М.Зарипова. “Балалар риторикасы” дәреслеге. Казан. “Мәгариф” нәшрияты. 2010.
4. С.Вәгыйзов.”Кызыклы грамматика”. Казан. Татарстан китап нәшрияты. 1985.
ПЛАНЛАШТЫРУ
№ Дәрес темасы Сәг.
саны Үзләштерергә тиешле күнекмәләр Үткәрү вакыты
Авазлар һәм хәрефләр.
план факт
1 Авазлар дөньясында. 1 Авазлар һәм хәрефләр турындагы белемнәрне искә төшерү 7.09 2 Сүзләр илендә. Беренче очрашулар.(Табышмаклар чишү, “Эстафета” уены) 1 Сөйләмнең аралашу чарасы булуын аңлату, балаларны дөрес сөйләргә өйрәтү. Сүз куәтен, сөйләм матурлыгын ачыклау. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү. 14.09 3 Серле сүзләр.( Серле сүзләр турында хикәяләр, табышмаклар, әкиятләр тыңлау) 1 Укучыларны бер-берләре, өлкәннәр белән дөрес аралашырга, сөйләшергә өйрәтү. Очрашканда, саубуллашканда бер-береңә әйтелә торган сүзләр турында мәгълүмат бирү. 21.09 4 Сүзләр Илендә дуслар сайлау. (Уен”Яхшы-начар. Игътибарлылыкка һәм матур язуга конкурс) 1 Укучыларны телефоннан дөрес сөйләшә белергә өйрәтү. Төрле ситуацияләрдә сөйләм төзи белергә өйрәнү, тыйнаклык тәрбияләү. 28.09 5 Сүзләр Иленең байлыклары.( Башваткыч “Күпме туганнар, дуслар?”.Аңлатмалы сүзлек белән танышу. Уеннар:”Кем күбрәк?”, “Сүзләр чылбыры”) 1 Сөйләм турында өйрәнгәннәрне кабатлау. Баланың уңай характер сыйфатларын үстерү. Сәнгатьле сөйләү күнегүләре өйрәнү. Табышмаклар тыңлау һәм аларның җавапларын табу. Кешеләрнең ни турында сөйләшкәннәрен аңларга омтылу, сөйләм төзү. Уен- бәйге үткәрү. 5.106 Сүзләрнең гаҗәеп әверелешләре. ( Уеннар:”Күңелле хәрефләр”, “Югалган сүз”) 1 Сүзләрне беренче хәрефенә карап, алфавит тәртибендә тезү күнекмәсен үстерү. Фикерләү сәләтен үстерү. 12.10 7 Алфавитта кунакта (Орфографик сүзлек белән танышу. Пирамида”Бөтенесе дә А дан”. Уеннар:”Сихерле кое”, “Р га булыш”) 1 Алфавитның кулланылышын аңлау күнекмәсе формалаштыру. Орфографик сүзлекләр белән эшләргә өйрәтү. 19.10 8 Аваз һәм хәрефләрнең серләре.( Табышмаклар чишү. Авазларны дөрес әйтүгә күнегүләр.) 1 Балаларны урамда әдәпле итеп йөри, сөйләшә белергә өйрәтү. 26.10 9 Сузыклар һәм тартыклар илендә.”Тапкырга-табышмак”уены. 1 Балаларны сузыклар һәм тартыклар турындагы белемнәрен тикшерү, аңлашылмаган сүзләрне табарга өйрәтү, аларны аңлау өчен сүзлекләр белән эшләргә күнектерү. 13.11 10 “Хаталар Корольлегендә”.( Уен “ Сихерле алмагач”. Ситуацияләрне чишү күнегүләре) 1 Сөйләм запасын баету, хәтер үстерү күнегүләре белән танышу. 20.11 11 Э-е хәрефләре.Рәсем буенча хикәя төзү. 1 Э-е хәрефләрен дөрес язу. Бәйләнешле сөйләм телен үстерү. 27.11 12 Ө-е хәрефләре. (Башваткыч” Сихерләнгән сүзләр”) 1 Ө-е хәрефләре турындагы белемнәрне кабатлау һәм аларны практикада кулланырга өйрәтү. 4.12 13 О-ы хәрефләре.Сүзлекләр белән эш. 1 О-ы хәрефләре белән күнегүләрне дөрес итеп язарга өйрәтү. 11.12 14. Я.ю,е хәрефләре. 1 Ике аваз белдерүче хәрефләрне дөрес кулланырга өйрәтү. Мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү. Уңай характер сыйфатларын үстерү. 18.12 15. Баш хәреф. Кайда, кайчан?”Артык сүз” уены. 1 Мәкальләрнең мәгънәләрен ачыклау. Туган көн бәйрәмендә уйнала торган уеннар уйнау.  25.12 Иҗекләр илендә 16. Иҗекләр Илендә..”Сүз яса”, “Уйлап тап!” уеннары 1 Сүзләрне дөрес итеп иҗеккә бүлү. Төрле ситуацияләрдән чыгу юлларын күрсәтү. 14.01 17. Сүзләрне юлдан-юлга күчерү. “Әйе-юк”, “Хатаны тап!”, “Югалган иҗекләр” уеннары 1 Сүзләрне юлдан – юлга күчерү кагыйдәсен кабатлау. Дөрес сөйләшергә өйрәнүне дәвам итү. 21.01 Сүзнең язылышы. 18. Сүзләр илендә гаҗәп хәлләр. (Игътибарлылыкка күнегүләр. Башваткычлар чишү. Туп белән уен”Сүзне дәвам ит!”) 1 Укучыларны әдәпле, ягымлы сүзләрне урынлы кулланырга өйрәтү һәм күнектерү. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү. 28.01 19. Бертөрле, ләкин төрле-төрле сүзләр (омонимнар).( Табышмаклар, ребуслар, башваткычлар чишү.) 1 Омонимнарның тормышта ни өчен кирәк булуын төшендерү. Балаларны урамда әдәпле итеп йөри, сөйләшә белергә өйрәтүне дәвам итү. 4.02 20. Синоним-сүзләр. (Күңелле аттракцион «әйтеп бетер». Уен”Дустыңны тап!”) 1 Синоним сүзләрне дөрес табарга өйрәтү, төрле ситуацияләргә анализ. 11.02 21. Антоним сүзләр.( Антоним сүзләр белән уен «Уйлап тап!” ) 1 Укучыларны антоним сүзләрне табарга өйрәтү, аларның охшаш һәм аермалы яклары белән таныштыру.Балаларныңфикерләүсәләтенүстерү. 18.02 22. Белдеклеләр конкурсы.(Кагыйдәләрне кабатлау. Табышмаклар, мәкальләр, әкиятләр, хикәяләр) 1 Табышмаклар тыңлау һәм аларның җавапларын табу. Кешеләрнең ни турында сөйләшкәннәрен аңларга омтылу, сөйләм төзү. 25.02 23. “Тугандаш” (тамырдаш) сүзләр.( Тамырдаш сүзләр турында сөйләү.Уен”Гаҗәеп бакча” Ребуслар чишү. “Домино”уены.) 1 Табигать күренешләренә карата үз фикереңне әйтергә һәм язарга өйрәтү, кечкен күләмле хикәяләр төзү. 3.03 24. Гадәти булмаган дәрес.(«Бөтенесе дә “А”дан. Сүзләр – антонимнар.) 1 Балаларның текстта аңлашылмаган сүзләрне табарга өйрәтү, аларны аңлау өчен сүзлекләр белән эшләргә күнектерү. 10.03 25. Күңелле кешеләр Клубында.( Башваткыч «А»дан башла!” Синонимнар һәм антонимнар табу. Омонимнарга карата уен.) 1 Укучыларны дөрес, ачык сөйләргә өйрәтү. Сәнгатьле сөйләм серләренә төшендерү. Логик фикерләү сәләтләрен үстерү. 17.03 26. Үткәннәргә сәяхәт.( Искергән сүзләр – архаизмнар (укытучы сөйләве). Борынгы сүзләр «музее»нда.) 1 Укучыларны сөйләм төрләренең төрлелеге, аларның охшаш һәм аермалы яклары белән таныштыру. Сәнгатьлесөйләүкунегүләреөйрәнү.Балаларныңфикерләүсәләтенүстерү. 31.03 27. Хаталар Корольлегендә.”Белмәмешкә булышу”.Орфография законнары. 1 Укучыларны сөйләмнең төп үзенчәлекләреннән берсе булган тавыш көче белән таныштыру. Сәнгатьле сөйләм аша матурлык хисе тәрбияләү. 7.04 28. Тестлар белән эш. Гадәти булмаган дәрес 1 Укучыларны тестлар чишү серләренә төшендерү. 14.04 29. Белгечләр конкурсы.( Кагыйдәләрне кабатлау. Кроссворд « Белгечләр конкурсы ».) 1 Бирелгән кроссвордларның җавапларын табу. Кешеләрнең ни турында сөйләшкәннәрен аңларга омтылу, сөйләм төзү. 21.04 30. Киләчәккә юл.(Неологизмнар турында сөйләү. Уен «Уйлап тап!». Башваткычлар.) 1 Сөйләм турында өйрәнгәннәрне кабатлау. Баланың уңай характер сыйфатларын үстерү. Сәнгатьле сөйләү күнегүләре өйрәнү. 28.04 31. Сүзле уеннар, такмаклы биюләр, кара-каршы чыгышлар. 1 Укучыларны сүзле уеннар, такмаклы биюләр, кара-каршы җырларга өйрәтү. Үз көчен һәр эштә күрсәтергә кирәклеген аңлату. 5.05 32. Текстның төп темасы.
“Ташбака белән куян” хикәясен уку, темасын ачыклау. “Ак куян” уены. 1 Укучыларнытекстныңтемасытөшенчәсебеләнтаныштыру. Текстның (рәсемнең) темасыначыклыйбелергәөйрәтү. 12.05 33 Сөйләм көе, тавыш төсмере.
”Әдәпле качыш” уенын уйнау 1 Укучыларны әдәпле, ягымлы сүзләрне урынлы кулланырга өйрәтү һәм күнектерү. Сөйләм әдәбе. Балаларның фикерләү сәләтен үстерү. 19.05 34 ”Кызыклы грамматика” дәресен йомгаклау. 1 Үзләштерелгән материалларны ныгыту һәм йомгаклау.. 26.04