ТАТАР ТЕЛЕ Д?РЕСЛ?РЕНД? КЕЧЕ ЯШЬТ?ГЕ М?КТ?П БАЛАЛАРЫНА ??ЛАК Т?РБИЯСЕ БИР?


Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы
муниципаль бюджет гомуми белем учреждениясе
“Мамадыш шәһәре өченче номерлы гомуми урта белем мәктәбе”
152400-1075055Татар теле дәресләрендә кече яшьтәге мәктәп балаларына
әһлак тәрбиясе бирү
Татар теле дәресләрендә кече яшьтәге мәктәп балаларына
әһлак тәрбиясе бирү

Чыгышны әзерләде:
татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Мөбәрәкшина Ләйсән Зәбир кызы
2014
Балаларны кеченәдән инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләү – әти-әниләрнең, тәрбиячеләрнең, укытучыларның иң җаваплы изге бурычы. Бала тәрбияләүдә иң җаваплы чор – 7 яшькә кадәр, чөнки әхлаклылык сыйфатларының нигезе нәкъ шушы вакытта салына. Димәк, үз-үзеңне тоту, аралашу күнекмәләре бирү гаиләдә, балалар бакчасында башланып, мәктәптә тулаем формалашып бетә. Әхлак тәрбиясе бирү эзлекле, даими алып барылырга тиеш.
Әхлаклылык тәрбиясе нинди принципларга нигезләнеп алып барыла соң?
I принцип. Гаилә тәрбиясе һәм милли мохит булдыру.
II принцип. Балаларда туган җиренә, үзенең нәселенә, атаклы кешеләренә ихтирам һәм мәхәббәт тәрбияләү.
III принцип. Балаларда милләтебез белән горурлану хисе тәрбияләү.
IV принцип. Милли үзаң үстерүдә милли-әхлак тәрбиясе.
Бу принциплар татар теле дәресләрендә түбәндәге эшчәнлекләр аша тормышка ашырыла: этик әңгәмәләр, шөгыльләр, әхлакый проблемага кагылышлы әдәбият уку, татарча мультфильмнар карау, проблемалы ситуациләр чишү, нәрсә ул яхшы, нәрсә ул начар?, зирәклек театры, алдакчылар иленә сәяхәтләр, әдплелек конкурслары, һ.б.
Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә туган ягыбызга, аның табигатенә, телебезгә һәм халкыбызның рухи хәзинәләренә, аның мәдәниятына ихтирам хисе тәрбияләү буенча эзлекле эш алып бара. Татар теле дәресләрендә “Гаилә”, “Туган як” темаларын үткәндә оештырыла торган “Гаилә – бәхет учагы”, “Якташ язучылар”, “Мамадышым – гүзәл калам” күргәзмәләре балаларда үз гаиләләренә карата горурлык хисләре, туган шәһәребезгә, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияли. Милли горурлыгыбыз булган бөек шагыйребез Габдулла Тукайга, герой- шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган дәресләр, кичәләр, аларның иҗатын чагылдырган рәсем конкурслары балаларда кече яшьтән аларга карата хөрмәт, горурлык хисләре тәрбияли.
Балаларыбызны инсафлы, әдәпле, мәрхәмәтле итеп тәрбияләүдә татар фольклоры әсәрләре ярдәмгә килә.Халык-аваз иҗатының тәрбияви әһәмияте аеруча зур.
Мәкаль һәм әйтемнәр татар халык педагогикасында һәрвакытта да тәрбия өлкәсендә инандыру, ышандыру, гыйбрәт алу ролендә кулланылып килде. Алар халыкның бөеклеген, акыл иясе булуын, зирәклеген күрсәтәләр. Халкыбызның гасырлар дәвамында тупланып, баетылып килгән бишек җырларын, кешелекне гаделлеккә өндәгән әкиятләрен, тапкыр мәкаль-әйтемнәрен дәресләрдә, класстан тыш чараларда киң кулланабыз. 1-2нче сыйныфларда белем бирүдә иң кулай чара – уен. Уенда сабый чын күңелдән шатлана, куана, күпне белергә омтыла. Әкиятләрне сәхнәләштерү, дәрес – аукцион, дәрес – КВН, “Кем? Нәрсә? Кайчан?”, “Булсаң зирәк – әйт тизрәк” кебек дәрес ярышларда укучы укытучының биргән сорауларына җавап биреп кенә калмый, үзе дә сораулар бирә, дөнья турында күбрәк белергә тели, кешеләрдәге уңай һәм тискәре сыйфатларны үзенчә бәяли һәм бу турыда иптәшләренә, әти-әниләренә, әби-бабаларына хөрмәт, үз теленә, диненә мәхәббәт тәрбияләнә.
Мәсәлән, кешелеклелек, әдәплелек сыйфатларын тәрбияләүгә караган мәкальләрне генә алып карыйк. "Кешене хөрмәтләү – үзеңне бәяләү”, "Олыласаң олыны – олыларлар үзеңне”.
Тыйнаклык турында да халыкның зирәк мәкальләре һәм әйтемнәре шактый. "Үзеңне үзең мактама, сине кеше мактасын”, "Кешедән көлмәк, үзеңә килмәк”. Тәрбиянең иң гади чагылышы – баланың тыңлаулы булуы. Халык элек-электән балаларда әнә шул сыйфатны тәрбияләүгә зур әһәмият биргән. Чөнки тыңлаулы баланы эшкә өйрәтү җиңел, андый балада башка әхлак нормалары да тизрәк формалаша.
Балаларда тыңлаучанлык сыйфатларын ничек булдырырга соң? Педагогик өйрәнүләр тәҗрибәсе күрсәтүеннән чыгып караганда, баладан ул үти алырлык нәрсәне генә таләп итәргә кирәк. Бу – тыңлаучанлык тәрбияләүнең иң беренче шарты. Икенчесе – бала үзен-нән безнең нәрсә таләп итүебезне яхшы аңларга тиеш. Өлкәннәр кушканны үти алса, бала үзе дә куана. Киләчәктә дә шулай булырга тиешлегенә төшенә, аңарда кушканны үтәү теләге тәрбияләнә.
Бәйрәмнәр халыкны милләт итеп берләштерә торган чараларның берсе. Шул фикерне истә тотып, укучылар белән мәктәптә, район җирлегенә үткәрелә торган “Аулак өй”, “Нәүрүз”, “Тукай атналыгы”, “Халыкара туган тел көне”, “Мин татарча сөйләшәм”акциясында, якташ язучыларыбыз иҗатына багышланган шигырь конкурсларында, “Сабан туе” кебек милли бәйрәмнәрдә актив катнашабыз. Шушы бәйрәмнәр аша, укучыларыбыз үз халкының тарихы, традицияләре, мәдәнияте белән таныша.
Без балаларда үз халкыбызга, үз илебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән генә чикләнмичә, кайда яшәүләре һәм нинди телдә сөйләшүләренә карамастан – барлык халыкларны, табигатьне яратырга өйрәтәбез. Безнең мәктәптә төрле милләт балалары белем ала. Алар дус яшиләр, татар телен яратып өйрәнәләр, төрле чараларда бик теләп катнашалар.
Укучыларыбызда әхлак кануннарны тәрбияләү һәр тәрбияченең, укытучының изге бурычы, чөнки киләчәк кешесе югары әхлакка ия булырга тиеш. Халкыбызның гасырлар буе тупланган тормыш тәҗрибәсен, зирәк акылын, тапкыр фикерләрен, үзенчәлекле тәрбия алымнарын, әхлак нормаларын, яхшы гамәлләрен тормышыбызда бала тәрбияләүдә юлдаш итик.