Разработка урока на тему: Инфинитив+ телим т?зелм?се. Инфинитив+ телим т?зелм?сене? с?йл?мд? кулланылышы. (Вопросительные предложения. Употребление вопросительных предложений разговорной речи).


Ачык дәрес конспекты
(6 нчы сыйныф, рус төркеме.)
ТЕМА Инфинитив+ телим төзелмәсе. Инфинитив+ телим төзелмәсенең сөйләмдә кулланылышы.
МАКСАТЛАР:
Белем бирү максаты – Инфинитив + телим төзелмәсенең мәгънәсен, кулланылыш максатын, сөйләмдә дөрес куллануны гамәли үзләштерү.
Фикер сәләтен үстерү максаты - Кара-каршы сөйләшү нигезендә укучыларның сөйләм осталыкларын арттыру.
Тәрбияви максат - Укуда тырышлык һәм теләк күрсәтүнең әһәмиятенә басым ясау.
Җиһазлау: проектор, ноутбук,презентация,таратма карточкалар,татар халык биюләре язылган музыка, таймер, татарча-русча сүзлекләр,магнит такта.
Дәрес тибы:яңа белемнәрне формалаштыру.
I. Оештыру өлеше.
1.Уңай психологик халәт тудыру
-     Исәнмесез, укучылар! Кәефләрегез ничек?
Дуслар елмаеп караса,
Дөнья яктырып китә.
Я, кайсыгыз дусларына        
Елмаю бүләк итә?
− Менә без татар теле дәресен башлап җибәрәбез. Эшлекле дәрес, күңелле дәрес булсын ул. Укучылар, сезнең өстәлләрдә үзбәя карталары  ята. Сез һәр эшкә үзегезгә билге куячаксыз. Шуңа күрә, дәрестә тырышыгыз һәм актив булыгыз. Cез иң яхшы, иң актив, иң акыллы укучылар!
2.Тел разминкасы-  Укучылар, без дәресне нәрсәдән башлыйбыз?
-  Һава торышы турында сөйләшәбез.
- Ә бүген көн нинди?
 -Кем бүгенге көннең һава торышы турында сөйләп китәр?
-Утырыгыз,укучылар.
II.Өй эшен тикшерү.
Әйдәгез,укучылар өй эшен тикшереп алабыз. 52нче бит,3нче күнегүне тикшерү
III.Актуальләштерү.
1.Фонетик күнегү. Балалар укытучы артыннан сүзләрне кабатлап баралар һәм карточкалар күтәрәләр (нечкә әйтелешле сүз-яшел төс, калын әйтелешле сүз –кызыл төс).
Сүзләр: ялкау, әдәпле, тырыш,хезмәт,ярдәм,ягымлы.
2.Аудирование. Шигырь юлларын кабатлату.
Укырга теләк кирәк,
Теләксез янмый йөрәк.
Сорау бирү: шигырьдә кайсы сүзләр рифмалаша?(кирәк-йөрәк).Шигырне тәрҗемә итегез әле.(Чтобы учиться, нужно желание. Без желания и сердце не горит,т.е не живет).Шигырьдә төп сүз нинди дип уйлыйсыз? Теләк-желание.
IV. Яңа материалны аңлату.
Укытучы: Дөрес ,укучылар теләк(желание)кешегә бик кирәк. Бүген дәрестә без сезнең белән үз теләгегез турында ничек сөйләмдә кулланылышын карап үтәрбез..Ләкин сез миңа булышырга тиеш.
Иң башта инфинитив турында искә төшереп үтәбез. Мин сезгә альбом битләрен бирәм,анда уртада инфинитив сүзе язылган,сез аның турында нәрсә беләсез ,шуны язасыз.(Токин Мэт)Укучылар үзенең җавапларын әйтеп чыга.
Ә хәзер инфинитивка мисаллар язабыз(Джот Тотс).Аннары һәрбер команда икешәр инфинитив тактага чыгып яза.Инфинитивларга сорау куела.Нишләргә? Исебезгә төшерик әле ,без сезнең белән бүген үз теләгебез турында әйтергә өйрәнергә тиеш.Шуның өчен безгә бер сүз кирәк –ТЕЛИМ.Телим(Хочу) сүзе нишләргә сүзе янына язылып куела һәм тәрҗемә ителә-Что хочу делать?Укучылар тактадагы инфинитивларны телим сүзе белән кушып укыйлар һәм тәрҗемә ясыйлар. Тактадан мисалларны дәфтәргә язалар.
V.Ныгыту.
Аннары китаптан 53нче биттәге күнегүне телдән эшләү. 50-51нче биттәге рәсемнәргә карап.
Физкультминутка.(МИКС ФРИЗ ГРУП). Пауза уен формасында үтә.Алып баручы билгеләнә (иң кыска буйлы укучы).Ул күзләрен йома һәм түгәрәк уртасына баса.Балалар аның тирәсендә әйләнәләр.Музыка туктагач,алып баручы укучыга күрсәтә. Аңа сорау бирә һәм аның уйларын “укый” торган эшләпәне башына кидерә.Мәсәлән, сорау-син бүген өйдә нишләргә телисең?Укучының җавабы:Мин бүген өйдә идән юарга телим.
Сораулар:
-Син Яңа елда кем булырга телисең?
-Син концертта нишләргә телисең?
-Син туган көнгә нәрсә пешерергә телисең?
-Син каникулда кая барырга телисең?
Кем җавап бирә,шул уенның алып баручысы булып билгеләнә.
Хәзер без сезнең белән “Кар өеме” уенын уйнап алабыз.Сез барыгыз да мәктәпкә уку теләге белән киләсез,шуңа күрә сезгә җавапны тулылындыру өчен УКЫРГА ТЕЛИМ төзелмәсен бирәм.Һәрберсе берәр сүз өстиләр һәм шул төзелмә нигезендә җөмлә төзиләр.
V. Йомгаклау.
Безнең теманы йомгаклау өчен сезгә рецеп язырга тәкъдим итәм.
Теләк белдерү рецепты.
Балалар командада төрле рецептлар язалар,аннары рецептлар укыла,ошаган рецеп кагыйдәләр дәфтәренә языла.
Рефлексия.
- Дәресебез тәмамлана. Сез яхшы эшләдегез.
- Бүгенге дәрестә нинди материал кабатладыгыз?
- Инф+теләк.
- Безгә хәзер нишләргә кирәк?
- эшебезгә нәтиҗә ясарга.
- дәрес башында нинди максат куйдыгыз?
- куйган максатыгызга ирештегезме?
-нәрсәдә авырлык булды?
VI. Өй эше.
Супермалай нәрсәләр эшли ала? Ни өчен ул эшләргә теләми?Үз фикерегезне язып килегез.