Т?РБИЯ С?ГАТЕ: “С?лам?тлек – ?????р, л?кин тиз югала” (7 сыйныф)


Татарстан Республикасы
Биектау муниципаль районы
Айбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе
ТӘРБИЯ СӘГАТЕ:
“Сәламәтлек – җәүһәр, ләкин тиз югала”
7 сыйныф
2015 елТема: Сәламәтлек – җәүһәр , ләкин тиз югала.
Максат: Укучыларга саулыкның матур гомер итү өчен мөһим шарт икәнлеге турында тәрбия бирү, яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү, зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә зыян китерүен аңлату, олыларның, әти-әниләренең киңәшләренә колак салырга өндәү. Уйлау- фикерләү сәләтен үстерү.Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү.

Җиһазлау: презентация, Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре, “Мәгариф ” журналлары, мәкальләр, аудиоязма, китаплар.
Дәрес барышы:
1.Оештыру өлеше. Слайд
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн.
Сау кешегә таң да атты,
Елмаеп кояш көлде.
Җир –анабызны сәламләп,
Җылы нурларын сипте.
Менә тагын яңа көн туды. Яңа көн тууга, бу җирдә яшәргә омтылабыз, дөньяда яшәү теләге арта. Кеше дөньяга яшәр өчен туа. Очрашканда бер-беребезне “Исәнме!” яки “Исәнмесез!” дип сәламлибез икән, без бу сүзләр белән кешегә иң мөһим нәрсә - исәнлек-саулык телибез.
-Укучылар, мин сезгә шагыйрь Ш.Галиевның “Иң бай кеше” дигән шигырен укып күрсәтәм.
“Иң бай кеше” кем?-дисезме,
Ул кеше мин-белегез.
Мактана дип уйласагыз-
Килегез дә күрегез.
Йортыбыз бар. Әти аныСалды үз кулы белән.
Өйрәтте ул мин дә хәзерБалта тотарга беләм.
Әти кебек,әнием дә-
Байлыгы безнең өйнең.
Нинди генә хәлләрдә дәУл таба безнең көйне.
Әбием дә,бабаем да-
Икесе дә исәннәр.
Алар белән яшәү рәхәт-
Ниләр генә дисәң дә.
Сеңлем дә бар,энем дә бар-
Алар да безнең байлык.
Ходай биргән тагын безгәИң зур байлык-ул Саулык.
       -Шигырьдә Ш.Галиев иң бай кеше дип нинди кешене атый? (Укучылар җавабы)
-Әйе, яшәү өчен сәламәтлек кирәк. Кешенең сәламәтлеге – аның төп байлыгы, диләр. Чөнки ул булмаса, кеше бик күп нәрсәләрдән мәхрүм. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала.
-Укытучы: ( 2 нче слайд: “Адәм баласының иң зур байлыгы - тәне вә җаны сәламәт булу. Әмма күп вакыт без бу байлыкның кадерен белмибез. Бөтен дөньяның хуҗасы булсаң да, тәнең сәламәт булмаса, рәхәтлек сизмәссең” дип язган Р.Фәхреддин.)
Актуальләштерү. Укучылар, ничек уйлыйсыз, без бүген нинди темага сөйләшербез? (Сәламәтлек)
- Әйе, бүген без сезнең белән саулыкның иң зур, иң кирәкле нәрсә икәнлеге, аның байлык булуы турында сөйләшәчәкбез. Максатыбыз: сәламәтлек- кешегә табигать биргән иң зур байлык икәнлеген исбатлау. Сәламәт тормыш рәвеше – кешенең һәрьяклап үсешен, хезмәткә сәләтлелеген, рухи байлыгын, сәламәтлеген тәэмин итә торган кагыйдәләрне үтәвен ачыклау.

Слайд “Сәламәтлек көн дә яңадан туа” дигән әйтемне сез ничек аңлыйсыз? Чынлап та шулайдыр ул, чөнки безнең сау-сәламәт булуыбыз күп очракта үзебездән тора. -Укытучы: Укучылар, барыгыз да көнәлек режимны үтисезме? Иртәнге гимнастиканың кешегә никадәр файда китергәнен белеп торуга карамастан, бик күпләр аны ясамый. Ялкаулыкларын вакыт юклык белән акларга тырышалар. Ләкин зарядкага киткән вакыт бушка үткән вакыт түгел. Ул кәефне күтәрә, дәрт өсти, эшчәнлекне арттыра.
Слайд “Шәхси гигиена.” Нинди табышмаклар беләсез?
1. Аркасында сөяге, сөягендә мыегы, ак койманы агарта, мыегы белән чистарта.(теш щеткасы)
Үзе шома, күбеккә күмә, хуш исле ул, я кем белә? (сабын)
Он түгел – үзе ак, авызыңа куеп бак, тешне агарта, ап-ак итә, бу ни була? Әйтеп кал. (теш пастасы)
Битне, кулны, муенны корыта, үзе дә чисталыкны ярата.(сөлге)
Әйдәгез, бүген “Сәламәтлек” театрына барабыз. Нәрсә сәламәтлек өчен файдалы, нәрсәләр зыянлы икәне турында танышырбыз. Әйдәгез әзерләнәбез?
-Театрга бару өчен үз-үзеңне тәртипкә китерергә кирәк: Слайд
  Аяклар бергә, куллар  аста  
Тирән  сулыш  алабыз.
Кулларны  әкрен генә  өскә  күтәрәбез 
 Без  нык,  көчле  агачлар. 
 Таза,  юан  агачлар  кояшка үрелә. 
 Безнең  тәнебез  көч-куәт, 
 Сәламәтлек  белән  тула.
Чыршыдай биек бул
     Нараттай төз бул     Зиректәй алсу бул     Каендай сылу бул     Имәндәй таза бул     Сау-сәламәт бул.
Былтыр: И, сабыйлар, эшләгез сез               Сәламәтлеккә файдалы эш.
               Эш эшләгән көчле була               Менә минем төсле була.
               Сөйлимме сезгә бер кыйсса:
               -Яшәгән ди бер шүрәле.
               Бик зур газап кичереп               Бөтен тәне сызлаган.
               Яшәгән ди интегеп,
               Күп телевизор караганга               Күзләре кысылып бетеп.
               Һаман өйдә утырганга               Йөзләре сулып кипкән.
               Бармаклары кәп-кәкре.
               Кеше кытыклап үткән.
               Зарарлы гадәтләрдән               Тешләре череп беткән.
           (Шүрәлене җитәкләп керә.)
    Төлке: ”Хәрәкәттә-бәрәкәт”-дип                Әйткән бит синең бабаң.
                Саф һаваны сулый-сулый                Автобуска утырмыйча                Барабыз әле туган                Раз-два, раз-два
                Һаваны иркен сула.
Шүрәле: Танымыйсыз ахры мине
                Булам бит мин - Шүрәле                Ярамаган гадәтләрдән                Картайдым бит күр әле.
    Бүре: Бигрәкләрдә шыксыз шүрәле              Бу каян килеп чыккан.
              Әллә нинди бик яман чир              Гәүдәсенә ябышкан.
   Тиен: Әй шүрәле, миңа карале              Гап-гади тиене мин урманның              Яратам мин сикерергә, шаярырга              Дусларым белән бергәләп, якты көнгә сөенергә              (Әби белән бабай кәрҗин күтәреп керәләр.)
     Әби: Мәтрүшкә, үги ана,
              Менә бака яфрагы              Үзем җыйдым, киптердем 
              Кирәк буласын белдем.
              Мең шифалы үләннәрне              Сезгә дип алып килдем.
  Бабай: Җиләк-җимеш, яшелчә              Сәламәтлеккә файда.
              Алма, лимон, кишер аша              Менә витамин кайда.
    Бала: Яшелчәләр кеше өчен бик файдалы азык. Алар витаминнарга бик бай. Кем яшелчә ашый ул сәламәт була, яшелчә ашаган кешенең тешләре дә бозылмый.

-Укытучы: Сәламәт яшәү рәвешенең төп кагыйдәләре сезгә башлангыч мәктәптән үк таныш инде. Аларны бары тик искә генә төшерик.
“Сәламәтлек кагыйдәләре” Слайд
1. Чисталыкны сакла! 2. Дөрес туклан! 3. Хезмәтне ял белән чиратлаштыр. 4. Күбрәк хәрәкәтлән! 5. Зарарлы гадәтләргә күнекмә. 6. Гомерлек юлдаш ит син спортны. 7. Килсә әгәр бик бәхетле сәламәт буласыгыз: беркайчан да тик тормагыз, җиң сызганып эшләгез! 8. Шәфкатъле, игелекле, тәмле телле, ачык йөзле булыгыз, кешеләргә ярдәм итегез.
Укытучы: Менә Шүрәле дускай, дусларыңның киңәшләрен ишеттеңме?!
Шүрәле: Рәхмәт, балалар. Мин сезнең киңәшләрне саклармын, яман гадәтләрне кабатламам.
- Укучылар, сез сәламәтлек театрында нәрсә файдалы, нәрсә зыянлы икәнен төшенгәнсездер дип уйлыйм.
“Ярый-ярамый, кирәк-кирәкми” уены. (слайд)
Күбрәк хәрәкәтләнергә ...
Баллы-татлы ризыкларны күп кулланырга ..
Яткан килеш китап укырга ...
Йомшак мендәрдә....
Ризыкны төрләндерергә ..
Телевидение тапшыруларын 1,5 сәгатьтән артык карарга...
Саф һавада күп булырга ...
Ашар алдыннан кулларны сабын белән юарга ...
Укучылар, чынлап та, сәламәтлек чисталыкка да бәйле.
Бер мәсьәлә сезгә: Сара кибеттән кыяр сатып алды. Юлда кайтканда берсен алды да ашады. Сара нинди ялгышлык эшләде? (Кыярны юмыйча ашады )
Ә кыярны юмыйча ашаганнан нәрсә була?
Безнең тирә-юнебездә күзгә күренми торган микроблар яши. Мәсьәлән: 1грамм бүлмә тузанында яки пычрак суда 1 млн чамасы микроб бар икән.
Укытучы: Халык “Чир кулдан йогар “дип юкка гына әйтмәгән икән.
“Матур сүз” уены. Һәр укучы матур сүз әйтеп, иптәшенә туп ыргыта. (Син булдыклы ...)
Кешеләргә һәрвакыт яхшы мөгамәләдә булу, изге күңелле булу сәламәтлеккә уңай йогынты ясый. Ә ачулы, тар күңелле булу, башкаларның уңышыннан көнләшү сәламәтлеккә дә зыян китерә. Һәрвакыт уңай хис-тойгылар кичерү дә безнең сәламәтлегебезне ныгытырга ярдәм итә.
-Укучылар, Руслан Зөлкарнаев башкаруында “Исәнлек-саулык” җырын тыңлыйк әле. Кайсы сүзләр йөрәккә кереп калыр икән. (Сау-сәламәт булсаң-иң зур бәхет.)

- Сәламәтлек - бәхеткә тиң сүз. Шулай булгач сезнең тазалыгыгыз– саулыгыгыз үз кулыгызда.
Слайд (Саф һава –тәнгә дәва)
Укытучы: Спорт белән шөгыльләнү сәламәтлек өчен файдасы бик зур. Дөньядагы бер генә дару да физик күнегүләрне алыштыра алмый. Спорт-ул кешенең сәламәтлеге, тормышта бик кирәк булган түземлелек, сабырлык , батырлык, ихтыяр көче тәрбияләүче.
Укучы:
Спорт белән шөгыльләнгән кеше, минемчә, беркайчан да аракы да эчмәс, тәмәке дә тартмас, ә наркотик куллану турында сүз дә булырга мөмкин түгел.Чөнки спорт белән дус кеше һәрвакыт шат күңелле, күтәренке кәефтә була. Аның hәрвакыт ярдәмгә килергә әзер торучы яхшы дуслары барлыкка килә. Ул үзе алдына максатлар куя hәм аларга ирешергә тырыша. Матур хыяллар белән яши. Ул тормышның ямен, гүзәллеген күрә белә, аннан ләззәт ала. Аның  инде начар эшләр эшләргә, начар гадәтләргә вакыты да, ихтыяҗы да калмый. Слайд
Укытучы:
Тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр һәм наркотиклар куллану – иң начар, зарарлы гадәтләр. Тәмәке тарту үпкәләр өчен, алай гына да түгел, бөтен оргнизм өчен бик зарарлы.Спиртлы эчемлекләрне авызыңа да алма! Наркотикларга якын да килмә! Наркотиклар – кеше организмына үтергеч тәэсир итә торган үзенә бер төрле матдәләр алар.
Борынгы Грециядә бер таш кыяга:”Көчле буласың килсә - йөгер, сәламәт буласың килсә – йөгер!”, – дип язып куелган. Әлеге сүзләрнең мәгънәсе бүген дә үзгәрмәгән. Халык та юкка гына:”Хәрәкәттә-бәрәкәт”, - дип әйтмәгән. Чыннан да спорт- начар гадәтләргә каршы бик көчле корал булып тора.
Рефлексия.
- Тәрбия сәгатенә куелган максатларга ирештекме? Нинди яңалыклар алдыгыз? Әйе, укучылар, бүген без сезнең белән сәламәтлекнең зур байлык икәненә тагын бер кат инандык. Чөнки сәламәт кеше генә тормышны ярата. Әгәр кеше табигать биргән табиблардан – кояш яктысын, саф һаваны, чиста суны, физик күнегүләрне, ялны дөрес файдаланса, ул бер дә авырмас. Сәламәт булыйк!

Йомгак. Слайд
-Укытучы. Сәламәтлек - кеше бәхетенең нигезе. Исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә ала. Кеше дөньяга хәлсез булып туа. Ләкин шул кечкенә, хәлсез җанда зур мөмкинлекләр урнашкан. Әгәр аларны дөрес иттереп куллансаң, кеше нык, көчле булып, сәламәт булып үсә!!! Сәламәтлек турында уйларга, аны сакларга кирәк. Слайд
Хәрәкәттә - бәрәкәт! Соңгы сүзем итеп дуслар Тәнгә керә көч һәм дәрт,  Әйтәсем килә шуны:
Тәнгә сихәт, җанга - рәхәт,   Беренче урынга куегыз
(Бергә.) Хәрәкәткә мең рәхмәт!            Спорт, эш hәм укуны!
Төрле начар гадәтләргә
“ Юк” дип каршы торыгыз!
Шул вакытта дусларым,
Дөрес юлда булырбыз!