Класс с?гате С?лам?тлек илен? с?ях?т


Беренче сыйныф укучылары белән
"Сәламәтлек иленә” уен-сәяхәт
                                                  
Максат:
-сәламәт яшәү турында сөйләшү;
-чиста-пөхтә йөрү күнекмәләре үстерү;
-үз-үзеңне һәм башкаларны хөрмәт итәргә өйрәнү;
-үз сәламәтлегең кайгыртучанлык һәм чисталыкка омтылыш тәрбияләү
 Җиһазлар: керү билетлары. видеомагнитофон, магнитофон.
Класс сәгатьләрендә сәламәтлек, өлгерлек, җитезлек, вакыт кадере, көнлек режим кебек сүзләр һәм сүзтезмәләргә аңлату эшләре алып барыла.
  Кичә барышы.
Укытучы: Элек-электән халыкта "Сәламәтлекне бернинди байлыкка да алмаштырып булмый” дигән әйтем бар. Димәк, кеше өчен сәламәтлек иң кирәк, иң кадерле нәрсә. Һәр кеше үз сәламәтлеген үзе кайгыртырта, яхшы кәеф белән йөрергә тырыша.
  Бүген без "Сәламәтлек” поездына утырып, сәяхәт кылырбыз, дөрес һәм файдалы итеп яшәү турында сөйләшербез, күмәк уеннар уйнап. ялларны кызыклы итеп үткәрербез.
  (Укучылар, билетлар алып, вагоннарга утыралар. Билетлар алу өчен акча рәвешендә "Нәрсә ул сәламәтлек?” соравына җавап бирәләр. "Зәңгәр вагон” көенә җырлый-җырлый "баралар”.Музыка кинәт туктый, балалар хәрәкәтсез утыралар.)
Укытучы: Урыннарыгызга җайлап утырыгыз. Җәмәгать транспортында үзегезне тәртипле тоту кагыйдәләрен исегезгә төшерегез.
1 тукталыш. "Син дөрес утырасыңмы?”(Укытучы балаларның дөрес утыруына игътибар итә. Парта артында төрлечә утыручы бала төшерелгән рәсемнәр тарата.Дөрес утыручы рәсемне табарга ярдәм итә.)
Укытучы: Ә хәзер дөрес утыруның өч иң кирәкле кагыйдәсен  атыйк.
1 укучы: Аяк куелышына игътибар ит.  Аяк парта астында идәнгә тиеп торырга тиеш.
2 укучы: Дәфтәр белән күз арасындагы ераклыкны тикшер.Кулыңны терсәк тиеп торырлык итеп партага куй.Бармак очлары белән чигәгә тигез.Шул дөрес ераклык була.
 3 укучы: Өстәл (парта) белән күкрәк арасына йодрык сыярга тиеш.
Ял итү.Музыка астында түбәндәге күнегүләр эшләнә:
а) "Суга сикерү”
-куллар алга сузыла;
-кулларны алга сузган килеш чүгәләргә;
-кулларны артка, гәүдәне бөгеп алга ияргә;
б) "Су буенда бакалар” уены, физкультминуткалар ясау.
 2 тукталыш. "Өлгерлек”
Укытучы: Сезнең Өлгер исемле малай белән дус булганыгыз бармы?Юкмы? Булмаса, мин сезгә шул малай турында сөйлим.
  Бервакыт мин Өлгердә кунакта булдым...( "Өлгер” хикәясен сөйләү)
 Өлгер нинди кагыйдәне төгәл үти икән?
1.Хәрефләрне тәртип белән куярга
  Ә К  Б Е Г А Ү Д Л Е Г Ы Ә Р Т А М Н Е Г И Р Ә Г
19    20 1 7 6 21 2 23 22 4 3 24 15 25 14 27 26 10 11 16 12 13 17 18
 
 
Э Ш Н
 8 9 5
 
 
(Бүгенге эшне иртәгәгә калдырма.)
2.Беткәч, ярый, эш, уйнарга сүзләреннән дөрес җөмлә төзергә.
Эш беткәч, уйнарга ярый.
3.Сүзләрнең баш хәрефеннән җөмлә төзергә.
Ваза, алма, кыяр, ылыс, тәрәзә, нарат, ыргак,яҢгыр;
 көзге, алтын, дус, елан, ручка, ел, намус;
белем, елак, лимон.
(Вакытның кадерен бел.)
Уен №1. "Сумкаң тәртиптәме?”
Өстәлгә уку кирәк- яраклары, уенчыклар, вак-төяк (фонарь, төймә, брелок) куела. Ике укучы мәктәп өчен сумкаларны тутырып куя.
Өлкән класс укучылары Г.Тукайның "Эш беткәч, уйнарга ярый”шигырен сәхнәләштереп күрсәтәләр.
3 тукталыш "Чисталык”
Укытучы: Сез инде хәзер зурлар.өлкәннәр белән бергә бакчада чүп утыйсыз, өйдә тузаннарны сөртә, я булмаса, комда "өйле” уйный аласыз.
Күп эшләрдән соң кул пычрана. Моның өчен борчылырга ярамый. Киресенчә, минем кулларым эшли белә дип сөенергә кирәк. Бары тик бер кагыйдәне истә тот: кулларың пычранса - ю. Ә беләсезме, үз-үзләрен чиста тотмаган балага нинди исем бирәләр? Җавабын белү өчен, кроссворд чишәбез.(Төрле предметлар я рәсемнәр арасыннан шәхси гигиена кирәк-яракларын сайлап алырга)
Укытучы: Шапшак балалар чисталык һәм тәртип турында уйламыйлар, юынмыйлар, тешләрен чистартмыйлар. Алар чәчләрен тарамыйлар, чиста кулъяулык йөртмиләр, тырнакларын кисмиләр. Шуңа күрә бу балалар бик еш авырый.
Уен №2. Укучыларга рәсемнәр таратыла. Анда бите (тезе, кулы, киеме) пычракка буялган малай ( кыз )рәсеме бирелгән. Сигнал буенча. бетергеч белән кешеләрне "чистарталар”.
"Яхшы пычрак” шигыре укыла.
В.И.Чуковскийның "Мойдодыр” әсәре  буенча мультфильмнан өзек карау.
Нәтиҗә: Пычраклык һәм пөхтә киенмәү- үзеңнең сәламәтлегең турында кайгыртмау ул. Чисталык- сәламәтлекнең нигезе.
4 тукталыш "Яхшы кәеф”
Укытучы: Яхшы кәеф белән йөрү синең яныңдагы кешеләрнең дә кәефен күтәрә. (Әңгәмә.)
Бирем: "Кәефе ничек?” Син урындыкка шапкаңны куйдың. Ә берәү, күрмичә, аның өстенә утырды. Син аңа ничек карыйсың?