Внеклассный час Д?рес-презентация В?гъд? к?че


ДӘРЕС -ПРЕЗЕНТАЦИЯ.
Гөлчәчәк Юсупованың "Вәгъдә көче" китабы буенча.
Яңгыра, шигырь, күңелләрдә Шатлык-моңнарың белән!
Максат: 1. Шыгырдан авылында туып-үскән шагыйрә Г. Юсупованың тормышы һәм иҗат юлы белән таныштыру
2. "Вәгъдә көче" китабындагы шигырьләр белән танышу һәм шагыйрә иҗатындагы төп темаларны билгеләү.
3.Аналарга, туган җиргә мәхәббәт, туган як кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.
4. Иҗади һәм мөстәкыйль эшләргә өйрәтү, сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру.
5.Милли үзаң һәм әдәбиятка мәхәббәт тәрбияләү.
Җиһазлау: Г. Юсупованың портреты, тормыш юлын чагылдырган газета, кулъязма әсәрләре, төрле елларда газета битләрендә басылып чыккан әсәрләре; компьютер, мультимедиа проектор, магнитофон.
Дәреснең барышы.
Дәрес "Шыгырданым" җыры белән башланып китә. Аннары Г. Юсупованың "Шыгырданым" поэмасы яңгырый.
Укытучының кереш сүзе.
Әйе, без үзебезнең авылыбыз белән горурлана алабыз. Безнең танылган шагыйребез Рөстәм Сүлти дә, озак еллар буе безнең татар теле укытып, шигырьләр язарга вакыт таба алган Кәлиф абый Вәлитов та (хәзерге вакытта вафат), "Вакыт" газеталарында әсәрләре даими басылып килүче Алия апа Емакова да бар.
Укытучы һәм шагыйрә, шагыйрә һәм әни! Безнең бүгенге дәресебез шушы өч исемне берләштерүче авылдашыбыз Гөлчәчәк апа Юсуповага багышлана. Ә бүгенге дәресебез гадәти дәресләрдән аерылып тора. Дәрес-презентация. Ә нәрсә соң ул презентация? Аңлатмалы сүзлеккә мөрәҗәгать итсәк, анда болай язылган : тәкъдим итү(укытучы сүзлектән укый, укучылар дәфтәргә язып куялар).
Китап басылып чыгу шагыйрә өчен иң зур шатлык, чөнки ул аның хезмәт җимеше. Бүген без сезнең белән Гөлчәчәк апа Юсупованың "Вәгъдә көче" исемле җыентыгына күзәтү ясарбыз, анда яктыртылган темаларны карап үтәрбез.
Кем соң ул Гөлчәчәк апа Юсупова? Сүзне Юсупова Айгөлгә бирәбез . (Биографиясен сөйли)
Укытучы сүзе.
2001 елда Гөлчәчәк апа Юсупованың "Вәгъдә көче" исемле шигырь һәм поэмалар җыентыгы басылып чыкты, һәркайсыбызга җиңел аңлашырлык ачык телдә язылган тирән мәгънәле бу китап гади халкыбызның шатлык-кайгылары, сагыш-моңнары белән сугарылган тормышны чагылдыра, андагы әсәрләрнең нигезендә күз алдыбызда үтә торган көндәлек чынбарлык ята. Авторның шигъри әсәрләрен карап чыкканнан соң, шундый нәтиҗә ясап була: китапта бирелгән шигырьләрне өч төркем
1. Аналар һәм балалар
2.Табигатьне саклау
3. Сугыш һәм тынычлык
Без әсәрләрне менә шулай өч төркемгә бүлеп өйрәндек. Гөлчәчәк апа Юсупованың беренче шигыре 1950 елны языла. Ул бу шигырен дөньядагы иң кадерле, иң якын кешесе - сөекле әнисенә багышлаган.
1 ."Әниемә" ( Ильясова М.)
2."Солдат улыма" (Ильясова Э.)
3. "Рәхмәт" (Юсупова А.)
Укытучы сүзе.
Әйе, һәр ана баласының акыллы, тәртипле, тәүфыйклы, шәфкатьле, игелекле, хезмәт сөючән булып үсүен тели. Ана киңәшләре белән, ана ризалыгы белән яшәгән кеше генә бәхетле була ала. Шуңа күрә аналарга игътибарлы булып, хөрмәт итеп яшәргә кирәк.
Укучы сөйли.
Табигатьне яклау, аның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясын саклау, табигатькә зыян китерүчеләргә каршы көрәш хәзерге вакытта безнең алдыбызда торучы иң мөһим бурычларның берсе. Шуның белән бәйләп шагыйрәнең мондый шигырьләрен карап китеп булыр иде. "Кош кайгысы"(Шарафутдинова Р.) "Кош - кунак"(ИбетоваЛ.)
Укытучы сүзе.
Җыентыкта Чәчән сугышында һәлак булганнарның якты истәлегенә багышланган "Ана кайгысы" исемле поэмасы бирелгән. Без сугышның материаль зыян белән бергә һәлак булганнарның әти-әниләре, якыннарының йөрәгендә никадәр сүнмәс яра, күңел газабы калдыруын аңлый албыз. Бездә сугыш уты кабызучыларга карата нәфрәт, тынычлык өчен, сугышка каршы көрәшүгә омтылу тойгылары уята.
(“Ана кайгысы" поэмасын укучылар бүлеп башкаралар).
Данлы армиябезнең көчен һәм мәрхәмәтен күрсәтеп, аның белән горурлану, сугышка каршы, тынычлык өчен көрәшкә омтылуны тәрбияли торган шигырьләрен мисал итеп китерергә мөмкин.
1. "Онытылмыйлар"(Куряков А.)
2."Бөек Җиңү"(Айзатуллов Ә., Валиуллов Л.,Айзатуллов)
Укытучы сүзе.
Язучы өчен иң куанычлысы - китабының сезнең кулга килеп керүе, аның шигырьләре белән сезнең кызыксынуыгыз. Гөлчәчәк апа төрле буын кешеләре өчен яза. Шигырьләренең сезгә багышланганнары да, урта сыйныф өчен укырлыклары да, яшьләр өчен хисләнеп укый торганнары да, безнең буын кешеләрен кызыксындырганнары да бар. Чөнки шагыйрә үзе дә мәктәптә укыган, озак еллар укытучы булып эшләгән. Фоторәсемнәрдән күренгәнчә, әни булган, кыз-малайлар үстергән, оныклар тәрбияләгән. Гөлчәчәк апа балаларны бик ярата, аларга багышлап күп шигырьләр язган.Моңа шагыйрәнең укытучы булуы һәм балалар арасында эшләве нигез булып торган. Берничә шигырен автор башкаруында тыңлап үтәрбез.(магнитофон язмасында).
Гөлчәчәк апа бәхетне нәрсәдә күрә соң? Тагын шигырьләренә мөрәҗәгать итәбез.
"Бәхет" шигыре яңгырый.
Укытучы сүзе.
Әйе, менә шулай гади бәхеттән тәм табып, барына шөкер итеп, күңеле тулы изгелек, мәрхәмәтлелек белән кешеләргә дә шатлык китереп яши шагыйрә Гөлчәчәк апа Юсупова.
"Әгәр кулдан килсә" шигырен укытучы башкара.
Ә хәзер сүзне Гөлчәчәк апага бирәбез.
Укытучының йомгаклау сүзе.
Без бүген бик бәхетле, чөнки авылыбызның иң күренекле шагыйрәсе белән очраштык. Гөлчәчәк апаның шигырьләре сездә зур кызыксыну уяткандыр. Ләкин аның шигырьләре белән чикләнгән вакытта гына танышу мөмкин түгел. Бу яраткан шагыйрәбезнең иҗатын өйрәнүне алда дәвам итәрбез. Гөлчәчәк апа, сезнең иҗатыгыз алдында баш иябез, сезгә иҗади уңышлар телибез.