Проектная работа на тему: «Игровые технологии обучения на уроке татарского языка в условиях внедрения ФГОС»


Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы
Раифа муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе
“ФДББС шартларында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә
уен технологияләрен куллану”

Эшне башкарды: татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Нуритдинова Л.Ш.



2015 нче ел.

Проект һәм эзләнү-тикшерү эшенең эчтәлеге.
Кереш .............................................................................................................3-4
Төп өлеш ........................................................................................................5-17
Йомгак ............................................................................................................19
Кулланылган әдәбият һәм чыганаклар исемлеге ................................. 20
КЕРЕШ
Проектның төп максаты: 
татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен технологияләрен куллану өчен комплекслы методик материалларны туплау һәм аны тормышка ашыру.
Проектның бурычлары:
-федераль дәүләт белем стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләре һәм бәяләү системасы формалаштыру буенча дәүләт стандарты таләпләрен өйрәнү;
-дәрестә кулланыла торган уеннарның квалификацясен билгеләү;
-татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланыла торган уеннарның таблицасын төзү;
- федераль дәүләт белем стандарты нигезендә уен технологияләре кулланып үткәрелгән дәреснең план-конспектын төзү.
Гипотеза
- укытуны югарырак дәрәҗәгә күтәрү;
- теоретик белемнәрен практикада куллану;
- укучыларның сәләтләре төрле булуларына карамастан, дәрестә һәрбер укучының катнашуына ирешү.
Проектның актуальлелеге
Татар телен чит тел буларак өйрәтү процессында, рус төркемнәрендә укучы балалар өчен тормышка әзерлекле шәхес тәрбияләүче уеннарның төркемнәрен билгеләү.
Көтелгән нәтиҗәләр
Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:
туган телебезгә хөрмәт белән карау, ихтирам хисләре тәрбияләү;
күптеллелек шартларында толерантлы шәхес тәрбияләү;
татар теленең сүз байлыгын дөрес куллану.
Метапредмет нәтиҗәләре:
телдән һәм язма сөйләмдә бирелгән мәгълүматны дөрес аңлау;
уен вакытында аралашканда сүзләрнең мәгънәсен дөрес аңлап куллана
белү күнекмәләре булдыру;
- логик фикерләү сәләтен үстерү, аналогия буенча эшли белү,  уку-укыту кысаларында гына куллану белән бергә, кеше эшчәнлегенең төрле өлкәләрендә танып-белү яки гамәли мәсьәләләрне хәл иткәндә файдаланылырга өйрәтү.
Предмет нәтиҗәләре
Дәрес материалын уңышлы үзләштергән балалар түбәндәге белем һәм күнекмәләргә ия булырга тиешләр:
- укучының татар теле белән кызыксынуын көчәйтү, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген үстерү, алга билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтү;
- үз фикерләрен дөрес итеп әйтә белү;
- төрле уеннарны өйрәнүгә җитди караш тәрбияләү.
Максатчан группа:
1-7 нче сыйныф укучылары, рус төркемнәре.
Тормышка ашыру вакыты:уку елы.
Проектның тикшерү объекты: рус төркемнәрендә укучы балалар өчен булган уеннарның төрләре, төрле төрдәге уеннарның үзенчәлекләре.
Тормышка ашыру урыны: 1-7 нче сыйныфларда рус төркемнәре булган рус мәктәпләре , татар теле һәм әдәбияты кабинеты
Тормышка ашыру этаплары:
Әзерлек этабы:темага караган материаллар эзләү,презентация төзү.
Төп этап:дәрес темасына караган уеннар белән укучыларны таныштыру.
Йомгаклау.
Рефлексия.
Проектның фәнни яктан әһәмияте
Рус төркемендәге укучылар белән эшләүче укытучыларга  проектта күтәрелгән темаларга күзәтү ясауның әһәмияте зур булыр дип саныйбыз.
Проектның практик әһәмияте һәм яңалыгы: рус балалары белән эшләүче укытучыларга, кулланма өчен материал була алуында.
Проектның якынча дәвамлылыгы: уку елы.
ТӨП ӨЛЕШ
Уен – бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз бер өлеше. Тәрбия чарасы буларак, ул балаларның камилләшүенә, шәхес буларак формалашуына, үзгәрүенә этәргеч булып тора. Балага белем һәм тәрбия уен аркылы яхшырак бирелә. Ул уйнаган вакытта бик күп нәрсәләрне таный, үзенә күнекмәләр ала.
Уен формасында оештырылган дәресләр фән белән кызыксынуны көчәйтә, баланың мөстәкыйльлеген үстерәУкучылар эшчәнлеген активлаштыру һәм интенсивлаштыруга нигезләнгән педагогик технологияләргә проблемалы укыту технологиясе белән беррәттән, уен технологиясе дә керә.
Чит телне өйрәнгән вакытта, уен кызыксыну уятучы, дәртләндерүче фактор булып тора. Г.К.Селевко, максатчан юнәлеш буенча:
дидактик (белем дәрәҗәсен, танып белү эшчәнлеген киңәйтү, белем һәм күнекмәләрне гамәли эшчәнлектә куллану һ.б.),
тәрбияви (мөстәкыйльлек тәрбияләү, билгеле бер юнәлешләр, дөньяга караш тәрбияләү һ.б.),
үстерелешле (игътибар, хәтер, сөйләм, фикерләүне, уку эшчәнлеген үстерү һ.б.),
социальләштерүче (аралашуга өйрәтү һ.б.) уеннарны аера.
Уку процессын интенсивлаштыруны активлаштыру максатында, уенны төшенчәләрне үзләштерү, теманы өйрәнү, яңа материалны аңлату-ныгыту, сөйләм эшчәнлегенең телдән төрләренә өйрәтү вакытында технология буларак файдаланырга була.
Рус мәктәбендә татар теленә өйрәтүдә рольле уеннар актив кулланыла. Аларның өйрәтү мөмкинлекләре зур һәм тәкъдим ителгән ситуацияләрдә укучылар аның белән иркен эш итәләр. Шуның белән беррәттән, укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта, тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була.
Рольле уеннар берничә этаптан тора: өйдә яки сыйныфта әзерләнү, сыйныфта уенны оештыру, йомгаклау этаплары. Уенны оештырганда, укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:
укучыларның коммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;
сөйләм эшчәнлеге дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып, балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;
уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;
укучыларга яхшы таныш булган ситуацияләрне файдалану;
үзара ярдәмләшү, телдә актив аралашу мохите булдыру.
Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик нәтиҗәле чара булып тора.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларныңүз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергәөйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда уеннарныңәһәмияте зур. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтәһәм иҗади халәт булдыра. Уеннар вакытында фән нигезләрен үзләштерү белән бергә укучы үз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.
Шулай итеп, уеннар бала тормышында әһәмиятле урын алып торалар, белем һәм тәрбия бирүдә мөһим чыганак булалар.
Дәресне тулысынча уен формасында үткәрергә дә, моңа аның бер өлешен генә багышларга да мөмкин.
Укырга - язарга өйрәтү, дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау, тәҗрибә уртаклашу, фән - техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү тел ярдәмендә генә була ала. Тел кешенең барлык иҗтимагый эшчәнлеген оештыра.
Шуңа күрә дә борын заманнан ук һәр халык балаларны ана теленә ныклап өйрәткән, аның телен шомартуга, сөйләгәндәһәм язганда аннан оста файдалануга бик нык игътибар иткән. Һәр ана, баласына “тел ачкычы” бирүөчен, бишек җыры җырлаган, сүзле уеннар оештырган; үсә төшкәч, такмаклар, тизәйткечләр, санамышлар, табышмаклар өйрәткән.
Аеруча кече яшьтә балага белем һәм тәрбия уен аркылы бирелә, уйналган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуныңөчен укытучы, татар теле фәненнән белем һәм тәрбия бирү бурычын күздә тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.
Уеннар яки уен элементлары кергән дәресләр укучының татар теле белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген үстерә, алга билгеле бер максат куеп эшләргәөйрәтә.
Татар теле дәресләрендә кулланылган уеннар балаларга ныклы белем бирергә, тотрыклы күнекмәләр булдырырга, мөстәкыйль рәвештә танып белү эшчәнлеге белән кызыксынуларын уятырга ярдәм итәләр. Уеннар һәм уен элементлары кулланылган дәрестә укучы актив катнаша, мөстәкыйль фикер йөртә, һәр яңаны нәтиҗәле итеп тану ысуллары белән кораллана. Мондый дәресләрдә грамматик теорияне һәм сөйләм практикасын үзләштерү процессы уңышлы барачак.
Татар теле дәресләрендә, аерым тел фактын өйрәнгәндә, сөйләүһәм язу күнекмәләре биргәндә, мавыктыргыч уеннар белән читенлек ситуациясе тудырылырга,уен элементлары кертеп, проблемалы сорау һәм мәсьәләләр куелырга тиеш. Аларны чишү балада үз көченә ышану тойгысы уята, аннан зуррак эшләрне башкаруга, катлаулы күнегүләрне эшләүгә дәртләндерә, максатка ирешүдә бернинди киртәләр алдында да тукталып калмау сыйфатын формалаштыра.
Шулай итеп, дәрестәүткәрелгән уеннар, кулланылган уен элементлары дәресне җанлы һәм кызыклы итә, укучыларда ана теленә мәхәббәт тәрбияли һәм аның белән тирән кызыксыну уята.
Дәрестә уеннар оештыру - укытучының актив формалары һәм методларыннан файдалану ул.
Уенны оештыру өчен, элек төп бурычны билгеләргә, укучыларны уенга әзерләргә, аларны кирәкле теоретик белемнәр, төрле мәгълүматлар белән тәэмин итәргә кирәк.. Уен шартлары һәм үзара аралашу кагыйдәләре белән таныштырырга; максатны һәм чишелергә тиешле бурычларны аңлатырга, уен барышында шул бурычларны үтәүгә ирешергә, чишелешнең дөреслеген тикшереп, нәтиҗәләргә бәя бирергә кирәк була.
Уенны нәтиҗәле үткәрүөчен, укучыларны кызыксындырырлык проблемалы сораулар куя белүнең дәәһәмияте зур.
Шул рәвешле, укытучы төрле метод һәм алымнар кулланып, төрле күрсәтмәәсбаплардан һәм аудиовизуаль техникадан, компьютердан файдаланып, уен рәвешендә төрле ситуацияләр барлыкка китерә алса, дәреснеңөч этабында да: белемнәрне актуальләштергәндә дә, яңа белемнәрне өйрәткәндәһәм ныгытканда да куелган максатка, уңай нәтиҗәләргә ирешә ала.
Шулай итеп, нәтиҗәле, мавыктыргыч һәм кызыклы итеп оештырган уеннарны куллану укытуны активлаштырырга, яки укучыны фәнне үзләштерүгә актив тартырга, аны мөстәкыйль рәвештә акыл эшчәнлегенәҗәлеп итәргә, сәләтен ачарга һәм, шулай итеп, белем алуга кызыксыну уятырга ярдәм итә.
Уен дәресләренең төрләре
Төрләре ягыннан татар теле дәресләрендә кулланыла торган уеннарның түбәндәгеләргә бүленә:
- КВН дәресләр;
- сәяхәт дәресләр;
- башка төр уен – дәресләр.
Татар теле дәресләрендә уеннар һәм уен элементлары куллану әһәмиятле.
Алган белемнәрне актуальләштерергә, үз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергәөйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә уеннарның кирәклеге сизелә. Дәресләрдә урынлы кулланылган уеннар һәм уен элементлары укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтә, иҗади халәт булдыра. Туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.
Укучыларның белем һәм күнекмәләрен арттыруда, аларныңүз фикерләрен язмача яки сөйләмә рәвештә формалаштыра белергәөйрәтүдә, укыту һәм тәрбиянең бердәмлегенә ирешүдә, шулай ук балаларны тел фәне белән кызыксындыруда КВН дәресләренеңәһәмияте зур.
Сәяхәт дәресләр укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын дәрес материалына юнәлтәҺәм иҗади халәт булдыра; укучы бу төр дәресләрдә фән нигезләрен үзләштерү белән бергәүз фикерләрен дәлилли белү күнекмәләре дә ала.
Табышмак, тизәйткеч һәм башка мавыктыргыч күнегүләр балаларны уйларга өйрәтәләр, фонематик ишетүләрен, сүз сизгерлеген үстерүдә ярдәм итәләр. Әсәрләрнең теле камил, сурәтләү чараларына бай. Кыскасы, тел дәресләре өчен менә дигән хәзинә.
Дәрестә балалар эшләп арыгач, аларны ял иттерү максатыннан физкультминутлар уздырыла. Аларны дәрестә файдалану авазларны дөрес әйтергәөйрәнгәндә ([җ], [һ], [ң], [w], [һәмзә] һ.б. авазлар) ярдәмгә килә, фонематик ишетүне үстерүдә, тел төзәтүдә булышлык итә.
Татар телен һәрьяклап өйрәнү барышында, баланың логик фикерләвен, иҗади көчен үстереп, төрле тәрбия бирүдә, гомумән, баланы тормышка әзерләүдә уеннарныңәһәмияте зур.
Балалар уены – уйлау сәләтен, спорт тәҗрибәсен берьюлы таләп итүче уен. Ул балаларның физик һәм акыл үсеше өчен бик кирәк. «Аңлатмалы сүзлек»тә бүгенге фәндә уеннарны төркемләүдә В. Всеволодский-Гернгросс классификациясе гамәлдә йөри. Әлеге төркемләүдә уеннарны драматик, спорт һәм орнаменталь (җырлы-биюле) уен типларына бүләләр.
Хәрәкәтле уеннар (балалар уеннары)
Өстәл уеннары (сенет, чаупар, домино, карта, шашка, лото һ.б.)
Логик уеннар (эрудит, балда һ.б.)
Спорт уеннары(хоккей, футбол, бейсбол, биатлон һ.б.)
Кичке уеннар (аулак өй, сигезле, йөзек салыш, җырлы-биюле һ.б.)
Сүзле уен ( тизәйткеч, санамыш, табышмак һ.б.)
Укучыларның белем сыйфатын үстерүдә безгә дәресләребездә уен төрләренә (мәсәлән, уен – дәрес, кичә – дәрес, сәяхәт – дәрес һ.б.) игътибар итәргә кирәк. Урынлы кулланылган уеннар укучыларны активлаштыра, аларның игътибарын туплый. Уеннар дәресләрне хисләр белән баета, балаларның иң яхшы сыйфатлары ачылуга ярдәм итә. Үзләштерергә читен булган материал да, уен рәвешендә аңлатканда кызыксынуны уята. Укытучы һәр укучыны эшкә тарта, уйната, уйлата, өзлексез иҗат итүгә этәрә, дәресне җанландырып җибәрә. Укучыны үзеңә тиң әңгәмәдәш итеп тоеп, аның белән иҗади хезмәттәшлектә булганда, сөйләмгә өйрәтүнең көтелмәгән яңа мөмкинлекләре ачыла. Гадәттә, алар төрле танып – белү уеннары белән бәйле була.
Җәмгыятьнең социаль – икътисади һәм рухи өлкәләрендә барган глобаль үзгәрешләр мәгариф эчтәлегенә дә яңа төсмерләр кертә, яңа таләпләр куя, аның үсешенә яңа юнәлешләр билгели. Заман безнең алга белем алырга, эшләргә һәм эшләп табарга, яшәргә, күмәк тормыш итәргә өйрәтү бурычларын куя. Бу исә заман мәктәбе укучыларга билгеле бер дәрәҗәдә белем бирү белән генә чикләнмичә, аларны мәстәкыйль рәвештә даими белем тупларга, һәрьяклап үсешкә ирешергә, үз-үзе белән идарә итә белергә, җәмгыятьтәге мөһим процесслар турында хәбәрдар булырга өйрәтергә тиеш дигән сүз.
Гомуми белем бирүнең федераль дәүләт стандарты проектында әйтелгәнчә, мәктәп эшчәнлегенең төп максаты – белем алу күнекмәләре формалаштыру, ягъни субъектның үз-үзен камилләштерүгә аңлы рәвештә, яңадан- яңа социаль тәҗрибәләр туплау аша барырга сәләтле итү.
Федераль стандарт таләпләрен гамәлгә ашыру дәреснең сыйфатына бәйле. Дәреснең нәтиҗәлелеге, сыйфаты турында сөйләгәндә бүгенге көндә еш кына компетентлылык күздә тотыла.
Нәрсә соң ул компетентлылык? Аның компонентлары түбәндәгеләр:
- белем бирү;
- белемнең кыйммәте;
- белемне куллануга омтылыш һәм аны уңышлы куллану тәҗрибәсе;
Димәк, компетентлылык ул - компетенцияле кеше. Компетенция - нинди дә булса өлкәдә осталык. Укучыда 5 төп компетенцияне булдыру – яңа федераль стандартларның таләпләренә керә. Алар: социаль, коммуникатив, информацион, проблемалы, үзлегеңнән белемле булу.
Бала үз иптәшләре белән аз аралаша. Укучыларның күзгә – күз аралашуының бик түбән дәрәҗәдә булуы. Алар буш вакытлары булды исә, кулларына кәрәзле телефон алып, бөтен игътибарын шунда юнәлтә, шулай ук смс, интернетта утыру да аралашуны нык киметә.
Шуңа күрә, укучыларның әдәби тел культурасын гамәли үзләштерүләренә ирешү мәктәптә татар теле укытуның бүген иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора. Татар теле укытучысы укучыга әдәби тел нормаларын өйрәтеп, аны гамәлдә дөрес файдалана белү мәгълүмати чараларны дөрес куллана белү күнекмәләрен бирүгә аеруча игътибар итәргә тиеш. Шул вакытта гына укучының гомуми культурасы үсә һәм ул барлык яктан да грамоталы була.
Балада коммуникатив компетенция яки дөрес сөйләшергә өйрәтү - бик дәвамлы эш: һәр дәрестә, тәнәфестә, өйдә, төрле сыйныфтан тыш чараларда, кыскасы һәрвакыт бара торган эш.
Татар теле дәресләрендә төп максатыбыз - укучыларны мөстәкыйль рәвештә ижади фикер йөртергә һәм нәтиҗә ясарга өйрәтү, образлы,логик яктан эзлекле һәм төгәл сөйләүгә әзерләү.
Татар теле дәресләрендә сөйләм культурасын формалаштыру өчен, дәреслекләрдә бирелгән төрле күнегүләр, мөстәкыйль эшләр үткәрү өстенә тагын дәрестә уен төрләрен куллану да бик мөһим булып тора.
Укучыларны дөрес сөйләшергә өйрәткәндә,тел байлыгын үстерү буенча татар теле дәресләрендә фонетика белән бәйләнешле уеннар үткәрү мөһим.
Укытучы үз эшенә якын килеп, төрле эш алымнарын кулланса, шулай ук аларны үзгәртә һәм тулыландыра белсә, үкытуда үзе көткән нәтиҗәләргә ирешә алыр. Моның өчен һәрбер дәресне ижади , эзлекле итеп оештыра белү әһәмиятле.
Хәзерге чорда укытуның яңа моделенә күчү көнүзәк проблемага әйләнде.Ул түбәндәгеләргә нигезләнә:
-укыту технологиясенең үзәгендә укучы тора;
-уку эшчәнлегенең нигезен педагог һәм укучының хезмәттәшлеге тәшкил итә;
-белем алуда балалар үзләре актив катнаша;
-укыту процессы укучыларның ижади сәләтен үстерүгә юнәлдерелә.
Уку-укыту процессында яңа технологияләр куллану - заман таләбе. Бүген укытучыдан бик күп нәрсә таләп ителә: балаларны яратудан тыш аларның фикерләү сәләтен үстеру, рухи һәм физик үсешен тәэмин итү, үз фәнеңне бик яхшы белү, уку-танып белү эшчәнлеген оештыру. Ә моныңөчен мөгаллимнән үз шәхесенә тәнкыйть күзлегеннән карау, яңалыкка омтылу, заман сулышын тоеп, белемне өзлексез камилләштерү, укыту-тәрбия процессына иҗади якын килеп эшләү сорала. Менә шушы методика кысаларында балаларда кызыксыну бер дә бетмәслек итеп эшләр өчен яңа укыту технологияләре ярдәмгә килә.
Укытучы укыту һәм тәрбия эшендә югары сыйфатка ирешү максатыннан уен технологияләрен куллана:
Күптеллелек шартларында толерантлы шәхес тәрбияли
Коллективны туплый
Укучының мөмкинлекләрен ачу өчен уңай психологик җирлек тудыру
Коллектив рухында тәрбияли
Укучыларның танып-белү активлыгын арттыра
Туган тел белән кызыксынуны көчәйтә
Акыл эшчәнлеген, зирәклекне үстерә
Уен технологиясе

Укытучы дәрестә уеннарны максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.
Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли.
Дәрестә уеннар оештыру – укытуның актив формалары һәм методларыннан файдалану ул. Уен вакытында укучы актив катнаша, вакытка экономия ясала һәм нәтиҗәләр шунда ук билгеле була.
Балага белем һәм тәрбия уен аркылы аеруча кече яшьтән әйбәт бирелә. Уйнаган вакытта бала күп нәрсә таный, күнекмәләр ала. Шуның өчен укытучы, белем һәм кешелекле тәрбия бирү бурычын алда тотып, тел дәресләрендә балаларның уеннарын максатка ярашлы итеп оештырырга тиеш.
Уен баланың шул фән белән кызыксынуын көчәйтә, мөстәкыйльлеген, ихтыяр көчен, акыл эшчәнлеген, зирәклеген, тапкырлыгын үстерә, аны милли бердәмлек рухында тәрбияли, билгеле бер максат куеп эшләргә өйрәтә.
Дидактик уен һәм материаллар; грамматик уеннар, мавыктыргыч күнегү һәм проблемалы мәсьәләләр; теге яки бу тел фактын тануга корылган әкиятләр, мәзәкләр, диалог һәм башваткычлар, логик, стилистик күнекмәләр өчен уен күнегүләре – телне өйрәнү белән укучыларны мавыктыру, сыйныфта грамматика дәресләрен җанлы, кызыклы итү, балаларның дөрес сөйләү һәм язу күнекмәләрен аңлап җиңел үзләштерүләрен булдыру теләгеннән чыгып кулланыла.
Уеннар, мавыктыргыч күнегүләр, табышмак, башваткыч, кызыклы әңгәмәләр, әкият һәм мәзәкләр укучыда татар теленә карата мәхәббәт тәрбияләр һәм тирән кызыксыну уятыр. Алар татар теле һәм уку дәресләрендә, дәрестән тыш уеннарда, түгәрәкләрдә, төрле кичә һәм балалар иртәләрендә файдаланырга мөмкин.
Уен группалары
(категорияләре) Уенның максаты Уенның исеме
Фонетик - фонетик күнекмәләр формалаштыру Тел турында әкият,
«Кайтаваз» уены,
«Ватык телефон» уены,
рифмалар өйрәнү.
Орфографик - дөрес язу күнекмәләрен формалаштыру Анаграммалар,
сканвордлар,
кроссвордлар,
ребуслар.
Лексик - яңа лексиканың семантизациясе ;
- лексик күнекмәләр формалаштыру «Лото» уены,
сүзле-хәрәкәтле уеннар,
«Кайсы сүз артык?» уены,
рифмалы уеннар,
«Төремкәй» уены»,
«Тәрҗемәче» уены,
«Кем күбрәк » уены,
«Табышмак әйтәм, җавабын тап» уены.
Грамматик - яңа грамматик материалның презентациясе;
- грамматик күнекмәләр формалаштыру. «Дәвам ит» уены,
«Лабиринт» уены,
«Әйтеп бетер» уены,
«Сүз уйла» уены,
«Домино» уены,
«Капчыкта ниләр бар?» уены.
Сюжетлы- рольле
- ишетеп тыңлау һәм сөйләү күнекмәләрен формалаштыру (монологик һәм диалогик
сөйләм) Әкият эчтәлеге буенча сюжетлы-рольле уеннар,
«Күршеләр» уены,
«Интервью алу» уены,
«Парыңны тап»
Уен һәм аның кызыклы элементлары укучыларда йөгерек, аңлы, сәнгатьле уку, текст, дәреслек белән эшләү күнекмәләре булдыру өчен гаять кирәкле, нәтижәле чара-алымнарның берсе булып тора. Дәресләрдә алар алган белемне кабатлау һәм ныгыту йөзеннән кулланыла. Уен алымнарын, эш төрләрен төрлечә сайларга мөмкин. Ләкин һәр уен ныклап уйланылган, һәрьяклап эшкәртелгән булырга тиеш.
Уеннарны гадәттә берничә төркемгә бүлеп йөртәләр:
1) әле өйрәнелмәгән татар лексикасын үзләштерергә ярдәм итүче уеннар;
2) өйрәнгән лексиканы ныгытырга ярдәм итүче уеннар;
3) грамматик кагыйдәләрне кызыклы формада бирүче уеннар;
4) грамматик формаларны, жөмләдә сүзләр бәйләнешен һәм жөмлә төзү күнекмәләрен ныгытырга ярдәм итүче уеннар.
Формалары буенча алар телдән һәм язма уеннарга, өстәл һәм хәрәкәтле уеннарга бүленәләр. Өстәл уеннарыннан рәсемле лото һәм санлы лото (татар телендә саннарның әйтелешен истә калдыру өчен) уеннары бар.
Сүзләр белән бәйле күп төрле биремнәр дә балаларда кызыксыну уята:
- аерым билгеләр буенча сүзләр табу (беренче яки соңгы аваз, хәреф һәм ижек буенча; бирелгән тема ягъни рәсем буенча; синонимнар һәм антонимнар табу);
- сүз төзү(төшеп калган хәрефләрне кую; таралган хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштыру);
- яңа сүзләр ясау (бер хәрефне икенчесе белән алмаштыру, хәрефләр, ижекләр өстәү яки алып ташлау, сүзне озайту я кыскарту);
- бирелгән сүзләр белән сүзтезмәләр төзү.
Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә 1-7 нче сыйныф укучылары өчен кулланырга мөмкин булган уеннар.
1-2 нче сыйныф укучылары өчен
Хәрефләр өйрәнгәндә түбәндәге уеннарны биререгә мөмкин:
1. Алмагачка алма рәсемнәре ясалган. “А” авазы кергән сүзләр уйлагыз. Һәр сүз уйлаган саен бер алманы буягыз.
2. Метаграмма.
Әгәр “Җ” гә башлансам мин,
“Тәмле дә соң!”, -дип ашыйсың.
“Җ” не “Ч” гә алыштырсаң,
Минем белән су ташыйсың.
(җиләк, чиләк)
3. Кайсы сүз артык? (Таҗ, чөнки калын сүз.)
4. Мин әйткән сүзләрдә “җ” хәрефе булса, кул чабыгыз.
Җиләк, жираф, жилет, кәҗә, җиде, жакет, таҗ.
5. Иҗекләрне сүзләр килеп чыгарлык итеп тоташтырыгыз.
Кургабакчәк
Каркабалча
Сумчакчәта
6.“Календарь” уены.
Тактага, киңрәк ара калдырып, 1-дән алып 7-гә кадәр саннар языла. Җиде укучыга атна көннәре исемнәре язылган карточкалар бирелә. Укучылар, чиратлап, үз карточкаларында күрсәтелгән атна көне саны янына басарга һәм көн исемен әйтергә тиеш. Соңыннан бер укучы атна көннәре язылган карточкаларны өстәлгә тәртибе белән тезеп куя.
Шулай итеп, дәресне төрләндереп, җанландырып җибәрер өчен, яңа алымнар, төрле күрсәтмәлелек материал, кызыклы эш формаларын кулланырга кирәк.
7. “Очты-очты” уены.
8. “Әйе-юк димәскә, ак-карага тимәскә” уены.
9. “Йөзек салыш” уены.
10. Белмәмеш уены.
Укытучы сан язылган карточкаларны күрсәтә һәм Белмәмеш исеменнән аны ялгыш итеп әйтә. 
Мәсәлән, 7 саны язылган карточканы күрсәтә һәм 6 дип әйтә.Балалар төзәтәләр: “Юк, бу 6 түгел, бу-7”.
11. “Тылсымлы тартма” уены.
Балалар тартмадан уенчыклар яисә рәсемнәр алалар. Ничәнче уенчыкны алуларына карап, аның исемен һәм тәртип санын әйтәләр.
12. Баскыч уены.
Бу уен аша яшелчә исемнәре истә калдырыла. Бер бала чыгып, яшелчә исемен әйтә. 
Мәсәлән, кишер. Икенче бала, аның янына басып, ул әйткән сүзне кабатлый һәм үзе уйлаган яшелчә исемен әйтә. Ул беренче алдына баса. Өченче бала бу ике баланың һәрберсе янына басып, аларның сүзләрен әйтә һәм икенче баланың алдына басып, үзе уйлаган сүзне әйтә. Балалар шулай баскыч төзиләр, яшелчә исемнәрен әйтәләр. Бу уен балаларның игътибарын, хәтер күләмен үстерү өчен дә бик файдалы.
3-4 нче сыйныф укучылары өчен.
1.“Нәрсә бар?” уены (әйләнә-тирәдәге мөмкин кадәр күбрәк әйбернең исемен атыйлар).
2. “Кем күбрәк күрде?” (рәсемнәрдә сурәтләнгән әйберләрне, аларның билгеләрен, хәрәкәтләрен саныйлар).
3. “Кем игътибарлырак?” (бер әйберне, аның мөмкин кадәр күбрәк өлешләрен, билгеләрен әйтәләр).
4. “Кем тизрәк укый?” уены (буталган текст бирелә, укучылар, жөмләләр төзеп, хикәяне укыйлар).
5. “Буяу сатышлы”уены.
“Буяу сатышлы” уены сыйфат, төсләр темасын өйрәнгәндә уйнала. Кызлар бер якка, малайлар икенче якка тезелә. Уен алып баручы кызларга буяу төсләре әйтә. Малайлар берәм-берәм “буяу” сатып алырга киләләр. Сатып алучы, үзенең нинди дә булса һөнәргә ия булуын күрсәткәннән соң, буяу төсе бирелгән кызларның берсен алып үз сафына китә. Аннан “буяу” сатып алырга икенче егет килә .
5-7 нче сыйныф укучылары өчен.
1.“Исем” темасын үткәндә“Дәшмә” уенын кулланып була. Укучыларның кулларында кем? нәрсә? сораулары язылган карточкалар. Укытучы сүзләрне укый (күлмәк, чәчәк, агач, Алсу). Балалар тиешле карточканы күтәрәләр.
2.“Алма жыю” уены болай оештырыла. Ике зур кәгазьгә “алма агачы” ясала.
Ботакларга килеш исемнәре языла. “Алма”ларның артына төрле килештәге исемнәр язылган. Сыйныф ике командага бүленә. Командалардан берәр укучы чыга. Алар ярыша-ярыша, “алмаларын” ботакларга элә. Кем алдан элеп бетерә, шул жиңүче була.
алманыкыярга
кавынныңкарбыз
чиягәсуганда
3.“Гөмбә җыю” уенын хикәя фигыльнең заманнарын өйрәнгәндә куллану отышлы. Кәрзиннәргә хикәя фигыль заманнары языла. “Гөмбә”ләрнең артына төрле замандагы фигыльләр язылган. Укучылар “Гөмбә”ләрне тиешле кәрзиннәргә салырга тиешләр.
Шаян сораулар бирү.
Урам ахырында ни бар? (“м” хәрефе).
Имән нәрсәгә бетә? (“н” хәрефенә).
4.“Кем күбрәк?” уены.
Ике командага бүленеп, әйтелгән хрефтән башланган сүзләр уйлау.
5.“Кемнең кояшы яктырак?” уены.
Мәсәлән, кояшның һәрбер нурына ка- ижегеннән башланган сүзләр языгыз. (кара, карт, кар һ.б.)
6.“Ромашка” уены.
1). Хезмәт турында нинди мәкаль беләсез?
2). Нинди табышмаклар беләсең?
3). Әниләр турында нинди шигырь беләсез? кебек биремнәр әзерләргә мөмкин.
7. “Сүз эчендә сүз” уены.
Бу сүзләр эчендә нинди сүзләр яшерелгән? Галәм, гармунчы, гасыр, гөлжимеш.
Газетаны жил очырып алып киткән дә, анда кайбер сүзләр таралган: мөгбә (гөмбә), икерш (кишер), выкан (кавын). Логик фикерләүгә мәсьәләләр куллану да кызыклы.
8. Мәкальләрне дәвам итү уены:
- Йөз кат әйткәнче, (бер кат эшләп күрсәт).
- Кешенең үзенә карама, (сүзенә кара).
- Уйнап әйтсәңдә (уйлап әйт).
- Авызың кыек булса да, (туры сөйлә).
- Әйткән сүз – (аткан ук).
9. Фразеологизмнарны өйрәнгәндә “Дөрес сайлагыз” уенын кулланабыз. Тотрыклы сүзтезмәләр карточкаларга аерым-аерым языла. Икенче карточкаларга шушы сүзтезмәләргә мәгънәсе ягыннан туры килгән сүзләр языла. Уенда катнашучылар һәр фразеологик әйтелмәгә мәгънәсе белән туры килгән сүзне сайлыйлар.
10. Алмашлыкларны үткәндә
“Кем тапкыррак?” уены уйнала. Укытучы табышмаклар укый. Укучылар жавапларын табалар һәм очраган алмашлыкларны төркемчәләргә бүлеп язып алалар. (зат, тартым, күрсәтү, сорау, билгеләү, билгесезлек, юклык).
Табышмаклар:
Жәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак. (Куян)
Бер йомгакта мең энә, сиңа тими, син тимә. (Керпе)
Язма эшләр тикшерелә һәм очколар бирелә. Табышмакларның жавапларын тапкан өчен дә очко бирергә мөмкин. Иң күп балл алган укучы жиңүче була.
11. “Бәхетле очрак” уены
Командаларга телдән жавап бирү өчен төрле биремнәр тәкъдим ителә.
1). Бер минут эчендә жавап бирелергә тиешле сораулар бирү.
2). Сурәт-сораулар. Командалар, тәкъдим ителгән рәсемнәргә карап, анда нәрсәләр сурәтләнгән булуы турында сөйлиләр.
3). Командалар капма-каршы сораулар бирешә.
4). Теләктәшләр сорауларына жавап бирү.
5). Ике минут эчендә командалар мөмкин кадәр сорауга жавап бирергә тырыша. һ.б.
12. “Тылсымчы” уены.
Укучыларга конвертлар таратыла. Ә анда – сүзләр. Шулардан дөрес итеп жөмләләр, текст төзү. Темалар төрле булырга мөмкин. Карточкада жөмлә башындагы сүз калын хәреф белән күрсәтелә, жөмлә ахырындагы сүз артыннан тыныш билгесе куелган була. Баштарак гади текст бирелсә, соңыннан катлаулырак текстлар бирелә. Укучылар үзләре дә бер-берсенә карточкалар төзеп алып киләләр.
13. Язучы-шагыйрьләрнең иҗатына йомгаклау итеп викторина, “Йолдыз сәгате” уенын үткәрү бик отышлы. Бу чарада язучының биографиясе кабатлана, әсәрләре сәхнәләштерелә, укучыларның ижади мөмкинлекләре ачыла.
Шулай итеп, “Йолдыз сәгате”, КВН, викторина кебек чаралар уздыру татар теле һәм әдәбияты дәресләрен тагын да тирән эчтәлекле итүгә булыша. Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыруны нәтиҗәлерәк итәргә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул укучыларның белем дәрәжәсен күтәреп кенә калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли.
Укучыларны күңел кичерешләре аша ачышлар ясарга, алар белән шатланырга, гажәпләнергә өйрәтә, күптеллелек шартларында толерантлы, иҗади шәхес тәрбияләргә ярдәм итә.
Өстәмә белем бирә
Укучының татар теле белән кызыксынуын көчәйтә
Укучыга индивидуаль якын килергә ярдәм итә
Мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәтә
Акыл эшчәнлеген, зирәклеген үстерә
Тотрыклы күнекмәләр булдыра
Дәрестә укучы актив катнаша
Сөйләм практикасын үзләштерү җиңеләя
Белемне тиз үзләштерергә ярдәм итә
Белемне уен элементла
ры белән бирү:

Проектны гамәлгә ашыруның көтелгән нәтиҗәләре
Дәресләрдә уен алымнарын куллану укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уятырга, яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыруны нәтиҗәлерәк итәргә, һәр укучыга индивидуаль якын килергә, иҗади сәләтләрен үстерергә ярдәм итә. Ул укучыларның белем дәрәжәсен күтәреп кенә калмый, телебезгә тирән мәхәббәт тә тәрбияли.
Проект эшен йомгаклау
Бу проект балаларның аралашу күнекмәләрен камилләштерү, диалогик һәм монологик сөйләмне дөрес формалаштыру, сөйләмдә сүзләрне урынлы куллануга ирешү, сөйләм телен камилләштерү юлларын күрсәтә. Эш вакытында уен алыммнарын дөрес кулланганда, балалар регулятив, коммуникатив, танып-белү, шәхескә кагылышлы универсаль гамәлләрен үзләштерәчәк. Уен технологиясен куллану йомшак укучы балалар белән эшләгәндә дә отышлы, чөнки белемне уен элементлары белән бирү тиз үзләштерергә ярдәм итә.Укытуның сыйфаты күтәрелә.Укучыларның да, укытучыларның да иҗади мөмкинлекләре киңәя.
Гомумән, татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерүнең чиге юк, фәкать эзләнергә, яңалыкка омтылырга, билгеләнгән максатка кыю барырга гына кирәк.
Проект эшен башкару барышында без фәнни-методик әдәбият, интернет – ресурслар һәм вакытлы матбугат материалларын кулландык.
Кулланылган әдәбият
1. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән бәйләнешле сөйләм үстерү дәресләре. – К., 2005.
2. Абдрәхимова Я.Х. Татар теленнән дидактик материаллар. – К., 2004.
3. Татар теленнән гомуми белем бирүнең дәүләт стандарты ( Казан, 2008).
4. Харисов Ф.Ф., Харисова Ч.М., Айдарова С.Х. Татарский язык в иноязычной аудитории: программа и методические рекомендации.- Казань: ТГГПУ, 2007.
Интернет-ресурслар
http://www.mon.gov.ru РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы
http://. belem.ruhttp://predis.ru/dlya-shkolnika/tatar-telen-chit-tel-bularak-irtd-zamancha-tekhnologiialr-innovatcionnye-tekhnologiihttp://magarif-uku.ru/tatar-telene-ojjretude-zamancha-pedago/