Классный час на тему: Птицы-наши друзья


Кошлар- табигать сакчылары. Йолдызлы сәгать уен тамаша. 1.04
Кошлар көненә карата “Йолдызлы сәгать» дип исемләнгән уен- тамаша. Тема: “Кошлар- табигать сакчылары» А.б. Бүгенге кичәбез кошлар көненә багышлана. Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек ияләре. Җирдә барлыгы 100 миллиард чамасы кош яши. Татарстанда җәй көннәрендә 200ләп, кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар һавада очарга җайлашкан. Шуңа да аларны кырыс Антарктида да, биек тау кыяларында да, диңгез өсләрендә дә очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе колибри, ул берничә грамм авырлыкта гына. Ә иң зурысы тәвә кошы, авырлгы 90 кг га җитә. Кошлар табигатьнең күрке. Нәфис гәүдәле, ялтыравклы матур каурыйлы кошларның рәссамнарыбыз картиналарында чагылдырган. Күңелгә ятыш җыр-моңнарын, сайрауларын тыңлап, күренекле композиторларыбыз музыкаль әсәрләрен иҗат иткән. Җыр: “Яратам язларны” А.Б. Без кошлар көнен “Йолдызлы сәгать» уены итеп уздырырга булдык. Моның өчен 5-9 класслардан берәр укучы чакырыла. Бер рәткә тезелеп басабыз.
Беренче конкурс: ТАБЫШМАК ТАП.
1.-Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу кызыл тәпи кемдер бу. ( Күгәрчен)
2. - Агач башында йорты, эчендә яши кошы. (Сыерчык)
3. - Җәй шакылдый бу чүкеч, кыш шакылдый бу чүкеч, ничек чыдый бу чүкеч. (Тукран)
4. - Кечкенә генә берәү, артында озын терәү. (Саескан)
5. - Чуар киемле урам малае борчак җыя, кырда куна. ( Чыпчык)
Икенче конкурс: КАЙСЫ КОШ АРТЫК?
1) Козгын, ябалак, лачын, гриф. (ябалак артык)
2) Каз, аккош, дүдәк, үрдәк. (дүдәк артык)
3) Чәүкә, күкшә,тукран, суер. (чәүкә артык)
4) Песнәк, карабүрек, сандугач, чыпчык. ( сандугач артык)
Өченче конкурс: “Кайсы кош икәнен билгелә” уены. Кошлар тормышы турында язылган җөмләләр бирелә, кайсы кош турында сүз барганлыгын ачыклагыз.
1. Кышын ул иртәдән кичкә кадәр ашарга эзли. Кайры ярыкларында кышлаган бөҗәкләр белән туклана. Бу кошның бер пары кыш буена 40 төп җимеш агачын корткычлардан арындыра, миллионнарча бөҗәкләрне юк итә. Кыш көне аларга җимлекләр ясап элеп куярга кирәк. Ул җәй көне ике тапкыр сигезәр – унар бала чыгара. Ата һәм ана кош нәниләренә көненә 400 – 600 әр тапкыр төрле бөҗәк китерәләр. (Песнәк)
2. Кошның корсак асты һәм баш арты – кып – кызыл. Кара канатлары аркылыга берничә рәт сызыклар белән бизәлгән. Ул озынча кара койрыгын кәүсәгә тери дә томшыгы белән җиргә кечкенә кайры кисәкләре очыра, агачтан корт эзли. Урман “докторы” диләр аның турында. (Тукран)
3. Бөрчек – бөрчек яшькелт, шәмәхә төсләр белән җемелдәгән кошчыкларның җырын сокланып тыңлыйсың. Алар дус, тату яши. Ул – игенче ярдәмчесе. Җәй буена уннарча мең корткычны юк итә. Кырлар игеннәрдән бушап калгач, салкын көзге яңгырлар сибәли башлагач, көньякка китәләр. (Сыерчык)
4. Бу кошлар кешеләр янәшәсендә яши. Алар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Оялары – тәрәзә башында , йорт кыегында, ташландык сыерчык оясында, абзарда, агач куышында. Ул җәенә өч тапкыр бала чыгара. Җиләк – җимеш агачларындагы бөҗәкләр, чүп үлән орлыклары белән туклана. (Чыпчык)
Дүртенче конкурс: “Ял” һәм “бака” сүзләреннән торган кош исеме. (ябалак)
Бишенче конкурс: КЕМ КҮБРӘК УЕНЫ.
Ике, өч иҗектән торган кош исемнәрен язарга: (карга, торна, чукыр, чыпчык, песнәк һ.б. ) (Сыерчык, карлыгач, күгәрчен, саескан, ябалак, акчарлак һ.б.)
Тамашачылар катнашында күңелле тәнәфес.
1. Кайсы кош бик тиз йөгерә? (страус)
2. Кайсы кошның өе кар астында? (Көртлек)
3. Кайсы кош ауга төнлә чыга? (ябалак)
4. Җәй буена ике тапкыр бала чыгаручы кош. (песнәк)
5. Кошларның йөрәге ничә камералы? (4камералы)
6. Нинди кошны барабанчы диләр? (тукран)
7. Кайсы кошлар гомерлеккә парлаша? (аккошлар)
8. Кошларның уртача тән температурасы нинди? (42градус)
9. Иң зур томшыклы кош.(пеликан)
10. Нинди кош баласын баскан килеш чыгара?
11. Кайсы кош дөньяда иң тиз оча? (лачын)
12. 2 яшь тулгач каз нишли? (өченчегә чыга)
13. Нинди кошлар йомырка салмый? (Ата.)
14. Иң күп ашаучы кошның исемен әйтегез? ( Песнәк.)
15. Кайсы кош каты тешли? (Кошларнын теше юк).
16. Ярканатның йомыркасы акмы, чуармы? (Ярканат йомырка салмый).
Алтынчы конкурс: КАРЛЫГАЧ СҮЗЕННӘН КЕМ КҮБРӘК СҮЗ ТӨЗИ?
Кошлар турында презентация күрсәтү.
Тургай – очканда сайрый торган сирәк кошларның берсе. Җырлап спираль буенча әйләнә-әйләнә, ул һаман югарырак күтәрелә, җырлап аска төшә, төшеп җиткәндә генә тынып кала, тагын өскә күтәрелә, тагын сайрый. 2-3 минут, ә кайвакытта 10-12 минут буена туктамый сайрый ул. Аның җыры өстән, зәңгәр күк киңлегеннән, әле гөрләвекләр челтерәве, әле кыңгыраулар зеңелдәве булып яңгырый. Тургай канат кага – кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп , ул игенчене кырга чакыра. Тургайлар яхшы җырчылар гына түгел, безнең менә дигән булышчыларыбыз да. Кырлардагы зарарлы бөҗәкләрне чүпләп тә, чүп үлән орлыкларын ашап та файда китерәләр алар.
Чыпчыклар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да , Себердә дә , Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында , йорт кыегында, абзарда , ярдагы тишекләрдә , агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар. Безнең урманнарда 7 төрле песнәк очратырга була. Алар арасында иң эресе һәм аерылып торганы- зур песнәк. Песнәк- күп балалы кош, җәй азагына аның 20-25 кошчыгы була. Песнәк – файдалы кош . Бер песнәк җәйге айларда көненә 500 – 600 зарарлы бөҗәк ашый.
Тукраннарның 10 төре очрый. Иң зур тукран-кара тукран. Аның томшыгы ак төстә була. Безнең якларда зур чуар тукран яши. Тукран бөҗәкләр белән туена, ә кыш көннәрендә күркәдәге орлыкларны да ашый. Агачка сыгылмалы койрыгы белән терәлеп утырып тора. Нык томшыгы белән куыш ясый. Тукранның теле башыннан озынрак була. Ул, шул телен борау сыман итеп, кортларны кайрыдан тартып ала. Көненә 900гә кадәр бөҗәк ашап, тукран урманга зур файда китерә.
Безнең иң яраткан, көтеп алган кунагыбыз – сыерчык. Ул матур сайравы белән сокландыра, басу – бакчаларны корткыч бөҗәкләрдән чистартып файда китерә. Бер сыерчык гаиләсе бер көндә 350 гә якын корткычны юк итә. Шуңадыр инде кешеләр сыерчыклар өчен оялар ясый башлаганнар. Аларны агач курчак формасында да, бизәкләп эшләнгән нәни йорт формасында да ясаганнар. Ә сез беләсезме, беренче сыерчык оялары кайчан барлыкка килгән? Беренче булып Голландиядә 16 гасыр башында сыерчык оялары кызыл балчыктан тишекле савыт формасында ясала башлый. Соңрак Россиядә йорт янындагы биек колгаларда агач кайрысыннан ясалган тартмалар барлыкка килгән. Бу ояларны туздыру зур җинаять саналган.
Җылы яклардан сыерчык килде.
Мин куйган яңа ояга керде.
Бик тә җентекләп тикшереп йөрде.
Шундый сөенде, ошаткач инде…
Оя кырында, чыбыкка басып,
Үзе турында сөйләде ачык….
И туган илне сагындым, диде.
Аннан сайрады үзе чыгарган
«Сагыну” дигән яңа бер көйне.
Без ясаган ояларга кунып сыерчык бик матур итеп сайрый башлый. Нәрсә турында сайрый икән ул ? Сыерчыклар оста порадистлар, дияргә мөмкин. Алар бик күп кошларның тавышларын истә калдыралар һәм, бик төгәл, үзләренчә башкаралар. Сыерчыкның җыры шул кошларның тавышыннан тора да инде. Менә сыерчык карлыгач булып черелди, аннан карчыга булып кычкыра, тавык булып кытакларга тотына. Кошлар тавышларын аермасаң да, сыерчыкны тыңлау кызык, чөнки ул җырына үзе ишеткән башка авазларны да куша. Шуңа күрә аннан бака бакылдаган, колын кешнәгән, тәгәрмәч шыгырдаган авазларны ишетсәң дә гаҗәп түгел.
Кара каргалар зур колонияләр булып яшиләр. Биек агач башларында язын оя ясыйлар, бала чыгаралар. Кара каргалар май коңгызларын, аларның личинкаларын, саранчаларны кырып, кыр тычканнарын бетереп, кешеләргә зур файда китерәләр. Бер кара карга җәенә 8 меңгә якын бөҗәк ашый.
Ераклардан илләр гизеп,
Болын буйлап, кырлар буйлап,
Кайта безгә язны зурлап.
Кыр казлары, кыйгак – кыйгак.
Нинди якты уйлар уйлап
Кычкыралар: «Кайттык урап, Исәнмесез, кыйгак – кыйгак”.
Кыр казларының 7 төре билгеле, ә безнең якларга соры каз очып килә. Казлар бозлар эреп, сулыклар ачылгач 14 апрель тирәләрендә кайталар.
- Торыйк – торыйк дип ,
Кайда оя корыйк дип ? –дип
Туган җирдә торыйк , дип
Аваз салып ерактан,
Сазлыкларга ,кырларга
Очып килә торналар.
Торна – 4-7 кг лы зур кош. Безнең якларга алар апрельның икенче яртысында кайталар. Үзләренә ояны кешеләрдән ераграк урыннарда, су буйларында, сазлыкларда коралар.
-Хуш киләсез , кошкайлар,
Сайрагыз көнен – төнен.
Кайда ошый ?
Сайлагыз,
Җир – сулар бик киң безнең.
Җиденче конкурс: МӘСЬӘЛӘ ЧИШҮ.
- Сайка кошы кышка 4 кг имән чикләвеге җыя. Бер очканда ул 6 чикләвек алып кайта. Бер чикләвекнең массасы- 3,2г. Ул бер кышка ничә тапкыр чикләвек алып кайтырга тиеш? (208 тапкыр очарга тиеш)
- Бер тавык мин 30 яшькә җиттем дигән, үрдәк ул яшьне мин 10 ел элек үттем дигән. Каз исә: нигә болай мактанасыз мин бер үрдәк, ике тавык яшен яши алам дигән. Өчегезнең яше кадәр дигән лачын тыйнак кына. Кайсы кош күпме яши? (үрдәк 40 ел, каз 100, лачын 170 ел)
Тәнәфес: Кошлар турында табышмаклар
1.Үзе озын, чыбуы кыска.( торна)
2.Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе — җирдә,
Җыры күктә. ( тургай )
3.Агач колга башында йорты,
Эчендә яши җырчы. ( сыерчык)
4.Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,
Ит белән сыйлый. ( каз )
5. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. ( карлыгач)
6. Кигән киеме чуар,
Корыган агачка кунар
Кызыл бүрек башында
Шакый агач башында. (тукран)
7. Гөрли-гөрли җырлый улКызыл читек кия улКүлмәкләре күгелҗемТатулыкны сөя ул. (күгәрчен)
Кошлар –урман докторлары.Кәккүк гадәти булмаган аппетитлы кош:1 сәгатькә ул 100 гусеницаны ашый.Ә мәче башлы ябалак 1 елга 1000 гә якын кимерүчене юк итә.Әгәр бер кимерүченең елга 1 килограмм бөртек ашаганын исәпкә алсак,бер ябалак елга 1 тонна икмәкне коткара дигән сүз.
Сыерчыклар да гаҗәеп кошлар.Җәй буена матур сайраулары белән безне сөендереп торган сыерчыклар балалары белән 250 000 гә якын бөҗәкне юк итә.
Сүз жюрига бирелә. Менә бүген “Йолдызлы сәгать» уены тәмамланды. Сүз уенда җиңүчегә бирелә. Аның йолдызлы сәгате.
Менә тагын язлар җитте. Табигать туган якларын сагынып кайткан канатлы дусларыбыз җырына күмелде. Кошларның файдасы гаять зур. Үсемлек орлыкларын таратуда канатлы дусларыбыз зур өлеш кертәләр. Алар миләш, шомырт, кара җиләк кебек күп төрле үсемлекләрнең сусыл җимешләрен чүпли-чүпли бер урыннан икенче урынга күчерәләр, зарарланмаган орлыкларны читкә тараталар. Имән чикләвеген дә башка урынга күчерә алалар.
I.Табышмаклар :Соскы борын бакылдык,
Күп сөйләшә такылдык. (үрдәк)
Кигән киеме чуар.
Корыган агачка кунар,
Кызыл бүрек башында
Шакый агач башында. (тукран)
Гөрли-гөрли җырлый улКызыл читек кия ул,
Күлмәкләре күгелҗем,
Татулыкны сөя ул. (күгәрчен)
Язлар килә туган ягыма,
Җиргә алтын нур ява.
Алтын нурларга коенып
Тибрәнеп тора һава.
Яз килә шул, яз гына
Күңелләрдә наз гына.
Язлар килә кошлар килә
Минем туган ягыма!
Кош тавышлары тыңлана.
II. Кошлар турында мәгълүмат:
Тиздән җылы яклардан канатлы дусларыбыз киләчәк. Кошлардан башка табигать җансыз. Кошлар безнең өчен бик кадерлеләр, алар – гүзәл табигатьнең бер өлеше. Күңелле, моңлы тавышлары табигатьне яшәртә, күңелләребезгә дәрт һәм шатлык өсти.
Кошлар җир йөзендә иң күп таралган тереклек иясе. Хәзер аларның бик күп төре бар. Татарстанда җәй көннәрендә 200 дән, ә кышын 40 төрдән артык кош очратырга мөмкин. Кошлар очарга җайлашкан. Шуңа күрә аларны кырыс Антарктидада да, биек тау кыяларында да очратырга мөмкин. Кошларның иң кечкенәсе – колибри, аларның кайберләре карлыгач зурлыгында, ә кайберләре шөпшә хәтле генә, аларны чебен-кош дип атыйлар, ә иң зур кош – Африка тәвә кошы(страус), аларның гәүдә озынлыклары 2 метр, авырлыклары 50 кг. Алар иң оста йөгерүчеләр. Ә иң көчле кошлар – бөркетләр, гәүдә авырлыгы 4-5 кг га кадәр җитә. Алар куяннар белән тукланалар.
Хуш киләсез , кошкайлар,
Безнең якын дускайлар.
Карлыгачлар , актүшләр
Сыерчыклар , тургайлар.
Гөрләп акты кар сулары
Ямьләнде тугай ;
Ак болытлардан югары
Сайрады тургай.
Сайра син , тургай
Шауласын тугай.
Шаулап үсәр
Кырларда бодай.
Тургай – очканда сайрый торган сирәк кошларның берсе. Җырлап спираль буенча әйләнә-әйләнә, ул һаман югарырак күтәрелә, җырлап аска төшә, төшеп җиткәндә генә тынып кала, тагын өскә күтәрелә, тагын сайрый. 2-3 минут, ә кайвакытта 10-12 минут буена туктамый сайрый ул. Аның җыры өстән, зәңгәр күк киңлегеннән, әле гөрләвекләр челтерәве, әле кыңгыраулар зеңелдәве булып яңгырый. Тургай канат кага – кага өздереп сайравы белән һәркемне таң калдыра, шулай итеп , ул игенчене кырга чакыра. Тургайлар яхшы җырчылар гына түгел, безнең менә дигән булышчыларыбыз да. Кырлардагы зарарлы бөҗәкләрне чүпләп тә, чүп үлән орлыкларын ашап та файда китерәләр алар.
Килсәм чишмә буена,
Чыпчык суда коена,
Канат кага – кага
Рәхәтләнеп юына.
Үзе чык – чырык килә ,
Шундый куанып көлә.
Яз кытыклый, ахры , аны
Җылы куллары белән.
Чыпчык рәсеме күрсәтелә.
Чыпчыклар – төрле шартларда яшәргә җайлашкан кошлар. Алар көньякта да , Себердә дә , Африка һәм Америкада да яшиләр. Ояларын тәрәзә башында , йорт кыегында, абзарда , ярдагы тишекләрдә , агач куышында, ташландык сыерчык оясында коралар.
Песнәк тәрәз каршында
Түше сары лимон күк ;
Кара бүрек башында
Юри киеп куйган күк.
.”Өй салу кош оясы ясаудан башлана «, ди халык. Канатлы дусларыбызны һәм ярдәмчеләребезне саклыйк һәм яклыйк.
Кошлар турында табышмаклар
1.Үзе озын, чыбуы кыска.( торна)
2.Бер кошым бар: тынмый,
Агачка оя кормый;
Өе — җирдә,
Җыры күктә. ( тургай )
3.Агач колга башында йорты,
Әчендә яши җырчы. ( сыерчык)
4.Суда йөзә, күктә оча, җирдә йөри,
Ит белән сыйлый. ( каз )
5. Кулы юк, балчык ташый,
Балтасы юк, өй ясый. ( карлыгач)
6. кигән киеме чуар,
Корыган агачка кунар
Кызыл бүрек башында
Шакый агач башында. (тукран)
7. Гөрли-гөрли җырлый улКызыл читек кия улКүлмәкләре күгелҗемТатулыкны сөя ул. (күгәрчен)
ъдим ителә. “Уткойрык”, “Шәүлегән” сүзләре килеп чыгарлык итеп, горизонталь шакмакларга кош исемнәре язарга кирәк.
Кош исемнәре :1 нче кроссвордта : чукыр, торна,аккош, козгын, байгыш, карга, чыпчык,күке.
2 нче кроссвордта : күкшә, үрдәк, чәүкә, челән, суер, козгын, керәшә, торна.
Алып баручы : “Кем артык?” уенын тәкъдим итәм.Теге яки бу үзлегенә карап, тәгъдим ителгән дүрт кошның кайсысы “артык” булуын һәм моның сәбәбен әйтергә.
1 нче төркемгә : - ябалак, козгын, лачын, гриф.( ябалак-төнге ерткыч кош)
- каз,аккош, дүдәк, үрдәк (дүдәк – су кошы түгел).
2 нче төркемгә : - чәүкә, күкшә, тукран, суер (чәүкә - урман кошы түгел).
- песнәк, карабүрек, сандугач, чыпчык ( сандугач – күчмә кош)
Алып баручы : Командалар билгеләнгән вакыт эчендә “К” хәрефенә башланган кош исемнәре язалар. Кайсы команда күбрәк яза, шул җиңә. Мәсәлән : Каз, какаду, карчыга, карга, карабүрек, карлыгач, кызылтүш, көртлек, күгәрчен, күке, күркә, киви, колибри,кондор.
Алып баручы : “Тапкырлар бәйгесе”. Табышмаклар әйтү.
Кайсы команда беренче булып җавап бирә , шуларга бер очко куела.( Ромашка уены)
Башы тарак,
Койрыгы урак,
Кычкыртып быргысын,
Уята барысын. ( Әтәч)
Үзе озын,
Чабуы кыска. (Торна)
Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә - такылдык. (Үрдәк)
Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш чакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч? (Тукран)
Төнлә очарга ярата,
Көндез очмый, йокыга ята. (Яркнат)
Үзе йомырка басмый,
Баласын да бакмый. (Күке)
Ука – ука тыш кына,
Су коена инештә,
Оча алса да, җирдә йөри,
Ите яхшы бәлешкә.(Үрдәк)
Агач башында йорты,
Эчендә яши җырчы. ( Сыерчык)
Алып баручы : Кайсы команда кошларга бәйле сынамышларны күбрәк әйтер?
Кара карга килгәч, бер айдан кар китәр.
Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
Тургай килгәч –җтугыз көнлек, сыерчык килгәч сигез көнлек кар кала.
Кыр казлары яз көне биектән очсалар, сабан ашлыгы уңар.
Карлыгачлар җәй көне түбән очса, яңгыр булыр.
Аккош иртә килсә, яз начар булыр, озак торыр.
Акчарлак килгәч, елгаларда боз тиз кузгалыр.
Каз югарыдан очса, яз көне су күп булыр.
Алып баручы : “Буталган хат” уку.
1. Сы-ер-чык-тан без-гә хә-бәр кил- гән
2. “Тиз-дән кай-та-быз, кө-те гез”, - ди-гән.
Ачылды ак калын юрган,
Исте апрель җилләре.
Кошлар кайта: сагындырган
Туган – үскән җирләре.
Көннәрен юлда үткәреп,
Куанышып очалар,
Канатларына күтәреп,
Яз китерә ич алар.
Килсен әйдә, килсеннәр,
Без – дуслары кошларның,
Оялар куйдык, керсеннәр,
Бүләге, дип дусларның.
Һәр җирен тикшереп кат – кат
Оялар сайласыннар.
Сайрасыннар безне мактап,
Шатланып сайрасыннар.
Ни эчен,бәбкә, чебеш чыгарыр алдыннан кош йомыркаларын юмыйлар? (аларнын кабыгында зарарлы микроб,бактерия йомырка эченә керүен тоткарлый торган элпә була.) Кош кебек аз ашый дигэн жөмлә дөресме? (Юк чөнки песнәк,мәсәлән, һәр көн үз авырлыгы кадәр ризык ашый)
Ни өчен кошлар язын "җырлап яшиләр?" (оя корып, йомырка салганда ата кош игьтибарын җәлеп итәр өчен)
Дөньяда ин зур кош? (Африка тәвә кошы)
Безэн җылыякка иң соңыннан нинди кошлар очып китә(казлар)
Иң күпашаучы кошнын исеме. (Песнэк)
Кайсы кош каты тешли? (Кошларнын теше юк).
Нинди кош тавышсыз оча? (Ябалак).
Ярканатныңйомыркасы акмы чуармы? (Ярканат йомырка салмый).
Жир шарында ничэ кош төребилгеле. (9000)
Нинди кош ялтыравык эйберлэргэ кызыга. (Саескан).
Нинди кош су тэбендэ йэри ала? (Су чыпчыгы оляпка)
ИН матур койрыклы кош нинди? (тавис).
Нинди кошлар суны очып барышлый эчэ? (Карлыгач керэшэ)
Кайсы кошнын ике бармагы алга, ике бармагы артка карый берсе кырыйга да борыла ала? (тукран)
Кугэрчен гадэттэ ничэ бала чыгара? (ике)
Нинди кош жэен -соры, кышын ак? (поляр ябалак, божыр)
Нинди кошлар жиргэ сирэк утыралар? (карлыгач)
Нинди кошлар кар астында тэн куна? (кэртлек)
Сыерчык оясынын тишеме ничэ см диаметрлы булырга тиеш? (4,5 -5см)
Нинди ата кош йомыркада утырып бала чыгара хэм аны узе тэрбияли? (эму Австралия тэвэ кошы).
Дэньядагы ин бэлэкэй кош нинди? (колибри)
Кайсы кош жылы яктан ин беренче булып кайта? (кара карга).
Кайсы кош муенын 270 ка кадәрбора ала? (ябалак).
Нинди кошлар йомырка салмый? (ата кошлар)
Нинди кош кызыл төснеяратмый? (күркә)
Нинди ябалак көдез ауга чыга? (поляр ябалак).
Ин зур йомырка салучы кош нинди. (тэвэ 1400).
Нинди кошлар янгыр буласын алдан сизәләр (Карлыгачлар ул кэнне астан оча)
Кошлар житлегү ягыннан нинди ике төркемгә бүленә?
Ин матур сайраучы кош? (сандугач).
Сандугачныңикенче исеме? (былбыл).
Нинди кошлар үләксә белән туклана? (козгын гриф кондор).
Нинди кошлар вертолет сыман бер урында очып тора алалар? (тургай колибри)
Ин борынгы заман кошның исеме? (археоптерикс).
Дөньяда ин авыр кош? (Тәвә кошы).
Яшь карганы карт каргадан ничек аерып була? (томшыгыннан карап).
Сыерчык оясы кайсы якка карап торырга тиеш? (коньякка).
Кайсы кош ин озын гомерле? (козгын).
Алып баручы. Кышның салкын бураннары үтә
Менә кабат җиргә язлар җитә
Таллар бөре ача, кояш көлә
Кара карга җиргә тавыш бирә.
Кара карга. Килдек, килдек очып ерак җирдән,
Курыкмыйча ачы салкын җилдән.
Яз хәбәрен сезгә китердек без,
Гафу, дуслар озак көттердек без.
Хәзер менә оя ясап, тизрәк
Бала-чага үрчетергә кирәк.
Төркем башлыгы. Чү! Туктагыз, таныгыз
Бу бит таныш моңыбыз.
Кем ул анда сызгыра?
Өздерепме-өздерә,
Ерак түгел, якында
Әнә теге топольда,
Бу бит таныш сыерчык,
Сыерчыгым, очып чык?!
Сыерчык. Ерак-ераклардан канат кагып
Диңгезләрне кичеп арып-талып
Туган җиребезне сагынып кайттым.
Җылы яктан сәлам алып кайттым.
Ә үзегез ничек кышладыгыз?
Салкын булмадымы кышларыгыз?
Песнәк. Бик ямансу булды кышлар,
Сездән башка, якын дуслар
Өмма без тик ятмадык.
Урманнарны, бакчаларны
Корткычлардан сакладык.
Безнең дуслар – балалар.
Балалар. Исәнмесез, кошкайлар!
Сез киләсен белдек без.
Агачларга матур, матур
Өйләр ясап элдек без.
Хәзер инде сайрашыгыз
Оялар сайлашыгыз
Җиләк-җимеш бакчасында
Күбрәк кайнашыгыз.
Үзе әле яшь карга,
Тулган тик бер яшь аңа,
Ә инде күпне күргән,
Чит илләрдә дә йөргән!
Быел очасыларга
Сөйләр нәрсәсе бар ла!
Сөйли яшьләргә карга,
Томшык ачып тыңлыйлар,
Чит җирләрне сорыйлар:
- Гаҗәптер, - диләр, - анда,
Рәхәттер, - диләр, - анда!
Дәшми тора да карга,
Болай дия аларга:
- Безнең туган якларда
Җиңелрәк канатларга!
Җылы җилнең өске катлавыннан
Сагыну тулган җырлар сибелә:
Кышларга дип киткән якларыннан
Кошлар кайта туган иленә.
- Сәлам сезгә, кырлар, дигән сыман,
Тугай-күлләр, туган елгалар!
Кыйгылдашып уза киек казлар,
Торкылдашып үтә торналар.
Табышмаклар.
1. Круглое как яблоко
А внутри не мед.
Разобьёш нечаянно
Сразу уплывёт. (ЯЙЦО)
2. Балтасыз-пычаксыз
Кечкенә генә өй эшләнгән (КОШ ОЯСЫ)
3. Ерактан килгән кунак булса да, тәрәзә артында тора. (КАРЛЫГАЧ)
4. Гөлдер, гөлдер, гөлдер бу,
Кызыл тәпи кемдер бу? (КҮГӘРЧЕН)
5. Чуар киемле урам малае
Борчак җыя. Кырда куна. (ЧЫПЧЫК)
6. Колга башында йорты
Эчендә тора җырчы. (СЫЕРЧЫК)
7. Үзе озын, чабуы кыска. (ТОРНА)
8. Бер кошым бар: тынмый.
Агачка оя кормый;
Өе - җирдә,
Җыры - күктә. (ТУРГАЙ)
9. Җәй шакылдый бу чүкеч,
Кыш шакылдый бу чүкеч,
Ничек чыдый бу чүкеч. (ТУКРАН)
10. Йомры, йомгак сары йомгак
Йөгереп йөри чирәмдә. (ЧЕБИ)
11. Соскы борын – бакылдык,
Күп сөйләшә - такылдык. (ҮРДӘК)
12. Башы тарак,
Койрыгы урак.
Кычкырта быргысын,
Уята барысын. (ӘТӘЧ)
13. Суда юынып алды,
Өсте коры калды. (КАЗ)
14. Койрыгын алса – башы ябыша,
Башын алса – койрыгы ябыша. (САЕСКАН)
15. Үзе йомырка басмый,
Баласын да бакмый. (КҮКЕ)
16. Канаты бар, аягы бар,
Үзе йөзә алмый. (ТАВЫК)
1. “Кышлаучы һәм күчмә кошлар”
Бирем: командалар күчмә һәм кышлаучы кошларның исемнәрен аерып алып язырга тиеш. Күгәрчен (голубь), Чәүкә (галка), Песнәк (синица), Үрмәләч (Поползень),Чыпчык (воробей), Филин, Сандугач (соловей), Аккош (лебедь), Карга (ворона), Тургай (жаворонок), Шәүлегән (иволга), Пеликан, Челән (цапля), Ләкләр (аист), Торна (журавль)
2. “Бу кемнең оясы?”
Бирем: тактага кошлар һәм аларның ояларының сурәтләре эленә. Ләкин алар боталган. Кошларга үз ояларын табарга ярдәм ит. Кайсы команда дөрес итеп кошларның ояларын билгели, шул команда 2 балл ала.

Ак көртлек1

Чомга 2

Челән 3

Сандугач 4



Сыерчык 5
3. “Борчак чүпләү”.
Бирем: һәр командага борчак һәм фасоль салынган савытлар бирелә. Борчак һәм фасоль бер-берсеннән аерып алырга кирәк. Кайсы команда тизрәк бу эшне башкара, шул команда җиңүче була. Командадан бер кеше борчак чүпли. Борчакларның санын әйтергә. Барлыгы 52 борчак.
4. Капитаннар конкурсы.
Бирем: һәр капитанга төрле кошларның “азыгы” – рәсем бирелә. Команда членнарына томшык рәсемнәре таратыла. Кошның томшыгы аның нинди азык белән туклануы турында сөйли. Капитаннар дөрес итеп азыкларны “кошларга” таратырга тиеш. Дөрес итеп “кошларны” ашаткан капитанның командасы җинүче була.
5. “Сусаган Карга”.
Бирем: бервакыт карга юл буйлап бара икән. Көн бик эссе. Карга бик сусаган. Караса юлда кувшин утыра ди. Ләкин суы бик аз калган, карганың томшыгы җитми икән. Әйдәгез әле, каргага су эчәргә булышыйк. Кувшинга таш салсаң, су өскә күтәрелә. Сездә таш салып (һәр кеше берне сала да үз урынына баса), суны өскә күтәрегез дә, су кувшин авызы белән тигезләшкәч бер кашык суны стаканга салыгыз. Җитез командага 2 балл бирелә.
6. Кроссворд чишү.
Бирем: бу кроссвордны чишкәннән соң, сез 2010 елда Россиянең сомволы булып торган кошның исемен белерсез. Кайсы команда ул кошның исемен әйтә, шул команда җиңә.
1. Тынычлык кошы (күгәрчен)
2. Бары тик хайван үләксәсе белән тукланучы, муе һәм башы аз йонлы кош (гриф)
3. Арты белән алга таба оча ала (колибри)
4. Төнге ерткыч кош (филин)
5. Эре очмый торган кош (страус)
1. Соры урам малае (чыпчык)
2. Бу кошның тамак астында азык салырга тире капчык бар (пеликан)
3. Тавык бала чакта (чеби)
4. Антарктида кошы (пингвин)
5. Көлтәсеннән бастырыгы озын (саескан)

2010 елда Россиянең сомволы булып ________ исемле кош тора.
7. “Йомырка ташу”.
Бирем: саескан йомырка ярата. Ә без аңарга йомырка урларга булышабыз. Тавык оясыннан саескан оясына кем тизрәк йомыркаларны ташып бетерә шул җинүче була (бер урыннан икенче рынга предметлар ташу).
8. Җир йөзеннән юкка чыккан кошлар.
Бирем: археологлар тикшеренүләр нәтиҗәсендә җир йөзеннән юкка чыккан кошның калдыкларын табалар. Ләкин аны күчергәндә табылдык төшеп китә һәм кисәкләргә бүленә. Сезгә шул кисәкләрдән кошның сурәтен җыярга кирәк.

1 2
3 4 5 1. Тынычлык кошы
2. Бары тик хайван үләксәсе белән тукланучы, муены һәм башы аз йонлы кош
3. Арты белән алга таба оча ала
4. Төнге ерткыч кош
5. Эре очмый торган кош
1 2 3 4 5 1. Соры урам малае
2. Бу кошның тамак астында азык салырга тире капчык бар 3. Тавык бала чакта
4. Антарктида кошы
5. Көлтәсеннән бастырыгы озын

Рәсемне пазлы кебек кискәләргә
Интересные факты о птицах.
1. Людям на данный момент известны 9800 видов пернатых, которые живут на Земле.
2. Наибольшее количество желтков, когда-либо найденных в одном яйце, – девять.
3. Чтобы сварить яйцо страуса вкрутую его нужно кипятить 2 часа!
4. Единственная в мире птица, у которой вообще нет крыльев, это Киви, живущая в Новой Зеландии.
5. Температура тела птиц на 7-8 градусов выше чем у человека. Так как птицы не могут потеть, три четверти вдыхаемого воздуха птица использует для охлаждения.
7. Перья птицы весят больше чем ее скелет.
8. Самые большие яйца в мире несли недавно истребленные мадагаскарские птицы – Эпиорнисы. Вес одного яйца составлял 7,5-8 кг против страусиного яйца весом 1,65 кг. Рост самого крупного вида Эпиорнисов равнялся росту взрослого слона. На фото ниже изображены размеры самой большой в мире птицы по сравнению с человеком.
9. Сердце птицы бьется 400 раз в минуту во время отдыха и 1000 раз во время полета.
10. Во время охоты сокол сапсан может достигать скорости более 320 км/ч.
11. Наибольшая по размерам птица в мире – страус, который имеет рост от 2 м. Они очень быстро бегают и развивают скорость до 60 км/ч. Вес этой птицы составляет более 130 кг. Страусы распространенны в Австралии, Африке и Азии. Они могут даже напасть на человека, если почувствуют угрозу для своих птенцов.
12. Пингвины, страусы, казуары, киви и додо не могут летать.
13. Почему птицы летают в V-образном ключе? Все это для экономии энергии. Первой, как правило, летит самая опытная и старшая птица, которая принимает всю нагрузку на себя. Позади первой птицы по бокам создаются два воздушных потока в которых летят последующие члены стаи с меньшими энергозатратами.
14. Всего во всем мире существует 6 видов ядовитых птиц. Большинство из них – пять видов – относятся к дроздовым мухоловкам. Еще их называют Питаху. Обитают эти существа в Новой Гвинее. Ядовиты они тем, что на теле содержат сильнейший яд в мире под названием батрахотоксин. Однако то количество, которое содержится на птице, не способно убить человека и, при попадании в дыхательные пути, может вызавть лишь острый приступ кашля.
15.Наиболее распространенные птица на земле это куры.
16. Самая тяжелая по весу птица из тех, которые могут летать, — это дудак и африканская дрофа. Последняя водится в Африке, дудак же в Азии и Европе. Дрофа – почти тоже, что и дудак. Эти две птицы достигают размеров в 20 килограмм. Эту массу не просто удержать в воздухе, поэтому для взлета им необходимо разбежаться. Несмотря на тяжелый подъем, полет у этих птиц необычайно красив.
17. Самый большой представитель пернатых, который умеет летать, — кондор. У него размах крыльев иногда достигает 3х метров. Вес довольно большой – около 15 кг. Этому гиганту непросто взлететь. Как и дудак, кондору необходимо хорошо разбежаться, и лишь потом, сильно размахивая могучими крыльями, он может взлететь. Поднимается он на гигантские высоты – до 10 километров ввысь.
18. Птицы произошли от динозавров.
19. Самый большой размах крыла имеет странствующий альбатрос. В 1965 моряки корабля «Элтанин» поймали самца альбатроса, когда проплывали между Австралией и Новой Зеландией. Размах крыла этой птицы составил невероятную длину – 3 метра 63 см. Альбатросы всю жизнь питаются только рыбой, а их большие крылья очень мешают при взлете с воды.
22. Императорский пингвин изредка может голодать даже 9 недель, пока высиживает будущее потомство. Для него совсем не страшен холод до 50-60 градусов.
23. Самой «умной» птицей можно назвать воробья, потому как у него на 100 грамм массы тела приходится 4,37 граммов мозга, в то время, когда у лошади – 0,1 г/кг, а у крокодила – не более 0,007 г/кг.
24. Оказывается, что розовые фламинго по своему окрасу далеко не розового цвета. Этот необычный оттенок пера придают им зеленые водоросли, которые становятся розового цвета во время переваривания.
27. Чайки могут пить соленую воду, потому как у них гланды способны фильтровать соль.
1. Тынычлык кошы
2. Бары тик хайван үләксәсе белән тукланучы, муены һәм башы аз йонлы кош
3. Арты белән алга таба оча ала
4. Төнге ерткыч кош
5. Эре очмый торган кош
1. Соры урам малае
2. Бу кошның тамак астында азык салырга тире капчык бар 3. Тавык бала чакта
4. Антарктида кошы
5. Көлтәсеннән бастырыгы озын