Тукай бэйрэме зурлар торкеме


Тукай теле- туган тел.
Зал бизәлеше: Чәчәкләр белән бизәлгэн Г. Тукай портреты.
Г. Тукай әсәрләренә балалар ясалган рәсем кургәзмәсе.
« Күл», «Авыл өе», « Урман аланы» куренешләре.
Слайд №1 «Туган тел» көе яңгырый.№119
Алып баручы: Нинди таныш монлы көй бу?
Тукай җыры- « Туган тел».
Истән бердә чыкмый торган
Халык көе «Туган тел»
Әйе , балалар, без сөекле Тукаебызны беркайчан да онытмыйбыз, истән чыгармыйбыз. Аны яратабыз, зурлыйбыз. Шигырьләрен , әкиятләрен укып яшәргэ өйрәнәбез. Бүген дә без сезнең белән бергәләп Тукай абыебызның туган көнен билгеләп үтәргә, туган тел бәйрәменә җыелдык.
1 нче бала
Дилә Туган телне яттан сөйләп,
Үсеп җиткәнбез шулай.
Барлык татар балалары
Ярата сине, Тукай.
2 нче бала
Илгиз Тылсымлы шигырьләреңне
Уйныйбыз кабат – кабат.
Балачак хыялларына
Бирәләр алар канат.
3 нче бала
Амелия Шүрәлеләр яшәгәнгә
Ышанмый кемнәр генә?
Су анасы әкият сөйли
Серле җәй көннәрендә.
4 нче бала
Айсаф
Алып баручы
Апрель җитсә, исемеңне
Җырыңа куша тургай.
Милләтемнең кояшы син
И моңлы, нурлы Тукай.
Музыка астында утыралар.-”Туган тел”
Кызлар башкаруында бик матур җыр тыңлап китегез. Җыр”Үсәсем килә минем”
“Күбәләк” көе яңгырый.сәхнәгә күбәләк очып керә.Аның артыннан кулына кәрзин тоткан кызчык күренә һәм күбәләкне куа №23). Кыз күбәләкне тотып:
Кыз :
Кәримә – кыз;
Ленара- күбәләк.
Слайд №3 Нинди матур күбәләк! Сөйләшикче бергәләп.
“Бала белән күбәләк”- шигыре.
Кыз: - Әйт әле күбәләк,
Сөйләшик бергәләп,
Бу кадәр күп очып,
Армыйсың син ничек?
Ничек соң тормышын?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?
Күбәләк : Мин торам кырларда,
Урманда- болында.
Уйныймын-очамын,
Якты көн булганда.
Тик гомерем бик кыска,
Бары тик көн генә.
Тик гомерем бик кыска:
Бары тик көн генә.
Бул яхшы, рәнҗетмә.
Һәм тимә син миңа.
( Шүрәле керә, балаларны кытыклый, бии, кызларны куып китә).
Алып баручы Шүрәле , тукта- тукта әле, безнең балаларны кытыклап утерәсең бит. Без бүген , сине дөньягв таныттык, Тукай абыебызның туган көненә җыелдык. Әйдә , син дә кал безнең бәйрәмдә. Кызлар башкаруында җыр тыңлап кит.
Җыр “ Үсәсем килә минем”- №141
Матур җырладыгыз балалар, бик күңелем булды. Инде сезнең белән кети-кети, ә матур уеннар гына уйныйсым килә башлады. Әйдәгез Г. Тукайның – кечкенә Апушның кечкенә чагында яратып уйный торган “ Түгәрәк уены “уенын уйнап алабыз.-№121
Шүрәле :
Ринат К. – малай;
Рамазан- Акбай;
Алия
Слайд №4
Камиль
Слайд №2
Без урманда, балалар, үземнең дуслар белән табышмаклар әйтешергә бикяратабыз. Менә мин сезгә берничә табышмак әйтеп китәм, сез җавап бирегез.
“Нәкъ кеше кебек үзе
Маңгаенда бер мөгезе.
Ә шулай да шаккатыра
Былтыр кысты!- дип кычкыра.
Туганнарын чакыра. Кем ул?” ( Шүрәле)
И – и, кычкырганымны да ишеткәннәр икән...
“ Кешенең якын дусты
Йортның тугры сакчысы.
Аннан гел игелек көт,
Ә исеме ничек?” ( Эт)
“ Кызыклы шәкерт” шигыре сәхнәләштерелә.
Әйдәле акбай! Өйрән син,
Арт аягың белән тор:
Аума-аума!Туп-туры тор,
Төз утыр, яхшы утыр!
Ник газаплыйсың син мине,
Мин әле бик кечкенә.
Мин туганга тик ике айлап,
Булыр, я оч кенә.
Юк! Кирәкми, мин өйрәнмим,
Минем уйныйсым килә,-
Шул болыннарда ятасым,
Шунда ауныйсым килә.
-Ах, юләр маэмай!
Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар,
Эш белү уңайсыз ул.
“Куш кулым”- җырын бшкарып китәләр.
“ Кулы юк- балчык ташый,
Балтасы юк – өй ясый” ( карлыгач)
“Карлыгач” шигырен сөйләү.
Күптән түгел безнең тәрәзә капкачын
Оя итте минем сөйгән карлыгачым:
Ул көн буе авызы белән балчык ташый,
Балчык белән матур итеп оя ясый.
Күп эшләде иренмичә: бара- бара
Чыгарды ул матур- матур балалар да.
Ачыксалар карлыгачнын балалары,
Чебен- черки алып кайта аналары.
“ Кем сакаллы булып туа?”
“Гали белән кәҗә” шигырен сөйләү.
Безнең Гали бигерәк тату кәҗә белән,
Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.
Гали аны чирәм белән кунак итә.
Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.
“Туннарга киендерә,
Җылыта , сөендерә
Тоягы була ярык,
Исеме аның - .....(сарык)
Алып баручы:
Слайд №6 Балалар, кәҗә белән сарык теге бүре башын шәһәрдә базарда сатып, шул акчага бабайга түбәтәй, ә әбигә тарак алып кайтканнар. Әйдәгез “Түбәтәй”уенын уйнап алабыз.
Сарык белән кәҗәнең капчыгында сезнең шигырьләргә дә урын калган. Әйдәгез шигырьләрне дә шунда тутырабыз. Кайткач әби белән бабайга тыңлатырбыз.
5 нче бала
Телсез идек,
Тукай безне телле итте,
Җырсыз идек, Тукай безне
Җырлы итте.
6 нчы бала
Ранис Татарча да яхшы бел,
Урысча да яхшы бел,
Икесе дә безнең өчен.
Иң кирәкле затлы тел.
7 нче бала
Самат Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле Кырлай җире.
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
8 нче бала
Сабиров Ринас Иң кадерле, иң газиз тел
Ул үз телең – туган тел!
Әби- бабаң, әткәң- әнкәң,
Син сөйләшә торган тел!
9 нчы бала
Владик Мысли о Тукае не дает покоя,
Как не справедлива с ним была судьба!
Маленҗкого Тукая по земле гоняя,
Гения народного потерятҗ могла.
10 нчы бала Алия
Слай №8 Родной язык – святой язык,
Отца и матери язык,
Как ты прекрасен!
Целый мир в твоем богатстве я постиг!
11 нчы бала
Илнар Горестей немало видел Габдулла,
Оттого добрейшей была его душа.
Только все прекрасное в сердце он пускал,
Ну, а злобу, ненависть напрочь, отгонял.
Шүрәле Булдырдыгыз балалар. Рәхмәт сезгә.Бәйрәмегез бик ошады. Бик күп шигырләр , җырлар, уеннар беләсез икән.Һәрвакыт шулай күңелле, дус яшәгез! Күчтәнәч итеп сезгә шушы кәрзинемне калдырам.
“Су анасы “ м/ф карау
Алып баручы Саубулыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр сау булып торыгыз!