3 нче сыйныфлар очен татар теленнэн тест ( татар торкеме)


3 сыйныф (татар төркеме)
өчен татар теленнән тест I В
1.Күп мәгънәле сүзләр: а) әни,балык,әти,ботак,балан. б) баш,алма,алтын,ботка,борын. в) күз,өстәл ,бабай,әби,бала.
2.Охшаш мәгънәле сүзләр а) омонимнар б) синонимнар в) антонимнар 3.Кайнар ,эссе,кызу,җылы: а) омонимнар б) синонимнар в) антонимнар4.Исем дип нинди сүзләргә әйтелә? а) предметны белдергән сүзләр; б) эшне белдергән сүзләргә
в) билгене белдергән сүзләргә
5.Ялгызлык исемнәр дип нинди исемнәргә әйтелә ? а) кешеләрнең ,бер төрдән булган предметларның,күренешләрнең берсенә генә бирелгән исемнәргә; б) бер төрдән булган предметларның барысы өчен дә бирелгән исемнәргә.
6. Татар телендә ничә килеш бар? а) 7 б) 6
в) биш7. Төшем килешенең кушымчалары нинди? а) кемне?нәрсәне? б) кемнең?нәрсәнең?
в )кемнән?нәрсәдән?8. -ка,-кә кушымчалары кайсы килешне белдерә? а) ур.-в.к. б) ю.к.
в) б.к.
9.Дөрес җавапны эзләп ал. а) Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына сорау билгесе (?)куела. б) сорауны эченә алган җөмлә ахырына нокта (.)куела. в) көчле тойгыны белдергән җөмлә ахырына өндәү билгесе(!) куела.
10.Хәбәр күбесенчә кайсы сүз төркеме белән белдерелә? а) алмашлык б) фигыль; в) исем.
3 сыйныф (татар төркеме)
өчен татар теленнән тест II В
1.Алынма сүзләр: а)башка телләрдән кергән сүзләр б)татар сүзләре в)рус сүзләре
2. Капма-каршы мәгънәле сүзләр а)омонимнар б)синонимнар в)антонимнар3. Омонимнар а)зур,дәү,олы б)ай,кара,ал,яз.
в) матур, кызыл, кечкенә
4.Фигыль дип атала? а)предметны белдергән сүзләр; б)эшне белдергән сүзләргә ; в)билгене белдергән сүзләр.
5.Түбәндә бирелгән исемнәр уртаклык исемнәргә керәләр: а)Хәкимов,Зөя елгасы,Корбан бәйрәме,”Сабантуй”газетасы; б)фамилия,бәйрәм,елга,күл,агач.
6. Татар телендә ничә килеш бар? а) 7 б) 6
в) биш7)-нан,-нән кушымчалары кайсы килешне белдерә? а)ч.к. б)и.к.
в)т.к.
8. -не,-не кушымчалары кайсы килешне белдерә? а) ур.-в.к. б) ю.к.
в) т.к.
9.Дөрес җавапны эзләп ал. а) Тыныч тавыш белән әйтелгән җөмлә ахырына сорау билгесе (?)куела. б) сорауны эченә алган җөмлә ахырына нокта (.)куела. в) көчле тойгыны белдергән җөмлә ахырына өндәү билгесе(!) куела.
10.Сыйфатлар җөмләдә: а)ия; б)иярчен кисәк; в) иярчен кисәк,хәбәр.