Равил Ф?йзуллин Минем телем шигыре


11 нче сыйныф. Әдәбият дәресе
Тема: Равил Фәйзуллин “Минем телем” шигыре
Максат: укучыларны шагыйрь Равил Фәйзуллин иҗаты белән якыннан таныштыру, “Минем телем” шигырен өйрәнү; укучыларның фикерләү сәләтен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү; туган телгә мәхәббәт,хөрмәт , туган тел белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Җиһазлау: презентация
Дәрес барышы.
1.Оештыру.
Исәнмесез, хәерле көн укучылар!Барыбыз өчен дә бүгенге көн чыннан да хәерле булсын, шатлык-куанычлар гына алып килсен.Шундый яхшы теләкләр белән әдәбият дәресебезне башлыйбыз.
Бүгенге дәреснең темасы: Равил Фәйзуллинның “Минем телем” шигыре.
Дәрестә Равил Фәйзуллинның ижаты белән якыннан танышырбыз, “Минем телем” шигырен сәнгатьле укып, шигырь буенча фикер алышырбыз.
2.Төп өлеш.Шагыйрьнең тормыш юлы белән таныштыру.
Шагыйрьнең тормыш юлы турында белми торып, аның ижатын өйрәнеп булмый.Шул максаттан, мин сезгә Равил Фәйзуллинның тормыш юлы турында кыскача сөйләп китәм.
Равил Фәйзуллин 1943 елны Татарстан Республикасының Балык бистәсе районы Балтач авылында туа.1965 елда Казан дәүләт университетының тарих- филология факультетын тәмамлый, аспирантурада укый.
1966 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.1970 елда “Мәрмәр” исемле китабы өчен Муса Жәлил исемендәге һәм 1978 елда “Шигырьләр һәм поэмалар” китабы өчен Татарстан Республикасының Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.1999 елда Равил Фәйзуллинга Татарстанның халык шагыйре дигән мактаулы исем бирелде.Шагыйрьнең аерым әсәрләре чит ил телләрендә дә дөнья күргән. Әдәбиятны үстерүдә һәм матбугаттагы казанышлары өчен Р.Фәйзуллин  2006 елда Дуслык ордены белән бүләкләнә. 2007 елда Татарстан Фәннәр академиясенең мактаулы академигы итеп сайлана.3.Әңгәмә.
-Укучылар, мин сезгә табышмак әйтәм.Сез аның жавабын уйлап карагыз әле.
Сөйдергән дә шул,
Биздергән дә шул.
Иң татлы да шул,
Иң ачы да шул.
-Бу нәрсә? Әлбәттә, тел.
-Сезнеңчә, тел-нәрсә ул? Тел безгә ни өчен кирәк?
Чыннан да, кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле.Туганнан алып, соңгы көнгә кадәр тел һәм сүз-кешенең аерылгысыз юлдашы.Туган тел-дөньяны танып белү, өйрәнү- төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, шул ук вакытта аралашу-аңлашу коралы да.
Һәрбер язучы, шагыйрь тел турында яза. Ә менә Равил Фәйзуллин тел турында нәрсәләр уйлый икән?
Фуат Галимуллин укуында шигырьне игътибар белән тыңлагыз, сәнгатьле итеп укырга әзерләнегез.
Шигырь аудиоязмадан тыңлана.
4.Сүзлек эше.
Укучылар, сезгә аңлашылмаган сүзләр бардыр, әйдәгез аларны аңлатып китик.
Җегәр –көч-куәт, гайрәт, кодрәт,чиген белер- үзенең дәрәжәсен белә.
Гайрәтләнмәс- не вдохновляется
Тыйнак-скромный
Басынкы-тихий, сдержанный,
Капитуляция-бирелү, артка чигенү, признать поражение,
Түзем-терпеливый,
Рух-дух, настроение,
Моңлы-мелодичный,
Гавами-народный, массовый.
5.Укучылар, сезнең арагызда сәнгатьле шигырь укучылар , яки нәфис сүз осталары бардыр .
Шигырь 5 куплеттан тора, 5 укучыга шигырьне бер-бер артлы сәнгатьле укырга кирәк.
Укучыларның шигырьне сәнгатьле укулары.
6.Хәзер әйдәгез, шигырьне тикшереп китик.Бу эштә тәнкыйтьчеләр үзләрен күрсәтерләр дип уйлыйм.
-Шигырьне ничә өлешкә бүлеп була? (5)
-Һәрбер өлешне аерым тикшерик.Һәр строфаны яңадан күздән кичереп, тел нинди дигән сүзгә жавап табып карыйк әле.
Беренче өлештә телнең нинди сыйфаты турында сүз бара?(Ул-тыйнак)
-Аның тыйнаклыгы кайларда күренә?(Мактанмый, һаваланмый, артык яңгырамый, үзенең дәрәжәсен белә)
-Икенче өлештә телебез- нинди? ( Басынкы)
-Ни өчен? ( халыкара конгресслар, парламентлар ачып йөрми, акча, чеклар да татар телендә язылмый, татар телендә сугыш та ачмыйлар)
-Алга таба телебезгә хас сыйфат-түземлелек.
-Түзем тел булуын ничек исбатларсыз? ( Тарихка күз салсак, татар телен күпме генә бетерергә тырышсалар да, иссәләр дә, ул-бетмәде, ул-яши.Халык күпме интексә үз туган телен саклап калды.).
Окопларда, төрмәләрдә атылса да, асылса да, жиңү рухын жуймаган тел)
- Окопларда яткан, сугыш кырларында батырларча һәлак булган, төрмәләрдә интеккән, ләкин илен һәм телен сатмаган нинди татар шагыйрьләрен кешеләрен беләсез?(Муса Жәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Хәсән Туфан).М.Ж.,А.А.ның татар телендә язылган шигырьләре фашистларның корыч итекләреннән, гильотиналарыннан да көчлерәк булган.
-Телне сүрәтләнгән алдагы сыйфат- моңлылык.
-Татар теленең моңлы тел булуына нинди мисаллар китерә аласыз? Шигырьдә нәрсә исемнәре телгә алына? (Жыр исемнәре, халык жырлары)
Габдулла Тукай халык жырлары турында шундый сүзләр әйткән:
“Чын халык телен, чын халык рухын безгә тик халык жырларыннан гына табып була”.
Телебез-бик моңлы тел.Борынгы татар халык жырларын тыңлаганда, моң, безнең күңелләребезне айкап. Тирән уйларга, кичерешләргә сала.Шушы моң үткәннәрне бүгенге белән тоташтыра.
-Соңгы өлештә тел нинди буларак сурәтләнә?(гади, гавами).
Ничек аңлатырсыз?
-Татар милләтеннән булган кеше-гади, ул иген үстерә, жеп эрли, нефть чыгара).
-Дәфтәрләрегезгә телнең сыйфатларын язып куегыз әле.
-Шигырьнең соңгы юлы ничек тәмамлана?(туендыручылар, киендерүчеләр дигәндә минем телем искә төшсен)
-Бу шагыйрьнең теләге.
- Шагыйрь бу шигыре белән нәрсә әйтергә теләгән?
7.Нажар Нәжминең “Татар теле” шигыренең бер өзеген укыйк әле.
Укучы слайддан укый.
-Укучылар, нәрсәгә игътибар иттегез?Шигырьдә нәрсә турында сөйләнелә?(татар теленең назлы, моңлы, ачык йөзле, шат чырайлы булуы турында)
-Бу шигырьнең Равил Фәйзуллин шигыре белән уртак яклары бармы? (Н.Нәжми дә туган телнең матур сыйфатларын сурәтли.ике шагыйрь дә туган теле белән горурлана.)
-Укучылар, Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповның тууына быел 80 ел булды.
Слайдка игътибар итегез әле.
Анам теле миңа-халкым теле,
Аннан башка минем халкым юк.
Йөрәгендә халкы булмаганның
Кеше булырга да хакы юк,
-дип яза ул.
Укучылар. Рәми Гарипов нинди шагыйрь?(башкорт шагыйре)
-Бу юллар белән шагыйрь безгә нәрсә әйтергә теләгән? Һәрбер кешегә башкортмы ул, татармы, урысмы аңа үзенең туган теле газиз, якын.
8.Йомгаклау.
Укучылар. Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек?
-Бүгенге көндә телгә бәйле нинди мәсьәләләр актуаль?(тел онытылу, балаларның үз телләрен белмәүләре, рус телендә аралашу).
-Равил Фәйзулинның “Минем телем” шигырен укыгач, сездә нинди хисләр туды?
Укучылар. Тел-ананың балага бирелгән иң зур бүләге.Шуңа күрә үзебезнең туган телебезне ярату, өйрәнү, аның белән горурлану-безнең изге бурычыбыз. Татар теле – иң матур тел, иң нечкә, ягымлы, йомшак, татлы һәм туган тел! Яратыйк аны, пычратмыйк! Безнең буыннар да саф, чиста, бөек татар телендә горурланып сөйләшсеннәр иде!
Дәрестә сез бик актив катнаштыгыз, әфарин.Сезнең арада нәфис сүз осталары да, тәнкыйтьчеләр дә бар икән.Сезгә 5 ле билгеләре куям.Мин сезнең белән танышуыма бик шатмын.Зур рәхмәт, укучылар.Өй эше.Шигырьне сәнгатьле укырга өйрәнергә.