Выступление Икетеллелек шартларында с?йл?м с?нгате- Речь в условиях двуязычия



Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Исмәгыйлова Гөлнур Наил кызы
Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет районы муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесе
“159 нчы лицей”
Икетеллелек шартларында сөйләм сәнгате.
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел –
Икесе дә безнең өчен  
Иң кирәкле затлы тел!
Шәйхи Маннур
Яхшы тәрбиянең нигезе гаиләдән башлана. Димәк, киләчәккә нигез гаиләдә салына. Ә балалар – гаиләнең нигезе. Шуның өчен дә мин, татар теле укытучысы буларак әти-әниләр белән кулга-кул тотынып, балаларны искиткеч гүзәл, бай татар телендә дә дөрес, матур итеп сөйләшергә өйрәтергә тырышам.
Соңгы елларда яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе – туган телгә, халыкның милли мәдәниятенә, рухи дөньясына, милли үзаң дәрәҗәсенә игътибар көчәю. Бүгенге көндә үсеп килүче яшь буынны халкыбызның традицияләре үрнәгендә тәрбияләү – мөһим бурычларның берсе. Балага милли гореф-гадәтләр, милли традицияләр никадәр иртәрәк бирелсә, ул шәхес буларак шулкадәр көчле, телен, илен, милләтен сөя белүче булып үсәчәк.
Беркемгә дә сер түгел, шәһәр шартларында үскән балаларның күбесе, гаиләдә ана теленә дөрес мөнәсәбәт булмау сәбәпле, үз туган телен икенче тел буларак өйрәнә башларга мәҗбүр. Туган телен яхшы белмәгән бала, һичшиксез, балалар бакчасында ук үз телен өйрәнә башларга яки белгән кадәресен камилләштерергә тиешледер, чөнки баланы табигать биргән бөек хәзинәдән – үзенең ана теленнән мәхрүм итәргә ярамый. Үз телен бөтенләй белмәгән буын туган теленең киләчәген куркыныч астына куя. Туган телеңне белмәү – бу зур фаҗига.Хәзерге вакытта кемдер татарча аңлый, ләкин аралаша алмый, кемдер берничә сүз кыстыра ала, ләкин җөмләләр төзеп сөйли белми. Ә язмача татар теле турында хыялланырга гына кала. Бик күп татар кешесенә хас хәл бу. Хөрмәтле әти-әниләр! Игътибарны иң элек үзеңә юнәлдерергә кирәк. Балаларыгыз алдында сез сөйләшү әдәбе, сөйләм холкының үрнәге булып торуыгыз турында бер минутка да онытмасагыз иде. Икетеллелекнең төп проблемасы булып ике телне дә тулы күләмдә үзләштерү күздә тотыла. Кечкенә балага яхшы сыйфатлы, тулы тел үсешен бирү бик мөһим, чөнки бу чорда ул шәхес буларак формалаша башлый, интеллекты үсә, тел үзләштерүгә сизгерлеге уяна. Бала икетелле мохиткә күпме иртәрәк чумса, ике телне дә шулкадәр тизрәк һәм уңышлы итеп үзләштерә. Әгәр дә гаиләдә татар һәм рус телләре кулланыла икән, һичшиксез, бала белән ике телдә дә сөйләшергә кирәк. Олыларга бу очракта телләрне катыштырырга ярамый, мәсәлән, татар телендә әйтеләсе җөмләгә рус сүзләрен кыстырырга һәм киресенчә. Шулай эшләмәсәң, бала телнең катнаш вариантын үзләштерәчәк. Дөрес сөйләм үрнәге булмаса, балага бик авыр булачак. Катнаш гаиләдәге әти-әниләргә баласына һәрберсе үз телендә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәм.Мондый очракта бала ике телне дә менә дигән итеп  аңлаячак, беркайчан да бутамыйча, татар һәм рус телендә җиңел аралашачак. Әти-әниләр шуны аңласыннар иде: икетеллелек баланың үсешен тоткарламый, ә киресенчә, бу процесска ярдәм итә. Гомумән алганда, ул баланың хәтер үсешенә, фикер йөртешенә, мантыйгына, зирәклегенә уңай тәэсир итә. Мондый балалар яхшы укыйлар һәм абстракт фәннәрне башкаларга караганда әйбәтрәк үзләштерәләр.
 Һәр милләт кешесе өчен иң моңлы көй-үзенең милли көе, иң матур, иң кадерле тел-үзенең туган телең. Минем өчен татар теле-әнә шундый.
Туган телем!...Синең матурлыгың,синең газизлегең,синең кирәклегең турында кемнәр генә нинди матур сүзләр әйтмәгән![3:15]
Кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле : тел ярдәмендә кешеләр үзара аралашалар,бер-берсен аңлыйлар,тормыш тәҗрибәләрен hәм рухи байлыкларын буыннан буынга күчерә баралар. Халыкның күп гасырлык рухи тәҗрибәсен саклаучы hәм яклаучы булган туган тел- яшь буынга белем hәм тәрбия бирүдә иң мәшhүр педагог. Туган тел- милли мәдәниятнең аерылгысыз бер өлеше,милли киләчәк нигезе, халыкның яшәгән,яши торган hәм яшәячәк буыннарын бер биеклеккә күтәрә,тарихи яктан бергә бәйли торган җанлы hәм ныклы элемтә булдыручы.”Телен саклаган башын саклар "дип әйтә халык.”Үз телен хөрмәтләгән халыкны хөрмәтлиләр” дигән гыйбәрә бүген дә актуаль булып кала. Бу гыйбәрә ана сөте белән сеңгәндә генә тормышка ашачак.
Ана теле тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Димәк, аннан, рухи тамырдан,    акыл, фикер эшчәнлегенә, белем hәм күнекмәләр туплауга, дөньяны, кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Ана сөте белән кергән йөрәк,сизү,тою теле бул ганга, аны ана теле, туган тел дип йөртәләр дә.
Баланың беренче көннәреннән үк туплый башлаган хәзинәсе-туган тел.[3:9]
Безнең күп милләтле ватаныбыздагы йөздән артык телдә сөйләшүче халыклар, төрле каршылыкларны җиңеп, икътисад, мәдәният өлкәсендә гаять зур үрләр яулыйлар һәм алдынгы җәмгыять төзиләр. .[3:9]
Илебездә дистәләрчә телдә сөйләшүче күп төрле халыкларның туганнарча дус, хезмәттәшлек итеп яшәүләре, куәтле икътисад төзүләре, аларның милли мәдәниятлары, телләре чәчәк ата бару—җәмгыятьнең бәхәссез казанышы. Хәзерге шартларда милли мөнәсәбәтләргә ике тенденция хас. Беренчедән, һәрбер милләт мәдәнияты һәрьяклап үсә, чәчәк ата бара. Икенчедән, милләтләр бер-берсенә якынаялар, тормышның барлык төп өлкәләрендә дә үзара тәэсир итешү, фән һәм техника, мәдәният һәм сәнгать казанышларын алмашу бара. [2:8]
Телләр бер-берсеннән аерылган хәлдә яши алмыйлар. Алар үзләренең ияләре кебек үк, барлыкка килгәннән бирле үзара даими бәйләнештә торалар һәм нәтиҗәдә бер-берсенә төрле формаларда тәэсир итәләр. Башка телләр белән бәйләнеш — һәрбер тел яки телләр семьясы үсеше өчен тарихи зарурлык ул! Телләрнең тәэсир итешүе һәм бер-берсен баетуы мәсьәләсе һәрбер халык кешелек эшчәнлегенең барлык өлкәләре үсешенә үзенең өлешен кертә дигән тәгълиматка нигезләнгән. Үзара тәэсир итешү процессында бәйләнештәге һәр тел дә күпмедер дәрәҗәдә байый бара. Бу безнең ил халыклары телләрендә ачык күренә. Бездәге һәрбер телдә башка телләрнең билгеле бер дәрәҗәдә уңай йогынтысын сизеп була. Әйтик, татар телендә Кавказ халыклары телләрендәге кайбер сүзләрне дә, Урта Азия халыклары телләренә хас элементларны да очратырга мөмкин. Рус теленең сүзлек составы шулай ук башка халыклар телләре исәбенә тулылана. Географик күрешлек, тарихи элемтәләр, икътисадый берәмлек, рус теленең абруе һәм башка экстралингвистик факторлар Татарстан Республикасы җирлегендә татар-рус икетеллелекне тудырдылар. Моңа, әйтеп үткәнчә, гасырлар буе булган рус һәм татар телләренең бер-берсенә йогынтысы кушыла. Тәрҗемә хезмәте һәм башкалар киң үсеш алуын да онытырга ярамый. Бу факторлар нигезендә массакүләм билингвлар барлыкка килә. Республикабызда иң таралганы татар-рус икетеллелеге. Ләкин бу икетеллелек һәрвакыт шул дәрәҗәдә булмаган. Беренче чорда аерым кешеләр ике телне ирекле куллана башлаган, һәм бүгенге көндә массакүләм билингвизм күренешен күзәтеп була. [4:9]
Бүгенге көндә телләр өйрәнү ихтыяҗы аеруча үсте. Интернет челтәре аша аралашу мөмкинлеге туу, кәрәзле телефоннар аша сөйләшү, чит илләргә барып белем алу мөмкинлеге үсү һ.б. моңа этәргеч булып тора. Шуңа күрә дә телләр өйрәнү актуаль мәсьәләләрдән санала.
Тел проблемаларын хәл иткәндә без дөньякүләм интеграция процессын да күздә тотабыз. Чит телләр өйрәнү - замана таләбе. Бу безнең киләчәк буын — балаларыбыз алдында әхлакый бурычыбыз. Рус теле дөньядагы иң бай һәм камил телләр исәбенә керә. “Славян-рус теле,—дип язган А. С. Пушкин,— бөтен Европа телләреннән дә бәхәссез өстенрәк тора”. Күп телләр белгече Ф. Энгельс рус телен дөньядагы иң бай һәм нык үскән телләрнең берсе дип исәпләгән. [2:8]
Милләтләр аралашу чарасы буларак рус теленең вазифалары, барыннан да бигрәк, республикалар арасында, бара торган иҗтимагый-сәяси, икътисади, фән, мәдәният һ. б. бәйләнешләр өлкәсендә башкарыла. Һәр республикада җирле милли телләр белән бергә шушы республика территориясендә яши торган төрле милләт һәм халык вәкилләренең аралашу һәм аңлашу чарасы буларак та рус теле кулланыла.
Хәзерге вакытта икетеллелек милли телләр үсешенең әһәмиятле һәм законлы үзенчәлеген тәшкил итә. Бүгенге көндә, теге яки бу телдәге үзгәрешләр турында, ул телнең алга китүе, камилләшүе, үсеш перспективалары турында сөйләгәндә, икетеллелек күренешен исәпкә алмый мөмкин түгел. Чөнки милли тел, аның ияләре даими рәвештә икенче бер телне дә кулланганлыктан, шул телнең йогынтысына дучар булып тора. Ике телдән дә файдаланучылар (билингвлар) ул телләрне яхшы белеп, дөрес кулланганда, нигездә, бер телнең икенче телгә уңай йогынтысы — бер-берсен үстерүе, баетуы, камилләштерүе турында сүз алып барырга туры килә.[4:8]
Бүгенге көндә татар телен дәүләт теле буларак өйрәтү өчен зур эш алып барыла. Татар теле укытуның сыйфатын яхшырту максатыннан, психология, педагогика, психолингвистика фәннәренең яңа казанышларын, укытучыларның алдынгы тәҗрибәсен, нәтиҗәле тәкъдимнәрен искә алып төзелгән яңа программа, дәреслек, методик, дидактик кулланмалар кирәклеге һәркемгә мәгълүм. Рус телле балаларга татар телен өйрәтү буенча да күп эшләр башкарыла.
Безнең барыбызның да туган җиребез – Татарстан. Шуңа күрә без ике телне дә яхшы белергә тиешбез.
Рус телен дә бик яратып өйрәнгән, белгән, иҗатында киң файдаланган Тукай бер шигырендә түбәндәге юлларны язган:
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.[1:5]
Бүгенге көндә ике телне дә белү бик мөһим. Без кечкенә чактан ук рус теле белән рәттән татар телен дә бик теләп өйрәнәбез.Чөнки ул телләрнең икесен дә яхшы белү — безнең бурычыбыз.
Зур фән дөньясына керергә омтылган кеше халыкара 14 телнең кимендә икесен бик яхшы белергә тиеш дип уйлыйм мин. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Тәҗрибә күрсәткәнчә, кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Юкка гына халыкта “Бер тел – бер ачкыч, ике тел – ике ачкыч”, “Телләр белгән илләр гизгән”, “Телләр белгән ил ачар” кебек мәкальләр барлыкка килмәгән. Моңа тарихтан да күп мисаллар китерергә булыр иде. [4:7]
Әти-әнием мәктәптә укыганда ук телләрнең барысын да яхшы үзләштерүемне телиләр иде. Ә ике кадерле тел — рус теле һәм татар теле мине балачактан алып гомер буена озатып баручы юлдашларым, ике канатым

Йомгак.
Тел – кешеләрнең аралашуы өчен иң әһәмиятле чара. Ул кеше тормышында гаять зур урын тота. Ул – тормыш чыганагы, белем чишмәсе. Тел – кешеләрнең бер-берсе белән аралашырга, бер-берсен аңларга, бер-берсенең теләк-максатларын, уй-фикерләрен белергә ярдәм итә.
Фән, техника алган киткән заманда яшәү кешеләрдә телләр өйрәнүгә дә ихтыяҗ тудыра. Бер генә тел аркылы өйрәнеп бер фәнне дә төгәл итеп үзләштереп булмый. Шуның өчен без үз телебезне үзәккә куеп, шуның нигезендә башка телләрне дә өйрәнергә тиешбез. Кеше нихәтле күбрәк тел белсә, шулхәтле күбрәк белем алырлык сәләткә ирешә. Моның өчен илебездә барлык шартлар да үтәлә. Телләр белү – зур байлык.

Кулланылган әдәбият
Ахунзянов Э.М. Двуязычие и лексико-семантическая интерференция
Изд-во Казань 1968

Байрамова Л.К. Введение в контрастивную лингвистику. Казань:
Изд-во Казан. ун-та, Центр экспертиза имаркетинга. Казан ун- та 1994
Гараев Ф.М. Языковая политика на современном этапе Татар теле һәм этносы тарихи мәсьәләләре. Казан: ИЯЛИ, 2000.

Юсупов Р.А. Икетеллелек һәм сөйләм культурасы. Казан . . Тат.кит.нәшр. 1987.