М.М??диевне? ”Кеше кит? –?ыры кала” повесте


М.Мәһдиевнең ”Кеше китә –җыры кала” повестенда
шәхес концепциясе.
Мөхәммәт Мәһдиевнең тирәнтен белеп, аеруча яратып сурәтли торган бер өлкәсе, дөресрәге, төп өлкәсе - сугышка хәтле һәм сугыш елларындагы колхоз тормышы, авыл кешеләре. Шул темага караган әсәрләрнең иң уңышлысы - күптән язылып та, үз кыйммәтен югалтмаган “Кеше китә-җыры кала” исемле повесть.
Автор бу әсәрен Р.Мостафин тәкъдиме буенча “Авылым көндәлеге” дип атый.Шул исем астында газеталарда бу әсәрдән өзекләр дә бастырыла. Бераздан автор моның исемен үзгәртә: “Кеше китә-җыры кала”(әсәр 1959 елда, автор әле авыл укытучысы булып эшләгәндә үк языла башлый, ун-унбиш тапкыр төзәтелә,үзгәртелә).Исеме үзгәрүнең сәбәбе шул:автор мари шагыйре белән таныша.Теге иптәшнең китабы рус телендә чыгып ята икән. Исеме “Воды бегут-берега остаются”. М.Мәһдиев бу исемнең тарихы белән кызыксына. Баксаң, мари рекрутларының җырыннан китерелгән исем икән бу:
Воды бегут –берега остаются,
Листья опадают-деревья остаются.
Птицы улетают-гнёзда остаются,
Люди уходят-песни остаются.
Автор шул көнне кулъязмадагы әсәрнең исемен үзгәртә.
“Кеше китә - җыры кала”- киң колачлы вакыйгаларны, драматик эпизодларны үз эченә алган,олы һәм катлаулы язмышлы характерларга, кызыклы образларга бай булган, гаҗәеп дәрәҗәдә халыкчан рухлы, олы хисле, зур яңгырашлы әсәр.
Әсәрнең үзәгендә - Кара Чыршы исемле,табигатьнең матур бер җиренә кереп оялаган гадәти татар авылы тора. Аның тормышында, язмышында бөтен ил кичергән олы, кечкенә, шатлыклы һәм фаҗигале вакыйгалар аерым кеше язмышлары аша уза. Сугыш алды авылы кешеләре бер-берсенә ярдәм итешеп,барыннан канәгать булып, язмышларын колхоз белән бәйләп, матур итеп тормыш коруга омтылганнар. Алар иген үстерә,бала тәрбияли,табигатьне, халкын,туган телен яратып яши.
М. Мәһдиев, 20-50 нче елларның сыйнфыйлыкка нигезләнгән әдәбияты әдипләреннән аермалы буларак, кешеләрне байга - ярлыга,укымышлыга-наданга бүлми. Аның кыйбласы - кешелеклелек.
Һәр кешенең үз язмышы бар, ди язучы. Шул фикерен төгәл, ачык, хәтердә калырлык вакыйга - хәлләр аша күңелгә, йөрәккә сеңдерә килә.Шуның өстенә уртак кайгы – сугыш хәсрәте өстәлә.Ирләрне сугышка, күбесен үлемгә озату вакыйгасын язучы искиткеч зур осталык, мәңгегә күңелдә сакланырлык итеп,фаҗиганең асылын искәртеп язган.
Берәүләр, илбасарларны шәхси дошманнары күреп, фронтка ыргылалар, Шәяхмәт карт кебек өлкән буын, хатын-кыз, бала-чага “җаннарны фида кылып тырыша”,сугышчыларга азык-төлек, җылы киемнәр озата. Һәр кеше бәяне гамәли эше буенча ала. Шәйхи карт, Шәяхмәт һәм Тимерхан, Хисмәт һәм Хәкимулла, Миңнегали һәм Нургали – болар төрле буын вәкилләре һәм шул чор татар авыллары өчен үз кордашлары арасында аеруча характерлы образлар. Аларның тормышларында без укучыны шаккатырырлык берни күрмибез, алар – гади кешеләр. Алар татар авылының гади кешеләре.
Әсәрдә ике кордаш Миңлегали белән Хәкимуллага тукталсак, алар гади штрихлар белән генә тасвирлансалар да аларның ачык, якты образлары күз алдында тора. Эшкә килгәндә тиңе булмаган, усаллык кырыслыктан да мәхрүм ителмичә, әрсезләнеп дөнья көтәргә ашкынган Васфикамал да, гадәти булган хәлендә, үз чорының кабатланмас бер шәхесе буларак хәтердә калган. Саный китсәң, искә алынган һәр образны бер-бер артлы тезеп чыгарга мөмкин. Һәркайсының үз йөзе, үз җыры, кабатланмас үз моңы бар. “Язучы әнә шул кешеләрне бер дәрәҗәдә үз итә.Олы максат, изге максат белән янып яшәгән кешеләр аның өчен һәммәсе дә кадерле, якын. Аларны ул кемнәрдер өстен, кайсыдыр яклары белән артык булганнары өчен түгел, иң авыр шартларда бергә булганнары, үзләре булып калганнары, тормышка һәм кешеләргә җылы мөнәсәбәтләре, киләчәккә ышанычлы, күңел көрлекләрен җуймаулары өчен ярата”,- дип яза Ринат Мөхәммәдиев. [Мөхәммәдиев Р. Гадәтиләр. Казан утлары,1982, №7,179 бит]
М.Мәһдиев үз геройларының уңышларына сөенә, ялгышларына көенә.Тормыш буйлап кулга-кул тотынып, җилкәгә-җилкә терәп бергә атлый.Үзәктә – кеше җаны.Ул аның һәр борылышына игътибарлы.
Язучы һәр каһарманның холкын, фигылен, үсеш дәрәҗәсен ачып бирердәй тел бизәкләрен эзли, табигать сынамышларын кабатларга ярата.
“Кеше китә - җыры кала” повестенда сүз халыкның изге гореф-гадәтләре, холкы-фигыле, үз-үзен һәм тирәлекне аңлавы, аны мөстәкыйль милләт итеп таныткан төшенчәләр турында бара.Әсәрне татар кешесенә генә хас, күзгә, зиһенгә бәрелеп, мөгез төсле алга чыгып тормаган, бөртекләп җыйналган үзенчәлекләрне, гасырлар түрендә бөреләнеп, сыйфат-билгеләрен туплап, саклап безгә китереп җиткергән олы җанлы кешеләр бизи.
М.Мәһдиев әсәрләренең үзәгендә рухи дөнья, һәр аерым кешенең олы яшәеш һәм табигать белән бердәмлеген тәкрарлау ята. Шәхеснең уй- кичерешләрен ул иҗтимагый тормышка, сыйнфый көрәшкә бәйләп карамый, гадәти яшәешне алгы рәткә чыгара.
“Кеше китә –җыры кала” повестенда шәхес буларак, һәркайсы ифрат көчле эшләнгән, һәркайсы хәтердә кала. Һәрбер образның үз характеры, үз кайгысы,үз бәхетсезлеге. Аннан да бигрәк, һәрберсенең өстендә уртак кайгы – ил кайгысы. Әмма кайгыга да сыгылып төшмиләр, шатлыкка да сикереп чыкмыйлар алар. Һәммәсе төптә,тирәндә. Шундый шәхесләре күп булганга, без сугыш чорының кыенлыкларын җиңдек, бүгенге көндә дә төрле авырлыкларга карамастан яшәргә тырышабыз. “Кеше китә – җыры кала” повесте белән М.Мәһдиев тагын бер тапкыр шул хакыйкатьне раслый.
Кулланылган әдәбият:
1. Мәһдиев М. “Кеше китә - җыры кала”.-Казан: Тат.кит.нәшр.,1981.
2. Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр. Т.4.-Казан: Тат. кит.нәшр.,2009.
3. Мөхәммәдиев Р. Гадәтиләр.Казан утлары,1982, №7,179 б.