Открытый урок по татарской литературе в 7 классе на тему Азнакай — туган ягым


Азнакай шәһәре 8 нче гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ганиева Зәрия Мәгъсүм кызы
7 нче класс өчен татар әдәбиятыннан ачык дэрес
Шушы яктан,шушы туфрактан без
Максат:
Укучыларда туган якның изгелеген аңлый белү ,
аның үткәне, бүгенгесе белән кызыксыну уяту һәм ярату хисләре тәрбияләү,
белемнәрен тирәнәйтү һәм киңәйтү , сөйләм телен үстерү ,
туган якка багышлап язылган әсәрләр ярдәмендә балаларда сәнгатьле уку күнекмәләре булдыру, фикерләү, фикерне ачык итеп әйтә белү,
Азнакай төбәге һәм шул төбәктән чыккан каләм әһелләре һәм башка иҗат кешеләре белән таныштыру.
Җиһазлау:
Стенд : “Ә без Азнакай ягыннан”, ”Азнакай чишмәләре” .
Азнакай ягыннан чыккан язучылар, шагыйрьләрнең китап күргәзмәсе, туган як турында әдәби әсәрләр.
Дәрес барышы:
Оештыру моменты.
Актуальләштерү.
Өй эше итеп узган дәрестә мин сезгә Азнакай темасын яктырткан рәсемнәр ясарга, реферат язарга кушкан идем. Кайберләребез мәчет рәсеме ясаган, кайберләрегез “Азнакай чишмәләре”турында реферат язган. Иң уңышлы дигәннәрен өстәлгә куйдым. Бәлки берәрсен укып та китәрбез. (Укучылардан укытыла).
Эшчәнлеккә кызыкзыну уяту.
Укучылар, сезнең телевизордан рекламалар күргәнегез бар инде.Әллә нинди шоколадлар, соклар, аяк киемнәре, бизәнү әйберләре һ.б. Аларны карагач, кызыгып куясың. Алып ашыйсы, киеп, сөртеп карыйсы килә башлый. Реклама-кызыктыру дигән сүз ул . Минем дә сездә кызыксыну уятасым килә. Шушы дәрестән соң Азнакай ягы, аның язучылары, аларның әсәрләре белән якыннанрак танышу теләге уята алсам, без максатыбызга ирешкән булырбыз.
Дәрес темасы өстендә эшләү.
-Балалар, тактага игътибар итегез әле. Дәреснең темасы язылган. “ Шушы яктан, шушы туфрактан без”.
Укытучы:
-Укучылар, башта ачыклап китик әле. Нинди җирне без Туган як дибез? (Берничә укучыдан җавап алына).
-Әйе, укучылар, Туган җир ул-безнең туган йортыбыз, абзар артындагы бәрәңге бакчабыз, эчә торган чишмәбез, туган авылыбыз, шәһәребез. Ул гомер буена кешеләр өчен илһам чыганагы, яшәргә көч һәм дәрт бирүче, күңел маягы булган. Шуңа күрә әдипләр үзләренең иң яхшы шигырьләрен, композиторлар иң матур көйләрен туган якка багышлаганнар.
Бу дәрестә без әдипләрнең туган якка багышлап язган әсәрләре белән танышырбыз. Үзебезнең туган ягыбыз турындагы уй-фикерләребез белән уртаклашырбыз.
-Укучылар, без-татарлар. Татарстан республикасының Азнакай төбәгендә яшибез. Азнакай турында сез нәрсәләр әйтә алыр идегез? (Укучылар җавабы тыңлана).
-Әйе, балалар , бик матур, дөрес, тулы җаваплар бирдегез. Мин сезнең фикерләрегез белән килешәм. Ә хәзер мин сезгә кечкенә генә викторина тәкъдим итәм. Сораулары авыр түгел. Иң күп сорауга төгәл җавап биргән кешене сюрприз көтә.
Викторина уйнатыла. Иң матур, дөрес һәм тулы итеп җавап биргән укучыга Илдус Гыйләҗев һәм Фәйрүзә Исмәгыйлованың шигырь китабы бүләк ителә.
Викторина өлеше тәмам булгач, видеотасмадан шагыйрә Фәүзия Төхфәтуллина һәм Гөлсирин Гобәйдуллиналардан алган интервью күрсәтелә.
Берничә укучы Фәүзия Төхфәтуллина сүзләренэ язылган “Кыргый алмагач”, “Языбызга кайт әле”, ”Хуш инде” җырларын башкара.
Укытучы:
-Шундый матур шигырьләргә көй язучы композиторларыбыз, аларны халык күңеленә үтеп керерлек итеп башкаручы җырчыларыбыз да шактый бит әле безнең. Ягез әле, балалар, уйлап карагыз... .
- Кемнәрне беләсез , алар турында ниләр әйтә алыр идегез?
Җаваплар тыңланыла.
-Азнакайның табигате турында ниләр әйтеп була?
Укучылардан алынган җаваплардан соң “Азнакай чишмәләре”видиотасма күрсәтелә һәм укучылар башкаруында “Азнакаем” җыры башкарыла.
Укытучы:
-Шулай итеп, укучылар,без сезнең белән бергәләп районыбыз турында шактый мәгълүматлар белән таныштык. Әле киләчәктә туган ягыбызның үткәне, бүгенгесе турында тагын да күбрәк белерсез. Үзегез дә Туган якны баетуда , матурлауда , төзекләндерүдә актив катнашырсыз.
Ә хәзер мин сезгә Татарстанның М.Җәлил һәм Г.Тукай исемендәге премияләре лауреаты Ф.Яруллинның “Туган ягы кирәк кешегә” дип аталган шигырен укып узам. Игътибар итегез әле, шагыйрь һәр строфада кешегә Туган якның кирәклеге турында ниләр әйтә икән?
Укучылар җавабы тыңланыла.
Укытучы:
-Укучылар,шушы шигырьләрне укыганнан соң без нинди нәтиҗә ясый алабыз инде.
Җаваплар тыңланыла.
Теманы ныгыту.
Укытучы:
-Укучылар, безнең татар халкы элек-электән үк Туган ягына багышлап бик күп җырлар иҗат иткән. Җырлар гына да түгел, бик күп кенә мәкаль-әйтемнәр , табышмаклар да уйлап чыгарган.
Ә хәзер шундый мәкаль-әйтемнәрне искә төшерүгә бәйле күнегү эшләп узарбыз. Күргәнегезчә, тасмада бер өлеше язылган, ә сез аларны дәфтәрегездә дәвам итеп язып бетерергә тиеш буласыз.
Алтын-көмеш яуган җирдән......
Иленнән аерылган - ..........
Илсез кеше телсез –телсез..........
Ир кадере - ...........
Үз халкын сөймәгән башка халыкны ........
Һәр гөл үз сабагында ..........
Рефлексив кабатлау.
- Бүген мин дәрестә нәрсәләргә өйрәндем?
-Үзем өчен нәрсә алдым?
-Бигрәк тә миңа дәреснең кайсы өлеше ошады?
Укучыларның җаваплары тыңланыла.
7 . Дәресне йомгаклау.
Бүгенге дәрестә кемнең иң актив катнашуын һәм сәнгатьле итеп чыгыш ясавын билгеләргә кушыла. Балалар, бергәләп, шундый ике укучыны ачыклыйлар. Укытучы аларга Илдус Гыйләҗевнын “Серле мәгарә”китабын бүләк итә һәм Туган якның изгелеге турында нәтиҗә ясый. Укучыларга билгеләр куела.
Өйгә эш итеп “Туган шәһәремдә күңелемә иң якын урын “ дигән темага хикәя яки шигырь язып килергә кушыла.