Сценарий Дуслык б?йр?ме – праздник дружбы (посвященный к Международному дню родного языка) Подготовительная группа


МБМББО “Шөгер гомумүстерешле балалар бакчасы “Тургай”
“ЛМР” МБ ТР
Тема: “Дуслык бәйрәме”
(халыкара телләр көненә
багышланган кичә
мәктәпкә әзерлек төркеме)
Максат: 1.Балалар белән туган як, туган тел турында әңгәмә үткәрү; халкыбызның элекке яшәеше турында сөйләшү,милләтебез туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту;
2.Шигырьләр, милли уеннар өйрәнү, ул халыкларның уеннарын уйнарга теләк тудыру, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү.
3.Башка милләтләргә кадер-хөрмәт,аларның телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Бәйрәмне әзерләде:1 категорияле татар
теле тәрбиячесе Кашипова Р.Н.
Февраль 2017
Алып баручы: Исәнмесез кадерле балалар һәм килгән кунаклар! Бүген без сезнең белән “Дуслык бәйрәме” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Шушы кичәдә ана телебезгә булган мәхәббәтезне җыр, бию, шигырь, уеннар аша белдерербез һәм башка милләт халыкларының уеннарын да уйнап китәрбез. Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, чуаш телеме, туган тел ул- һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле. Бүгенге бәйрәмебезне “Хәерле көн” җыры белән башлап җибәрәбез.
1.Йокыдан уянуга мин
Беләм нишләргә кирәк-
Елмаям әти-әнигә
Хәерле көннәр теләп.
2.Хәерле көн күршеләргә,
Дуслар,туганннарга да.
Теләктән читтә калмасын
Таныш булмаганннар да
Кушымта:
Яратам мин, яратам шул
Матур теләк теләргә.
Онытты, дип уйламагыз,
Хәерле көн сезгә дә.
 
1 бала: РадельБакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алганБезнең Туган тел көне!
 
2 бала:Ралина
Без татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет,
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп!
 
3бала:Алина
Нинди ямьле көн бүген!
Йөгереп урамга чыктым.
Туган тел бәйрәменә
Бакчабызга ашыктым.
 
4 бала:ИльмирЛюбимая родная речь!
Все мы должны ее сберечь.
Родную речь мы любим, знаем
И много книжек мы читаем.
И лучшей речи нет на свете,
Родную речь все любят дети!
5 бала:Ләйлә
Татар теле – минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә,
Шул тел белән көйлим,
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
6 бала:Ранель
Дөньялар киң, анда илләр күп
Туган илем минем бер генә.
Туган илемдә дә телләр бик күп,
Туган телем минем бер генә. 
7 бала:Камилла
 Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә.
 8 бала:Милана
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң – анаң, әби –бабаң
Сине сөя торган тел.
 
9 бала:Дамир
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле тел.
 
10 бала:Нурия
 Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма!
Җыр: “Туган телем”
1.Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
2.“Балам!” –диеп, туган телдә
Эндәшә миңа әткәм.
“Әнкәм!” – диеп, әниемә
Мин туган телдә әйтәм.
Кушымта:
Дөньяда иң матур ил
Ул минем Туган илем.
Дөньяда иң матур тел
Ул минем туган телем.
Алып баручы: Әйдәгез хәзер берничә татар халык уеннын уйнап алыйк. Түгәрәк ясап басыйк һәм “Без, без, без идек” бармак уенын уйнап алыйк.
Бармак уены: “Без, без, без идек”
Алдагы уеныбыз “Капкалы” дип атала. (Түгәрәктә балалар бию көенә биеп йөриләр. 4 бала икешәрләп басып, кулларын югары күтәреп, “капка”ясыйлар. Көй туктагач, алар кулларын төшерәләр. “Капка” эчендә калган бала “тәмле” сүз әйтә: рәхмәт, исәнмесез, сау булыгыз, зинһар өчен, хәерле көн, хәлләр ничек? Рәхмәт, тыныч йокы һ.б.)
Хәрәкәтле уен “Капкалы”
Алып баручы: Алдагы уеныбыз “Түбәтәй” уены. (Балалар түгәрәккә басып, уенның сүзләрен җырлап, түбәтәйне бер-берсенә бирәләр. Җырлап бетергәндә түбәтәй кем кулында калса, шуңа җәза бирелә: әтәч, сыер, эт, песи һ.б. кебек кычкыр)
Җырлы уен: “Түбәтәй”
Түп-түп түбәтәй,
Түбәтәең укалы.
Чиккән матур түбәтәең
Менә кемдә тукталды.
Алып баручы: Алдагы уеныбыз “Кәрия-Зәкәрия”
Җырлы-биюле уен: “Кәрия-Зәкәрия”
Алып баручы: “Яулык алыш” уенын да без бик яратып уйныйбыз. Әйдәгез аны да уйнап алыйк. (Балалар түгәрәккә басып, бер-берсенә яулык бирәләр. Музыка туктаганда яулык кем кулында калса, шул бала интерактив тактага карап, татар халык ашларының исемен әйтергә тиеш :өчпочмак, бәлеш, коймак, кыстыбый һ.б)
Уен: “Яулык алыш”
Алып баручы:Балалар безнең тагын бер бик яратып уйный торган уенынбыз бар. Без ул уенны кемнең туган көне булса, шуңа атап уйныйбыз. Нинди уен ул?
Балалар: “Ак ипи”
Алып баручы: Әйдәгез хәзер “Ак ипи” уенын уйныйбыз.
Уен: “Ак ипи”
1.Алсуның туган көненә,
Без пешердек ак ипи.
Менә шундый ул биек,
Менә шулай тәбәнәк.
Менә шундый тәмле,
Менә шундый баллы.
Әйе шул, әйе шул,
Әйе шул ипи тәмле.
2.Алсуның туган көнендә
Бергә-бергә уйныйбыз.
Менә шулай сикерәбез,
Менә шулай йөгерәбез.
Менә шулай хлоп, хлоп,
Менә шулай топ, топ,
Әйе шул, әйе шул
Шулай бергә уйныйбыз.
3.Алсуның туган көнендә
Күңелле ял итәбез.
Менә шулай биибез,
Менә шулай җырлыйбыз.
Ля-ля-ля-ля-ля-ля
Ля-ля-ля-ля-ля-ля
Әйе шул, әйе шул
Котлы булсын туган көн.
Алып баручы: Ә хәзер татар халык биюен карап китик.
Татарча бию.
8 бала:Рөстәм
Мы в любимом Татарстане
Дружно, весело живем.
По – татарски и по – русскиМы танцуем и поем.
Веселиться вместе с нами
Всех друзей к себе зовём.
 
Алып баручы: Безнең республикабызда төрле милләт халыклары яши: татарлар, руслар, чувашлар, марилар, башкортлар һ.б. Барлык милләт кешеләре дә үзара дус яшиләр:бер-берләренә кунакка йөриләр, бергәләп күңел ачалар, бәйрәм итәләр. Без бакчабызда, туган телебез белән беррәттән, рус телен дә өйрәнәбез.Рус телендә җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез. Тиздән әтиләр бәйрәме була, аларга багышлап рус телендә җыр башкарыйк.
Җыр: “Папа может”
Алып аручы: Без рус милләтеннән булган халыклар белән дә дус яшибез. Алар белән рус телендә аралашабыз, сөйләшәбез. Аларның уеннарын уйныйбыз, биюләрен биибез. Хәзер рус халык биюен карап китик.
Рус халык биюе
11 бала: (рус милли киемендә) Дима
Наш Татарстан
Дружбой славится.
Нам жить в Татарстане
Очень нравится.
12 бала:(мари киемендә) Рузанна
Тыпырдатып, матур итеп,
Без марича биибез.
Марича да, русча да,
Татарча да сөйлибез.
“Марича”бию
13 бала (башкорт киемендә) Назилә
Ут-күршеләр булып яшик гөрләп,
Охшаш безнең телләр, гадәтләр.
Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,
Уртак безнең җирдә теләкләр.
Алып баручы:Башкорт халыкының да бер уенын уйнап китик.Ул уен “Тирмә”дип атала. (Уенда дүрт төркем балалар катнаша. Һәрбер төркем үз түгәрәгенә баса. Түгәрәкнең уртасында милли яулык капланган урындык тора. Һәр төркем үз түгәрәгендә җыр җырлап әйләнеп йөри)
Без-шат балалар,
Түгәрәккә басабыз.
Аланлыкка җыелып,
Әйлән-бәйлән уйныйбыз
(Аннан балалар музыкага бер зур түгәрәк ясап йөриләр. Музыка бетү белән, һәр бала үз урындыгына йөгерә, яулыкның дүрт почмагыннан тотып, баш өстенә күтәрәләр. Тирмә барлыкка килә.)
Башкорт халык уены: “Тирмә”
Алып баручы: Егетләребез башкаруында “Башкорт” халык биюен карагыз.
Башкорт халык биюе.
14 бала: Рәсим
Пусть мы такие разные –
У нас одна семья.
И дружба народов –
Не просто слова,
Дружба народов
На все времена.
Пусть на нашей планете
Исчезнет вражда,
Пусть мирные звезды над небом горят
И дружба не знает границ и преград!
15 бала: АдельБарлык милләт балалары
Миңа дус булып калсын.
Дуслык җыры күкләргә дә
Өзелмәс юллар салсын.
Җыр: “Дуслык турында җыр”
1.Торсак та без төрле җирләрдә,
Без яшибез дуслык илендә.
Сөйләшәбез төрле телләрдә,
Аңлашабыз дуслык телендә.
Кушымта:
Үстергән дә безгә чын дуслык,
Көч биргән дә безгә чын дуслык.
Дуслык булса яшәр гомергә
Бөтен җир шарында тынычлык
Алып баручы: Балаларның үз туган телләрендә әти-әниләре белән сөйләшүе-аларга рәхәт, күңелле, җан җылысы бирә. Үзенең әти-әнисен, туган илен яраткан кеше туган телен дә ярата, хөрмәт итә. Без дә үзебезнең туган телебезне, татар телен сакларга, аның белән горурланып яшәргә тиешбез. Башка милләт халыклары белән дә дус яшик. Шуның белән, хөрмәтле балалар һәм кунаклар, безнең халыкара туган тел көненә багышланган кичәбез ахырына якынлашты, сезгә исәнлек-саулык теләп без сезнең белән саубуллашабыз.
.  1 бала:
Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алганБезнең Туган тел көне!
 
2 бала:
Без татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет,
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп!
 3бала:
Нинди ямьле көн бүген!
Йөгереп урамга чыктым.
Туган тел бәйрәменә
Бакчабызга ашыктым.
 
4 бала:
Любимая родная речь!
Все мы должны ее сберечь.
Родную речь мы любим, знаем
И много книжек мы читаем.
И лучшей речи нет на свете,
Родную речь все любят дети!
5 бала:
Татар теле – минем туган телем,
Сөйләшүе рәхәт ул телдә,
Шул тел белән көйлим,
Шул тел белән сөйлим
Милләттәшем булган һәркемгә.
6 бала:
Дөньялар киң, анда илләр күп
Туган илем минем бер генә.
Туган илемдә дә телләр бик күп,
Туган телем минем бер генә. 
7 бала:
 Туган телемдә сөйләшеп
Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә
 8 бала:
Татарчасы – туган тел,
Безгә газиз булган тел.
Атаң – анаң, әби –бабаң
Сине сөя торган тел.
 9 бала:
Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен
Иң кадерле тел.
 
10 бала:
 Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма!
8 бала:
Мы в любимом Татарстане
Дружно, весело живем.
По – татарски и по – русскиМы танцуем и поем.
Веселиться вместе с нами
Всех друзей к себе зовём.
11 бала: (рус милли киемендә)
Наш Татарстан
Дружбой славится.
Нам жить в Татарстане
Очень нравится.
12 бала:(мари киемендә)
Тыпырдатып, матур итеп,
Без марича биибез.
Марича да, русча да,
Татарча да сөйлибез.
13 бала (башкорт киемендә)
Ут-күршеләр булып яшик гөрләп,
Охшаш безнең телләр, гадәтләр.
Тынычлык һәм дуслык чәчәк атсын,
Уртак безнең җирдә теләкләр.
 
14 бала: 
Пусть мы такие разные –
У нас одна семья.
И дружба народов –
Не просто слова,
Дружба народов
На все времена.
Пусть на нашей планете
Исчезнет вражда,
Пусть мирные звезды над небом горят
И дружба не знает границ и преград!
15 бала:
Барлык милләт балалары
Миңа дус булып калсын.
Дуслык җыры күкләргә дә
Өзелмәс юллар салсын.