Сыйфат темасы буенча тест сораулары


Сыйфат темасы буенча тест сораулары
Рус телендә урта гомуми белем бирүче мәктәпнең 6нчы сыйныфы (татар балалары) өчен
1. Предметның билгесен белдереп килүче сүз төркеме ничек атала?
А) исем;
Б) рәвеш;
В) сыйфат
2. Cыйфат нинди сүз төркеме?
А) мөстәкыйль;
Б) бәйләгеч;
В) модаль.
3. Сыйфат нәрсәне ачыклап килә?
А) фигыльне;
Б) исемне;
В) алмашлыкны.
4. Асыл сыйфатлар нәрсәне белдерә?
А) предметның, кеше һәм хайваннарның төп (саф) билгесен;
Б) предметның бүтән предметка, хәлгә, эшчәнлеккә мөнәсәбәтле билгесен.
5. Иң биек (йорт), сап-сары (чәчәк), гаять зур (самолет), шактый кыйммәт (кием) сүзтезмәләрендә сыйфатлар нинди дәрәҗәдә кулланылганнар?
А) төп;
Б) чагыштыру;
В) артыклык;
Г) кимлек.
6. Иң биек (тау) , гаять зур (кием), шактый кыйммәт (бәя) сыйфатлары ясалышы ягыннан нинди?
А) тамыр;
Б) ясалма;
В) тезмә;
Г) парлы;
Д) кушма;
Е) кыскартылма.
7. Тозлы (кыяр), җиләс (көн), көләч (йөз), кышкы (көн), ябык (ишек) сыйфатлары ясалышы ягыннан нинди?
А) тамыр;
Б) ясалма;
В) тезмә;
Г) парлы;
Д) кушма;
Е) кыскартылма.
8. Аяз һәм салкын кыш көннәре үтеп бара. Бу җөмләдә сыйфат нәрсә булып килгән?
А) аергыч;
Б) хәл;
В) хәбәр.
9. Кыш көннәре аяз һәм салкын. Бу җөмләдә сыйфат нәрсә булып килгән?
А) аергыч;
Б) хәл;
В) хәбәр.
10. Исемләшкән сыйфатлар кергән җөмләне табыгыз:
А) Куркусыз Гагарин төслеләр:
Җитезләр, кыюлар, көчлеләр. (Ф. Яруллин)
Б) Туган илкәем, сөйгән җиркәем
Иртәнге саф нурга күмелә. (З.Вәли)
В) Иртәнге нурлар, иң якты уйлар
Кая барсам минем күңелемдә.(З.Вәли)