Доклад на педагогическом совете на тему Роль психологического комфорта в развитии личности учащихся


Доклад
на тему «Роль психологического комфорта в развитии личности учащихся»
Укучының шәхесен үстерүдә дәрестә психологик уңайлылык урнаштыру роле.
Бүгенге педсоветны психологик разминкадан башлыйбыз.
1.Хәзер елның кайсы фасылы?
2.Үзегездә күрсәтегез: сез туңдыгыз һәм куырылдыгыз, җылындыгыз һәм йомшардыгыз (расслабились).
3.Сезгә ялгыш кына битегезгә кар белән бәрделәр. Күңелсезләнүегезне күрсәтегез.
4.Балаларның кар тәгәрәтеп кар бабай ясаганын күрсәтегез. Тәгәрәткән карларыгызны берсе өстенә икенчесен өеп куегыз.
Бик әйбәт! Нинди матур кар бабайлар килеп чыкты.. Сез өегезгз шатланып кайтып кердегез. Шундый күтәренке күңел белән бүгенге педсоветта да эшләрбез.
Мин тик торганда гына чыгышымны психологик разминкадан башламадым..Нинди генә эш башласак та, күтәренке күңел белән башласак, эшнең нәтиҗәсе югары булын һәрберебез беләдер. Сүзлекләрдә комфорт бытовые удобства (көнкүреш уңайлыклары)дип тәрҗемә ителә. Һәрбер өстәлдә КОМФОРТ дип язылган карточкалар ята. Сез 1 минут эчендә бу сүзнең хәрефләреннән башланган яңа сүзләр языгыз.
Бүгенге көндә педагогика һәм психология өлкәсендәге галимнәр мәгарифне гуманлаштыру, укучыны тәрбияләгәндә һәм белем биргәндә якын килү, һәр балага игътибарлы булу, мәктәптә психологик комфорт атмосферасы булдыру турында күп сөйлиләр. Бу РФ “Об образовании” дигән законында ачык әйтелгән. 56.3 статьясында «о прекращении трудового договора с педагогом в случае применения, в том числе однократного, методов воспитания, связанных с физическим (или) психологическим насилием над личностью обучающегося» дигән сүзләр бар.
32.3 статьясында «Белем бирү учреждениесе укучыларына белем бирүнең сыйфаты өчен җавап бирә» дип әйтелә. Психологик комфорт булмау укучының психикасына тискәре йогынты ясый, аның укуга теләген киметә, нәтиҗәдә аның өлгереше аска тәгәри.
Кызганычка каршы, бүген мәгариф өлкәсендә негатив тенденцияләр күзәтелә: белем алуга кызыксынучанлык кимү, танып-белү активлыгының кимүе, укучыларның дәрес калдыруы, ата- аналарның һәм балаларның укытучының үз-үзен тотуына ризасызлыгы, дәрес вакытында килеп чыккан конфликт ситуацияләр. Болар барысы да баланың мәктәптә үзен куркынычсызлыкта һәм комфортта сизмәвенә, һәрнәрсәгә шикләнеп каравына китерә. Ә мәктәпнең бит бурычы һәр балага уңай психологик пространство булдыруда. Баланың дәрестә һәрвакыт нерв киеренкелегендә булуы баланың кызып китүенә (нервный срыв) китерә.статистика буенча дәрестә 58% балалар үзләрен психологик комфортта сизә, 28% укучылар гел укытучылар белән конфликтка керәләр.
Мондый психологик пространствоның төп критерие булып куркынычсыз тирәлек, психологик комфорт атмосферасы тора. Алар бер үк вакытта үстерүче, психотерапевтик, психокоррекцион булып торалар. Мондый уңай атмосферада барьерлар юкка чыга, психологик саклану бетә, барлык энергия курку һәм көрәшкә түгел, ә уку эшчәнлегенә, идеяләрне алга сөрүгә, һәм иҗатка юнәлдерелә.
Занковның өйрәтүләренең үстерелешле системасында заманча мәгариф системасында психологик комфорт принцибы төп рольне үти. Ул укыту процессында стресс ясаучы факторларны булдыра алганча юкка чыгару, мәктәптә һәм дәрестә балалар үзләрен өйләрендәге кебек хис итәрлек атмосфера булдыруны күздә тота.
Ләкин психологик комфорт баланың шәхесен үстерү һәм белемнәрне үзләштерүен яхшырту өчен генә түгел, ә аның физик халәтен үстерү өчен дә кирәк. Конкрет шартларга, конкрет мәгариф һәм социаль тирәлеккә ияләнү, уңай атмосфера булдыру нерв киеренкелеген, һәм сәламәтлекне бозучы башка факторларны юкка чыгарырга ярдәм итә.
Укучыларда үз-үзенә ышанмаучылык булдырмаска кирәк. Класста укучыларны яхшы һәм яманнарга, акыллы һәм аңгыраларга бүлергә ярамый. Һәр бала укытучының үзенә ышанганлыгын сизәргә тиеш. Уңыш ситуациясе балада үзенә ышанучанлык, куркынычларны җиңү сәләте, үзенең алга омтылышын танырга мөмкинлек бирә.
Дәрестә безнең эшчәнлек оргпсихологический моменттан башлана. Оештыру өлеше укучыларга уңай тәэсир бирә, аларның игътибарлыкларын арттыра. Исәнмесез дигән сүз очрашканда бер-беребезне сәламлау өчен кулланыла. Сәламләп, без кешегә ихтирамыбызны күрсәтәбез. Без мондый сәламләүләргә ияләнгән һәм автоматик рәвештә җавап та кайтарабыз. Ә тагын ничек бер-беребезне сәламләп була? Күрсәзтегез...............................................
Мәсәлән: Исәнмесез, балалар! Без һәрвакыттагыча бер-беребезне күрүгә шатбыз һәм бергә иҗади эшләргә әзер. Сезнең алда өстәлдә тосле полоскалар ята: кызыл, зәңгәр, яшел. Алрага игътибар белән карагыз һәм үзегезнең хәзерге вакытта эмоциональ торышыгызга туры килгәнен сайлап алыгыз. Кызыл төс-сез тулы энергияле, актив эшләргә әзер, Яшел төс-сез тыныч. Зәңгәр төс- сез борчыласыз.
Яки
Тактада өч болыт ясалган-ак, зәңгәр, соры. Алар төрле эмоцияләрне күрсәтә. Балалар, кайсы болыт сезгә күбрәк ошый? Мин сезнең күбегезнең кәефе яхшы булганына шат. Дәрес ахырында бөтенегезнең дә кәефе күтәренке булыр дип ышанам.
Тәрбия экологиясе
ярый ярамый
Укучыларны объектив бәяләү, балалар белән диалог вакытында хөрмәтеңне күрсәтү, юмартлык белән тәрбияләү Шәхесне түбәнсетү, укучыны яратмавыңны күрсәтү, тактсызлык күрсәтү, мыскыл итү, югары тонда сөйләшү
Дәрестә психологик комфорт булдыруның алтын кагыйдәләре.
1.Укучының һәр тискәре адымыннан соң тискәре мотивлар гына күрергә ашыкмагыз.
2.Дәрескә яхшылап әзерләнегез, үзеңнең предметыгызны укытканда кечкенә генә дә компетентсызлык күрсәтмәгез.
3.Укучылар кушылган эшне турыдан-туры түгел, башка берәр нәрсә аркылы кушылган булганда теләбрәк башкаралар.
4.Укучыны яхшы якка үзгәртү өчен аның шәхесен бәяләүнең яңа алымнарын куллану.
5.Бергә эшләү кешеләрне якынайта һәм авторитетларын күтәрә.
6. Укытучының алдан күрә белүе аралашудагы киеренкелекне киметә.
Укытучыга кулланма.
-Балаларны ихтирам ит. Аларны дөреслек һәм яратуың белән якла.
-Балаларның яхшы якларын кхрә бел.
-Балаларның кечкенә генә уңышларын да күрә бел һәм билгеләп үт. Даими уңышсызлыктан балалар усаллана.
-Уңышны үзеңә, гаепне балаларга сылама.
-Хаталансаң гафу үтен, ләкин азрак хаталанырга тырыш, Киң күңелле бул, кичерә бел.
-Дәрестә уңыш ситуациясе булдыр.
-Бернинди шартларда да укучыларга кычкырма, аларны түбәнсетмә,
-Коллектив алдында макта, аерым гына гафу ит.
-Үзеңә якынайтып кына баланың эчке дөньясын үстерүгә булыша аласың.
-Балалар белән аралашудагы уңышсызлыкларың өчен ата-аналардан үч алма.
-Шәхесне түгел, ә кылган эшен бәялә.
-Балага ышанганлыгыңны һәм аның турында уңай фикердә икәнеңне сиздер.
Бер биткә сул кулыгызны куеп ручка белән кырыеннан йөртеп чыгыгыз.
Баш бармак-минем өчен мөһим һәм кызыклы,
Указатеный- бу сорау буенча мин конкрет рекомендация алдым.
Урта бармак-мижа ошамадыБезымянный –психологик атмосферага минем бәям.
Чәнчи бармак-миңа җитәрлек булмады.
Чыгышымны бер кыйсса белән тәмамлыйсым килә.
Бер акыл иясе яшәгән ди. Ул барысын да белгән. Бер кешенең аның барысын да белмәвен исбат итәсе килгән ди. Учында күбәләкне яшергән дә, сораган: акыл иясе, әйт, минем учымда тере күләләкме, үле күбәләкме. Ә үзе уйлый икән: тере дип әйтсә, мин аны күрсәтмичә генә сытып үтерермен, үле дип әйтсә, тере килеш очыртып җибәрермен дип. Акыл иясе бераз уйлап торганнан соң әйткән ди: барысы да синең кулда дип.
Мәктәптә укучылар үзләрен комфорт, иркен, уңай сизә торган атмосфера булдыру өчен барысы да безнең кулларда.
К
О
М
Ф
О
Р
Т
К
О
М
Ф
О
Р
Т
К
О
М
Ф
О
Р
Т