Урок конспект технологии в 4 классе на тему Роза из гофрированной бумаги (татарский класс)


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ
МУНИЦИПАЛЬ БЮДЖЕТ ГОМУМБЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
ЧАЛПЫ УРТА ГОМУМИ БЕЛЕМ БИРҮ МӘКТӘБЕ
Чалпы урта мәктәбенең 4 классында
 ФГОС таләпләренә туры китереп
уздырылган  ачык дәрес эшкәртмәсе
Сахапова Г.Я
2014 – 2015 уку елы
Тема:Роза чәчәге ясау (гофрированный кәгазьдән)
Максат:
Предметларның төсләренә һәм гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау үзенчәлекләренә, композиция төзү серләренә төшендерү. Укучыларның гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясауның юлларын дөрес күзалларга ярдәм итү.
Укытучы белән укучының бердәм эшчәнлеге нәтиҗәсендә гофрированный кәгазьдән роза чәчәген ясау ысулларына төшендерү һәм аны матур итеп ясау серләренә ирешү.
Эш вакытында төгәл, пөхтә эшләү серләренә өйрәтү, иҗади караш булдыру, эстетик тәрбия бирү. Табигатькә карата мәхәббәт уяту.
Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалаштыру.
Шәхес буларак: үз тирәңдә дуслык, җылылык атмосферасы тудыру; дәрестә актив, тәрбияле, кайгыртучан иптәш булу.
Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра белү, үз алдына максат куя белү, нәтиҗә ясау, үз эшчәнлегеңне контрольдә тоту, игътибарлы булу. Танып – белү: Предметларның төсләренә һәм гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау үзенчәлекләренә, композиция төзү серләренә төшендерү. Укучыларның гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясауның юлларын дөрес күзалларга ярдәм итү.
Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә бер – берсен тыңлый белү, сөйләшү барышында үз фикерен телдән яки язмача җиткерү, үзара килешү, алган мәгълүматларны куллана белү.
4.Җиһазлау:
1. Материаль-техник база:
– башлангыч класс кабинеты;
– инструментлар, кирәк әсбаплар: кайчы, чәчәк шаблоннары, клей карандаш, линейка, җеп, карандаш.
– материаллар: тимерчыбык, гофрированный кәгазь.
2. Дидактик әдәбият:
– презентация;
– гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау өчен технологик карта;
– гофрированный кәгазьдән роза чәчәге үрнәкләре;
– гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау өчен этаплы эш үрнәге.
3. Техник чаралар:
– ноутбук с операционной системой Windows;
– мультимедийный проектор;
– экран.
Дәрес тибы: катнаш
Укыту методлары:
Объяснительно-иллюстративный
Демонстрацион
Репродуктив
Өлешчә эзләнү (эвристический)
Предметара бәйләнеш: ИЗО, әйләнә-тирә дөнья,физика
Дәрес структурасы:
Дәресне оештыру (1 минут).
Укучыларның белемнәрен актуальләштерү (2 минут).
Үткән материалны кабатлау (5 минут)
Уку мәсьәләсен кую (3 минут)
Уку мәсьәләсен чишү (4 минут)
Белемнәрне ныгыту һәм системага салу, практикада куллану (25 минут).
Дәресне йомгаклау (5 минут).
1. Дәресне оештыру, мотивация.
– сәламләү;
- Безгә бүген кунаклар килде. Исәнләшик әле. Хәерле көн! Балалар, кояш елмайган кебек сез дә бер-берегезгә елмаеп карагыз әле, кырыеңдагы, каршыңдагы иптәшеңә елмай!
-Хәерле көн, уң күршем!
-Хәерле көн, сул күршем!
-Хәерле көн, дусларым!
-Сезгә рәхәт булдымы? Шушы яхшы кәефләрне дәрес ахырына кадәр җиткерик.
– укучыларны барлау;
– укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
2.Бала нинди авырлык белән очраша?
-укучы гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясауның технологиясен белми.
3.Авырлыктан чыгу юллары.
-чәчәк, букет турында мәгълүмат ала.
-укучы гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясауның технологиясен укытучы ярдәмендә өйрәнә.
-үзе мөстәкыйль рәвештә ясый.
4. Уку мәсьәләсен кую.
-укучылар әле яңа гына нинди бәйрәм булды?(дөрес, 23 февраль)
- февраль аеннан соң нинди ай килә?(дөрес, март ае)
-дөрес, март ае, ә март ае елның нинди фасылы?(яз)
-март аенда нинди бәйрәм була?(8 март бәйрәме)
-ничек уйлыйсыз, әниләр һәм кызлар нинди бүләкләр яраталар микән?
-күпчелеге чәчәкләр бәйләме (букеты) ярата.
-без дә әниләргә чәчәкләр бәйләме бүләк итик.
-ләкин сез бит әле кечкенә, чәчәкләр бәйләме сатып алырга акча эшләмисез.
-бу очракта нишләрбез?(үзебез ясыйк)
-чыннан да, әйдәгез, үзебез ясыйк!
-мин сезгә чәчәкләр турында слайд күрсәтәм, без аннан үзебезгә ошаганын сайларбыз.(слайд)
–Бу букетларны, кешеләр ясаган композицияне кайларда кулланып була? (өйне бизәп була, бәйрәмнәрне бизәргә була, бүләк итеп була)
 ”Букет”-сүзе Француз теленнән алынган. Ул матур итеп җыелган чәчәкләр төркемен аңлата. Чәчәк букетларын борынгыдан бүләк иткәннәр.
  Чәчәк бүләк итү-ул бик зур сәнгать.Ә букетны ясау өчен бик күп айлар өйрәнәләр, хәтта еллар.Чәчәк бүләк иткәндә, кешенең ничә яшьтә булуын, кемгә икәнен һәм ни өчен икәнен белергә кирәк. Аның нинди төр чәчәк яратканын белсәң, бигрәк тә яхшы.
Һәрбер чәчәкнең төсе нәрсәнедер аңлата. Мәсәлән, ак төс-чисталык, пакълык, самимилыкны аңлата. Күпчелек ак төстәге чәчәкләрне туйда бүләк итәләр. Кызыл роза-матурлыкны, мәхәббәтне аңлата. Ә хезмәттәшләргә, дәүләт бәйрәмнәренә флаг төсен чагылдырган чәчәкләр уңай булачак.
- Әйдәгез, бергәләп роза чәчәгенең төзелешен искә төшерик.(Слайд)
-Слайдларда без роза чәчәкләренең төрле төсләрдә булуын күрәбез (Слайд)
-Бүген без гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясыйбыз, аны ясау бик җиңел.Без төсле кәгазьдән төрле әйберләр ясадык, ләкин гофрированный кәгазь төсле кәгазьдән аерыла. Аны төрле формага китереп була, аңардан ясаган чәчәкләр бик матур һәм үзенчәлекле килеп чыгалар. (Слайдлар)
5. Практик эш «Гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау»
5.1. Укытучының кереш инструктажы:
гофрированный кәгазьдән роза чәчәге ясау өчен кирәкле әйберләр:
1. Гофрированный кәгазь
2.Тимерчыбык d= 0,5 мм, 1 штук – 25 см.
3. Чәчәкнең шаблоннары : таҗлар, яфраклар.
4. Карандаш.
5.Линейка.
6.Җеп.
7. Клей карандаш.
8. Кайчы.
9. Ваза
5.2.Роза чәчәген ясауның технологиясе:
1.Кәгазьне алабыз, линейка ярдәмендә үлчибез, кисәбез.
2.Карандашка урыйбыз, әзерләп куябыз (3 штук)
3.Яшел төсне алабыз, линейка ярдәмендә үлчибез, кисәбез (сабак, яфрак)
4.Тимерчыбыкны алабыз, аңа яшел кәгазьне тыгыз итеп урыйбыз, ябыштырабыз.
5.Чәчәк таҗларын берәм- берәм урнаштырабыз һәм җеп белән тыгыз итеп урап куябыз.
6.Җеп күренмәслек итеп аны яшел кәгазь белән ябыштырып куябыз, аннан соң яфракны ябыштырабыз.
Роза чәчәген группаларда эшлиячәкбез, эшкә тотыныр алдыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшереп китик.
-эш барышында кайчы белән сак бул!
-клей белән эшләүне искә төшерик!
-эш барышында игътибарлы бул!
6. Укучыларның мөстәкыйль эше.(сингапур методын куллану)
Укучылар укытучы ярдәме белән һәм шул ук вакытта слайдлардан карап роза чәчәген ясауның технологиясен өйрәнәләр. Группаларда эшлиләр, сингапур структурасын кулланалар ”Сималтиниус раунд тейбл” (слайдлар)
7.Физминутка чәчәк ясаган вакытта үткәрелә (сингапур структурасы: ”Фолоу зе лидер”
22313906809740-укучылар,бер музыка астында хәрәкәтләр ясыйлар, музыканы туктаткач, укучыларга сорау бирелә.
-салават күперендә ничә төс?
00-укучылар,бер музыка астында хәрәкәтләр ясыйлар, музыканы туктаткач, укучыларга сорау бирелә.
-салават күперендә ничә төс?

8. Яңа күнекмәләр булдыру.
9. Йомгак инструктаж.
– Укучыларның мөстәкыйль эшенә анализ ясау;
– укучыларның типик хаталары;
– ни өчен бу хаталарның килеп чыгуын ачыклау;
- әзер чәчәкләрдән композиция төзү.
10. Өйрәнгән материалны ныгыту.
– ни өчен безгә ясалма чәчәкләр кирәк? (Өйне бизәү өчен)
–роза чәчәге ясау өчен нинди материаллар кулландык?(Гофрированный кәгазь, клей, кайчы, карандаш, тимерчыбык, җеп)
- роза чәчәге ясауның эзлеклелеген әйтегез!
-тимерчыбык турында нәрсәләр беләсез? Ул нәрсәдән ясала? Аннан нинди әйберләр ясыйлар?(Слайд)
11. Эш өстәлен тәртипкә китерү.
12. Нәтиҗә чыгару:
– дәреснең максатына ирештек;
– һәр укучы тырышып эшләде;
Эшләрдән күргәзмә (әзер чәчәкләр вазага куела).
– үзегез ясаган чәчәк композициясенә карагыз!
– хис-тойгыларыгызны белдерегез!
13. Рефлексия.
– фикерләрегез белән уртаклашыгыз.
-букетлар, чәчәкләр турында нәрсәләр белдең?
Әгәр вакыт калса, сингапур структурасын кулланып ”Сималтиниус раунд тейбл”(мин, бүгенге дәрестә нәрсәләргә өйрәндем, бер-бер артлы фикерләрен язалар, соңыннан бер укучы җавапларны укый)
12010034258101Чәчәкне бергә эшләү алымнары
00Чәчәкне бергә эшләү алымнары
10167575970895Металл исемнәрен,тимерчыбык турында
00Металл исемнәрен,тимерчыбык турында
49060105909310Һәр кешенең чәчәге үзенчәлекле
00Һәр кешенең чәчәге үзенчәлекле
43999154161790Төгәл сызарга, кисәргә
00Төгәл сызарга, кисәргә
30702255403850Мин, бүгенге дәрестә нәрсәләргә өйрәндем
00Мин, бүгенге дәрестә нәрсәләргә өйрәндем
\s