Сингапур структураларын кулланып 1 класс ?чен татар теленн?н “Урман дусларыбыз ” темасына д?рес эшк?ртм?се.


Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы “3 нче урта гомуми белем мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе. Төзеде: беренче квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мулланурова Лариса ДанифовнаСингапур структураларын кулланып 1 класс өчен татар теленнән
“Урман дусларыбыз ” темасына дәрес эшкәртмәсе.
Максат.
1.Укучыларның “Кыргый хайваннар “ темасы буенча белемнәрен ныгыту;
2. Коммуникатив сәләтләрен үстерү,ситуатив күнегүләр аша алдагы дәресләрдә
өйрәнелгән лексиканы кулланышка кертү.
3.Төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү; аралашу һәм коллективта хезмәттәшлек итү күнекмәләрен формалаштыру
4.Укучыларны татар телен өйрәнүгә кызыксыну тәрбияләү, үзара дус, тату булырга омтылу
5. Табигатьне ярату, җәнлекләргә сакчыл караш тәрбияләү.
Җиһазлау: 1.Р. З. Хәйдәрова, Н.Г. Галиева “Күңелле татар теле”. Дүртьеллык башлангыч рус мәктәбенең 1нче сыйныфы өчен татар теле һәм әдәби уку дәреслеге (рус телендә сөйләшүче балалар өчен). Казан, “Татармультфильм” нәшрияты, 2012.
2.ноутбук,пректор
Кулланылган сингапур структуралары: ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУ ,РАФТ
Дәрес барышы:
I. Оештыру өлеше:
1) Уңай психологик халәт булдыру.
Исәнләшү.Укытучы- укучылар.
-Исәнмесез.
-Хәерле көн.
-Хәлләрегез ничек?
-Яхшы
-Ничек яхшы?
-Болай яхшы(укучылар кулларын сузып,баш бармакларын өскә күтәреп күрсәтәләр).
2.Парларда эш.
- Сәлам.
-Сәлам.
-Хәлләрең ничек?
-Яхшы.
- Ничек яхшы?
-Болай яхшы(укучылар кулларын сузып,баш бармакларын өскә күтәреп күрсәтәләр).
3.Укытучы – укучы.
- Сәлам.
-Исәнмесез.
- Сезнең хәлләрегез ничек?
- Минем хәлләрем яхшы.
-Ничек яхшы?
-Болай яхшы(укытучы да кулларын сузып,баш бармагын өскә күтәреп күрсәтә).
Укытучы сүзе.
ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУ структурасы.
Мин хәзер сезгә берничә җөмлә әйтәм.Алар дөрес булса сез басасыз.
-Мин укычы. Дөрес булса басыгыз. Рәхмәт.
-Мин татар теле укытучысы.
-Без дәрестә йоклыйбыз.
-Без дәрестә татарча сөйләшәбез.
-Без дәрестә урман дусларыбыз турында сөйләшәбез.
II. Уку мәсьәләсен кую
-Хәзер проекторда бирелгән рәсемнәрне карыйбыз һәм бүгенге
дәрес темасын билгелибез : нәрсә турында сөйләшәбез?
-Бу нәрсә? (бу урман)
-Урман нинди? (урман матур.)
-Урманда нәрсәләр яши?
Мультимедийное приложение ,задание№1”Знакомство с лесными друзьями”
-Аю,буре,куян, керпе ,тиен,төлке.
Кто попробует стать волком, медведем,лисой,зайцем,птичкой,ёжиком?
-Аю нинди?(аю зур)буре нинди? (усал) куян нинди? (куркак),тиен нинди? (кечкенә)
Значит, мы сегодня продолжим работу по теме «Урман дусларыбыз»
III. Уку мәсьәләсен чишү:
1.А) Узнай у волка как ты у него дела? (интерактив такта белән эшләү)
-Бүре,хәлләрең ничек?
-Рәхмәт,яхшы.Ә синең хәлләрең ничек?
- Рәхмәт,яхшы.
Б) Нам надо узнать, где живёт волк. Какой вопрос надо задать?
- Аю кайда яши?
- Аю урманда яши?
- Ә бүре кайда яши? Һ.б.
2.РАФТ.
Төркемдә эшләү һәм проект эшен яклау.
Укучылар алдында проблема куела: урман дусларыбызга йөрт төзү
Укучылар бергәләп йөрт рәсемен ясап бизиләр һәм үзләре ясаган
җәнлекләрнең исеме әйтеп, аның төп сыйфатын билгелиләр.
Бу-бүре.Ул усал,ул урманда яши.
IV.Йомгаклау өлеше.
а) Укучыларның белемнәрен бәяләү.
-Дәрестә катнашуыгызга карап үзегезгә билге куегыз.
Парковкага төсле шарлар ябыштыралар.
Сез хәзер үз эшегезне бәялисез: бик яхшы эшләсәгез - яшел шар, укытучы сорагач кына җавап бирсәгез – кызыл шар ясыйсыз.
Оцените свою работу на уроке: нарисуйте на листочках шарики и покажите учителю и другу по команде.
зеленый шар - я работал очень активно;
красный шар- принимал участие на уроке по просьбе учителя учителя.