Татар ?д?бияты д?ресл?ренд? “Татар халык ашлары” темасын ?йр?н? алымнары


Татар әдәбияты дәресләрендә “Татар халык ашлары” темасын өйрәнү алымнары
Нутфуллин И. И.
Фәнни җитәкче – ф.ф.к.,доцент Мотыйгуллина Ә.Р.
Әлеге тема тикшеренү өчен бик кызыклы һәм әле өйрәнелмәгән күренеш, дип саныйм. Әйтергә, кирәк, тикшеренү өчен әдәбият дәреслекләрендә мисаллар шактый, күп кенә язучылар әсәрләрендә татар халык ашларының байлыгын, төрлелеген күрсәтә. Бүгенге көндә милли ризыкларыбыздан читләшә барабыз, күбебез аларны зур бәйрәмнәрдә генә пешерәбез. Чөнки хәзерге заманда тиз ззерләнә торган ашамлыкларга өстенлек бирелә. Дәрестә әлеге теманы үзләштерү нәтиҗәсендә, укучылар әдәби әсәр белән генә танышып калмый, ә бәлки милли аш –суларыбызны өйрәнү белән беррәттән, татар халкының милли йолалары, гореф гадәтләре белән дә танышала. Әлеге теманың актуальлеге дә татар халкының милли йөзен күрсәтүдәдер.
Әдәбият дәресләрендә мәгълүмат бирү алымнары, сөйләү алымнары, иҗади эш алымнары киң кулланыла. Бу алымнар укучыга материалны ныграк үзләштерергә, тирәнтен өйрәнергә булыша.
Аңлатмалар бирү алымына таянып, укытучы укучыларга нинди дә булса азык-төлек турында мәгълүмат бирә. Мисал өчен К.Тинчуринның “Зәңгәр шәл ” мелодрамасын тәгъдим итәбез.:
Хәдичә. Соң өйдә юк идең ләбаса.
Фазыйлә. Менә кайттым ич.
Хәдичә. Кайтсаң, барырсың.
Фазыйлә. Барырмын шул. Ашыйсым да, эчәсем дә бер генә дә килми, юри сезгә үч итеп барам… Әнкәй шул кадәр сыйлады үземне, тутырган тавык, пилмән, гөбәдия, бәлеш, ике төрле паштет, ак майга гына пешкән коймак, бал, конфет, варение, чикләвек. Шартлыйм дип торам…[Тинчурин 1986 :232]
Укытучы сүзлек өстендә эшли, һәр ризыкның рәсемен күрсәтеп, аңлатма бирә:
Коймак – сыек камырны кызган табада коеп пешергән ашамлык. [Татар теленең аңлатмалы сүзлеге 2005: 265]
Бәлеш – эченә төрле ашамлыклар (ит, яшелчә, җиләк-җимеш һ.б.) салып, мичтә табада пешерелгән камыр ашы.[Татар теленең аңлатмалы сүзлеге 2005: 105] Бу юнәлештә эшләп, укучылар сүзлектән файдаланырга да өйрәнәләр, фикерләрен камил итеп җиткерәләр, бәйләнешлле сөйләм телен үстерәләр.