Татар халык ашларытемасы буенча татар телен?н ачык д?рес.(2класс, рус т?ркеме)


Предмет: Татар теле.
Сыйныф: 2нче сыйныф (рус телле укучылар)
Укытучы: Закирова Гөлназ Идварт кызы.
Дәреснең темасы: Татар халык ашлары.
Дәреснең максатлары:
1.Белем бирү максаты: Укучыларның татар халык ашлары турында белемнәрен ныгыту, җөмлә калыпларын дөрес куллану,белемнәрен сөйләмдә куллана белү.
2.Фикер сәләтен үстерү максаты: Укучыларның логик фикерләү сәләтен,иҗади активлыкларын үстерү.
3.Тәрбияви максат: Татар милли ризыкларына кызыксыну уяту, толерант шәхес тәрбияләү.
Предмет нәтиҗәләре: Татар халык ашлары исемнәрен әйтә белү,истә калдыру.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Регулятив универсаль уку гамәлләре: укытучы ярдәме белән бурычларны билгели белү,укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.
Танып белү универсаль уку гамәлләре: Фикерләрне логик чылбырга салу,классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.
Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү,аралашу күнекмәләрен формалаштыру.
Җиһазлау: компьютер,проектор,экран,тема буенча презентация,рәсемнәр.
Дәреслек:Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева,Г.М.Әхмәтҗанова “Күңелле татар теле” 2нче сыйныф өчен дәреслек,Казан “Татармультфильм нәшрияты 2013
Дәрес тибы: Белем,осталык һәм күнекмәләрне комплекслы куллану.
Кулланылган структуралар: СИ – ФИНК – УАНДЭ, Конэрс ,ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС – ФРИЗ – ГРУП,  РЕЛЛИ КОУЧ, Рафт
Дәрес планы.
I .Оештыру өлеше.
Дәресне оештыру.
Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү,уңай халәт тудыру. Балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру.
II. Актуальләштерү өлеше. Дәреснең темасын ачыклау.
Ш. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
IV. Рефлексия.
V. Өй эше бирү.
VI. Йомгаклау. Билге кую.
Дәрес барышы.
I .Оештыру өлеше.
Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү,уңай халәт тудыру.
Укытучы өчен максат: балаларда яхшы кәеф, эшлисе килү халәте тудыру. Моның өчен укучылар белән әңгәмә үткәрү.
Укучылар 4әр кеше утыралар. Алларында Мэнэдж мэнт.
Исәнләшү, хәерле көн теләү.
- Укучылар кәефләрегез ничек?
- Шәп!
- Бөтенегез шундый фикердәме?
-Әйе.
Бер- берегезне сәламләгез,кояшлы көн теләгез.
-Укучылар! Бер-беребезгә елмаешып алыйк. Дәресебезне күтәренке кәеф белән башлап җибәрик.
- Кояшка карагыз  әле, укучылар. Слайд 1 Нинди матур итеп елмая. аның елмаюы сезнең күңелләрне күтәреп торсын .Елмаюлы карашларыбыз белән бер-беребезгә һәм кунакларга сәлам юллыйк.
(Хәерле көн рифмовкасын кабатлау.)
Хәерле көн миңа,
Хәерле көн сиңа,
Хәерле көн сезгә,
Хәерле көн безгә!

II. Актуальләштерү өлеше. Слайд 2
Рәхмәт, укучылар! Ә хәзер дәресебезне башлыйбыз.
Игътибар, тактага карыйбыз. (Тактада татар халык ашлары рәсеме.) СИ – ФИНК - УАНДЭ (See-Think-Wonder) структурасы. (учитель представляет визуальный раздражитель –картинку)
1. -что вы видите на этом рисунке?
-сез бу рәсемдә нәрсәләр күрәсез?
2. -что вы думаете об этом?
– сез бу турыда ниләр уйлыйсыз?
3. --о чем это заставляет вам задуматься?
-бу рәсем сезне нәрсә турында уйларга мәҗбүр итә?
Молодцы, укучылар.
Ә хәзер, укучылар, рәсемдәге ризыкларны бер сүз белән – әйтеп карыйк. Өч почмак бар: Конэрс структурасы
(татар халык ашлары, яшелчәләр , ашамлыклар.)
Кайсы дип уйлыйсыз шул почмакны сайлагыз. (Урыннарыннан торалар, урындыкны этеп куялар)
Хәзер парлашабыз, ТАЙМД ПЭА ШЭА (Timed-Pair-Share) - обучающая структура, в которой два участника делятся развернутыми ответами в течение определенного количества времени) структурасы
Хәзер исбатлагыз, ни өчен сез татар халык ашларын сайладыгыз, каян белдегез? . (3-5 сек вакыт бирелә уйларга. 15 сек бер-берсенә сөйлиләр)
Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшүне дәвам итәрбез? Укучылар: Татар халык ашлары.
Бик яхшы! Молодцы! Урыннарыгызга утырабыз.
Слайд 3
-Әйе, укучылар без бүген сезнең белән Татар халык ашлары темасын сөйләшүне дәвам итәрбез.
Матур язу.
Хәзер дәфтәрне ачып бүгенге числоны, сыйныф эше дип язабыз.Шушы җөмләне матур итеп дәфтәрләргә язып куябыз.
Татар халык ашлары бик тәмле һәм файдалы.
Бу җөмлә, белән сез килешәсезме?
Ш. Белем һәм күнекмәләрне камилләштерү.
Слайд 4
-Укучылар, хәзер мин сезгә “Кафеда” дип аталган Татарча сөйләм тәгъдим итәм. Сез игътибар белән карагыз, соңыннан сез, әлеге видеода Мияуның һәм Акбайның нинди татар халык ашларын ашауларын әйтерсез. (Мияу - чәк-чәк, Акбай - өчпочмак)
Слайд 5
Ял минуты. МИКС – ФРИЗ – ГРУП структурасы.
- Укучылар, әйдәгез бераз ял итеп алыйк Мин музыка куям һәм сез класс буенча биеп йөрисез. Музыка беткәч, сез туктап каласыз, мин әйткән сүзләрдә ничә иҗек, шулкадәр кеше җыелып басасыз: кой- мак, бә- леш, өч-поч-мак, ә-ни.)
Ә хәзер барыбызда торабыз.Урындыкларны этеп куябыз. Музыка.
Әфәрин укучылар! Бу биремне бик яхшы башкардыгыз.
РЕЛЛИ КОУЧ структурасыӘ хәзер карточкадагы биремнәрне эшлибез.  РЕЛЛИ КОУЧ структурасы
Төшеп калган хәрефләрне куярга. (А тамгасы астында утырган укучы башлый, биремне аңлатып эшли, В тамгасы астында утырган укучы карап тора, дөрес булса мактый. Шулай чиратлап дәвам итә.) А В
..тием ..нием
Өчп..чмак Кыст...бый
Г..бәдия К..ймак
Б.. леш Ч..к - ч..к
Слайд 6 Укучылар әйдәгез слайдттан дөреслеген тикшерәбез.
Кемнеке дөрес кызыл төстәге түгәрәкләрне күтәрәбез. Слайд 8
Дәреслек белән эш.
Ә хәзер дәреслекнең 89 нчы битен ачтык . 1нче күнегүне эшлибез.
Дәфтәрләрне ачтык. 1нче күнегү дип язып куябыз, эшлибез.
Дөреслеген тикшерәбез. Кемнеке дөрес кызыл төстәге түгәрәкләрне күтәрәбез
Рафт структурасы.
- Ә хәзер һәр өстәлгә бирем. Мин сезгә татар халык ашлары язылган карточкалар бирәм. Һәр төркем альбом битенә әлеге ризыкның рәсемен ясап, аны ничек пешергәнлеген яки рецептын язарга кирәк булачак. Соныннан һәр төркем яклый.
1нче номерлы өстәлгә- өчпочмак, 2нче номерлы өстәлгә – чәк-чәк . Башладык укучылар. 3нче номерлы өстәлгә – кыстыбый. Сезгә вакыт бирелә. 
“Адашкан” уенын уйнау.  Слайд 9
Укучылар сезнең каршыда ниндидер таныш булмаган сүзләр бар. әйдәгез, уйлыйк әле бу нинди сүзләр икән?
Хәрефләрне тиешле тәртиптә урнаштырып, сүзне җыярга.
Камөчпоч
Әшлеб
Сытбыкый
Кәчкәч
Маккой
Дөреслеген тикшерәбез.
IV. Рефлексия.
Хәзер сезнең белән без аукцион уены уйнап алырбыз. Сатуга бүгенге дәреснең темасы куела. Бүгенге дәресебезнең темасы нинди булды?
Татар халык ашлары . Акча урынына сезнең җавапларыгыз кабул ителәчәк.
Сез нинди татар халык ашлары беләсез?
Сез нинди татар халык ашлары яратасыз?
Кул күтәреп җавап бирәбез. Җавап кабул ителгән саен чүкеч белән суга барам. (Балалар җавап бирәләр) Тагын. Тагын нинди җавапларыгыз бар.
1 - 2- 3 Татар халык ашлары сатылды.
Молодцы!
V. Өй эше бирү.
Слайд 11
Хәзер көндәлекләрне ачабыз. Өй эшен язабыз. 96нчы бит, 6нчы күнегү.

-Cез , бүгенге дәресне ничек үзләштердегез икән? Аның өчен без хәзер тест эшлибез.Тест бик җайлы. Әйе(+) яки юк(-) дип кенә җавап бирәсе.Бу безнең дәрестән чыгу билеты булып торыр. Слайд 12.
Сораулар Әйе
(+) Юк
(-)
Борщ татар халык ашы Өчпочмакны ит, суган, бәрәңге белән пешерәләр. Чәк-чәкне иттән ясыйлар Кыстыбый татар халык ашы. Торт татар халык ашы. VI. Йомгаклау. Билге кую. Тестның нәтиҗәләре бүгенге дәрестә алган билгеләрегез булып тора.
Бүгенге дәрестә сез бик актив катнаштыгыз. Бик зур рәхмәт!
Слайд 12. Саубуллашу.