4 нче сыйныф (татар т?ркеме) ?чен ?д?би укудан эш программасы




Аңлатма язуы
4 нче сыйныф өчен әдәби укудан эш программасы түбәндәге дәүләт документларына нигезләнеп язылды:
Россия Федерациясенең «Мәгариф турында» Законы (29.12.2012 №273-Ф3).
Татарстан Республикасының «Мәгариф турында» Законы .
“Россия Федерациясенең халыклары телләре турында” Россия Федерациясенең Законы (№126-ФЗ,1998нче ел,24нче июль ред-дә,11.12.2002№165-ФЗ).
"Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (№44-3РТ,2004 нче ел, 28 нче июль).
"2004-2013 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасы" (№52-3 РТ,2004 нче ел, 11 нче октябрь).
2016-2017 уку елында белем бирү процессында куллануга тәкъдим ителгән (рөхсәт ителгән) дәреслекләрнең региональ исемлеге.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 23.06.2012 елгы  7699/12 номерлы “Об учебных планах для 1-9 классов школ Республики Татарстан,реализующих основные образовательные программы начального общего образования и основного общего образования в соответствии с ФГОС общего образования» дигән хаты.
“Башлангыч, төп гомуми һәм урта (тулы) гомуми белем бирү турындагы федераль дәүләт стандартлары” (17.12.2010)
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында” 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.
“Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының 10 нчы номерлы гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына укыту планы.
“Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбендә татар телен укыту:гомуми программа (татар төркемнәре өчен)/төз.Ф.Ф.Харисов,Ч.М.Харисова.-Казан,2011
12.Әдәби уку:Рус телендә башл.гомуми белем бирү мәкт.4нче сыйныфы өчен дәреслек(татар балалары өчен)/ Ф.Ш.Гарифуллина,И.Х.Миясарова Казан “Мәгариф – Вакыт” 2014.
13. “Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының 10 нчы номерлы гимназия” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең 2016-2017 нче уку елына укыту планы буенча 4 нче сыйныфта (татар төркеме) әдәби уку дәресләренә атнага 1 сәгать ( барысы 35 сәгать) вакыт бирелгән.
Эш программасының эчтәлеге.
Татар теле укытуның максатлары:
Укучыларның фикерләү сәләтен үстерү, тел чараларын аралашуның эчтәлегеннән чыгып билгели белү, балаларның ана телендә аралашу күнекмәләрен камилләштерү;
Дөрес уку һәм дөрес язу күнекмәләрен булдыру, диалогик сөйләмдә катнашу, гадирәк итеп төзелгән монологик сөйләм оештыру;
Укучыларда ана теленә хөрмәт һәм ярату тәрбияләү, телнең чисталыгын, дөреслеген саклау, тел өйрәнүгә кызыксыну өйрәтү.
УКЫТУ-МЕТОДИК КОМПЛЕКТЫНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ:
«Әдәби уку» укыту-методик комплекты түбәндәге мәсьәләләрне хәл итә.
1. «Школа России » комплекты чишәргә тиешле гомумдидактик бурычлар: укучы үзенә кирәкле информацияне «Эчтәлек»;битенә карап таба белергә; исеме буенча текстның эчтәлеген күзалларга; күзәтү эшчәнлеген формалаштырырга (әдәби һәм сәнгать исәрләреннән аерым детальләрне таба, барлык ваклыклары белән сөйләп бирә) һәм гомумиләштерергә (аерым детальләргә нигезләнеп, таралган төрле мәгълүматларны берләштереп, бербөтен картина тудырырга) тиеш.
2. Бала яшенә туры килә торган теоретик бурычлар:
а) хайваннар турындагы әкият үзенчәлекләре белән таныштыру: татар халык әкиятләренең, берьяктан, башка халыкларның хайваннар турындагы әкиятләренә охшаш булуы (төп геройлары — хайваннар, еш кына бер ук төрле мөнәсәбәтләргә керәләр), икенче яктан, бер-берсеннән аерылуы (төп геройлар — башка төрле хайваннар, бер-берсе белән мөнәсәбәтләре бөтенләй башка төрле); хайваннар турышдагы автор әкиятләренең еш кына халык әкияләренә нигезләнүе (башлангыч сыйныфларда әле автор нигезләнүе термин буларак әйтелми); халык әкиятләрендә аерым хайваннарның патшалык итүе (баш булуы); хайваннар турындагы әкият героеның һэрвакытта көчсезләрне яклаучы гына түгел, еш кына хәйләкәр, тиктормас, көлкегә калучы икәнлеге турында төшенчә бирү;
3. Әхлакый бурычлар: күзәтүчәнлек, хыяллана белүчәнлек, дуслар белән аралашу, ярата һәм яратыла белү – байлык һәм рухи кыйммәт икәнлеге турында күзаллау булдыру;
4. Эстетик бурычлар: матурлык - ул сине чолгап алган тирәлек, бары тик аны күрә белергә кирәкле турында төшенчә бирү;
5.Сөйләм телен үстерү бурычлары:
Текстта ориентлаша белергә өйрәтү: әсәрләрне өлешләргә бүлү, кирәк урынны табын укып күрсәтү, хис белән белдерелгән өзекнең эчтәлеген ачыклау; әдәби әсәрләргә бәя бирелгәндә һәм сәнгать әсәрләрен караганда предметка - бу «синең» әсәрне аңлау;идеяң икәнен җайлап төшендерү.
Дәреслек һәм дәреслек-хрестоматия, мөстәкыйль эш дәфтәре структуралары һәм идея эчтәлекләре буенча бер – берсенә бәйләнеп килә.
Дәреслек һәм мөстәкыйль эш дәфтәре дә бер үк максатларны тормышка ашыра.
УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ
Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.
Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;
коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;
“Татар теле” предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре
Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:
шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;
әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;
текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;
“гаилә”, “туган ил”, “мәрхәмәтлелек” төшенчәләрен кабул итү, “башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык”, “кеше кадерен белү” кебек хисләр формалашу.
Укытуның метапредмет нәтиҗәләре
Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.
Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.
Танып белү нәтиҗәләре:
фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;
иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;
объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;
төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;
тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.
Регулятив нәтиҗәләр:
уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;
эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;
уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;
билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;
укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;
ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;
дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;
дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.
Коммуникатив нәтиҗәләр:
әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;
әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;
аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);
парларда һәм күмәк эшли белү;
мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;
әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

ӘДӘБИ УКУ ДӘРЕСЛӘРЕ ПРОГРАММАСЫ (35 СӘГАТЬ)
Халык авыз иҗаты.
Мифлар турында гомуми күзаллау булдыру.
Борынгы халыкларның тормышы, кеше һәм табигать арасындагы мөнәсәбәт. Тормыш агачы. Хайван һәм үсемлекләр, кешеләрнең аларга карашы, борынгы традицияләрнең сакланышы.
Тылсымлы әкиятләр.
Дөнья турында борынгы күзаллаулар чагылышы. Тылсымлы әкият герое. Тылсым дөньясы. Тылсымлы предметлар, сихри саннар, сүзләр, тылсымлы булышчылар, тылсымлы әкият законнары: әкият герое өеннән чыгып китә. Максатка ирешү юлы (тылсым дөньясы, карурманнар аша үтүче юл, сынаулар, тылсымлы булышчы ярдәме, җиңү шатлыгы.) Халык әкиятләренең мифлар, легендаларда чагылышы.
Риваять һәм легендалар.
Риваять һәм легендаларда сөйләнгән геройлар, аларның кичерешләре. Тарихи бәйләнеш. Төрле атамалар. Аларның килеп чыгышы.Риваять һәм легендаларда бирелгән вакыйгаларның әкиятләрдә чагылышы.
Автор әкиятләре.
Автор әкиятләренең халык әкиятлре белән охшашлыгы (жанр һәм сюжет). Халык әкиятлрендәге тылсым юлы белән җиңүләр, автор әкиятләрендә акыл белән эш итеп уңышка ирешү, ярату һәм яратыла белүнең көче.
Фольклор жанрының тормышта, хәзерге вакытта яшәеше.
Халык традицияләре һәм бәйрәмнәре. Символик төшенчәләр. Гимннар (Татарстан гимны). Халык һәм автор әкиятләре.
Хикәя.
Хикәя жанры турнда күзаллау формалаштыруны дәвам итү. Хикәя геройлары, аларның портреты һәм характер үзенчәлекләренең башкарган гамәлләре аша чагылышы. Авторның үз героена мөнәсәбәте. Геройларга чагыштырмача характеристика. Герой яшәгән тирәлек, пейзаж.Хикәядәге чынбарлык чагылышы. Әдәби тел берәмлекләре.
Әкият һәм хикәя жанрының үзгәлеге турында күзаллау формалаштыру.
Әкият һәм хикәя жанрларының композиция үзенчәлеген (күзәтүләр аша) аңлату. Укучы-тыңлауга табигый көчләрнең серен, әкият геройларының серле тормыш агышын күрсәтү, хикәя геройлары-ның характерларында тормыштан алынган вакыйгаларны чагылдырып сөйләү.
Шигърият. Кеше һәм табигать бергәлеге. Дөньяны шагыйрь күзлегеннән чыгып күзаллау. Әйләнә-тирә дөнья матурлыгын шагыйрь өчен илһам чишмәсе булуын инандыру. Шагыйрьдә чагыштыру, сынландыру, эпитет.
Автор әсәрләрендә һәм халык авыз иҗатында охшашлык. Чагыштыру,контраст,җанландыру кебек гади әдәби алымнарны таба белү. Җанлы сөйләмнең мөһим чараларын үзләштерү күнегүләре:темп,тавыш көче,тон,сөйләм мелодикасы(тавышны кутәрү ,түбәнәйтү).
Әсәр авторлары турында.
Шагыйрь, язучы, рәссамның биографиясе.
а) әсәрдә авторлар кичереше;
ә) автор күзәтүләренең чагылыш;
б) хәзерге заман авторлары белән очрашу, балаларның авторга сораулары, җаваплар.
Библиографик культура формалаштыру.
Эчтәлек бите белән танышу, аңа карап, кирәкле әсәрне китаптан таба белү, кече яштәге мәктәп баласының дәреслектән тыш эчтәлген оештыру: өй, мәктәп китапханәләреннән файдалану. Фән буенча сүзлек, белешмә әдәбият, вакытлы матбугат белән эшләү. Балалар китабы белән эшләү. Китапның төп өч элементын аеру: китап тышлыгы, китап төпсәсе, битләре. Китапны саклап тоту күнекмәләре булдыру. Төрле җыентыклар төзергә өйрәнү.
Уку, сөйләү, тыңлау күнекмәләре формалаштыру.
Сәнгатьле уку күнекмәләре формалаштыру ( интонация, тон, темп саклап кычкырып уку). Автор бирергә теләгән картинаны күзаллау. Эчтән укый белергә күнектерү. Чылбыр рәвешендә укыганда, үз урыныңны белеп, чират буенча уку. Укылган әсәргә анализ ясау. Уку техникасын үстерү.
4 нче сыйныфны тәмамлаган укучыларның белеме,
эш осталыгы һәм күнекмәләренә таләпләр
Әсәрне сүзләрне дөрес итеп әйтеп, кычкырып һәм эчтән укый белү;
Әсәрнең мәгънәви кисәкләре арасындагы бәйләнешне ачыклау, төп фикерне билгеләү һәм аны үз сүзләрең белән әйтеп бирү;
Төрле авторларның 6-8 шигырен яттан сөйләү;
Кыска күләмле әсәрләрнең эчтәлеген сөйләү;
Тылсымлы һәм хайваннар турындагы әкиятләрне, мәсәлләрне аера белу;
Әсәрдәге төп геройны характерлау, төрле әсәр геройларына чагыштырма характеристика;
Укылган әсәрдән чагыштыру, җанландыру, контрастны таба белу;
Сүзлекләрдән файдалану, тематик сүзлекләр төзү;
Аерым бер элементы буенча китапта ориентлашырга ойрәтү ( авторы , исеме, “Эчтәлек” бите, иллюстрацияләр)
Фольклор жанрын аеру: хайваннар турындагы. Тылсымлы әкиятләрне өйрәнү, мәсәл,хикәя турында күзаллау, халык иҗаты әсәрләре һәм автор әсәрләрен төркемли белү.
Укучы түбәндәгеләрне белергә тиеш:
4-5 татар, рус, чит ил классигынын исемен, аларның әсәрләрен;
4-5 хәзерге заман язучысы яки шагыйренең исемен, алар язган рубрикаларны;
Үзенә иң ошаган авторның берничә әсәрен.
Алынган белемнәрне көндәлек тормышта куллану
китапның, төрле элементларнына карап, эчтәлеген билгеләү;
мөстәкыйль рәвештә уку өчен китап сайлау;
укылган әсәр геройларын тасвирлап сөйләү;
сүзлекләрдән кирәкле мәгълүматны табу.
ПРОГРАММАНЫ ҮТӘҮ МАКСАТЫНДА КУЛЛАНЫЛА ТОРГАН ӘДӘБИЯТ
4 нче сыйныф өчен «Әдәби уку» укыту-методик комплекты составына керә торган әдәбият исемлеге:
1. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 1 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт* нәшрияты, 2014.
2. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф: Дәреслек. 2 кисәктә. 2 кисәк. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2014.
3. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Әдәби уку: Мөстәкыйль эш дәфтәре. 4 нче сыйныф. — Казан: «Мәгариф — Вакыт» нәшрияты, 2014.
4. Ф.Ш. Гарифуллина, И.Х.Мияссарова. Әдәби уку: 4 нче сыйныф: Методик кулланма. — Казан:
4 нче сыйныф өчен әдәби укудан календарь - тематик план
№ Дәрес темасы Сан Дәрес тибы Предметны өйрәнү буенча белем, күнекмә, осталык нәтиҗәләре Шәхескә кагылышлы һәм метапредметлы нәтиҗәләр (УУГ) формалашу Шәхси нәтиҗәләр (УУГ) Дата
План Фак
1
Халык авыз иҗаты әсәрләре. 1 Ныгыту Халык авыз иҗаты, җырлар турында төшенчә булдыру Белергә тиеш:
-әдәби уку фәненең тарих белән бәйлелеген күрсәтә, борынгы заманда җир йөзендә яшәгән кешеләр тормышы турында белү
Башкара алырга тиеш:
-текст белән фәнни эшли белү
-илнең үткәненә хөрмәт белән карарга күнектерү
Күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына , мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү. 5.09 2
“Җил арба” (татар халык әкияте) 1 Яңа тема Әкиятнең эчтәлеген ачыклау,дәреслектәге сорау һәм биремнәрне үтәү; Белергә тиеш:
- Тылсымлы әкият үзенчәлекләрен үзләштерү;
Башкара алырга тиеш:
-кешелекнең олы мирасы булган легенда һәм мифларда дөреслекнең чагылышын таба белү
- әсәрләрне сәнгатьле итеп, паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп укырга гадәтләндерү

Күпмилләтле илебезгә карата ярату хисләре, татар әдәбиятына , мәдәниятына ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү 12.09 3
“Җил иясе, “Тургай һәм Кояш” (мифлар); 1 Яңа тема Мифлар белән танышу; Белергә тиеш:
- Миф һәм чынбарлык арасындагы аерманы ачыклау;
Башкара алырга тиеш:
- әсәрләрне сәнгатьле итеп, паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп укырга гадәтләндерү Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү. 19.09 4 Ф.Әмирхан “Ай өстендәге Зөһрә кыз”(әкият)
1 Яңа тема “Ай өстендәге Зөһрә кыз” әкияте белән танышу,эчтәлеген зиһенгә алу; Белергә тиеш:
-әкият жанрларын аера белү,портрет төшенчәсен аңлату;
Башкара алырга тиеш :Зөһрә кызның портретын төзү; Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү. 26.09
5 “Сак-Сок” (бәет)
1 Яңа тема Бәетләр турында белешмә бирү; Белергә тиеш:
-бәетләрнең үзенчәлеген ачыклау;
Башкара алырга тиеш: мисаллар ярдәмендә төрле жанрдагы әсәрләрне аера белергә өйрәтү; Әсәрдәге вакыйгалар аша балаларда җаваплылык хисләре тәрбияләү.
3.10 6 Халык авыз иҗаты әсәрләре турында булган белемнәрне гомүмиләштерү. 1 Ныгыту Халык авыз иҗаты әсәрләре турында булган белемнәрне гомүмиләштерү. Белергә тиеш:
- халык авыз иҗаты әсәрләрен уку,
Башкара алырга тиеш:
- халыкның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәтләү Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү. 10.10 7 Иван Крылов “Карга белән Төлке”(мәсәл) (Габдулла Шамуков тәрҗемәсе);
1 Яңа тема Укучыларны “ Карга белән Төлке” мәсәле белән таныштыру,
Белергә тиеш
-мәсәлгә хас үзенчәлекләрне ачыклау;
Башкара алырга тиеш:
- Сән. итеп, тыныш билгеләрендә паузаларны дөрес ясап, логик басымны урынлы куеп укый белү; Кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.
17.10 8 Мәҗит Гафури “Чикерткә белән Кырмыска” (мәсәл) Мәҗит Гафури “Тавык белән Үрдәк” (мәсәл)
1 Яңа тема Мәсәл жанры турында белемнәрне ныгыту; Белергә тиеш:
-кереш һәм моралҗ өлешен ачыклау;
Башкара алырга тиеш: ачыклый торган сораулар бирә Әхлак нормаларын, җәмгыятьтә яшәү кагыйдәләрен үзләштерү. 24.10 9 Габдулла Тукай “Яшь агач” (мәсәл)
1 Яңа тема Мәсәлнең мәгънәле кисәкләрен ачыклау; Белергә тиеш:
-Язучы әсәре белән танышу.
Башкара алырга тиеш:
-мәсәлне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү. 7.11 10 Әхмәт Исхак “Карт Имән белән яшь егет” (мәсәл).Мәсәл темасын кабатлау 1 Яңа тема Мәсәлдән аллергонияне табу; Белергә тиеш:
-Тормыш тәҗрибәсен куллана
Башкара алырга тиеш: төрле фикерләрне исәпкә алу һәм үз позицияңне нигезли Балаларда үз-үзләренә карата җаваплылык, олыларны хөрмәт итү хисе тәрбияләү. 14.11 11. Габдулла Тукай “Ай һәм Кояш” (шигырь)
Габдулла Тукай “Фатыйма белән Сандугач” (шигырь) 1 Яңа тема Габдулла Тукай иҗаты белән танышу; “Ай һәм Кояш” шигырен уку; Белергә тиеш:
- сүз сәнгате һәм рәсем сәнгате уртаклыгын ачыклау;
Башкара алырга тиеш:
-шигырь һәм иллюстрацияне тәңгәлләштерү;
Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү. 21.11 12 Габдулла Тукай “Шүрәле” (әкият) 1 Яңа тема Татар әкиятләрендә Шүрәле образының бирелеше белән танышу. Белергә тиеш:
-Г.Тукай әсәрләрен чагыштыру;
Башкара алырга тиеш:
- әсәрне укып, мөст. нәтиҗәләр ясый белү Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү. 28.11 13 Байназар Алменов “Шүрәле” картинасы. 1 Яңа тема Рәссам Б.Әлменов иҗаты белән танышу; Белергә тиеш:
- Г.Тукай әкиятендәге Шүрәле сүрәте белән рәссам иҗат иткән Шүрәлене чагыштыру;
Башкара алырга тиеш:
-картинаның идея эчтәлеген, аңлый, анализлый белү Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту. 5.12 14 Мәҗит Гафури “Болын” (шигырь)
Муса Җәлил “Яңгыр” 1 Яңа тема “Болын” шигыренең темасын ачыклау; М. Җәлил иҗаты белән танышу; Белергә тиеш:
- шигырьдән чагыштыруларны табу;
Башкара алырга тиеш:
-шигырьнең серен ачу ,Ф.Васильевның “Яңгыр алдыннан” картинасы белән чагыштыру Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту. 12.12 15 Абдулла Алиш “Койрыклар” (әкият) 1 Яңа тема Укучыларга әкиятне аңлау өчен шартлар булдыру. Әкият үзенчәлекләрен табып аңлата алуларына ирешү Белергә тиеш:
- әкият төрен билгеләү;
Башкара алырга тиеш:
- әкият эчтәлегенең планын төзү;
Укучыларда әкиятләргә мәхәббәт тәрбияләү, сөйләм культурасын үстерү. 19.12 16 Абдулла Алиш
“Кемгә кирәк,кемгә кирәкми” (хикәя) 1 Яңа тема Хикәянең исеме буенча уку максатын билгеләү; Белергә тиеш:
-“Син ничек уйлыйсың?” кебек сорауларга җавап таба белү
Башкара алырга тиеш:
-укылган текстлардан өзекләр китреп дәлилли Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү. 26.12 17 Нәби Дәүли “Бала болыт” (әкият); Рәшит Бәшәр “Сандугачлы ак инеш” (шигырь) 1 Яңа тема Уку максатын билгеләү;
Белергә тиеш:
- тексттан болытларны сүрәтләгән юлларны табып уку;
- Башкара алырга тиеш:
-болыт образының рәсем сәнгатендә тасвирлану үзенчәлекләрен белү Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү.

16.01 18 Гарәфи Хәсәнов “Кышкы урман” (хикәя)
1 Яңа тема Хикәяне тулысынча уку; Белергә тиеш:
-Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү
Башкара алырга тиеш:
-тематик, монографик җыентыклар төзи
Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү. 23.01 19 Фәнис Яруллин “Иң бәхетле төн”(фантастик әсәр)
Сания Әхмәтҗанова “Саклыйк ,әйдә, Җир – Ананы!” (шигырь)
1 Яңа тема Әсәрләр белән танышу,чагыштыру; Белергә тиеш:
-Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү
Башкара алырга тиеш:
-тематик, монографик җыентыклар төзи, рольләргә бүлеп укый Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү. 30.01 20 “Без табигать балалары”
Проектлар төзү. 1 Ныгыту Укучыларның тема буенча
белем һәм күнекмәләрен системага салу Белергә тиеш:
-Дәреслек һәм хрестоматиядәге, дәреслек һәм мөс.эш дәфтәрендәге шартлы билгеләр белән эш итә белү,презентация төзү;
Башкара алырга тиеш:
- төрле әсәрләрне укый Табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгыту, яхшылык эшләргә өндәү.
6.02 21 Шәүкәт Галиев “Камырша” ”Күршеләрнең алмасы” ”Минем абый
шигырь ятлый” 1 Яңа тема Шәүкәт Галиев ,”Күршеләрнең алмасы” ,”Минем абый
шигырь ятлый” әсәрләре белән танышу; Белергә тиеш:
Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү
Башкара алырга тиеш:
- авторның безне хисләр дөньясына чакыруын дәлилләп аңлата белү
Кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.
13.02 22 “Куркыныч хәбәр”
(шигырь)
Шәүкәт Галиев
Роберт Миңнуллин “Әни, мин көчек күрдем” 1 Яңа тема Шигырьнең төп уен билгеләү; Белергә тиеш:
Текстта мәгънәсе аңлашылмаган сүзләрне сүзлекләрдән таба белү
Башкара алырга тиеш:
- әсәрдәге төрле күренешләр аша авторның безне хисләр дөньясына чакыруын дәлилләп аңлата белү Кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.
20.02 23 ” Спортның яңа төре” (шигырь)
Роберт Миңнуллин Ш.Галиев, иҗатын кабатлау. 1 Яңа тема Исеме буенча шигырь эчтәлеген ачыклау; Белергә тиеш:
- геройга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү;
Башкара алырга тиеш:
- герой исеменнән эчтәлеген сөйләү; Укучыларда хезмәткә мәхәббәт, үз эшең белән горурлану хисләрен үстерү, дөрес бәяләү күнекмәләрен булдыру.
27.02 24 “Чыпчык баласы Чырчыр турында әкият”
Хәкимҗан Халиков 1 Яңа тема Әкият жанры үзенчәлекләрен кабатлау; Белергә тиеш:
-әкиятне укып, язу стилен аңлый
Башкара алырга тиеш:
Үз эшчәнлегеңне контрольгә ала, биремнәрне үтәү дөреслеген тикшерү Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү 6.03 25 Харис Якупов “Аналар җәе” картинасы. 1 Яңа тема Табигать мизгелләре
нең автор әсәрләрендә би-релешен өйрәнү, чагыш-тыру ; Белергә тиеш:
-үз эшләрен анализлый белү
Башкара алырга тиеш:
-үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү Балаларда табигатьнең матурлыгына соклану, рәсем сәнгатенә карата кызыксыну уяту. 13.03 26 Хәкимҗан Халиков
“Нинди кош?” (уен)
1 Яңа тема Чагыштыру, сынландырулар, строфа турында белем-нәрне ныгыту Белергә тиеш:
-үз эшләрен анализлый белү
Башкара алырга тиеш:
-үзеңдәге тискәре сыйфатларын бетерү Кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.
20.03 27 Фәнис Яруллин “Ап-ак иткән”, “Бияләй” (шигырьләр). Фәнис Яруллин “Юылмас хурлык” (әкият)
1 Яңа тема Мәсәл жанры үзенчәлекләрен кабатлау; Фәнис Яруллинның “Юылмас хурлык” әкиятенең эчтәлеге белән танышу; Белергә тиеш:
-шигырьләрне чагыштыру,охшаш,аермалы якларын билгеләү;
Башкара алырга тиеш:
- язучыларның күзәтүләреннән чыгып иҗат иткән әсәрләрен дөрес аңлап, сән.укый белү Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү. 3.04 28 “Балачак әдипләре” бүлеген кабатлау. 1 Ныгыту Укучыларның тема буенча
белем һәм күнекмәләрен системага салу Белергә тиеш:
-Әсәрләрне паузалар белән, логик басымга әһәмият биреп сән.укырга өйрәтү
Башкара алырга тиеш:
-Үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен формалаштыра Кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.
10.04 29 Роза Хафизова “Күгәрчен һәм малай” (хикәя)
1 Яңа тема Галәмдә табигать һәм ке-шенең бербөтен булуын, кеше һәм табигать арасын-да бәйләнешләрне аңлату, Белергә тиеш:
-табигать могҗизаларын күрә-тоемлый белү
Башкара алырга тиеш:
-ялгыш фикерләрне вакытында тәнкыйтьли, хаталарны күрсәтү Кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.
17.04 30 Әхсән Баян”Эт янында тиеннәр”(хикәя)
1 Яңа тема Хикәянең төп уен билгеләү; Белергә тиеш:
- текстның билгеле бер өзегенә иллюстрацияләр таба белү
Башкара алырга тиеш:
-төрле мәгълүматлар белән эшли белү
Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү 24.04 31
Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар” (хикәя)
1 Яңа тема Укучыларның тема буенча
белем һәм күнекмәләрен системага салу; Дәрҗия Аппакованың “Шыгырдавыклы башмаклар” хикәчсе белән танышу; Белергә тиеш:
-“Син ничек уйлыйсың?” кебек сорауларга җавап таба белү
Башкара алырга тиеш:
-укылган текстлардан өзекләр китреп дәлилли
Кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.
1.05 32 Нәбирә Гыйматдинова “Сертотмас кәҗә” (хикәя)
1 Яңа тема Тема уртаклыгын табу, дәлилләп аңлата алуларына ирешү Белергә тиеш: күзәтүчән, игътибарлы була белү
Башкара алырга тиеш:
-үз уңышсызлыкларың, уңышларың турында фикер йөртә Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү. 8.05 33 Арадаш аттестация эше (тест) 1 Ныгыту Һәрбер кешенең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге булуга инандыру. Шул вакыт эчендә сагынып искә алырлык мизгелләр булуы турында ажлату. Белергә тиеш:
-мәгънә барлыкка китерә белү
Башкара алырга тиеш:
-әсәрләрне чагыштырып, уртак һәм аермаларны якларны билгели белү
Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү.
15.05 34 Г.Х.Андерсен “Чыдам кургашын солдат” ( хикәя )
1 Яңа тема Г.Х.Андерсен әсәре белән таныштыру; Белергә тиеш:
- гамәлләрне таләп ителгән вакытта башлый һәм төгәлли белү
Башкара алырга тиеш:
- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру Кешелеклелек, намуслылык, гаделлек сыйфатларына карата хөрмәт тәрбияләү.
22.05 35
Ләбиб Лерон “Шүрәле малае” (әкият-пьеса)
Зиннур Хөснияр “Шүрәле җыры” (җыр)
“Серле дөнья , могҗизалы дөнья” бүлеген кабатлау. 1 Яңа тема
Әкият-пьеса белән танышу;рольләргә бүлеп уку; Белергә тиеш:
-өйдә,мәктәптә, гомумән барлык җирдә үзеңне әдәпле, ягымлы тотарга гадәтләндерү; “Белмәү гаеп түгел,белергә теләмәү гаеп” мәкален әкият-пьеса эчтәлеге белән тәңгәл
Башкара алырга тиеш:
- үз эшчәнлегеңнең нәтиҗәләрен яхшыртуга ихтыяҗ формалаштыру Активлыкка, мөстәкыйль фикер йөртүгә, акыл һәм рухи эшчәнлеккә өйрәтү.
29.05