Тема: Конспект с?йл?м теле ?стер? буенча 2 кечкен?л?р т?ркеме ?чен Тема: “?биемне? ишегалдында”


Тема: “Әбиемнең ишегалдында”
Алдан эшчәнлек: -йорт кошлары турында альбом карау;
-дидактик уеннар уйнау: “Нәрсә тавышы?”, “Әнисен тап”;-“Чуар тавык” әкиятен уку; чебиләр турында ял минутлары өйрәнү.
Материал: йорт кошлары: әтәч, тавык, чеби, йомырка рәсемнәре белән слайдшоу, йомырка белән тартма, җим ашатучы балалар рәсеме; ак, кызыл тавык рәсеме төшерелгән кечкенә чиләкләр, катыргыдан ак, кызыл йомыркалар(форма), тары ярмасы, пластилин, такта, салфетка.
Шөгыльнең структурасы:
1. Кереш өлеш: -Исәнләшү. Ишектән тартма алу. Рәсем карау. Табышмак әйтү.
2. Төп өлеш: -Әтәч, тавык, чеби белән танышу.
Сенсорик уен уйнау “ Йомыркаларны аер”.
Ял минуты.
Йорт кошларына ярма әвәләү.
3. Йомгаклау.
Максатлар: йорт кошларының төп билгеләрен әйтеп җөмләләр төзергә өйрәтү; балаларның сүз байлыгын үстерү, сөйләмдә активлаштыру; логик һәм мөстәкыйл фикерләү сәләтен үстерү; йорт кошларына карата миһербанлык тәрбияләү; дус-тату итеп уйнау теләге уяту, күтәренке кәеф булдыру; тары ярмасын әвәләргә өйрәтү.
Сүзлек: ярма, тавык, чеби, кетәклек, йомырка, йорт кошлары.
Эшчәнлек барышы:
- Балалар, тәрәзәгә карагыз әле, кояш ничек итеп безгә елмая. Әйдәгез, без дә кояшка елмаеп күрсәтик. (Балалар кояшка карап елмаялар).
- Менә безнең күңелләребез шат. Ә хәзер матур итеп утырыгыз әле. Менә минем кебек. Булдырдыгыз! Сез ишетәсезме? Ниндидер тавыш бар.(Ишек шакылдаган тавыш). Барып карыйм әле. (Тәрбияче тартма алып керә). Балалар, әби безгә авылдан тартма җибәргән. Тартмада нәрсә бар икәнен аны ачып карамыйча әйтеп буламы? Юк. Әйдәгез, тартманы ачып карыйк. (Тәрбияче тартмадан йомырка ала). Балалар, минем кулда нәрсә бу?
Балалар: -Йомырка.
Тәрбияче: -Дөрес, балалар, йомырка. Карагыз әле, балалар, ишетәсезме, ул тукылдый. Нәрсә булыр икән бу? (Йомырка ватыла, аның эченнән чеби уенчыгы алына).
-Балалар, йомырка эченнән нәрсә килеп чыкты?
Балалар:-Чеби.
Тәрбияче:-Бик дөрес, чеби. Балалар, ә чеби нинди? (Йомшак,сары)
Тәрбияче: -Балалар, ләкин чебиебез никтер моңсу. Нәрсә булган икән чебигә?
Чеби:- Исәнмесез, балалар. Минем үземнең әтиемне, әниемне табасым килә.
Тәрбияче:- Балалар, чебигә әти-әнисен табарга булышабызмы?
-Балалар рәсемгә карыйк әле. Нәрсәләр күрәсез сез анда?(1 слайд)
-Әйе, бу ишегалды. Анда төрле йорт кошлары йөри. Хәзер мин сезгә бер табышмак әйтәм, нәрсә турында икән ул?
Табышмак:
Иртән бик иртә тора
Кикрикүк дип кычкыра. (Әтәч).(2 слайд)
- Бик дөрес, ул әтәч.
( балаларның игътибарын мультимедиада сурәтләнгән әтәчкә юнәлтәм.)
- Әтәч зур, матур. Әтәчнең кызыл кикриге бар. Койрыгы бигрәк матур! Әтәчнең койрыгында кызыл, яшел, сары каурыйлары бар. Әйдәгез, бергәләп кабатлыйк әле: ≪Әтәчнең койрыгында кызыл, яшел, сары каурыйлары бар≫.
Балалар,әтәч ничек кычкыра? (≪Кикрикү-үк!≫)Әйдәгез әтәчкә яратып, иркәләп эндәшик: әтәчем, әтәчкәем!Балалар әтәч нәрсәләр эшли? (кычкыра, кешеләрне йокыдан уята)
- Хәзер мин сезгә тагын бер табышмак әйтәм, анысы нәрсә турында икән?
Табышмак:
Яшел чирәм өстендәКорт- корт кортлар.
Канатларын җәепБалаларын туплар.
- Нәрсә икән ул? (3 слайд.) Ул тавык. Әйдәгез әле, бергә әйтеп карыйк. (Бергә һәм аерым – аерым әйтәләр).
Ә хәзер тавыкны карыйк. Тавык әтәчтән кечерәк. Аның әтәчнеке кебек зур кикриге юк. Ә кечерәк. Койрыгы да кечкенә. Ә охшаш яклары нинди икән?
-Икесенең дә күзләре, канатлары, башлары, томшыклары бар.
Тавык белән әтәчнең өе кетәклек дип атала. (4 слайд). Кич җиткәч алар шунда йокларга керәләр. Кешеләр аларга таяклардан куначалар ясап куялар. Алар шунда менеп йоклыйлар.
Балалар, тавык күп итеп йомырка сала. Ак тавык ак йомырка, ә кызыл тавык кызыл йомырка сала. Менә безнең тартмада да күп йомыркалар бар. Карыйк әле, аларның формасы, төсе нинди? ( Формасы овал, кызыл, ак төстә). Ә хәзер мин сезгә чиләкләр бирәм. Кызыл тавык рәсеме төшерелгән чиләккә кызыл йомыркаларны, ә ак тавык рәсеме төшерелгән чиләккә ак йомыркаларны салырга кирәк. Булдырдыгыз, балалар.
Өй алдында чебиләр.
-Чи-чи-чи, дип йөриләр.
Кечкенә канатларыМуеннары сап-сары.( 5 слайд).
Димәк, балалар, чебинең әтисе, әнисе нәрсә була? (Әтәч, тавык).
- Балалар, әтәч, тавык, чеби – йорт кошлары. Алар ярмалар ашыйлар. (6 слайд, ярма карау).
Йорт кошларына сибәргә монда ярма беткән, ә аларның ашыйсылары килә. Әйдәгез әле, башта ял итеп алыйк та , аннан аларга ярмалар әвәләп бирербез.
Ял минуты: «Нәни чебиләр»
- Хәзер без йорт кошларына тары ярмасы әвәләрбез. Карагыз әле, тары ярмасы түгәрәк, вак. Бер бөтен пластилиннан кечкенә кисәк өзеп алабыз да түгәрәкләп әвәлибез. (Тәрбияче балаларга әвәләп күрсәтә. Балалар белән һавада әвәләп карыйлар. Һәр бала әвәләгән ярмаларын үз савытларына сала.) Менә тары ярмаларын әвәләп тә бетердек. Ә хәзер тары ярмаларын йорт кошларының савытларына салыйк, ашасыннар. (Балалар үзләре әвәләгән тары ярмаларын йорт кошларының савытларына салалар).
-Балалар,без сезнең белән нәрсәләр турында сөйләштек? Чебигә әйтик инде, әнисенең, әтисенең исеме ничек була?Аларны нәрсәләр белән сыйладык? Сез бүген бик тәртипле булдыгыз. Ә чебине үзебез белән төркемгә алабыз. Аннары аны әнисе килеп алачак. Шөгыль тәмам.