Презентация по внеклассной работе ?биемне? сандыгы.


Әбиемнең сандыгыӘбиемнең сандыгында,
Ниләр генә юк анда!!!
Чигелгән кулъяулыклар,
Бизәлгән ашъяулыклар…
Күрсәгез сөлгеләрен,
Беләзек – чулпыларын…
Сокланып туеп булмас,
Матурлык,байлыкларын!
Милли кием,данлы халкым,
Әбием – горурлыгым.
Татар рухын , гадәтләренГомер буе саклармын.
Татар кызлары безБик матурлар , күрегез!
Төрле төсле матур калфакБизи нурлы йөзебез.
Татар гореф – гадәтләренБелүче остазларыбыз.
Тегеп, чигеп ясаганнар,
Шуңа күркәм кызлар без.
Әбиләрдән әниләргә
Сакланып килгән алар.
Үреп салган чәчләргә бит,
Кадалган матур калфак.
Татар халкы элек-электән бик матур киенергә яраткан. Чигелгән түбәтәйләре, берсеннән-берсе матур калфаклары, бизәкле читекләребелән дан тотканнар.
Татар хатын-кызлары милли бизәкләр белән чигелгән алъяпкычлар кигәннәр.
Унсигезенче гасырда ак җептән бәйләнгән 80 см озынлыктагы чуклы калфаклар булган.
Унтугызынчы гасырда: калфаклар бәрхеттән тегелгән.
Төрле милли бизәкләр белән чигелгән.
Алтын- көмеш җепләр белән чигелгән чәчәкләр аеруча затлы бер төс биргән аларга. Соңга таба калфакка чәчәкләрне сәйлән-энҗеләрдән тезгәннәр.
Татар хатын-кызлары алтын яки көмеш белән бизәлгән ,төрле чигүле, бизәкле калфаклар кигәннәр.
ХХ гасырга кергәч, калфаклар тәмам кечерәя. Баш киеме булудан бигрәк, бизәнү әйберенә әйләнеп кала.
Бүгенге көндә калфакларны бәйрәмнргә, сәхнәлрдә чыгыш ясаганда кияләр.