“Туган телем – ирк? г?лем” Катнаш т?ркем ?чен халыкара телл?р к?нен? багышланган ?д?би-музыкаль кич?



HYPERLINK "http://sabyem.ru/?p=13888" \o "Постоянная ссылка на Сценарий: \“Туган телем – иркә гөлем\”"

“Туган телем – иркә гөлем”
Катнаш төркем өчен халыкара телләр көненә багышланган
әдәби-музыкаль кичә 
Максат: Туган як, татар теле, татар халкының көнкүреше турында белемнәрен ныгыту; милләтебез, туган телебез – татар теле белән горурлану хисләре, әдәплелек тәрбияләү. Башка милләтләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Аларның телләрен өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Алдан әзерелек:
Балалар белән шигырьләр, уеннар, җырлар, мәкальләр өйрәнү. Кичә уздырыласы музыкаль залның бизәлешен әзерләү.
 
Алып баручы: Кадерле кунаклар,балалар бүген без сезнең белән “Туган телем иркә-гөлем” дип исемләнгән кичәгә җыелдык. Шушы кичәдә ана телебезгә булган мәхәббәтезне исбатларбыз..
1 бала: Адилә.Бакчабызда бүген бәйрәм,
Бәйрәмнең дә ниндие?!
Барыбыз да көтеп алган
Безнең Туган тел көне!
2 бала:Илнар. Без татарлар! Шушы исем белән
Җирдә яшәү үзе бер бәхет,
Яшибез без бу җирдә
Бар халыклар белән берләшеп!
А.баручы: Әйе, балалар, без бүген бик зур бәйрәмгә, халыкара туган тел көненә җыелдык. Безнең туган телебез – татар теле. . Безнең туган телебез – нинди генә булмасын, татар, рус, чуаш телеме, туган тел -ул һәр милләт өчен бик газиз һәм кадерле. Без туган телебезне зурлап татар телендә шигырьләр сөйләрбез, җырлар җырларбыз, уеннар уйнарбыз.
Туган оясыннан аерылган кош
Канатына мәңге ял тапмый.
Туган телен яратмаган кеше,
Башкаларның телен яратмый
ҖЫР: “Әйдә дустым биергә.”
Алып баручы: Безнең Татарстанда күп милләтләр яши. Һәр милләтнең үз туган теле бар. Башкортларның – башкорт теле, русларның –рус теле, чуашларның – чуаш теле. Хәзер без, балалар, рус телендә дә шигырь тыңлап китәрбез.
3 бала:Дилә Наш Татарстан
Дружбой славится
Нам жить в Татарстане
Очень даже нравится
4 бала Дамиль. На свете много стран больших,
И много малых есть,
И для народности любой
Язык свой – это честь.
Җыр:”Матрешкалар.”
Алып баручы: Балалар, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте. Бу бәйрәм әле 16 ел гына үткәрелә, шуңа да карамастан аның үз урыны бар һәм ул бик мөһим. Без туган телдә уйлыйбыз, эшлибез, сөйләшәбез.
Халкым теле миңа – хаклык теле.
Аннан башка минем телем юк.
Илен сөймәс кенә телен сөймәс,
Иле юкның гына теле юк.
Ә хәзер балалар, әйдәгез әле без сезнең белән “Түбәтәй” дип аталган уен уйнап алабыз.
Түп, түп түбәтәй,
Түбәтәеңне кигәнсең,
Бигрәк матур күренәсең,
Түбәтәең укалы, менә кемгә тукталды.
(Түбәтәй тукталган бала татар халык ашларының бер төрен әйтергә тиеш була, пәрәмәч, бармак, чәк-чәк,Һ.б.)
Алып баручы: Ә хәзер туган телебез турында шигырьләр тыңлап китик:
5 бала:Рамилә. Туган телемдә сөйләшеп Яшим мин Туган илдә.
“Туган ил” дигән сүзне
Әйтәм мин туган телдә.
6 бала:Илнур. Иң изге хисләремне мин
Туган телдә аңлатам.
Шуңа күрә туган телне
Хөрмәтлим мин, яратам.
 
Татар халык җыры “Әпипә”.
 
Алып баручы: Халкыбыз элек–электән тапкыр, зирәк булган. Тел турында мәкальләр, әйтемнәр уйлап чыгарган. Хәзер без шуларның кайберсен исебезгә төшерик.
1.б Адилә: Иң татлы тел – туган тел.
2б.Дамиль: Теле барның юлы бар.
3б.Дилә: Телләр белгән – илләр белгән.
4б.Илнар: Туган телем – иркә гөлем5б.Рамилә:Туган илем –туган анам.
Алып баручы: . Татар телен Такташ сөйде,
Тукай өзелеп мактады.
Урам теле түгеллеген Насыйри дә яклады.
Ильнар башкаруында: “ Татар халык биюе”

7бала Камилә: Татарча да яхшы бел,
Русча да яхшы бел.
Икесе дә безнең өчен Иң кадерле тел.
8бала Газиз:  Туган тел – иң татлы тел,
Туган тел – иң тәмле тел.
Тәмле дип, телең йотма,
Туган телне онытма!
  Уен: “Тәрҗемәче”
Ә хәзер балалар искә тешереп үтик әле ничек була икән татарча әлеге сүзләр: папа, мама, бабушка, красный,большой.человек,лиса,корова,цветок,медведь,лицо,голова,книга,дерево.
А.баручы: Әйе, балалар, үз туган телеңне онытырга ярамый. Ә хәзер барыбыз бергә бөек Тукаебыз шигыренә язылган “Туган тел” җырын җырлыйбыз.

 
“Туган тел” җырын бергәләп җырлап китик.
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.(2 Кат)
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән,
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән.(2 кат)
И туган тел һәрвакытта ярдәмең белән синең.
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем.(2кат)
 Алып баручы: Йомгаклау.
Аяз булсын күгебез,
Якты кояш көлсен гел
Туган илем, туган җирем,
Тыныч, имин булсын гел,
Тыныч, имин булсын гел.
Туган телемдә нәфислек чишмәсеКибәрмени?
Гасырлар аңа тимәде,
Дәверләр тиярмени?
 Шуның белән, хөрмәтле балалар һәм кунаклар, безнең халыкара туган тел көненә багышланган
кичәбез ахырына якынлашты, сезгә исәнлек-саулык теләп без сезнең белән саубуллашабыз.
 
 
Татарстан РеспубликасыБуа муниципаль районы
“Янтуган” балалар бакчасы”
муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең тәрбиячесе Идрисова Гөлгенә Шәйхулла кызы.