Г.Тукай и?атына багышланган д?рест?н тыш чара. Башваткыч


«БАШВАТКЫЧ» уены
Максатлар:
Укучыларның фикерләү сәләтен арттыру, Г.Тукай иҗаты буенча булган белемнәрен тикшерү.
Бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
Г.Тукай иҗатына,мәдәниятебезгә,туган телгә карата мәхәббәт хисе тәрбияләү.
Җиһазлау: ноутбук, интерактив такта (презентация).
Катнашалар: 5-9 нчы сыйныф укучылары.
Уен барышы
6нчы класс укучысы Гөлинә башкаруында җыр. “Бәйрәм бүген”
Укытучы:
Әйе, бик зур бәйрәм бүген,укучылар.26нчы апрельдә сөекле шагыйребез Г.Тукайның тууына 130 ел тула.
(Укытучы М.Ногманның “Тынмый моңлы сазың” дигән шигырен укый).
Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы.
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны.
 
Саклый мәңге истәлеген
Син яшәп киткән урын.
Нур булып калды йөрәктә
Һәр синең язган җырың.
 
Азмы какканны вә сукканны
Күтәрдең син, ятим!?
Җырладың шуңа халкыңның
Моң тулы хиссиятен!
 
Тынмый сазың, моңлы сазың,
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсен,
Син-шагыйрьләр солтаны.
Укытучы. Габдулла Тукай — өлкәннәрнең дә, балаларның да иң яраткан шагыйре. Кечкенәдән үк халыкның моң-зарларын ишетеп үскән, аны йөрәгенә сендергән. Аның әсәрләре кешеләрнең күңел дөньясын яктырта.Бүген аның иҗатына уен багышларбыз.
- Таныш булыйк, бүген безнең уенда катнашырга дип кемнәр килгән икән? (Уенчылар белән танышу, аларның девизларын ишетү.)
- Менә, танышып та чыктык. Ә хәзер мин сезне уенның кагыйдәләре белән таныштырып үтәм.
Экранда башваткыч. Анда 19 сорауның җавабы яшерелгән. Сорау – миннән, җавап – сездән. Мин биргән сорауларга кем күбрәк җавап бирә, шул бәйгедә җиңүче була. Ә инде җавап әзер булса, кыңгырау шалтыратасыз.Җанатарлар арасында дөрес җавапны белүчеләр булса, кул күтәреп кенә җавап бирергә мөмкин. Рөхсәтсез җавап кычкырган очракта, кагыйдәләрне бозучы класстан чыгып китәргә мәҗбүр булачак.
Уенны башлаганчы, жюри әгъзалары белән таныштырып үтәргә рөхсәт итегез. Алар – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Абдуллина Альбина Рәүф кызы, җыр укытучысы Борханова Лилия Миннехатыйп кызы.
Хәерле сәгатьтә дип, “Башваткыч” уенын башлап җибәрәбез! Һәммәгезгә дә уңышлар телим.
1.Г.Тукайның әтисенең исеме ничек? (Мөхәммәтгариф)
2.“Тукай маршы”ның авторы.(З.Яруллин)
3.Тукай бюстын иҗат иткән татар скульпторының фамилиясе ничек?(Б.Урманче)
4.Тукай һәйкәлен иҗат итүче татар скульпторының фамилиясе. (С,Ахун )
5.“Бу минем дөньяга күзем ачылган урын ,”-дип Тукай кайсы авыл турында яза?(Кырлай)
- Ә хәзер бераз ял итеп алабыз. Каюмов Рүзәл Г.Тукайның Кырлай авылына багышланган “Шүрәле” поэмасыннан өзек сөйләп үтәр.
Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —«Кырлай» диләр;Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем;Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләрБерлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.Бервакыт чут-чут итеп сайрый Ходайның кошлары;Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләреКарт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре.Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә Хакның бәндәсе.
- Рәхмәт,Рүзәл. Ә без уенны дәвам итәбез.
6.“Алтын тарак”, “Су анасы” балетларының авторы.(Ә.Бакиров)
7.Казанда Тукай яшәгән кунакханә.( “Болгар” номерлары)
8.Уральск шәһәрендә яшәгәндә Тукай башта кемнәрдә тора?(Апасы Газизә гаиләсендә)
9.Тукай сүзләренә язылган халык җыры.(Тәфтиләү)
- Хәзер Асатов Рәсүлдән музыкаль бүләк.(Баянда Г.Тукай әсәрләренә тезмә)
10.“Кырлай ” симфоник әсәрен кем язган. (Н.Җиһанов)
11.Әнисе кияүгә киткәндә,Габдулланы асрамага алган карчыкның исеме ничек (Шәрифә)
- Җанатарлар белән дә уйнап алыйк әле. Мин сезгә Г.Тукай шигыреннән өзек укыйм,ә сез дәвам итегез.
1)“Ах, юләр маэмай,тырыш яшьләй,зурайгач җайсыз ул”
(Картаеп каткач буыннар эш белү уңайсыз ул)
2)“Яшьлегеңдә күп тырышсаң,
(Эшкә бирсәң чын күңел
Каршыларсың картлыгыңны
Бик тыныч һәм бик җиңел)
3)“И сабыйлар,эшләгез сез,иң мөкадәс нәрсә эш
(Эш агач һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш)”
- Молодцы, укучылар! Уеныбыз дәвам итә.
12.Тукай бу рус шагыйрен үзенең остазы итеп таныган (Пушкин)
13.Тукайның сәламәтлегенә тискәре йогынты ясаган шәһәр.(Петербург)
- Башлангыч класс укучылары “Башваткыч”ка буш килмәгән, “Кәҗә белән Сарык” әсәрен сәхнәләштергәннәр. Сүзне аларга бирик.
“Кәҗә белән Сарык” әсәрен сәхнәләштерү.
14.Өчиледән соң кемнәр гаиләсенә эләгә? (Сәгъди абзый)
15.Кайсы татар композиторы Г.Тукайның “Печән базары, яхуд Кисекбаш” әсәре “Кисекбаш” балетын иҗат итә? (Р.Гобәйдуллин)
16.Уральскида Габдулланы рус классында укыткан укытучы.(Әхмәтша учитель)
17. Тукайның Зиннәтулла бабасы кайсы авылда яшәгән?(Өчиле)
- Җанатарлар белән уен. Сезгә мәкальнең азагын белергә кирәк:
Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел.
Телең озын булса, гомерең кыска булыр.
Ашыккан ашка пешәр, кабаланган сазга төшәр.
Сабыр иткән морадына җиткән.
Ике яхшы бер сәкегә сыя, ике яман бер шәһәргә сыймый.
Казанга якын килсәң – карасы йогар, яманга якын килсәң – бәласе йогар.
Аз сөйлә, күп эшлә.
Агач – җимеше белән, кеше – эше белән.
Эшлегә көн җитми, эшсезгә көн үтми.
Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс.
Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
Агачына күрә алмасы, анасына күрә баласы.
18.Г.Тукайның драматург Г.Камал белән берлектә чыгарган сатирик журналы (Яшен)
19.Г.Тукайга кушлавычта куелган һәйкәлнең авторы.(И.Новоселов,1955)
- Молодцы, укучылар! Менә, җиңүче дә билгеле булды!
Бүләкләү.
- Иң күп балл җыйган уенчыга мин супер-уен тәкъдим итәм.
Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас.
- Уеныбыз тәмам. Актив катнашкан укучыларга зур рәхмәт!
Габдулла Тукай шигыренә язылган “Туган тел” җырын һәр татар кешесе белә. Ул безнең милли гимныбыз булып тора. Хәзер барыбыз да басабыз һәм “Туган тел” җырын бергәләшеп башкарабыз. (“Туган тел” җыры яңгырый.)Кичәне “Туган тел” җыры белән тәмамлыйбыз.