?д?би кич? эшк?ртм?се Бар ?и?анга к?ренерлек кадерле Тукаебыз!


Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы
Муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
“Хәерби урта гомуми белем мәктәбе”
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Закирова Р.М.
Бар җиһанга күренерлек кадерле Тукаебыз!
“Тәфтиләү” җыры
Венера. Һәр милләт, һәр халык-кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә, үткән юлының гомумтарихта ни дәрәҗәдә беркетелеп аклуына карамастан, бу Кояш астында тулы хокуклы яшәвен расларга омтыла һәм киләчәктә дә Җир йөзендә лаеклы урыны барлыгына һәм булачагына дәгъва кыла. Шуны Тарих алдында, бүтән халык-илләр алдында раслар өчен милләткә таяныр нокталар, инандыргыч дәлилләр, милләтне милләт итеп күрсәтә алырлык шәхесләр, бөек затлар кирәк. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукай - шул бөек затларның берсе.
Гульназ. Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән
Һәйкәлеңнең ташы, тимере, -
Тик син үзең халык йөрәгеннән,
Халык мәхәббәте- синең исемең,
Халык гомере- синең гомерең.
Венера. Салкын кышлар үтеп,
Яз килгәндә,
Җылы яктан кошлар кайтканда
Туган көнең синең, бөек Тукай,
Тугры халкың итә тантана.
Туган җирең, халкың турындагы
Шигырьләрең мәңге яшь синең,
Син үзең дә безнең күңелләрдә
Япь- яшь Тукай булып яшисең.
Юк, үлмәңең, Тукай, син мәңге яшь,
Син мәңгегә безнең арада.
Мәңге көләч, шат шигырьләреңнән
Туган халкың кодрәт, көч ала.

Тукай- шигырь остасы
Гульназ. Тукай чын халык шагыйре. Ул үз халкына, аның гореф- гадәтләренә, тел мәдәниятенә тирән ихтирам белән карады. Аның күп кенә әсәрләре туган халкына, туган җиренә чиксез хөрмәтен чагылдыра торган гимн булып яңгырый.
Нинди бөек бу Тукай! Бары тик талантлы халык кына поэтик фикерләрнең шундый титанын, кешеләр йөрәгенең шундый гигантын тудыра ала.
Венера. Күпме шигырьләргә сокландым мин,
Күңелемә күчте ялкыны.
Ә шулай да синең, Тукай абый,
Шигырьләрең иң- иң якыны.
Синең шигырьләрең тел ачкычы,
Һәрбер сүзең безгә васыять.
Мин горурмын, Тукай, телем ачтым
“Туган тел”не, “Пар ат”ны сөйләп.
Укучылар чыгышы:
“Пар ат” – Хәлиуллин Камил
“Театр” - Галявов Рушан
“Чын вә ялган” – Таҗетдинова Ралинә
“Шагыйрь” – Закирова Айсылу
Тукай- әкиятче
Гульназ. Иң матур җир кайда дисез,
Билгеле Кырлай җире,
Барча әкият геройлары
Кырлайда туган инде.
Су анасы, шүрәлеләр
Ел да җыела бире.
Җыелмас иде, Кырлай шул
Аларның туган җире.
Венера. Су анасы, шүрәлеләр белән
Әкият дөньясында югалдым.
Укый- укый синең шигырьләрне
Олы тормышка мин юл алдым.
Кырлаеңда булдым, тормыш юлың
Тагын бер кат узды уемнан,
Кыска гомерең,
Ләкин һәрбер көнең
Энҗе- мәрҗәннәрдән уелган.
Укучылар чыгышы:
“Кызыклы шәкерт” - Закирова Алсу
“Бала белән күбәләк” – Мифтахова Алинә, Галявов Рифат.
“Бичара куян” – Зарипов Рәфис
“Туган җиремә” – Вафина Гөлфия
“Эштән чыгарылган татар кызына” – Абдуллина Лүзия
“Җәй көнендә” – Ибатуллина А.
“Милләтчеләр”
“Дошманнар”
Тукай һәм җыр
Гульназ. Кечкенәдән үк халыкның моң- зарын ишетеп үскән нечкә хисле, зирәк акыллы Габдулла, шагыйрь булгач, аларны үз сазына салып җырлаган. Аның тирән, халыкчанлык рухы белән сугарылган әсәрләре миллионнарча кешеләрнең күңел дөньясын яктыртып, баетып килә.
“Халык җырлары- җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле, халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә раушан көзгеседер”- ди Г. Тукай.
Венера. Тукай исән,
Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.
Укучылар чыгышы:
“Милли моңнар” – Харисова Зилә
“Кышка бер сүз” – Закирова Ралинә
“Кошларга” – Адиатуллин Алмаз
“Бәйрәм бүген” - җыр
“Туган авыл”
“Кичке теләк” – Гараев Фиргать
Г. Бик еракта балкып аткан
Бер гүзәл апрель таңы,
Бирде сине бу җиһанга
Әй, шагыйрьләр солтаны.
Саклый мәңге истәлегең
Син яшәп киткән урын
Нур булып калды йөрәктә
Һәр синең язган җырың.
В. Азмы какканны вә сукканны
Күтәрдең син ятим?
Җырладың шунда халкыңның
Моң тулы хиссиятен!
Тынмый сазың, моңлы сазың
Кем тыя алсын аны!
Син яшәрсең, мең яшәрсең
Син – шагыйрьләр солтаны.
“Кышкы кич” – Ахметшина Вәсилә
“Иртә” – Галяветдинова Нәфисә
“Китмибез” - Сафин Фирдүс
“Көзге җилләр” – Закирова Алсинә

Гөлназ. Килә, килә.... Язлар саен сиңа
Илең килә туган көнеңдә,
Бетми торган гомерен кушкан сыман
Синең бөек, кыска гомергә.
Ераклардан. Йөзләп сукмаклардан
Килеп меңнәр һәйкәл каршына,
Еллар саен арта бара торган
Сәламнәрен сиңа тапшыра.
Венера. Килер илең
Меңләп сукмаклардан,
Килер иртән, килер кичләрдә,
Сәламнәрен чәчәкләре аша,
Гөлләр аша тәкъдим итәргә.