Выступление на родительском собрании


Балалар – гаиләнең көзгесе
(Башлангыч сыйныфларда ата-аналар җыелышы)
Рушания Хайруллина, Чистай районы Гаделша урта гомуми белем бирү мәктәбенең
I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысыМаксат: Гаилә тәрбиясенең бала тормышында тоткан ролен ассызыклау, мәктәп-гаилә элемтәләрен ныгыту, ата-аналарда актив педагогик караш тәрбияләү.
Бизәлеш: гаилә турында плакатлар: “Бала – гаиләнең көзгесе: су тамчыларында кояш чагылган кебек, балаларда да ана һәм атаның әхлакый чисталыгы чагыла”,“Гаилә бәхете - ил бәхете”, “Ныклы гаилә - ныклы дәүләт нигезе”.
Материал: каләмнәр, тест биремнәре, квадрат формасындагы чиста битләр, презентация.
Җиһазлау: мультимедиа, компьютер.
Җыелыш барышы.
I. Кереш өлеш. Исәнмесез, хөрмәтле әти-әниләр. Мин сезнең белән үзебезнең сыйныф бүлмәсендә очрашуыма бик шат. Сезнең, әлбәттә, бик күп хәл ителмәгән эшләрегез, мәсьәләләрегез бардыр. Ләкин сез аларның барысын да мәктәп кишегенең теге ягында калдырып торыгыз.Ә мин сезне “Балалар – гаиләнең көзгесе” дигән темага фикер алышуда катнашырга чакырам. Гаилә – һәркем өчен кадерле урын.Ул син туган һәм шәхес буларак формалашкан җир. Монда сине ничек бар шулай яраталар, кабул итәләр. Иң беренче булып яхшылык һәм явызлык, тәрбиялелек, рухи һәм әхлакый кыйммәтләр турындагы төшенчәләрне дә нәкъ менә гаиләдә аласың.  Чөнки гаилә - кешенең туган йорты, бишеге, аның тормыш асылы, яшәү мәгънәсе. Кешелек тә гаиләдән башлана. “Гаилә бәхете - ил бәхете “ ди халык. Гаилә һәр кешенең таяныр ноктасы. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар – гаиләнең көзгесе. Тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер-берегезне саклап, рәнҗетмичә, хөрмәт итеп яшәргә кирәк. Һәр гаилә үзе бер дәүләт. Ныклы гаилә - ныклы дәүләт нигезе.
II. Тест эшләү.
-Хөрмәтле ата-аналар, сез ничек уйлыйсыз? Сезнең балагызның  проблемалары юкмы? Моны белү өчен без сезнең белән тест эшләп алырбыз. Билгеләмә белән риза булсагыз “+”, әгәр билгеләмә сезгә кагылмаса “–“ куярга.
1.Минем балама мәктәптә уку ошый.
2.Минем бала башка мәктәпкә бик теләп күчәр иде.
3.Сайлау мөмкинлеге булса да ул өйдә укырга теләмәс иде.
4.Кызганычка каршы, минем бала миңа яки өйдәгеләргә мәктәп турында сөенеп сөйләми.
5.Баламның дуслары күп. Дәрестән тыш вакытта да алар бергәләп уйныйлар, сезнең өегезгә курыкмыйча үз өйләренә кайткан кебек керәләр.
6. Мәктәптәге укытучылар аңа аз ошый.
7.Ул сыйныфтан тыш эшләрдә актив катнаша.
8.Берәр сәбәп аркасында дәресләр булмый калса, аның кәефе бозылмый. Аны сәбәбе кызыксындырмый.
9.Минем бала өй эшләрен исенә төшерми торып, үзе эшләми.
10.Башка нәрсәләр белән кызыксынуы, яраткан шөгыле укуына комачауламый.
- Хәзер  "+”   ларны саныйбыз. 1 "+”, 2 "-”, 3 "+”, 4 "-”, 5 "+”, 6 "-”, 7 "+”, 8 "-”, 9 "-”, 10 "+”.
Һәр ата-ана үзенең эшенә нәтиҗә ясый (баллар буенча).
Укытучы сүзе.
8-10 балл. - Сезнең балагызның мәктәпкә карашы яхшы. Аңа уку ошый.
6-7 балл. - Мәктәптә эшләр начар түгел. Мәктәпкә мондый карашын ныгыту өчен балагызның укуы белән кызыксынуыгызны, аның уңышларына сөенүегезне белдереп торыгыз.
4-5 балл. – Игътибарлы булыгыз! Балагызның мәктәптә бар да тәртиптә түгел. Балагызны нәрсә борчуын хәзер үк ачыкларга кирәк.
1-3 балл. – Балагызга сезнең ярдәм кирәк. Мәктәпкә аның карашы начар. Сәбәпләрен ачыкларга, укытучылар белән сөйләшергә, ярдәм итү юлларын билгеләргә кирәк.
Балагызның дуслары белән мөнәсәбәтләрен җайга салуда да кулыгыздан килгән кадәр ярдәм итәргә тырышыгыз.
-Ә хәзер, хөрмәтле әти-әниләр, без сезнең белән "Кар бөртеге” күнегүе эшләрбез. Күнегүнең шарты - һәр кеше үзе эшли, кешегә карамый. Мин һәр кешегә кәгазь бирәм. Кәгазьләр  бөтенесе дә бер төсле, бер зурлыкта. Мин эш тәртибен әйтә торам, ә сез эшлисез.
III.  "Кар бөртеге” күнегүе.  
1.Кәгазьне урталай бөклибез.
2.Өске уң почмагын ертып алабыз.
3. Кәгазьне тагын урталай бөклибез.
4. Өске уң почмагын ертып алабыз.
5. Кәгазьне тагын урталай бөклибез.
6. Өске уң почмагын ертып алабыз. Һәм шулай дәвам итәбез.
-Ә хәзер үзебезнең матур кар бөртекләрен ачабыз, бер-берсенә ошаган кар бөртеген табабыз. Бер-берсенә су тамчысы кебек ошаган булсын.
-Таптыгызмы? - Ни өчен тапмадыгыз? (Әти-әниләр фикере).
Нәтиҗә: Эш тәртибе һәм кәгазьләр бер төсле булса да, эшне башкаручылар төрле. Менә безнең балаларыбыз да төрле. Хәтта бер гаиләдә тәрбияләнсәләр дә, аларның сәләтләре, мөмкинлекләре төрле. Шуңа күрә бер баланы икенчесе белән чагыштырырга ярамый.
IV.Укытучы чыгышы.
      Кечкенә генә уңышын күрә белү, мактау да балада ышаныч тудыра. Һич кенә дә уңышсызлыкка очраган балага тупас сүз әйтергә, аның шәхесен кимсетергә ярамый. Иң кыйммәтле киңәш: балаңны ничек бар шулай кабул ит һәм ярат. Ул синең йөрәк җимешең. Без аны уңышлары өчен генә түгел, ә бу дөньяда яшәгәне, сау - сәламәт булганы өчен дә яратырга тиешбез. Бала үзе иң зур бүләк. Мәктәпкә беренче тапкыр укучы сыйфатында бару – балага зур җаваплылык өсти. Бала бу көнне ашкынып көтә, нәни йөрәге күпме дулкынландыргыч хисләр кичерә. Бу хисләрне дә әти - әни тәрбияли. Балага мәктәпне, мөгаллимнәрне өйдә ничек сурәтлиләр, бала шулай кабул итә. Хәзерге алдынгы карашлы  әти - әни баланы мәктәпкә дөрес әзерләргә тырыша. Бу беренче көннән үк күзгә ташлана. Кызганычка каршы, кайбер тискәре фикерләр белән ышандыручылар да күзәтелә. Бу очракта түбәндәге киңәшләр артык булмас. Баланы мәктәпнең тышкы ягы белән түгел, ә белем алу учагы булуы белән кызыксындыру зарури. Баланы беркайчан да гел «5» кә генә укырга өндәргә ярамый. Бигрәк тә беренче адымны ясаганда. Барлык фәннәрне «5» кә үзләштерү өчен нинди кыенлыкларны җиңәргә кирәк икәнлеген, кечкенә уңыштан зур уңышка килүен аңлату отышлырак була. Баланы үзе кылган гамәленә җавап тотарга өйрәтү. Башлаган эшне ахырына җиткерү. Үзеңнең һәм иптәшеңнең фикерен хөрмәт итү. Мәктәп, «усал укытучы», начар билгеләр белән куркытмау. Бала мәктәптә яхшы укысын өчен ул тиешле дәрәҗәдә физик яктан нык һәм әзерлекле булырга тиеш. Бары аң ягыннан һәм физик яктан дөрес үсеш алган бала гына акыл эшчәнлеге белән уңышлы шөгыльләнә ала.
V. Ә хәзер рус халкының "Йомры икмәк” әкияте буенча эш алып барырбыз. (презентация белән).  
 1 нче слайд.  Яшәгән, ди, булган, ди, әби белән бабай. Әби белән бабай бик тату яшәгәннәр. Ләкин аларның балалары булмаган. Беркөнне әби белән бабай  йомры икмәк пешерергә булганнар.
-Моның өчен алар нәрсә эшләгәннәр?
-Әйе, әрҗә төбеннән кырганнар, бура почмакларыннан себергәннәр. Шулай итеп йомры икмәк барлыкка килгән.
Әти-әниләр өчен проблемалы ситуацияләр тудыру:
-Сезнең бу күренешкә карата фикерегез нинди? (Әйберләрне әрәм –шәрәм итмәү, һәр нәрсәнең кадерен белү).
-Әйе, мин сезнең фикерләрегез белән тулысынча килешәм һәм өстәп шуны әйтәсем килә:
олыгайган көндә бар кешегә дә терәк кирәк.       
2 нче слайд. Әби шул оннан йомры икмәк пешергән дә тәрәзә төбенә суытырга куйган.
-2 нче ситуациягә карашыгыз ничек? (Тәрәзә төбенә ашамлык куймаска, куйган очракта өстенә ябарга, бөтен нәрсәгә дә игътибарлы булырга кирәк).
-Әйе, шулай, сез әйткәнчә, балаларны да караучысыз калдырмаска!
3 нче слайд. Икмәк тәрәзә төбендә тора торгач, тәгәрәп җиргә төшкән, ишегалдыннан урамга чыгып, юл буйлап тәгәрәп киткән. Икмәк юл буйлап тәгәрәп барганда куянны, аюны, бүрене очраткан.
-Бу күренеш турында ниләр уйлыйсыз? (Балаларны безне әйләндереп алган тирәлек белән аралашырга өйрәтергә кирәк).
-Әйе, кешеләрне таный белергә өйрәтергә кирәк.
4 нче слайд. Йомры икмәк тәгәрәгән дә тәгәрәгән, аның каршысына хәйләкәр, ягымлы төлке килеп чыккан.
-Ә хәзер сездә нинди фикерләр туды? ( Аның нинди булуына да карамастан, һәр кешегә дә ышанмаска).
-Әйе, балагызга яхшы белән начарны, кешеләрнең төп ниятләрен аңларга өйрәтергә кирәк.
 5 нче слайд. Йомры икмәк уйлап-нитеп тормаган, төлкенең тел өстенә сикергән, ә төлке аны шунда ук «һам!» итеп йотып та җибәргән.
-Әкиятнең ахыры сезне нәрсә турында уйларга мәҗбүр итте? (Артык беркатлы булмаска, уйлап эш итәргә).
-Әйе, балаларны төрле ситуацияләрдән мөстәкыйль рәвештә чыгарга өйрәтергә, чит кешеләр белән аралашмаска тырышырга, авыр хәлдә калмас өчен игътибарлы булырга, көтелмәгән хәл килеп чыккан очракта куркып калмаска, үзеңне тыныч тотарга, конфликт тудырмаска, бу күңелсезлектән чыгу юлларын эзләргә кирәк.
Шулай итеп менә нинди “Тәрбия китабы” килеп чыкты.  
Мультимедиа тактасында түбәндәге кагыйдәләрдән торган слайд күрсәтелә:
Беренче кагыйдә: Олыгайган көндә терәк кирәк. Сез балага тормыш бирдегез. Тик аның  үзегез кебек яки сез теләгәнчә булуын көтмәгез. Аңа үзегез кебек булырга түгел, ә үзенчә булырга ярдәм итегез.      
Икенче кагыйдә: Балаларны караучысыз калдырмагыз.
Өченче кагыйдә: Кешеләрне таный белергә өйрәтегез. 
Дүртенче кагыйдә: Балаларга яхшы белән начарны, кешеләрнең төп ниятләрен аңлатыгыз.
Бишенче кагыйдә: Балаларга төрле ситуацияләрдән мөстәкыйль рәвештә чыгу юлларын күрсәтегез.
VI. Йомгаклау өлеше. Хөрмәтле әти-әниләр, бүгенгә безнең очрашуыбыз тәмам. Шулай да ул соңгысы түгел әле. Киләсе очрашуда “Әниләр бәхете нәрсәдә?” дигән сорауга бергәләп җавап табарга тырышырбыз. Чөнки балаларга тормыш бирүче, аларны гомер буе тәрбияләүче кеше – әни. Кечкенә чагыннан алып үзенең көче беткәнче, ул “балам” дип яши. Күпме йокысыз төннәр, авырганда - борчулы көннәр кичерә ул. Балам бәхетле булсын дип, әниләр барысын да эшләргә тырыша, минем балам иң инсафлы булыр дип өмет итә.
Кояшның җылысы көчлерәк булган саен, ул җирне ныграк җылыта, ана җылысы никадәр көчле булса, гаилә җылысы да шулай көчле, нык була.Гаиләләрегездәге җылылык беркайчан да кимемәсен, сау-сәламәт булыгыз, үз балаларыгызны үзегез тәрбияләп үстерергә язсын.