Конспект ОД К??елле с?ях?т


ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ «ЛЕНИНОГОРСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ» МУНИЦИПАЛЬ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕНЕҢ БЮДЖЕТ МӘКТӘПКӘЧӘ БЕЛЕМ БИРҮ УЧРЕЖДЕНИЯСЕ «ЛЕНИНОГОРСК ШӘҺӘРЕНЕҢ 19 НЧЫ БАЛАЛАР БАКЧАСЫ»
“Күңелле сәяхәт”
(мәктәпкә хәзерлек төркемендә бердәм өйрәтү эшчәнлеге)
Үткәрде:
бакчаның татар теленә өйрәтү тәрбиячесе:
Л.М.Мубаракшина

2014
Программасы: УМК “Татарча сөйләшәбез”.
Балаларның яше: мәктәпкә хәзерлек төркеме.
Юнәлеше: танып белү- сөйләм.
Төп белем бирү өлкәсе: танып- белү.
Интеграль белем бирү өлкәләре: аралашу, социальләштерү,матур әдәбият, музыка,физик тәрбия,сәламәтлек.
Үткәрү формасы: фронталь, уен ситуацияләре, үстерелешле диалоглар аша тел өйрәтү.
Максат: балаларның сөйләмен көнкүрешкә, табигатькә, җәмгыятькә кагылышлы сүзләр хисабына баету, сүз һәм сүзтезмәләрне төрле ситуацияләрдә кулланышка кертү.
Тәрбия бурычлары: бер- береңне игътибар белән, бүлдермичә, сабыр итеп тыңлау сыйфатлары тәрбияләү.
Үстерү бурычлары: үстерелешле диалогта катнаша белү, сүзләрне отып алу аша хәтерләрен, зиһеннәрен үстерү.
Өйрәтү бурычлары: төрле уен ситуацияләре, уеннар, аша үстерелешле диалогка тарту; “Китап укый” җөмләсен презентацияләү.
Көтелгән нәтиҗә: мөстәкыйль рәвештә куелган бурычларны чишү.
Метод һәм алымнар: сүзле,күрсәтмә,техник чаралар куллану, сөенеч мизгеле,сорау-җавап, тулыландыру,нәфис сүз,мактау, сүзле уен,бәяләү.
Җиһазлау: магнитлы такта, музыкаль үзәк, ноутбук,проектор,экран,аудиоязма, “серле тартма”,хәрәкәтне белдерүче рәсемнәр,пиктограммалар,эш дәфтәрләре.
Балаларны оештыру: I Ирекле
II 1.Урындыкларда
2.Урындыкларда
3.Ярымтүгәрәккә басып
4.Урындыкларда
5.Урындыкларда
6.Урындыкларда
III келәмдә ярымтүгәрәк ясап
Шәхси эш: Даша,Милана,Вика белән хәрәкәтне белдерүче сүзләрне кабатлау.
Сүзлек эше: “китап укый”.
Алдан эшләнгән эш: күрсәтмә һәм таратма материаллар әзерләү,җырлар өйрәнү,әңгәмә, ,эш дәфтәрләрендә эш.
Эшчәнлек төзелеше: I Психологик җайлашу,оештыру моменты
II Төп өлеш: 1.Сөенеч мизгеле:Акбай белән Мияуны каршылау.
2.“Нишли?”сүзле уены.
3.Ял минуты: җыр”Мин җырлыйм...”
4.Пиктограмма белән эш
5.Экранда эш: «Волшебная школа».
6.Дәфтәрдә эш: “Волшебная школа”.
III Йомгаклау өлеше:эшчәнлеккә нәтиҗә.
Эшчәнлек барышы:
I.Оештыру: -Исәнмесез, дусларым.
-Хәерле иртә.
II.Төп өлеш:Сөенеч мизгеле.
(Ишек шакыйлар.)
Балалар:- Кем анда?
-Бу мин - Мияу.
-Бу мин- Акбай.
Балалар:- Кил монда ,Мияу.
-Кил монда,Акбай.
(Серле тартма тотып Акбай,Мияу керәләр.)
Акбай : -Исәнмесез, балалар.
Мияу:- Исәнмесез,дусларым.
Балалар: -Исәнме,Акбай .
-Исәнме,Мияу.
Акбай:-Хәлләр ничек,балалар?
Балалар:-Әйбәт,Акбай.Акбай,хәлләр ничек?
Акбай:-Әйбәт,балалар. Сегодня мы будем готовиться в волшебную страну “Мәктәп- школа”.Мы с собой возьмём того,кто сможет ответить на вопросы Мияу.Будьте внимательны!
(Мияубалаларга хәрәкәтне белдерә торган рәсемнәр күрсәтеп сорый.)
Мияу:- Дима, бу нәрсә?
Дима:-Бу куян (аю,песи,эт,төлке,тычкан).
Мияу:-Куян (аю,песи,эт,төлке,тычкан) нишли?
Дима:-Куян (аю,песи,эт,төлке,тычкан)сикерә (ашый,эчә,йөгерә,утыра,йоклый,бит юа,чана шуа,бии,җырлый).
(Мияу китап укучы малай рәсемен күрсәтә)
Мияу:- Малай нишли?
Акбай:-Китап укый.-Читает книгу.
Мияу:-Әйе,китап укый.
(“Китап укый” җөмләсе җырлап,пышылдап,кычкырып кабатланыла.)
-Ребята, посмотрите на пиктограмму. Как вы думаете, что она означает?
(Балалар җавабы.)
-Әйе,бу пиктограмма китап укый-читает книгу җөмләсен аңлата. Кабатлагыз: китап укый.
(“Без инде хәзер зурлар... ” проектына язылган аудиоязманың 55енче кисәген тыңлау.)
“Тыңла!-Слушай!
-Малай ( кыз,куян,төлке)китап укый.
-Малай (кыз,куян,төлке)китап укый. (Рәсем күрсәтелә.)
-Ребята, “китап”-это “книга”. Кабатлагыз: китап.Җырлап кабатлыйбыз:китап.
Басып кул чабып кабатлыйбыз:китап.
Мияу: -А сейчас мы с вами поиграем игру “Нишли?”
(Мияу балаларга таратма рәсемнәр өләшә.)
Мияу:-Кыз (малай,куян,төлке) нишли?
Ксюша:- Кыз (малай,куян,төлке) китап укый.
Акбай: Молодцы!В путешествие берём всех ребят.Дорога дальняя.Чтобы в пути не было ,скучно,мы споём песенку “Мин җырлыйм...”
(Аудиоязманын 51енче кисәген кабызып җырлау.)
-А сейчас внимание на экран: задание называется “Волшебная школа”. “Слушайте”-“Тыңлагыз!”: Рассмотри картинки, продолжи фразы. Кем укый?
Бала:-Мин укыйм.
( Балаларэкраннан җөмләләрне укыйлар.)
-Садимся за столы и работаем в рабочих тетрадях.
(Балалар эш дәфтәрлрендә эшлиләр.)
-Ребята,как же будет по татарски «читает книгу»? Давайте споем -«китап укый».Даша, как ты скажешь «Мальчик читает книгу»? Ваня, как ты скажешь «Мама читает книгу». Ксюша, а ты как скажешь «Лиса читает книгу»?
(Балалар җавап бирәләр.)
-Что нового вы сегодня узнали?Какое задание вам понравилось? Какое задание было сложным?
(Балалар җавап бирәләр.)
- На этом наша деятельость закончивается.Давайте,попрощаемся с нашими друзьями.
Балалар:- Саубул,Акбай.
Акбай:-Саубулыгыз,дусларым.
Балалар:-Саубул,Мияу.
Мияу:- Саубулыгыз,балалар.
-А сейчас,давайте,попращаемся со мной.
Балалар:-Саубулыгыз,Лилия Ахметовна.
-Саубулыгыз, нәниләрем.Рәхмәт.Зур рәхмәт.

“Түбәтәй” уены.

“Командир”уенын балалар бик ярата.