Конспект занятия Поход в лес для детей второй младшей группы (для татарских групп).


58 нче “Тирәккәй” муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү
учреждениясе
2нче кечкенәләр төркемендә
Сөйләм үстерү өлкәсе
“Урманга сәяхәт”
эшчәнлеге.
Әзерләде һәм үткәрде:
Рахимова Гөлия
Исмәгыйл кызы
Яр Чаллы
2015 ел
Тема: “Урманга сәяхәт”
Яшь үзенчәлеге: 2 нче кечкенәләр төркеме.
Төп белем бирү өлкәсе: Аралашу. Сөйләм үстерү.
Бурычлар: Кошлар турында күзаллауларын формалаштыру.
Игътибарлыкларын, хәтерләрен, диалогик сөйләмнәрен үстерү.
Балаларда кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү.
Куллану методлары һәм алымнары: Уен, сөйләм, күрсәтү; сораулар, тулыландыру, искә төшерү, шигырь уку, мактау.
Аерым эш: Айдар белән авазларны дөрес әйтү өстендә эшләү.
Алдан эшләнелгән эш: Кошлар турында рәсемнәр карау, әңгәмә, саф һавада кошларны күзәтү, уеннар уйнау.
Җиһазлау: Урман төшерелгән слайд, кошлар тавышы язмасы, уен өчен киселгән кошлар рәсеме.
Эшчәнлек барышы
-Балалар! Карагыз әле, безнең төркемгә нәрсә очып кергән.
Сары төстәге шарга хат беркетелгән.
Т: Дөрес! Шар. Ул нәрсәгә ошаган?
Б: Кояшка...
Т: Әйе шул, бу шарны безгә язгы кояш җибәргән. Ул безне урманга кунакка чыкыра. Урманга нәрсә белән барып була?
Б: Машина, ат...
Т: Бүген урманга атка утырып барабыз. Әйдәгез, арбага утырабыз.
Ике рәт урындыклар куела, алга ат маскасы киеп бер бала баса.
Т: Кузгалып киттек (балалар ат йөрүвен күрсәтеп тел чиертәләр. Экранда урман сурәте чыга).
Т: Менә килеп тә җиттек. Атны туктатабыз. Тр-р-р, тр-р-р.
Кошлар тавышы ишетелә.
Т: Балалалар, тыңлагыз әле, нәрсә тавышы ишетелә икән?
Б: Кошлар тавышы ишетелә.
Т: Сез нинди кошларны беләсез?
Б: Карга,чыпчык, күгәрчен....
Т: Карагыз әле балалар, монда шундый матур. Безнең урманга бик күп кошлар килгән икән, әйдәгез аларны агачларга утыртабыз.
Балалар бер кошны алаларда агачка беркетәләр.
Т: Әминә син нинди кошны алдың?
Рамил син нинди кошны алдың?
Энҗе син нинди кошны алдың?........
Булдырдыгыз, кошлар сезгә рәхмәт әйтәләр һәм бергәләшеп уйнарга чакыралар.
Хәрәкәтле уен:“Кошлар һәм песи”
Т:Карагыз әле, урманга тагын бер кош очып килгән.
Карлыгач рәсемен күрсәтә, Г.Тукайның “Карлыгач” шигырен укый.
Т: Бергәләшеп карлыгач турында сөйләп курсәтийк әле.
Карлыгач рәсемне карыйлар, ресем буенча сорауларга җавап бирәләр.
Т: Булдырдыгыз балалар, бигрәк дөрес итеп сөйләдегез. Шуның өчен сезгә карлыгач бер уен алып килгән . Уен “Кошны җый” дип атала. Әйдәгез кошларны җыябызда, урманда тагын да күбрәк кошлар булыр.
Балалар өстәл артына утырып кошлар рәсемнәрен җыялар.
Т: Лиза синең нинди кош килеп чыкты?
Азат синең нинди кош килеп чыкты?
Самир синең нинди кош килеп чыкты?
Т: Булдырдыгыз. Урманда кошлар тагында күбәйде. Алар урманда калсыннар, ә безгә кире бакчага кайтырга вакыт җитте. Әйдәгез арбага утырабыз.
Ике рәт урындыклар куела, алга ат маскасы киеп бер бала баса.
Т: Кузгалып киттек .
Балалар ат йөрүвен күрсәтеп тел чиертәләр. Экранда балалар бакчасы сүрәте күрсәтелә.
Т: Менә килеп тә җиттек. Атны туктатабыз. Тр-р-р, тр-р-р( балалар арбадан төшәләр).
Т: Балалар, сез кая бардыгыз? Анда нәрсә эшләдегез? Сезгә урманда ошадымы? (балалар җаваплары)
Т: Сез дә кошларга да ошадыгыз. Шуңа күрә кошлар сезгә бүләк биреп җибәрделәр. (Кошлар төшерелгән буяу китаплары таратыла).