План урока по татарскому языку на тему П,п х?рефл?ре.(1 класс)


Татарстан республикасы
Яр Чаллы шәһәре 52 нче гомуми
белем бирү мәктәбенең
башлангыч сыйныф укытучысы
Хәмзина Миләүшә Данил кызы.
ТЕМА. П,п хәрефләре.
МАКСАТ: беренче сыйныф укучысының хәтерендә баш [П ] һәм юл [п] хәрефләренең төгәл күрү-хәрәкәт образын тудыру, аларны язарга һәм алгоритм буенча башка хәрефләр белән тоташтырырга өйрәтү;
укучыларда фонематик ишетү һәм аваз әйтү кульурасын үстерү ;
п хәрефе кергән сүзләр төзи белү;
сөйләм эшчәнлегенең төре буларак язуга уңай мөнәсәбәт һәм тотрыклы танып-белү мотивы тәрбияләү .
Универсаль (гомум) уку эшчәнлегендә:
Шәхси: үз эшчәнлегеңә бәя бирергә;
Регулятив: П, п хәрефләрен язганда охшаш элементларны кулланырга;
Танып-белү: п хәрефләренең калын һәм нечкә әйтелешле сүзләрдә бер үк төрле язылышын танырга;
Коммуникатив: иптәшләр белән аралашып эшләргә өйрәнергә.
ҖИҺАЗЛАУ: презентация, ноутбук, экран, проектор, биремле карточкалар.
МАТЕРИАЛ. “Язарга өйрәнү дәфтәре” №2, “Әлифба”Р.Г.Вәгыйзов, С.Г.Вәгыйзова, 79-83 нче битлэр
Кулланылган технология: Сингапур укыту системасы структураларында класс-дәрес эшчәнлеге
Дәрес барышы:
Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру( йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп, бер өстәлдә 4 укучы утыра)
I. Оештыру өлеше. ( ХАЙ ФАЙВ – тынычлану сигналын куллану, игътибарны туплау, кул ишарәсе белән)
1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.
2) Дәфтәрләрне барлау.
3) Дәрес максатын хәбәр итү.
4) Уңай психологик халәт булдыру.
II. Актуальләштерү.( МЭНЭДЖ-МЭТ куллану)
1 )Сорауларга җавап бирү.ТЭЙК ОФ-ТАЧ ДАУН (бас- утыр)
-Кемнәр беренче сыйныф укучылары?
-Кемнәр бүген тешләрен чистартты?
-Кемнәр Чаллы шәһәрендә яши?
-Кемнәр авылда яши?
Кемнәр җәй айларында туган?
-Кемнәр Кыш бабайны ярата?
-Кемнәрнен бүген яңа хәреф язарга өйрәнәсе килә?
2)Үтелгән хәрефне кабатлау.
-Узган дәрестә нинди хәреф белән сүзләр яздык? (о, йо)
РАУНД ТЭЙБЛ (һәр команда бер биткә чиратлашып о хәрефе кергән сүзләр уйлап яза )
3)КОНТИНИУС РАУНД РОБИН (билгеле вакыт эчендэ сүзләрдәге (о) авазының әйтелешен билгеләргә)
кош сок
торт ком
III. Яңа белем һәм күнекмәләр булдыру.
1) Рәсемгә карагыз әле.Бу нәрсә?
П- Песи:” Мияу-мияу,- ди.-
Мин һәрвакыт уяу , –ди,-
Тычкан тотам , май ашамыйм,
Хуҗам җыеп куя!-ди.
-Бер-берегезгә әйтегез, нинди яңа хәреф күрәсез? (П, п)
-Язылышына игътибар итегез. Кайсы хәрефләр белән охшаш? СИНГЛ РАУНД РОБИН (түгәрәк буйлап һәр укучы җавап биреп чыга( Р,г)
-язу дәфтәрендәге п хәрефенең язылышын күзәтү:
-тактада п , П хәрефенең язылышын аңлату, тактлап язу ;
IV.Физминутка.
МИКС-ПЭА-ШЭА (музыка астында хәрәкәтләнеп алалар, музыка тынгач, нинди хәреф язарга өйрәнгәннәрен әйтәләр)
-Песи сүзе ничә иҗектән тора?
-Туп сүзендә ничә аваз бар?
V. Тема өстендә эшне дәвам итү.1)-П хәрефен һавада язып карыйбыз;
-Дәфтәрләрне ачабыз, авыш итеп куябыз, ручкаларны дөрес итеп тотабыз.
Дәфтәрләрдә мөстәкыйль язу, тикшерү (иптәшеңнекен тикшер, күзәт, хатасын төзәт)
2) Сүзләр язу;туп, тап, апа, ипи, парта;
3)Җөмләләр язу; Парта чиста.
VI.Физминутка
Без яздык, без яздык
Безнең бармаклар талды.
Әз генә ял итәбез,
Тагын язып китәбез. (бармакларны ял иттерү)
VII. Укытучы белән эшчәнлек.
Картинага карап [ п] хәрефе кергән сүзләр уйларга һәм җөмләләр төзергә.
Чулпан апа ипи пешерә.(дәфтәрләрдә җөмләне яздыру)
VIII.Рефлексия.
Уен “Кем күбрәк?”РАУНТ ТЭЙБЛ (чиратлап кәгазь битенә сүзләр язалар)
IX. Йомгаклау.
1) Сорауларга җавап бирү:
- [п] авазы нинди тартык?
- Дәрес сезгә ошадымы?
-Нинди кыенлыкларга очрадыгыз?
-Һәркем үзенең эшчәнлеген бәяли (почмакларга баса КОНЭРС)