Сыйныф с?гате: ??ркемне? б?хете ?з кулында


Сәламәтлекләре чикләнгән укучылар өчен дәүләт бюджет махсус (коррекцион) белем бирү учреждениесе
“Тойгелде VIII төр махсус (коррекцион) гомуми белем бирү интернат-мәктәбе”
Тормыш дәресләре кысаларында тәрбия сәгате:
Һәркемнең бәхете үз кулында.
Эшкәртмәне әзерләде:
Ахметзянова Рушания Мөнир кызы
Тема: Һәркемнең бәхете үз кулында.
Максат: - укучыларга һәр кешенең бәхете аның үз кулында икәнен аңлату, “Нәрсә ул бәхет?” дигән темага уйланырга мәҗбүр итеп тормышта үз урыннарын табарга ярдәм итү,
- укучыларны үз фикерләрен ачык, матур итеп башкаларга җиткерә, дәлилләп күрсәтә белүләренә ирешү,
- хезмәтне, туган ягыбызны ярату һәм хөрмәт итү, Мөслимебез һәм аның тырыш кешеләре белән горурлану хисләре тәрбияләү.
Уздыру формасы – диспут.
Кулланылган материал:
Җиһазлау: мәкальләр язылган плакатлар, кунакның гаилә альбомы, мактау грамоталары, якташ язучыларның китаплар күргәзмәсе.
Дәрес барышы:
- Исәнмесез, укучылар! Хәерле җомга көннәре белән сезне. Бер-беребезгә карап елмайыйк. Көнегез шулай матур, күңелле үтсен, шундый күтәренке күңел белән дәресне башлап җибәрик.
Мин дәресебезне якташыбыз Шәмсия Җиһангированың “Бәхетең үз кулыңда” шигыре белән башлап җибәрәсем килә.
Сорау бирдем агымсуга:
“Бәхет ул,- дип,- нинди була?”
Белсәм, каршы чыгар идем
Чәчәк тотып кулыма.
Минем дә бит бардыр хакым
Бик бәхетле булырга.
Сорау бирдем горур тауга:
“Бәхетем, - дип, - йөри кайда?”
Юлсыз җирдән юллар салып,
Эзләр идем тапканчы,
Бик бәхетле булып кына
Яшәр идем аһ – зарсыз.
Сиһри дөнья әйтте миңа:
“Бәхетең, - дип, - үз кулыңда.
Гел алга бар, туктап калма,
Табарсың бәхетеңне.
Аңларсың-дөньяда яшәү
Үзе зур бәхет инде.
Шул үзе бәхет инде!”
- Димәк, бүгенге тормыш дәресендә без сезнең белән “Бәхет” турында сөйләшербез, ничек бәхетле булырга мөмкин икәнлеген ачыкларбыз. Гадәттәгечә бездә кунак бар, ул Тойгельде авылында туып, хезмәт юлын атаклы механизатор итеп узган, күп тапкырлар кыр батыры булган, гомерен туган җирен олылауга, яратуга, хөрмәт итүгә багышлаган Әхмәтҗанов Рафаэль Әхмәдиша улы.

- Мәктәбебезне берничә ел элек төгәлләгән, барыгызга билгеле Ю.Н.Н. “Нәрсә ул синең өчен бәхет?”- дигән сорауга кайчандыр болай дигән иде: “Мин бәхетне яңа гаиләмдә таптым, кызганыч үз әти-әнием бу дөньда юк инде, ләкин энем белән мине тәрбиягә алган гаиләм аларны тулысынча алыштырды дип әйтә алам. Мин аларга чын күңелемнән “Әти” “Әни” дип дәшәм, минем өчен бу бик зур бәхет.” Сез бу турыда ни әйтерсез, бәхет ул әти-әниле булумы? (Укучыларның фикерләре тыңлана)
- Бүгенге кунагыбыз Әхмәтҗанов Рафаэль абыйның да бу турыда әйтер сүзләре бар.
“Без гаиләдә дүрт бала үстек, сугыштан соңгы еллар бик авыр булса да, авыз тутырып бүгенге көндәгечә тәмле ашамасак та, көн саен төрледән – төрле матур киемнәр кимәсәк тә үзара дус-тату булдык, бер- беребезне карап, ярдәмләшеп яшәдек. Акча байлыгыбыз булмаса да без бәхетле идек, чөнки әтиебез Бөек Ватан сугышыннан бер аягын өздереп инвалид булып кайтса да ул безнең янда иде. Күпләр ятимлек ачысыннан интеккәндә безне сөюче һәм яклаучы әти-әниебез булды, без моның белән бәхетле булдык.”
- Мин сезгә бер хикәят сөйләп китәм әле: “Ике малай хоккейдан кайталар. Үзара бәхәсләшеп тә алалар, төрткәләшә дә башлыйлар. Шулвакыт яннарына чит ил машинасы килеп туктады. Тәрәзәсен тиз генә төшерде дә, машинадан да чыкмыйча, Равил абыйларның кайда торганлыгын сорады. Малайлар өйрәтеп җибәрделәр.
Эх, бар да соң бәхетле кешеләр,- диде Илдар.
Әйтәсең бармы?- дип килеште дусты белән Рамил.
Сөйләшә-сөйләшә чит ил машинасы туктаган җиргә килеп тә җиттеләр дә
туктап калдылар: машинадан коляскада баягы абый төшеп килә иде...”
- Малайлар фикере белән сез килешәсезме? Чынлап та бәхет байлыктамы? (фикерләр тыңлана)
- Чыннан да бәхет акчада түгел, ә сәламәтлектәдер ул. Игътибар иткәнегез булса өлкәннәр очрашып үзара сөйләшкәндә дә, кечкенәләр белән булганда да күп очракта сүзләрен сәләмәтлек сорашып башлыйлар, шуны теләп төгәллиләр. “ Сәламәт булсаң бары да була”, - диләр алар. Бу күзәтүем мине “ бәхет ул сәламәтлектә” дигән фикергә килергә этәрде. Мин бәхетне сәламәтлектә күрәм. Әгәр кеше сәламәт булмаса үз хыялларын тормышка ашыра алмас иде. Ә инде тормышка ашмаган хыял йөртү – бәхетлелек билгесе түгелдер ул. Шуңа күрәдә безгә үз сәламәтлегебез турында кайгыртырга, аны сакларга кирәк.
- Ә кеше бәхетне каян ала соң? Бәхетле булыр өчен аңа нишләргә кирәк?(фикерләр тыңлана)
- Әйе, бәхетне кешегә берәү дә бүләк итми, ул аны үз тырышлыгы белән корырга тиеш. Әйдәгез әле, бу турыда кунагыбыз нәрсәләр сөйләр микән, тыңлап китик .
“Мин кечкенәдән техниканы яраттым, буш вакытым булган саен авылның машин- трактор паркына чаба идем, абыйлар техника сүтеп җыйганда гел шунда буталып, майга батып кайта идем. Мәктәпне тәмамлагач тракторчылар әзерләү курсында укып 45 ел буе үз авылымда механизатор булып эшләдем. Әлбәттә, эшнең ниндиен генә алып карасаң да авыр, ләкин үзең сайлаган һәм яратып башкарган хезмәт җанга рәхәтлек, бәхет хисе бирә. Яздан кара көзгә кадәр басуда эшләдем, кап-кара җирне эшкәртеп, анда орлыклар чәчеп, аларның тишелеп чыгуын, җәй көне яшел юргандай шаулап үсүен, ә көз җиткәч шуннан тау-тау ашлык алуны күрү барлык авырлыкларны онныттыра. Без эшләгән чорда авылыбыз “Трудовик” тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы составына керә иде, ашлык җитештерү басулары, мал-туар бик күп булды шуңа күрә эше дә күп иде, сменалап көне-төне эшли идек.”
- Сез көне буе эштә булгач гаиләгезгә дә авыр булгандыр. Иптәшегез Гөлсәрия апа “туйдым эшеңнән” дигәне булмадымы?
- Әлбәттә җиңел булмагандыр, ләкин тормыш иптәшем беркайчан уфтанмады, ул үзе дә гомер буе авыл магазинында сатучы булып эшләде. Без ике бала тәрбияләп үстердек, әлбәттә аларга да җиңел булмады, көне буе икесе генә өйдә, йорт эшләре алар җилкәсенә дә күп төште.
- Чыннан да, якташыбыз Сирина Заялова әйткәнчә:
“Бәхет өчен һәр кешегә
Гаилә кирәк.
Авырлыклар, борчу килсә,
Гаилә - терәк.” (“Гаилә гимны”)
Балачактан тырышып эшләгән, хезмәт белән шөгыльләнгән кешеләр үскәч тә үз юлларын тиз табалар, намус белән яшиләр, Рафаэль абыегызның балалары да шундыйлар. Кызы мәктәптә тәрбияче, ә малае төзүче булып эшлиләр.
- Үз эшен тырышып башкарган кешеләрне һәркем ярата, мактый. Рафаэль абыйның да хуҗалык һәм район җитәкчеләре тарафыннан бирелгән бик күп мактау грамоталары бар, аларны да карап китик әле (бүләкләр күрсәтелә, Әхмәтҗанов Рафаэль абый аларга аңлатмалар биреп бара).
- Рафаэль абый бик матур итеп гармунда уйный һәм җырлый да. Аннан башка авылыбыздагы бер генә смотр концерты да узмый. Без аны бүгенге дәрескә дә гармуны белән чакырдык, әйдәгез әле аңа сүз бирик. (Әхмәтҗанов Рафаэль Әхмәдиша улы “Мөслимем” җырын башкара ( Шәмсия Җиһангирова сүзләре Азат Хөсәенов һәм Сафьян Ибраһимов көе)
- Рәхмәт сезгә, Рафаэль абый. Шундый матур итеп гармунда уйнау һәм җырлый белү дә бәхет бит ул. Рухи яктан бай кешеләр тормыш авырлыкларын җиңелрәк кичерәләр кебек тоела миңа. Безнең дә сезгә якташыбыз Мөҗәһит Әхмәтҗанов язган, нәкъ сезнең турыды язылган төсле “Матур кешеләр бар...” шигырен бүләк итәсебез килә. (Бер укучы шигырьне сөйли)
Шундый матур кешеләр бар
Арабызда.
Күңел күзегезне ачып
Карагыз ла.
Нурлар балкып тора йөргән
Юлларында.
Ут уйната алар гади
Кулларында.
Телләрендә бары күркәм
Сүзләр генә.
Күпне өмет итмәс алар
Үзләренә.
Вәгъдәләре иман булыр,
Ялган булмас.
Беркайчан да алар яман
Гамәл кылмас.
Дәрәҗәгә омтылмаслар,
Тыйнак алар.
Гаделлектә сине кат-кат
Сынар алар.
Туганнарга туганнарча
Мөнәсәбәт.
Күрешергә чыгып торыр
Һәрчак сәбәп.
Шундый матур кешеләр бар,
Күрәсездер.
Әле бергәләшеп гомер
Сөрәсездер.
- Чыннан да, бәхетле булуны төрле кеше төрлечә аңлый. Намуслы, тырыш хезмәт белән яшәгән, гадел гомер иткән Рафаэль абый үзен чын бәхетле дип саный. Кайберәүләр тәмле ашау, матур киенү, кәеф-сафа коруны, башка кеше хезмәте хисабына яшәүне бәхет дип саный. Ләкин болар арасында аерма бар. Чын бәхетне тою өчен кеше бераз кыенлык та күрергә тиеш, дип саныйм мин. Шуңа күрә бәхет кыенлыкка каршы көрәштә җиңеп яулана. Бәхеткә ирешү өчен көрәшергә, максатчан яшәргә кирәк. Безнең барчабыз да бәхетле булырга тели, без моңа омтылып яшибез, шуның өчен көрәшәбез. Бәхет турында фәлсәфәчеләр кызыклы гына фикерләрен әйтәләр, шагыйрьләр шигырьләр язалар, композиторлар аларга көй чыгаралар, җырчылар аларны башкаралар, ә без исә аларны яратып тыңлыйбыз. Тактага эленгән мәкальләрне карап китик :
Бәхетне юлдан эзләмә, белемнән эзлә.
Акыллы кеше бәхетне көтеп ятмый.
Бәхетле булу өчен сәламәтлек, акыл һәм саф күңел кирәк.
Бәхет үзе килми, ияреп тә йөрми – аны эзләп табалар.
Һәр кешенең бәхете үз кулында.
- Сез ничек уйлыйсыз, нәрсә ул бәхет, бәхетле булу өчен нишләргә кирәк, бәхетле булу кемнән тора? Сез шул сорауларга фикерләрегезне туплый торыгыз, ә мәктәбебез йолдызы Х.Э.Н. сезгә бәхет турында җыр бүләк итәләр. (“Иң зур бәхет” дигән җыр башкарыла)
Укучыларның фикерләре тыңлана.
- Чыннан да җаваплар күптөрле. Бәхетне гаилә тормышында, әти - әниләрегезнең исән – сау булуларында, тыныч тормышта яшәүдә, сезне аңлауларында күрүегез, безне, өлкәнәрне бик сөендерә. Бәхет ул аяк астында, шуны онытмасак иде. Бәхетле булу өчен сәләмәтлек тә, ярату да, матди яктан тәэмин ителеш тә, рухи байлык та, дуслык һәм гаилә тормышы да, дөрес сайланган һәм намус белән башкара торган һөнәр дә – барысы да кирәк. Алар бер-берсе белән тоташып бәхет чылбыры тәшкил итәләр. Санаганнардан берсе генә булмаса да бу алтын чылбыр өзелер иде... Бу хәл сезнең әле башланып кына килгән тормышыгызда була күрмәсен, һәркем үз бәхетенең үз кулында икәнлеген онытмасын. Сезгә ак бәхетләр телим! Шундый гүзәл, акыллы, әхлаклы кеше булып үсүегезне теләп, истәлеккә открыткалар тапшырам.
Открыткага “Исеңдә тот! “шигыре язылган. Иң изге, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, газиз әниләребез безнең һәммәбезгә дә ихлас күңелдән бәхет телиләр.
Исеңдә тот!
Бәхет башы – намус, балам,
Намусыңнан аерылма син.
Талпынып очар чагыңда,
Канатың каерма син
Жәлләмә һич хезмәтеңне,
Эшләгәннән кеше үлми.
Рәхмәт алып яшәмәсә,
Кеше үзе рәхәт күрми.
Булсын һәрчак кешеләргә
Ачык йөзең, шат күңелең.
Җанга уктай кадалмасын
Бәреп әйткән туры сүзең.
Кеше кешедән ким түгел,
Шуны, балам, һич онытма.
Йөрәгеңдә беркемгә дә
Гомер буе кинә тотма.