Класстан-тыш чара Сугыш уты кабынмасын


Сугыш уты кабат кабынмасын!
Алгы планда сугышта үлеп калган сугышчылар хөрмәтенә куелган һәйкәл, мәңгелек ут яна, чәчәкләр куелган. Өскә, уртага зур итеп чараның исеме язылган. Һәйкәлнең ике ягында ике плакат:
Ерак иде ул көн, озак көттек, Ах, бу сугыш, мәрхәмәтсез сугыш,
Бер кайгы да урап узмады. Балалар,-дип жәлләп тормады.
Мең ярым көн буе көрәш барды, Балачакның гүзәл мизгеллләрен,
Мең ярым көн көттек без аны. Әтиләрен хәтта урлады.
Һәйкәлнең астына “1941 нче ел, 22 нче июнь – 1945 нче ел,
9 нчы май ( 1418 көн )”,- дип язылган.
Бер якта бәйрәмгә чакырылган әби-бабайлар утыра, икенче якта балалар тезелеп утырган. Уртада тәрбияче.(сөйли)
Алып баручы Исәнмесез, кадерле балалар, укытучылар, килгән кунаклар, бүгенге кичәдә иң хөрмәтле кешеләр – балачаклары сугыш елларына туры килгән кадерле әбиләребез, бабаларыбыз. Бүгенге, Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышланган, әдәби музыкаль чараның исеме “Өлкән булып үткән балачак”,- дип атала.
( Җәй. 1941 нче елның 22 нче июне. Кояшлы матур көн. Чәчәкле болында дуслар очраша...)
1 укучы (шатланып җырлый-җырлый чыга.)
Кояшлы ил безнең ил, безнең ил,
Күге аның гел аяз, гел аяз.
2 укучы(икенче яктан килеп чыга, җырны дәвам итә)
Кыш китерсә Кыш бабай,
Чәчәк алып килә яз,
Чәчәк алып килә яз.
Икесе бергә кулга кул тотынышып җырлыйлар.
Кыш китерсә Кыш бабай.
Чәчәк алып килә җәй,
Чәчәк алып килә җәй.
1 укучы Исәнме, дустым!
2 укучы Исәнме!
1 укучы (соклану хисләре белән) Нинди матур кояшлы көн!
2 укучы Болын тутырык аллы-гөлле чәчәкләр! (Чәчәк җыя)
1 укучы Әйе шул, бигрәк матурлар!
2 укучы (дустына чәчәкләр бирә) Ә менә бу матур чәчәкләрне сиңа бүләк итәм, дустым!
1 укучы Рәхмәт! (ул да чәчәкләр өзеп бирә) Ә менә болары сиңа!
Икесе бергә чәчәкләр тотып , җырлый-җырлый бииләр.
Сандугачлы урманы, урманы,
Чәчәкле болыннары, болыннары.
Бөтен җиргә яңгырый
Безнең бәхет җырлары,
Безнең бәхет җырлары.

1 укучы Без сөенми, кем сөенсен: икебез дә уку елын яхшы билгеләргә тәмамладык!
2 укучы “Быелгы игеннәрдән исән-сау мул уңыш җыеп алсак, сиңа яңа күлмәк алырбыз”,- диде әтием.
1укучы (сөенеп) Әй, дустым, быелгы җәйге каникулда рәхәтләнеп ял итәбез әле, аллабирса!
(Йөгереп бер малай килеп керә. Бик борчулы.)
Малай Кызлар, сезгә әниләрегез тиз генә өйгә кайтырга куштылар.
1 укучы Нәрсәгә икәнен әйттеләрме соң?
Малай ( моңсу гына) Сугыш башланган,- ди, кызлар.
1 укучы Сугы-ы-ш???
2 укучы Ә нәрсә соң ул, сугыш???
Малай Үзем дә аңлап бетермәдем. Ләкин әйбәт әйбер түгел бугай. Әниләр елыйлар да елыйлар.
1укучы (моңсу гына) Әйдә, дустым, чынлап та өйгә кайтыйк әле без.
Малай Әйдәгез, кызлар, кайтыйк шул, әйдәгез...
(Балалар моңсу гына чыгып китәләр)
“Солдатлар” җырының музыкасы яңгырый. Укытучы сөйли:
1941 нче елның 22 нче июнь таңы. Фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә, Советлар Союзына басып керде. Бөек Ватан сугышы башланды.

Әй, бу сугыш, насыйп итмәде шул
Яңа күлмәкләрне кияргә.
Язмады шул шушы балаларга
Рәхәтләнеп “әти” дияргә.
Сабыйлыктан әйткән хыяллары
Ашмады шул чынга, ашмады.
10-12 яшьлек бу балалар
Укуларын хәтта ташлады.
Кулларына дәфтәр-каләм түгел,
Сәнәк-көрәк алды балалар.
Алар хәзер әтиләре өчен
Тормыш йөген тартып баралар.
Кадерле укучылар, кичәбезнең түрендә утыручы әбиләрегез һәм бабаларыгызның балачаклары сезнеке кебек матурлыкта, муллыкта үтмәде. Дөрес, матур булып башланган да иде ул... ләкин шундый матур итеп дәвам итәргә сугыш ирек бирмәде. Явыз фашист гаскәрләре илебез чикләренә басып кергән чорларда алар бик кечкенә булганнар әле. Яшьләренең төрлечә булуына карап, сугыш аларга сынауларның төрлесен әзерләде...

“Герман көе” ишетелә. Әтиләр аркаларына биштәр асып чыгалар. Балалар, әниләр алар артыннан озата чыга.
Әни Юлларыгызга ак җәймәләр инде сезнең. Берүк, исән-сау әйләнеп кайтырга язсын.
Әти (малайга) Хушыгыз, балакайларым, саубулыгыз. Әниләрегезне саклагыз, эне-сеңелләрегезне карарга булышыгыз?!
Әтиләр Хушыгыз, балакайларым.
(Өчесе бергә җырлыйлар)
Атландым атның биленә,
Китәм Герман җиренә.
Герман җире кара үлән,
Әллә кайтам, әллә үләм.
Безнең авыл капкалары
Ачык торсын, япмагыз?!
Бездән калган балаларны
Ятим,- диеп какмагыз?!
Без авылдан чыккан чакта,
Күтәрелде томаннар.
Дөнья хәлен белеп булмый,
Саубулыгыз, туганнар.
(Әтиләр җырлый-җырлый ишектән чыгып китәләр. Балалар, әниләр кул болгап озатып калалар.
Укытучы Әнә шулай диеп җырлап киттеләр балаларның әтиләре сугыш кырына.
Ах, бу сугыш, мәрхәмәтсез сугыш,
Балалар,- дип жәлләп тормады.
Балачакның гүзәл мизгелләрен,
Әтиләрен хәтта урлады.
Бер кайгысыз уйнап-көлеп кенә,
Яшәр чаклар түгел идеме?
Эх, син, сугыш, мәрхәмәтсез сугыш,
Яраладың күпме күңелне.
Гөнаһысыз сабый күңелләрен
Өлкәнәйттең бит син аларның.
Олылар күк тормыш йөген тартып
Барыр чагы түгел баланың...
(Малай урамга йөгереп чыга. Сызгырып кызларны чакыра.)
Малай Кызлар, кызлар, әйдәгез, урамга чыгыгыз?! Бераз гына булса да уйнап алыйк инде???
(Кызлар ике яктан килеп чыгалар.)
1 кыз Уйнарга вакыт юклыгын беләсең бит инде.. Әни көне буе колхоз эшендә, өйдәге бөтен эш минем өстә.
2кыз Минем әнине 1 айга урман кисәргә җибәрәчәкләр. Мәктәпкә укырга бара алмам инде мин, дусларым. Өйдә кечкенә сеңлем белән энем дә бар бит әле минем.
малай Тиздән чәчүгә чыгачакбыз,- ди... әтиләр тагын кайтып җитә алмадылар инде...
1 кыз Кичәкайбер дусларымның әтисенә кара хәбәр килгән икән. ......... апа елый да елый...
2 кыз Дусларым, карагыз әле, почтальон апа килә түгелме соң? Бәлки әтиләрдән хат бардыр...
1 кыз (Сөенеп, өметләнеп) “Тиздән фашистны җиңеп, күчтәнәчкә бер бөтен ипи күтәреп кайтып җитәчәкбез”,- дигәннәрдер...
Почтальон керә. Шыпырт кына укытучыга хатны бирә. Бик дулкынланып, хатны артына яшереп балалар янына килә.
Укытучы ......., балакаем, сабыр булырга тырыш??? Әтиеңнән авыр хәбәр бар. (Әкрен генә хатны чыгара.)
1 кызның хатка сузылган кулы кире төшеп китә. Кара... хәбәр... Әтием... үлгәнме?..
2 кыз Сабыр бул, дустым, бәлки дөрес тә түгелдер. Ялгыш хәбәрләр дә була,- диләр бит.
Укытучы Әйе шул, балам, син бит гаиләдә олы бала. Әниеңә терәк булырга тиешсең. Зинһар, тынычлан??? Ә хатны әниеңә үзебез тапшырырбыз.
малай Дустым, әйдә, өегезгә кайтабыз.
Моңсу музыка яңгырый. Иптәшләре1 кызны ике ягыннан җитәкләп алып чыгып китәләр.

Укытучы җырлый: “Кара хәбәр”.

(“Ятим бала”җырының көенә Г.Нургаязова сүзләре)
Әй, син, сугыш, кансыз сугыш,
Ни үчең бар балада?
Ник җимерәсең хыялын?
Әтисен тартып алма?!
Кара хәбәр, кара хәбәр,
Йөри илләр буйлатып.
Ятим итеп балаларны,
Аналарны елатып.
Лаек идеме соң бала
Шушындый кансызлыкка???
Чәчәктәй саф балачагын
Әйләндердең коллыкка.
Өлкәннәр яшенә куеп,
Газаплама баланы?!
Болай да күп җәберләдең,
Күп сынадың аларны.

Укытучы Кадерле балалар, бүген бездә кунакта балачаклары сугыш елларына туры килгән әбиләрегез һәм бабаларыгыз. Бөек Ватан сугышы чорында алар сезнең кебек балалар булганнар. Тик каһәр төшкән сугыш кына аларга үзләрен өлкәннәр итеп тоярга мәҗбүр иткән. Яуга киткән әтиләре урынына калып нинди генә авырлыклар кичермәгәннәр алар... Монысы тылда булган хәлләр...
Ә менә фронтка якын булган шәһәрләрдә, авылларда балалар үзләре теләп сугышка киткәннәр, яки әти-әниләрен фашистлар үтергәннән соң мәҗбүри партизан отрядларында яшәгәннәр, разведчиклар булып йөргәннәр, ни кызганыч сугыш кырларында үлеп калганнар. Бәлки “Солдатлар” дигән җыр да нәкъ менә шундый балаларга багышлангандыр...

Балалар “Солдатлар” җырын җырлыйлар.
Озатып вокзаллар каршында
Маңгайдан үптеләр аналар.
Тузанлы юллардан үттеләр
Дөньяны күрмәгән балалар.
Балалар керделәр утларга,
Балалар сүз бирде тупларга.
Күпләре төренеп шинельгә
Калдылар еракта йокларга.
Балалар, торыгыз, балалар,
Ашыгыз суына табында.
Ничә ел тормыйлар балалар
Иделдә һәм Дунай ярында.
Уятма, йокласын, син ана,
Айларны, елларны санап бар.
Күңелдә һаман яшь, гел бала,
Кайтмаган солдатлар, солдатлар.

Укытучы Бөек Ватан сугышы безнең Татар Борнае авылы кешеләренә дә олы кайгы-хәсрәт алып килде. Яу кырына киткән ләп кешенең сы туган авылыбызга кире әйләнеп кайта алмады. Күпме балалар әтисез ятим, хатыннар ирсез тол калды. Яшь кызлар сөйгән ярларын, аналар газиз балаларын югалттылар. Ләкин шушындый ачы хакыйкать белән тиз генә килешергә теләмәделәр алар.
Өметләрен өзми көттеләр,
Кайтырлар,- дип өмет иттеләр...
Тотынышып 2 кыз чыгалар.
1 кыз Табигатькә кабат язлар килде
Яшеллеккә дөнья төренә.
“Җиңеп кайттым, кызым, бәбкәем”,- дип,
Әткәм кайтыр кебек бүген дә.
2 кыз Кара хәбәрләрне алганнар да
Өметләрне өзми көтәбез.
Бәлки, кайтыр, менә кайтыр”,- диеп,
Могҗизалар өмет итәбез.
Сөенеп малай йөгереп керә.
Малай Кызлар, кызлар, сөенче, сөенче!
1 кыз (Битараф кыяфәттә) Сугыш вакытында нинди сөенче булсын инде, дустым.
2 кыз (моңсу гына) Шаяртып йөрмә инде.
Малай Шаяртмыйм, кызлар. Сугыш беткән!- ди.
Кызлар (Ышанасы килгән кыяфәттә) Чынлап әйтәсеңме???
Малай Дөрес, кызлар, дөрес! Сугыш беткән,- дим бит инде,- сугыш беткән!!! (Кызларның моңсуланып калганын күреп, җилкәсенә кулын куя.) Ә син, ....., сабыр булырга тырыш инде.Бәлки синең әтиең дә кайтыр әле...
1кыз ( дустын кочаклап алып юата) Әгәр дә чынлап та кайтмаса, без сине бервакытта да ташламабыз, дустым. Һәрвакыт ярдәм итеп торырбыз, борчылма, яме?!
2 кыз Дөрес әйтәсез, дусларым, мин бит гаиләдә әти урынына калган олы бала. Кечкенә энем белән сеңлем, авыру әнием турында уйларга кирәк миңа.
Малай Ә хәзер, әйдәгез, Җиңү сөенечен бүтән дусларыбызга да хәбәр итик.
Балалар барысы бергә (Бөтен балаларга мөрәҗәгать итеп)
Дуслар, сез ишеттегезме соң әле, Җиңү килде бит, Җиңү килде!
Бөтен балалар торып басып “Җиңү килде” (Р. Байтимеров сүз. Р. Яхин көе) җырын җырлыйлар. 3 бала чәчәкләр тотып алар янына барып басалар.

Ерак иде ул көн, озак көттек,
Бер кайгы да урап узмады.
Мең ярым көн буе көрәш барды,
Мең ярым көн көттек без аны.
(кушымта)
Җиңү килде җирне нурга күмеп,
Шатлык белән күзне чылатып.
Килде ул көн горур күкрәкләрдә
Орден, медальләрне чыңлатып.
(Кушымтаны җырлый башлаганда, ишектән, орден-медальләр тагып исән кайткан, ике әти күренә. 1 кыз“әти кайта,”- дип алар каршына йөгерә. “Минем әти дә кайта”,- дип малай да йөгереп китә. 2 кыз да алар каршына йөгерә башлый, ләкин әтисенең юклыгын күргәч моңсуланып кире борыла...

Бәх(е)те булсын исән кайтканнарның,
Онтылмасын үлеп калганнар.
Шул елларның хәтирәсен саклап
Җыр багышлый сезгә балалар.
(Бу куплетны җырлау барышында ике бала исән кайткан көрәшчеләргә чәчәк бирәләр,2 кыз һәм бер бала мәңгелек ут янына барып чәчәк куя, ике бала әби-бабайлар өстәленә барып чәчәк биреп киләләр.)
Кушымта шул ук...
Тыныч көрәштә дә җиңү килер,
Гөлләр үсәр Ватан кырында.
Илдән илгә, телдән телгә күчеп
Җыр яңгырар бәхет турында!
Кушымта шул ук...
(Балалар урыннарына утыралар.)

укытучы “ Гомерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән”- дип авыр сулаганнардыр хәзерге минутта безнең өлкәннәребез. Чыннан да, 2015 нче елның 9 нчы маенда алар инде 70 нче тапкыр Җиңү бәйрәмен каршылаячак. Ул елларда сезнең яшьтәге сабый балалар булсалар, хәзер инде чәчләренә чал кунган сезнең әби-бабаларыгыз. Сугыш елларының кырыслыгы бәхетле балачакларыннан өлешчә мәхрүм итсә дә, кайбер вакыйгалар аларга гомерлек сабак булган. Сабырлык, ярдәмчеллек, сакчыллык, тырышлык, әхлаклылык кебек матур сыйфатлар аларда нәкъ менә шул елларда тәрбияләнгән. Үзләрендәге матур гадәтләрне балаларына – сезнең әти-әниләрегезгә дә күчергәннәр, оныкларын да шул үрнәктә тәрбияләргә булышалар. Бүген дә сезгә үзләренең кайбер әхлакый киңәшләрен бирергә телиләр.

Әби-бабайларга сүз бирелә:

Укытучы .... апа, сүзне иң беренче сездән башлыйк әле. Сугыш башланганда сезгә ..кенә яшь булган. Ләкин сез “ул көнне хәтерлим”, -дисез.
- Сабый күзлегенннән чыгып, томан аша гына булса да, әтиегезне озаткан көн сезнең күз алдыгызда ничегрәк калды?
- 3-7 яшьлек бала буларак сез сугыш елларының авырлыгын тойдыгызмы, аңладыгызмы?
- Әтиегез сугыштан исән-имин әйләнеп кайткан көн сезнең күңелегездә нинди тәэсирләр калдырды?
(...... апа сөйли)
Укытучы Мансур абыйны сугыш әтисез калдырган. Аңа үз
гомерендә бер генә тапкыр да “әти” дип әйтергә насыйп булмаган.
Мансур абый, Бөек Ватан сугышы елларын сез бәлки хәтерләмисездер дә.
- Әтисез үскән малай буларак сезгә нинди авырлыклар аша үтәргә туры килде?
- Гомумән, әтиле балаларга сез нинди киңәшләр бирер идегез?
(Мансур абый сөйли)
Укытучы .... әбигә сугыш башланганда – .., җиңү хәбәрен ишеткәндә - ..яшь булган. Шушы мәрхәмәтсез елларның ачысын үз җилкәсендә җитәрлек татыган ул.
Сүзне .... әби, сезгә бирәбез. (.... әби сөйли)
Укытучы Ихлас күңелдән сөйләүләрегез, оныкларыгызга биргән әхлакый киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, өлкәннәребез! Балаларыгызның, оныкларыгызның хөрмәтләрен тоеп, тыныч, матур картлык кичерүегезне телибез.
Бәхетле булсын балалар,
Кабат чыкмасын сугыш.
Матур булсын, матур булсын,
Тыныч булсын бу тормыш!
Бер төркем балалар “Матур булсын” җырын җырлыйлар.
Җыр барышында берничә пар вальс әйләнә.Син дә җырла, батыр егет,
Син дә җырла, матур кыз.
Матур булсын, матур булсын,
Матур булсын бу тормыш!
Илебез кояшы балкый
Якты булып көн саен.
Якты булсын, якты булсын,
Якты булсын, көн саен!
Илебезнең халыклары
Тыныч тормыш коралар.
Тыныч булсын, тыныч булсын,
Тыныч булсын, дөньялар!

Бәйрәм тамашасы шуның белән тәмам,барыгызга да бик зур рәхмәт!
ТР Сарман муниципаль бюджет районы Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбе
Сугыш уты кабат кабынмасын!
(2-4 нче классларда ачык мероприятие)
Укытучы:
Харисова Илзирә
Алмас кызы
2014-2015 нче уку елы