Технологическая карта по татарской литературе на тему ?мирхан Еники Туган туфрак ?с?ре(6 класс)

ӨСТӘМӘ ПРОФЕССИОНАЛЬ БЕЛЕМ БИРҮ
ДӘҮЛӘТ АВТОНОМ МӘГАРИФ УЧРЕЖДЕНИЕСЕ
«Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты»
Тема: 6 нчы сыйныфның рус төркемнәрендә Әмирхан Еникинең “Туган туфрак” темасы буенча татар әдәбияты дәресенең технологик картасы
“Федераль дәүләт белем бирү стандартлары шартларында рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбиятын укытуда инновацион технологияләр” темасы буенча белем күтәрү курслары кысаларында

Башкарды:
Мөхетдинова Илсөя Ильяс кызы, татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы
Эш урыны: Яшел Үзән шәһәренең
“Аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган 11 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Проект эше яклауга кертелде:
9 февраль 2017 ел
Проект эшенең җитәкчесе:
Һадиева Гөлнара Василовна, өлкән укытучы
Казан – 2017
Укытучы Мөхетдинова Илсөя Ильяс кызы
Предмет
Татар әдәбияты
Тема
Әмирхан Еникинең “Туган туфрак” хикәясе
Максат
Бурычлар Әмирхан Еникинең иҗаты белән кыскача таныштыру;
“Туган туфрак” хикәясе белән танышу;
Укучының тыңлап аңлау, диалогик сөйләмнәрен үстерү;
Укучыда Туган җиренә мәхәббәт тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр Шәхескә кагылышлы:
Дөрес сөйләм булдыруга омтылыш;
Үз фикереңне әйтә белү;
Иптәшеңә ярдәм күрсәтә белү.
Метапредмет:
Танып-белү УУГ:
Аңлап уку;
Төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм аңлау;
Укыганны анализлау.
Коммуникатив УУГ:
Башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;
Сорауларга җавап бирә алу;
Фикерләрне төгәл һәм ачык җиткерә белү.
Регулятив УУГ:
Уку бурычларын кую;
Нәтиҗәләр формалаштыру;
Эшчәнлеккә үзбәя бирү.
Предмет буенча:
Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты турында белү;
“Туган туфрак” хикәясенең эчтәлеген белү;
Туган ил темасына диалог һәм монолог төзи белү.
Дәреснең тибы Яңа тема өйрәнү дәресе
Төп төшенчәләр
Туган илне һәм туганнарны ярату һәм хөрмәт итү.
Предметара бәйләнеш
Тарих, табигать белеме, рус әдәбияты
Эшне оештыру
Төркемдә, парларда, индивидуаль
Материал
Татар теле. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек, 6 сыйныф/ татар телен өйрәнүче укучылар өчен/ Казан: « Татармультфильм» 2014. Авторлар: : Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипова
Җиһазлау
Проектор, ноутбук, презентация, портрет, китаплар
Дәрес этаплары Укытучы
эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
Универсаль уку гамәлләре (УУГ)
Оештыру
Мотивлаштыру
Уңай психологик халәт яки эш атмосферасы тудыру (портрет, рәсем,презентация), сорауларга җавап алу. Сыйныф эшкә әзерләнә ( укытучыны сәламлиләр, сорауларга җавап бирәләр, сөйләм эшчәнлегенә кушылалар). Шәхескә кагылышлы: Укытучы һәм сыйныфташларның хөрмәт хисе; дәрескә әзерлеккә үзбәя бирү.
Танып-белү: Тыңлап аңлау; танып-белү максатын билгеләү һәм тәгъбир итү.
Коммуникатив: диалогта катнашу;
Фикерләрне дөрес һәм ачык итеп җиткерү.
Регулятив: эшчәнлекне оештыра белү;
Җавапларны бәяли алу.
Белемнәрне актуальләштерү Өй эшен тикшерү, сорауларга җавап алу. Сорауларга җавап бирү. Коммуникатив: Диалогта катнашу; Фикерләрне дәлилли белү.
Регулятив: укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне үзара бәйләү;
Җавапларны дөресли һәм бәяли белү.
Уку мәсьәләсен кую
Уку мәсьәләсен билгеләтү. Тема буенча фаразлар ясыйлар, укучылар уку мәсьәләсен үзләре билгелиләр. Регулятив: Фаразлау; уку мәсьәләсен куя белү, планлаштыру.
Уку мәсьәләсен
адымлап чишү
1)Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләү (портрет белән эш);
2) Ә.Еникинең “Туган туфрак” әсәрен уку: а) Укытучың әсәрне сәнгатьле укуы; б) балаларны укыту; в) әсәрдән алган беренче тәэсирләрен сораштыру; г) әсәрнең эчтәлеген сөйләтү.
3) Сүзлек эше. 1) Әмирхан Еники турында тыңлау, презентация карау;
2) Әсәрне уку ( әсәрдән алган беренче тәэсирләрне сөйләү)
3)Яңа сүзләрне үзләштерү. Шәхескә кагылышлы: Туган илеңне ярату, туганнарның кадерен белү.
Танып-белү: Текстны тыңлап аңлау; Әсәрдән төп фикерне аерып чыгару; Нәтиҗә чыгару; Сорауларга җавапны тексттан таба белү.
Коммуникатив: Фикерләрне дөрес һәм төгәл итеп җиткерә белү; Сорауларга җавап бирә белү.
Регулятив: Анализ барышын төзү; Җавапларны бәяли белү; Коррекция.
Предмет: Ә.Еники турында белү; “Туган туфрак” әсәренең эчтәлеген белү; Текстның идеясенә төшенү.
Ял минуты
Яңа теманы ныгыту
1) Туган җирнең һәм туганнарның кадерен белү турында әңгәмә үткәрү;
2) нәтиҗәләр чыгарттыру;
3) диалог төзеттерү;
1)Әңгәмәдә катнашу;
2)Нәтиҗә чыгару;
3) Диалог төзү. Шәхескә кагылышлы: Туган илнең һәм туганнарның бер булуын аңлау.
Танып-белү: Нәтиҗәләр чыгару күнекмәләрен формалаштыру; гомумиләштерү.
Коммуникатив: төркемнәрдә һәм парларда ярдәмләшеп эшләү; фикерләрне дөрес һәм төгәл җиткерү; диалог төзи белү.
Регулятив: Эшчәнлекне оештыра белү; коррекция; контроль ясый, бәяли белү.
Өйгә эш бирү Өй эше биремен аңлату.
Өч төрле өй эше тәкъдим итә:
1)Туган як турында хикәя язу;
2)Әмирхан Еникинең тормыш юлы һәм иҗаты турында укып килергә;
3) шәҗәрә төзергә. Өй эше биременең аңлашылып бетмәгән өлешен ачыклыйлар. Өй эшен сайлап алалар. Шәхескә кагылышлы: үз мөмкинлегеннән чыгып өй эше сайлау.
Танып-белү: биремне аңлау.
Регулятив: эшчәнлекне оештыра белү.
Рефлексия Дәрестә туган авырлыклар турында сорау; укучыларның җавабын тыңлау.
Сорауларга җавап бирү; үз фикереңне әйтү; үзбәя. Коммуникатив: үз фикереңне дәлилле итеп коллективка аңлата белү.
Регулятив: Үзбәя.