Выступление на тему:Марзия Файзуллина — детская писательница


Мәрзия Фәйзуллина – балалар шагыйрәсе
Казан шәһәре Яңа Савин районы
“Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнелә торган
170 нче гомуми урта белем мәктәбе”
Фәйзуллина Равия Әгъзам кызы
Шагыйрә Мәрзия Фәйзуллина – балалар язучысы. Бу бик зур сүз. Сабый күңелен аңлап, үгет – нәсихәтне дә зирәк, акыллы шаян –тапкыр гыйбарәләргә төреп, нәни кешенең күңел кылларын чиртерлек итеп язу сәләте һәркемгә дә бирелми. Җаваплы да, авыр да, шул ук вакытта бик мактаулы да вазифадыр ул балалар язучысы булу. Балалар әдәбияты өлкәсендә иҗат итүнең ни дәрәҗәдә авыр булуын аңлаган В.Г.Беленский: “Балалар язучысына әверелү мөмкин түгел, бәлки балалар язучысы булып туарга кирәк. Моңа бары тик талант кирәк,” – дип язган булган. Әдәбият дөньясында балалар әдипләре, балалар шагыйрьләре алай күп түгел, бармак белән генә санарлык. Бу татар әдәбиятында да, русныкында да, башка халыкларныкында да шулай. РСФСР язучыларының икенче съездында ясаган чыгышында Агния Барто М.Фәйзуллинаның иҗатын бәяләп, ул түбәндәге фикерләрне әйткән иде: “Нәниләр өчен язучы кызыклы шагыйрьләр аеруча аз. Балалар прозасы бездән бәхетлерәк, анда күп яңа исемнәр әйтелде. Ә поэзиядә кемнәр? Мин шатлык тойгысы белән Мәскәү язучысы Ирина Токмакова, Дагестан шагыйре Нурутдин Юсупов, татар шагыйрәсе Мәрзия Фәйзуллина исемнәрен әйтер идем. “Бу сүзләрдә хаклык зурдыр, мөгаен. Шулай булмаганда М. Фәйзуллина бүгенге көндә дә татар балалар әдәбиятын матур әсәрләр белән баету юнәлешендә актив эшчәнлек алып бара алмас иде. Хәер бу хакта әллә ни күп сөйләп торуның кирәге дә юктыр, аның шигырьләре үзләре үк моны раслап тора түгелме соң? Шулай да, фикер җебе һавада эленеп калмасын өчен, шагыйрәнең “Тик сиңа гына” исемле шигырьләр җыентыгын укып чыгу да җитә. “Кулым нигә ике?” шигыренә игътибар итик.

Кулың нигә ике диләр?
Бу ни өчен, әйтимме?
Берсе әнине кочарга,
Икенчесе – әтине.
Әлеге дүртьеллыкка барысы да сыйган. Балачакның бәхетле мизгеле. Сабый үзе. Әнисе һәм әтисе. Озын бер хикәягә тиң вакыйганы шагыйрә нибарысы дүрт юлга сыйдырган, һәм ул шигырь бер укуда хәтердә уелып кала.
1930 елда Арча төбәгенең Шушмабаш авылында җәйнең яшел хәтфәгә төренгән бик матур чагында, Сабан туйлары гөрләгән чорда дөньяга аваз салган шагыйрә үз укучыларына мондый матур шигырьләрне күпләп бүләк итте. Шагыйрә зур тормыш мәктәбе уза. Судта, тәртип бозучы балаларны тәрбияләү буенча милиция бүлегендә, китап нәшриятында, балалар бакчасында эшли, М. Горький исемендәге Мәскәү әдәбият институтында белем ала.
Әдибәнең иҗаты нәниләрдән башлап урта яшьтәге мәктәп балаларына тикле адресланган. Аның нәниләр өчен беренче шигырьләре матбугатта илленче елларда басыла башлый.”Салават күпере” исемле беренче китабы 1955 елда басылып чыга. Балалар белән эшләү дәверендә аның иҗаты үсә, ныгый. “Чәчәкләр сәгате”, “Ике көрәк”, “Зур дулкыннар”, “Гөлнар мәктәпкә бара” дигән шигырь китаплары дөнья күрә. Кечкенә геройларын автор китаплардан түгел, тормышның үзеннән эзли. Җыентыкларындагы шигырьләрен бер теләк берләштерә: кеше кечкенәдән эшкә өйрәнеп үсәргә тиеш, шунда гына ул җәмгыятькә файда китерерлек эшчән, намуслы кеше булып җитешә. Шигырьләренең күбесендә эш һәм хезмәтне ярату үзәктә тора. Шагыйрә балага яше күтәрә алмаслык эшләр йөкләми, нәни курчагының күлмәген юып кидерә, гөлләргә су сибә, ашаган савытын юып, урынына куя, әнисенә булыша. Автор ике көрәк мисалында хезмәт бәһасе турында сабый гыйбрәт алырлык кызыклы чагыштырулар ясый.(“Ике көрәк”)
Түтәлләр казырга чыккач,
Күрдек без ике көрәк.
Белмим, кемнәрдер аларны
Коймага куйган терәп.
Апа безгә сорау бирде,
Берсен кулына тотып:
– Ник монсы көмештәй балкый,
Ә монсын баскан тутык?
– Берсе аның күп эшләгән ,
Көмеш төсле шунлыктан.
Икенчесе гел тик яткан,
Ялкаулыктан тутыккан!
Шагыйрәнең иң яраткан темасы – йорт хайваннары, кош - кортлар, урман җәнлекләре тормышы.Сабый күңелен ачып керергә булышучы ачкычны дөрес тапкан ул. Табигать, тирә – юнь, кош – корт, җәнлекләр тормышын сүрәтләгәндә дә тәрбия, белем, матурлыкны күрә белү һәм аңларга өйрәтү максатын күздә тотып эш ителә. Шигырьләр сабыйларга эчкерсезлек, соклану, шигъри табигать тасвиры, кош – корт тормышы турындагы мавыктыргыч вакыйгалар белән тулы. “Тузганак”, “Кыр казлары”, “Чәчәкләр”, “Ике бәбкә”, “Чыпчыклар” һ.б. шигырьләрендә автор аларны балага тәэсирле поэтик югарылыкта һәм төрлелектә иҗат итә. Аның табигать турындгы шигырьләре үзенең җанлылыгы, матурлыгы белән аерылып тора һәм игътибарны җәлеп итә. (“Чәчәкләр”)
Ал чәчәкләр, күк чәчәкләр─
Күп чәчәкләр аланда.
Без исемен белми торган
Чәчәкләр дә бар анда.
-----------------------------------
Кем буяган, ничек алар
Күптөрле төскә кергән?
Ә аннан кем соң аларга
Ислемай сөртеп йөргән?
Балалар – кызыксынучан халык, аерым күренешләрне белергә, аңларга омтылалар. Шуңа күрә, күп вакыт уйланалар, ниндидер сорауга җавап эзлиләр. М.Фәйзуллинаның кайбер шигъри табышмакларында, шигырьләрендә җавапны табып та өлгерәләр, ә кайсы шигырьләре исә үзе үк баланы уйлату өчен этәргеч көчкә әверелә. Мисалга, бу юнәлештә шагыйрәнең балаларда эзлекле фикер булдыру, уйлау сәләтен арттыруга төзелгән “Табышмаклы әлифба” тупланмасының әһәмияте зур. Шигъри табышмаклар баланы кызыксындыра ала, аны мәгълүмат белән баета.
Кыйгач – кыйгач колаклы,
Мөгез сыман тояклы.
Әллә белмисең? Оят!
Бу һәркемгә мәгълүм, ат!
Мыеклы – сакалы юк.
Туны бар – чапаны юк.
Сыйпый аны һәммәсе –
Шуны ярата мәче.

Бик үткен томшыклы ул,
Аның кебек батыр бул.
Кыю җәеп колачын,
Күктә оча, ул – лачын.
Шулай итеп, кызыклы шигъри аңлашу, мавыктыргыч әңгәмә аша М.Фәйзуллина балалар аңына җиңел барып җитә торган әсәрләр тудыра.
М.Фәйзуллинаның иҗаты фантазиягә бай. Аның үз иҗади алымы бар. Ул нәниләрне көтелмәгән шигъри бизәкләр белән сөендерергә ярата. Шигырьләрендә кызыклы чагыштыру, шагыйрә иҗатына гына хас сүрәт һәм алымнарны очратырга мөмкин. Мисалга , кузгатып җибәрүгә үзләре үк биеп китүче читекләр (“Каюлы читек”), балыклар туңмасын өчен елга һәм күлләргә тәрәзә куеп йөрүче Кыш бабай (“Кыш бабай тәрәзәсе”) образлары бала күңелен яуларлык уңышлы эшләнгән. Мәрзия Фәйзуллинаның соңгы елларда дөнья күргән “ Гаилә әлифбасы” җыентыгы аерым игътибарга лаек. Ул эчтәлеге белән бик үзенчәлекле. Автор бик тә аңлаешлы, гади тел белән Ана белән Бала хакында сөйли. Яңа туган нарасыйга үзенә тиң исем кушуның бик изге эш булуын аңлата. Автор ислам диненең әдәп кагыйдәләрен уңышлы файдалана. Җыентыкның асыл төп максаты: балага үз телебезнең матурлыгын, нәфислеген ачып бирү, газиз телебезгә мәхәббәт тәрбияләү.Уңышы – халыкның рухи хәзинәсен, әхлагын, диннең әдәп кагыйдәләрен хәдисләр ярдәмендә бирү. Һәр хәрефкә аталган шигъри сүз белән бергә, шигырьләрдә Ана белән Бала образлары, алар арасындагы якынлык күрсәтелә. Шагыйрә үзенең бу китапта гаять тәҗрибәле мөгаллимә – тәрбияче итеп таныта. Әсәрләре аша Мәрзия Фәйзуллина баланы гореф – гадәтләргә таянып тәрбияләүнең кирәклеген ача. Әйе, яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә, “ Гаилә әлифбасының “ роле бәһаләп бетергесез.Әнә шуңа күрә, ничәмә –ничә буын яшьләр шагыйрә Мәрзия Фәйзуллина шигырьләрен укып тәрбияләнде, чөнки аның әсәрләре мәктәп дәреслекләренә кертелгән. Аның байтак шигырьләре, рус, үзбәк, чуваш, украин һ.б.телләрдә дөнья күрде. Гомере буена нәни дусларын сөендереп шигырьләр яза. Хәер, өлкәннәрне дә онытмый. Йөгерек каурый каләме бүген дә кулында.